"Кыргый хайваннар"
материал по окружающему миру (средняя группа) на тему

 Линуза Лотфулловна Гатупова
5 нче уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyrgyy_hayvannar.docx19.8 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы 34 нче «Салават күпере” балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия – белем бирү муниөипалҗ оешмасы

Кыргый хайваннар

(5 нче уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыле)

Үткәрде: 1 нче квалификацион

                                                               тәрбияче Гатупова Л.Л.

Май 2015г.

Кыргый хайваннар

(йомгаклау шөгыле)

Максат: 1. Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту. Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләшү.

2. Темага кагылышлы сүзлек запасын активлаштыру, тулыландыру; хайваннарның килеш – килбәтен, холкы – фигылен белдергән сүзләрне үзләштерү.

3. Кыргый хайваннар тормышы белән кызыксыну, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Сүзлек: йон, үткен, йомшак, кыска, озын, усал, куркак.

Методик алымнар: 1. Д/у “Нәрсә артык?”, “Әнисен табарга булыш”.

2 Кыргый хайваннар сүрәтләнгән рәсемнәр карау.

3. Бармак уены.

Оештыру: 1. Исәнме көн, саумы көн

                      Синнән яхшылык алыйк

                      Синнән яктылык алыйк

                      Бер – беребезгә өләшик

                      Гел тату, бергә яшик.

Тәрбияче балаларга табышмаклар әйтә, балалар җавапларын әйтәләр. Тактага кыргый хайваннар рәсемнәре эленә.

Тәрбияче: Боларны бер сүз белән ничек атыйбыз? (кыргый хайваннар).

2. Хайваннарның тән төзелешен өйрәнү.

Барлык хайваннарның да гәүдәсе нинди өлешләрдән тора? (башы, гәүдәсе, аяклары, койрыгы).

Төлке белән куянның койрыгын чагыштыру:

  • Куянның койрыгы ак, соры төстә, кыска була, ә төлкенең – җирән төстә, озын, йомшак, кабарып тора.
  • Хайваннарның тәннәре ни белән капланган? (йон белән). Кышын ул куера, аларны салкыннан саклый.

3. “Кайсы җәнлекнең колагы, коерыгы?” уены. (шакмакны балага тәгәрәтү.

Мәсәлән: бу аю колагы. Бу койрык озын, йомшак, җирән төстә. Бу – төлке койрыгы).

“Нәрсә артык?” уены, “Нәрсә үзгәрде?”, “Әнисен табарга булыш!” уены. Бу аю балалары, аю янына куям...һ.б.

Куянның арткы аяклары озын, шуңа күрә ул бик яхшы йөгерә.

  • Ә ни өчен куян төсен үзгәртә? Кышын ник акта, җәен ник соры? (балаларның җавапларын тыңлау).

Барышы:

  1. Балалар килгән кунаклар белән исәнләшеп, ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче: Балалар, хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. , ә сез уйлап кына җавап бирегез.

“Алгы тәпиләре кыска

Чабарга ул бик оста

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка” (Куян)

Тактага куян рәсеме эленә.

Сорыдыр үзе

Үткендер теше.

Урманда йөри

Куяннар күзли (Бүре)

Тактага бүре рәсеме эленә.

Кышлар буе өнендә

Өоклый көнен – төнен дә

Бик яратканга күрә.

Төшенә дә бал керә (Аю).

Тактага аю рәсеме эленә.

Көлтә – көлтә койрыгым

Селки – селки барамын

Кетәклеккә кереп мин

Тавык – чеби аламын (Төлке).

Тактага төлке рәсеме эленә.

Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия,

Шулай да аны әнкәсе

Йомшагым дип сөя (Керпе).

Тактага керпе рәсеме эленә.

Кош түгел оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата

Сызгырса, урманны яңгырата (Тиен).

Тактага тиен рәсеме эленә.

Тәрбияче: Боларны без бер сүз белән ничек атыйбыз? (кыргый хайваннар)

Балалар белән бергә кабатлау.

  1. Хайваннарның тән төзелешен әйтеп китү.

Тәрбияче: Барлык хайваннарның да гәүдәсе нинди өлешләрдән тора?

  • Башы;
  • Гәүдәсе;
  • Аяклары;
  • Койрыгы.

Әйдәгез, балалар, төлке белән куянны чагыштырып карыйк әле: куянның колаклары озын, койрыгы кыска, соры, ак төстә була. Ә төлкенең койрыгы җирән төстә, озын, йомшак, кабарып тора.

Хайваннарның тәннәре ни белән капланган? (йон белән).

  1. Уен. “Кайсы хайванның колагы, койрыгы?” Тәрбияче балаларга хайваннарның гәүдә өлеше ясалган шакмакны тәгәрәтә. Кемгә туры килә, шул бала җавап бирә. Мәсәлән, бу аю колагы, бу төлке койрыгы.
  2. Физкулҗтминут. Балалар басалар, күзләрен йомалар. “Нәрсә артык?” (кыргый хайваннар арасына бер йорт хайванын элү). Күзләрне йому. “Нәрсә үзгәрде?” (бер кыргый хайванны алып кую).
  3. Җәнлекләрнең кышкы тормышлары турында сөйләшү.

Тәрбияче: Балалар, менә тиздән салкын кыш та килер, бөтен җир өсте кар белән капланыр. Бүген без сезнең белән җәнлекләрнең кыш көнендә ничек азык табулары, ничек яшәүләре турында сөйләшербез.

Тәрбияче: куян турында нәрсәләр сөйли аласыз? (балаларның җавапларын тыңлау – куянның арткы аяклары озын, шуңа ул бик яхшы йөгерә). Ни өчен төсен үзгәртә? (балаларның җавапларын тыңлау). Әйе, табигатьтәге үзгәрешләргә куян шулай җайлаша. Ак тунлы куян кар өстендә бөтенләй күренми, дошманнарыннан шул ук туны коткара. Куянның дошманнары кем? (бүре, төлке, ябалак)

Тәрбияче: куян нәрсә белән туклана? (кишер, кәбестә, үлән).

Тәрбияче: Ә салкын кышкы көннәрдә ашарга берни дә таба алмаганда, куян агач кайрысы кимерә (кич белән генә азык эзләргә чыга). Ә аю турында нәрсә сөйли аласыз? Аю кар өеме астында йоклый. Җәй буе урманда җиләк, алма, гөмбә ашап йөри, бал ярата. Ә кыш көне аюга азык бармы? Юк шул, шуңа күрә ул кышын йоклап үткәрергә җайланан.

Тәрбияче: Төлке турында сөйләп үтик: хәйләкәр, борыны түгәрәк, тешләре очлы. Төлке нишли? (иснәнеп йөри, үзенә азык эзли).  Ул бик акрын һәм сак йөри. Әгәр дә кар астындагы урман тычканнарының чыелдаганын ишетсә, тиз генә карны чистартып, тычканны тотып ала.

  1. Физкультминут. (Музыка астында) хайваннар кебек йөрү.

Бу бармак аю – барадыр лап-лап.

Бу бармак төлке – барадыр биеп.

Бу бармак бүре – усалдыр үзе.

Бу бармак куян – куркактыр үзе.

Бу бармак керпе – чәнчидер үзе (фыр-фыр).

Тәрбияче: Бүре нинди хайван? (усал, ерткыч, соры төстә, кыш көне төркемнәре белән йөриләр). Нинди йорт хаванына ошаган? (эткә).

  1. Д/у. “Әнисен табарга булыш”. Мәсәлән: Бу – аю балалары, аю янына куям. Аю баласы – аю балалары (кабатлау). Шулвакыт ширма артыннан тиен күренә. Сез минем турында оныттыгыз бугай. Мине яратмисызмы әллә?

Тәрбияче: Бик яратабыз тиенкәй (балаларның җавапларын тыңлау). Тиен – йомшак койрыклы. Тәрбияче тулыландырып сөйли: кечкенә җәнлек. Койрыгы матурлык өчен генә түгел, ул аңа бер агачтан икенче агачка сикерергә ярдәм итә. Ул озын тырнаклы тәпиләре белән агачка бик нык ябышып тора. Ул агач куышында яши. Кышка үзенә нәрсәләр әзерли? (чикләвекләр, гөмбәләр, күркәләр, имән чикләвеге, җиләкләр).

Бик дөрес, балалар. Быел мин бик күп чикләвек әзерләдем, сезгә дә алып килдем. Тәрбияче балаларга чикләвек өләшә.

Йомгаклау.

Балалар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек. Табигатьтә һәр җәнлек үзенчә матур һәм файдалы. Шуңа күрә беркайчан да хайваннарны рәнҗетмәгез һәм кыерсытмагыз. Мәрхәмәтле булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.  Барышы:Тәрбияче...

Йорт һәм кыргый хайваннары. Презентация

Йорт һәм кыргый хайваннары...

"Кыргый хайваннар һәм аларның балалары"

Бу шөгылемдә мин балаларны кыргый хайваннар белән якыннанрак таныштыруны максат итеп куйдым.Аларның тормыш рәвеше,туклануларын,нинди шартларда кышлауларын аңлаттым....

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Кыргый хайваннар

Кыргый хайваннар....

Конспект непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему: « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 подготовительной группы)

Конспект  непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему:  « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 ...