Конспект занятия по развитию речи и ознакомлению с окружающим (старшая группа) на тему:"Путешествие на автобусе"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Гатина Гулия Минхарисовна

Йомгаклау шөгыле “Автобуста сәяхәт”

Зурлар төркеме

 Юнәлеш: танып-белү-сөйләм үсеше.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Кулланылган  әдәбият:  “Туган телдә сөйләшәбез” З.М.Зарипова, “Балачак аланы”  З.К.Валиевна.

Максат: Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту.

Методик алымнар: әңгәмә, сорау-җавап, дидактик уен, фикер алышу,сүзле уен, үстерешле диалог,хәрәкәтле уен, табышмак әйтү.

Күрсәтмә чаралар: мультимедия-проектор, такта, предметлы рәсемнәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yomgaklau_shogyle.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Йомгаклау шөгыле “Автобуста сәяхәт”

Зурлар төркеме

 Юнәлеш: танып-белү-сөйләм үсеше.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Кулланылган  әдәбият:  “Туган телдә сөйләшәбез” З.М.Зарипова, “Балачак аланы”  З.К.Валиевна.

Максат: Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту.

Методик алымнар: әңгәмә, сорау-җавап, дидактик уен, фикер

алышу,сүзле уен, үстерешле диалог,хәрәкәтле уен, табышмак

әйтү.

Күрсәтмә чаралар: мультимедия-проектор, такта, предметлы рәсемнәр.

Эшчәнлек төзелеше:

I.Кереш оештыру мизгеле. Дидактик уен “Транспорт төрләре”, “Серле билетлар”(кием-салым).  Эндәш “Кояш чык,чык”

II.Төп өлеш

1.Беренче тукталыш “Урман”

Схема ярдәмендә “Һәр ел фасылында урман” турында җөмләләр төзеп сөйләү.

Дидактик уен “Кошны таны”.

Хәрәкәтле-сүзле уен “Аю-бүре”.

2. Икенче тукталыш “Авыл”

Дидактик уен “Баласын тап” (Йорт кошлары,йорт хайваннары)

Сүзле уен “Реклама яса” (яшелчә,җиләк-җимешләр)

3. Өченче тукталыш “Кибет”

Үстерешле диалог “Савыт-сабалар кибете” 

Уен “Серле шакмак” (уенчыклар,йорт җиһазлары,киемнәр,

ашамлыклар”

Бармак уены  “Бу бармак...” Сүзле уен “Безнең гаилә”

III.Йомгаклау.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы.

Тәрбияче: -Исәнмесез,балалар.Кәефләрегез ничек?

-Балалар,сез сәяхәтләрдә йөрергә яратасызмы?

-Бүген мин сезне  сәяхәткә алып барам.Ләкин сәяхәт итәр өчен безгә транспорт кирәк булачак.

-Әйдәгез, әле искә төшерик,нинди транспорт төрләрен без беләбез? (коры  җир,һава,су)

Дид.уен: “Транспортларны дөрес куй”

-Һава транспортына самолет,вертолет керә.Алар һавада оча.Аларны очучы йөртә.(...)

-Сәяхәткә без балалар, автобус белән барабыз.

-Автобуска утырыр өчен безгә нәрсә кирәк була? (билетлар)

Уен:  “Серле  билетлар” (Балаларга  кием –салым төшерелгән билетлар таратыла)

-Балалар,билетларыгыздагы кием-салым турында сөйләп тиешле урынга утырабыз.

-Барыгыз да җайлап утырыгыз.Автобус кузгала. Сәяхәтебез күңелле,җылы булсын өчен,әйдәгез әле кояшны чакырыйк 

Эндәш “Кояш чык,чык”

Беренче тукталышрман.

-Балалар, без сезнең белән кая килдек? (слайдта урман рәсеме)

Схема ярдәмендә  “Һәр ел фасылында урман” турында җөмләләр төзеп сөйләү.

Дид.уен: “Кошны таны ”

Җәй шакылдый бу чүкеч, 
Кыш шакылдый бу чүкеч, 
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран). 

Яшькелт-сары төсле ул,

Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)

 Ак-карадан киенгән,

Бер минут та тик тормый. (Саескан)

Иртә таңнан кичкә чаклы

Чык – чырык та, чык-чырык (Чыпчык)

 Гөлдер—гөлдер, гөлдергү,

Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)

-Балалар бу табышмаклар нинди кошлар турында ?(кышлаучы кошлар).

Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы. (Сыерчык)

Купшы итеп киенгән,

Кап-кара күлмәк кигән.

Яз килгәнен хәбәр итеп,

Җылы яклардан килгән. (Кара карга)

Кулы юк , балчык ташый, балтасы юк, өй ясый( карлыгач)

Балалар,ә  бу табышмаклар нинди кошлар турында ?(күчмә кошлар).

 Әйдәгез бергәләп җиләк җыеп,“Аю-бүре”уенын уйнап алабыз.

 

(Уен уйнала).

– Дуслар, кая барасыз?

– Кара урманга барабыз.

– Кара урманда нишлисез?

– Кура җиләк җыябыз.

– Җиләк белән нишлисез?

– Җиләктән как коябыз.

– Аю килсә нишлисез?

– Урман буйлап чабабыз.

 

Аю яшеренгән җиреннән чыга да, аларны куа башлый.

 – Сезне нинди хайван куркытты?

-Ул нинди хайван,кайда яши?

– Урманда тагын нинди җәнлекләр яши?

– Куян, керпе, төлке, тиен.

-Әйдәгез,автобуска утырдык,сәяхәтебезне дәвам итик.

Икенче тукталыш: авыл (слайдта авыл күренеше)

-Балалар,без кая килдек? (авылга).Ишегалдында нәрсәләр күрәсез?

(йорт кошларын,йорт хайваннарын)

Дид.уен: “Баласын  тап”

(Сыер,аның баласы бозау.Эт,көчек.Песи,песи баласы.Ат,колын)

 -Ишегалдыннан  әйдәгез әле бакчага сәяхәт ясыйк.Анда нәрсәләр үсә икән?

Уен “Реклама яса” (яшелчә,җиләк-җимешләр белән)

(Бу кыяр.Кыяр яшел төстә,озынча,тәмле.Ул түтәлдә үсә.Аннан салат ясыйлар).

-Автобуска утырыйк,сәяхәтебезне дәвам итик.

Өченче тукталыш – “Кибет”

“Савыт-сабалар” кибете

-Балалар бу кибеттә нәрсәләр саталар? Һәрбер савыт-сабага нәрсәләр эленгән? (ярлык,савыт-сабаның бәясе язылган)

-Әйдәгез ,әле кибет уены уйнап алыйк.

Сюжетле-ролле уен “Савыт-сабалар кибетендә”.

-Балалар,ә икенче кибеттә нәрсәләр сатылганны “Серле шакмак”уенын уйнап белербез.

“Серле шакмак”уены. (Шкаф-җиһазлар бүлегендә,туп-уенчыклар бүлегендә,ипи-ашамлыклар бүлегендә,күлмәк-кием-салымнар бүлегендә).

- Балалар, безнең бакчага кайтырга да вакыт җитте. Әйдәгез,автобуска утырыйк ,балалар бакчасына кайтыйк.

-Автобуста барганда,күңелсез булмасын өчен,үзебезнең гаиләләр турында  сөйләшеп кайтык.

Бармак уены “ Бу бармак бабай...”

Сүзле уен “Безнең гаилә”(балалар үз гаиләләре турында сөйлиләр)

-Балалар бүген без сезнең белән кая бардык?(сәяхәткә)

-Әйе,сәяхәткә.Сәяхәт итү безнең өчен авыр булмады.Чөнки без сәяхәттә ел буена өйрәнгәннәребезне искә төшердек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитие речи с нетрадиционной деятельностью в старшей группе на тему "Страна волшебников".

Конспект занятия по развитие речи в старшей группе с нетрадицинной деятельностью....

КОНСПЕКТ ЗАНЯТИЯ ПО РАЗВИТИЮ РЕЧИ И ОЗНАКОМЛЕНИЮ С ОКРУЖАЮЩИМ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ «АХ, ЭТИ РУССКИЕ СКАЗКИ»

КОНСПЕКТ ЗАНЯТИЯ ПО  РАЗВИТИЮ  РЕЧИ  И  ОЗНАКОМЛЕНИЮ С ОКРУЖАЮЩИМ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ «АХ, ЭТИ РУССКИЕ СКАЗКИ»...

Конспект занятия по развитию речи и ознакомлению с окружающим миром в младшей группе на тему «Синичка»

Познакомить детей с синицей и её отличием от других птиц. Развивать диалогическую речь детей. Воспитывать бережное отношение к птицам, желание заботиться о них....

План-конспект "Занятие по развитию речи в детском саду в старшей группе на тему «Правильное питание. Овощи и фрукты»"

Данное занятие по развитию речи в старшей группе направлено на расширение словарного запаса, развитие связной речи и воспитание любви к правильному питанию....

Конспект НОД по развитию речи и художественной литературе в старшей группе на тему: «Путешествие по сказкам К.И.Чуковского»

Конспект НОД по развитию речи и художественной литературе в старшей группе на тему: «Путешествие по сказкам К.И.Чуковского»...

Конспект занятия по развитию речи (обучение выразительному чтению) в старшей группе на тему «Путешествие в сказку «Крылатый, мохнатый, да масляный»

Программное содержание.Образовательные задачи: Познакомить детей с содержанием русской народной сказки «Крылатый, мохнатый, да масляный», учить понимать поступки героев, замечать и по...