"Кыргый хайваннар"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Гайфетдинова Гульнур Мирзануровна

план конспект по ФЦКМ вторая младшая группа

Скачать:


Предварительный просмотр:

Конспект: “Кыргый хайваннар”

Икенче кечкенәләр төркеме өчен әйләнә-тирә белән танышу эшчәнлеге. 

 

Җиһазлар: яз рәсеме, уенчык машина, кыргый хайваннар (йомшак уенчыклар), кыргый хайван рәсемнәре, төлке ярым маскасы, күчтәнәчләр.

Кулланылган әдәбият:

1. “Туганнан алып мәктәпкәчә” белем бирү программасы.

2. “Туган телдә сөйләшәбез” Хәзрәтова Ф.В, Хәбибуллина И.Җ, Шәрәфетдинова З. Җ.

 

Уен эшчәнлегенең структурасы:

Оештыру өлеше.

1. Яз билгеләре турында рәсем буенча әңгәмәләшү.

2. Табышмаклар чишү, куян, аю турында сөйләшү, уйнау.

3. Табышмаклар чишү, тиен, төлке турында сөйләшү.

4. “Нәрсә артык” дидактик уен уйнау.

5. “Төлке һәм тавыклар” хәрәкәтле уен уйнау.

 

Максат:

1. Яз билгеләрен билгеләү.

2. Балаларның кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту, аларның кайда яшәүләре, нәрсә белән тукланулары турында аңлату.

3. Кыргый хайваннарны дөрес итеп атауларына ирешү.

4. Кызыксынучанлык үстерү.

5. Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

 

Эшчәнлек барышы:

Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер матур шигырь укып күрсәтәм:

Бөре чуклары белән,

Сыерчыклары белән ,

Яз килә! Яз килә!

Яз тәрәзәдән керә,

Яз ишекләрдән керә...

– Балалар, бу шигырь нәрсә турында? (Яз турыда) Менә бу рәсемдә нәрсә күрәсез (Яз рәсеме күрсәтү) Яз вакытын күрәбез. Балалар, яз җитү белән табигатьтә нинди үзгәрешләр күрәбез? (Тамчы тама, кояш җылыта, кар эри, сулар җыела) Бик дөрес, кар суы җыелуны икенче төрле “күлдәвекләр” диеп атыйлар. Нәрсә диеп атыйлар? (Күлдәвекләр) Нәрсә тама? (Тамчы) Бик дөрес, әйдәгез тамчылар турында җырлап алабыз.

 

Яз, яз, яз җитә (кул чабу)

Тәрәзәне ачтылар (йодырыкларны ачу, ябу)

Тып-тып итә (идәнгә бармаклар белән шаку)

Эре-эре тамчылар.

 

_Балалар, болар нәрсәләр? (Куян, аю, тиен, төлке)

– Ә хәзер без алар турында сөйләшербез. Тыңлагыз әле, бер табышмак әйтәм:

Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак.

– Кайсы кунагыбыз булыр бу? (Куян) Балалар, карагыз әле, куянның колагы нинди озын, үзе йомшак, үзе куркак. Куян нәрсә ярата? (Кишер, кәбестә) Дөрес, балалар, тагын агач кайрысын да бик ярата. Куян кайда яши? (Урманда) Әйдәгез куянга шигырь сөйләп күрсәтәбез.

 

Әй куян, куян, кечкенә генә

Бик йомшак кына, бик куркак кына.

Ике колагы озынкай гына

Аягы җиңел, мамыктай гына.

 

– Рәхмәт, балалар, бик матур сөйләдегез. Тыңлагыз әле, янә табышмак әйтәм:

Асрамый ул умарта, балны бик-бик ярата.

Кышын йокы ярата, язга хатле тормый ята.

– Кайсы кунагыбыз икән бу? (Аю) Аю урманда иң зур җәнлек. Кыш көне аю йоклый, ә яз көне уяна, менә ул йокысыннан уянып безгә килгән. Аңа комачауларга ярамый. Балалар, аю нәрсә ярата? (Бал, җиләк ярата) Әйе, ә тагын куянны да ярата. Ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз.

 

Аюның өе зур (кулларны өскә күтәрү)

Куянныкы кечкенә (чүгәләү)

Аю йөри алпан- тилпән (йөрү)

Ә куяннар сикерә (сикерү) 2 тапкыр кабатлау.

 

– Әйдәгез утырышыйк. Тыңлагызчы, ә менә бу табышмак нәрсә турында булыр икән?

 

Кош түгел оча, ябалактан курка.

Чикләвекне ярата, сызгырса урманны яңгырата. (Тиен)

 

– Бик дөрес. Тиен бик җитез, бер агачтан икенче агачка сикереп йөри, ул агач куышлыгында яши, аның койрыгы бик матур, йомшак. Тиен нәрсә ярата? (Чикләвек, гөмбә, күркә) Тиен кайда яши? (Урманда) Сезгә тагын бер табышмагым бар.

 

Көлтә- көлтә койрыгым, селки-селки барамын.

Кетәклеккә кереп мин тавык, чеби аламын.

 

– Кайсы кунагыбыз икән бу? (Төлке) Дөрес, төлке бик хәйләкәр, туны бик йомшак. Балалар, төлке нәрсә ашый? (Тычкан, тавык) Бик дөрес, ул куянны да бик ярата.

 

– Балалар, әйтегез әле без сезнең белән нинди хайваннар турында сөйләштек? (Аю, куян, төлке, тиен). Алар кайда яши? (Урманда) Без аларны ничек атыйбыз? (Кыргый хайваннар) Бик дөрес, афәрин. Кыргый хайваннар үзләре турында үзләре кайгырта. Алар ашарга үзләре таба.

 

– Ә хәзер уен уйнап алабыз. Ул уен “Нәрсә артык” дип атала.

Кыргый хайваннар янына бер йорт хайваны рәсеме куела, бала артык хайванны әйтергә тиеш. Рәсем берничә тапкыр үзгәртелә.

 

– Ә хәзер әйдәгез “Төлке һәм тавыклар” уенын уйнап алабыз.

Тавыклар кетәклеген бер почмакка ясау, төлке каршы якта. Балалар тавыклар булып уйныйлар: җим чүплиләр, канат кагалар, “төлке” сигналын ишетүгә үз өйләренә йөгерәләр.

– Балалар,  әйдәгез хайваннаргаүзләре яраткан ризыкларын бирик. Кишерне нәрсәгә бирик (Куянга). Яле, Ләйлә куянга бир. Балны нәрсәгә бирик? (Аюга). Булат, аюга китереп бирче? Төлкегә нәрсә бирик? (Тычкан). Ландыш төлкегә бирче? Тиенгә нәрсә бирик? (Чикләвек). Энҗе, тиенгә бирче?

Җәнлекләр:

-Балалар, сезгә бик зур рәхмәт,сезгә ял итәргә вакыт, бүген миңа бик ошадыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.  Барышы:Тәрбияче...

Йорт һәм кыргый хайваннары. Презентация

Йорт һәм кыргый хайваннары...

"Кыргый хайваннар һәм аларның балалары"

Бу шөгылемдә мин балаларны кыргый хайваннар белән якыннанрак таныштыруны максат итеп куйдым.Аларның тормыш рәвеше,туклануларын,нинди шартларда кышлауларын аңлаттым....

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Кыргый хайваннар

Кыргый хайваннар....

Конспект непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему: « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 подготовительной группы)

Конспект  непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему:  « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 ...