"Җәй"
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа) по теме

Гатина Гузель Хаметхафизовна

конспект  интегрированного итогового  занятия

Скачать:


Предварительный просмотр:

1 нче кечкенәләр төркемендә танып белү һәм рәсем буенча                 интегрир йомгаклау шөгеле.

Үткәрделәр: Гатина Г.Х..

Тема: Җәй.

Максат: ел буена шөгелләрдә үткән белемнәрен: төсләр,зурлыклар,кошлар (күгәрчен,карга, чыпчык) турында булган белемнәрен ныгыту, кабатлау; ;рәсем буенча җәй турында әнгәмә кору,балаларның сорауларга җавап бирүләренә ирешү;уйлау-фикерләү сәләтләрен,хәтерләрен, игтибарлык-ларын,сөйләм телләрен үстерү;тәрбияченең сөйләменә кызыксынучанлык, актив,тәртипле балалар тәрбияләү.

Структура:1.Сюрприз моменты:җәй килеп керә(җәй киеменә киенгән тәрбияче),җәй рәсемен карау,әнгәмә кору.

                  2. » Кояш чык.чык» эндәшен уку.

                  3.Хәрәкәтле уен»Кошлар».

                  4.Агачка ярдәм итү,яфраклар ясау.

                 5.Балалар эше,йомгаклау.

Шөгел барышы: Сюрприз моменты:кояш килеп керә(кояш киеменә киенгән тәрбияче).

-Исәнмесез балалар!Мин кояш,сезгә җылылык алып килдем,җылы булгач чәчәкләр,яфраклар,чирәмнәр үсеп чыга.Карагыз әле менә бу рәсемгә,бу нәрсә?

-Кояш.

-кояш нинди төстә?

-Кояш сары төстә.

-Әйе бик дөрес,кояш безне җылыта.Балалар карагыз әле менә бу рәсемгә( болыт артына кояш качкан рәсем).Болыт артына нәрсә качкан монда?

-Кояш.

-Әйдәгез әле кояшны чакырыйк(«Кояш чык,чык» эндәшен уку.)Ә бу нәрсә үсеп чыккан?

-Чәчәкләр,чирәмнәр.

-Чирәмнәр нинди төстә?

-Чирәмнәр яшел төстә.

-Карагыз әле,бу нәрсә ?

-Күбәләк .

-Әйе,күбәләк нинди төстә?

-Күбәләк сары,зәңгәр,кызыл төстә.

-әйе,бик дөрес,күбәләкләр кызыл,сары ,зәңгәр төстә.Балалар,ә бу нәрсә?

-Карга.

-Карга ничек кычкыра?

-Кар-р,кар-р.

-Ә бу нәрсә?

-Күгәрчен.

-Күгәрчен ничек гөрелди?

-Гөр-гөр.

-Ә бу нәрсә?

-Чыпчык.

-Чыпчык ничек чыркылдый?

-Чырык-чырык.

-Әйдәгез әле уен уйнап алабыз.Муса әти күгәрчен була,ә без аның балалары.

Күрсәтегез әле күгәрчен ничек итеп оча?Ничек итеп ашыйлар?(күрсәтәләр).

-Балалар ишетәсезме кемдер елый.Менә кайдан килә икән бу тавыш.( тастымалны ачабыз,ә анда яфраксыз агач)

-балалар бу агачта яфраклар үсмәгән бит,ул шуның өчен елый.Балалар ярдәм итәбезме анарга?

-Әйе.Хәзер яшел буяу ярдәмендә бармак белән без анарга яфрак ясап куябыз

(Тәрбияченең ясап күрсәтүэ).

-Хәзер сездә яфраксыз агачларга  имән барамак ярдәмендә яшел буяу белән яфраклар ясап куярсыз.(Балаларның эше).

-Балалар ,без агачларга нәрсә ясадык әле?

-Яфраклар.

-Яфраклар нинди төстә?

-Яфраклар яшел төстә.

-Бик дөрес,агачлар бүтән еламыйлар,алар шатланалар,аларга без яфрак ясадык.Алар сезгә рәхмәт әйтәләр.