Кошлар – безнең дусларыбыз
материал по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Галимуллина Раиля Кияметдиновна

Проект эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_duslarybyz.docx28.26 КБ

Предварительный просмотр:

ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

ӨСТӘМӘ  ПРОФЕССИОНАЛЬ  БЕЛЕМ БИРҮ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Татарстан Республикасы  Мәгарифне үстерү институты »

Мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы

Проект эше

Тема:

Кошлар – безнең дусларыбыз

                                                        Төзеде: Галимуллина Раилә Кияметдиновна

Саба районы «Әллүки» балалар бакчасының

                                               I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Кошлар – безнең дусларыбыз

(Проект)

Галимуллина Раиля  Кияметдиновна

Проект төре: информацион танып белү.

Проектның дәвамлылыгы: яз айлары  дәвамында.

Проектта катнашучылар: зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләр, әти-әниләр.

Проектның актуальлеге: туган якка, аның табигатенә сак караш тәрбияләү, киләчәк буыннар өчен табигатьне саклап калу, баету.

Максат. Балаларда туган як табигате, безнен төбәктә яши торган кошлар турында тирәнрәк белем алу өчен шартлар тудыру. Балаларда әти-әниләр белән берлектә башлангыч экологик культура формалаштыру, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Бурычлар. Кошларның табигатькә, кеше тормышына булган уңай йогынтысы, яшәү рәвеше белән бәйләнеше турында мәгълүмат бирү. Мөстәкыйль рәвештә фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗәләр. -Балалар кошлар турында күбрәк мәгълүмат алалар, табигатьне сакларга өйрәнәләр. Балаларда табигатькә, тормышыбызга файдалы эш башкару теләге уяна. 

-Балалар кошлар турында күп мәгълумат алалар.

-Кышларның кыяфәтенә карап тану.

-Кышлаучы һәм күчмә кошларны танып аеру.

-Кошлар турында сөйли алу.

-Балаларда табигаткә сак караш тәрбияләү.

-балаларда әти- әниләр белән бергәләп эшләү хисе тәрбияләү.

Проектны эшчәнлеген тәэмин итү:

-Табышмаклар әйтешү.

-Уеннар оештыру.

-Кошлар турында әңгәмәләр оештыру.

-Кошлар турында рәсемнәргә күргәзмә.

-Экскурсияләр оештыру.

-Уен викторина

- кошлар турында матур әдәбият әсәрләре уку

Проектның ресурс чыганаклары:

мәгълүмат алу ресурсы: кошлар турында фәнни һәм матур әдәбият.

җиһазлау ресурсы: мультимедиа жиһазлары, дидактик һәм үстерешле уеннар, кошлар тавышы яздырылган аудиоязма.

Проектны тормышка ашыру юллары:

I этап. Әзерлек өлеше

Проектнын темасын, проблемасын билгеләү; план төзү, максат һәм бурычларын ачыклау; ресурсларны билгеләү, мәгълүмат җыю, кирәкле кулай шартлар тудыру; әти-әниләргә проект турында мәгълүмат бирү, максаты һәм бурычлары белән таныштыру. Проект барышы турында сөйләүче күргәзмә стенд булдыру.

II этап. Төп өлеш

Балалар белән әңгәмәләр уздыру, белем дәрәҗәләрен ачыклау; күзәтүләр, экскурсияләр, нәтиҗәле шөгыльләр оештыру; әти-әниләр белән берлектә әкият уйлап язу; иң унайлы җимлек конкурсы оештыру, эксперименталь эш, анализ ясау; «Сыерчык ояларын бергәләп ясадык» дигән район   конкурсында катнашу.

III этап. Йомгаклау өлеше

«Кошлар – безнен дусларыбыз» шөгыле үткәрү.

Проектны тормышка ашыру буенча эшчәнлек

Тәрбияче белән берлектә эш

Балаларнын мөстәкыйль эше

Әти-әниләр белән эш

1. Саф һавада кошларны   күзәтү.

2. Урманга экскурсия.

3. Урманда узеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

4. Кошларның файдасы турында әңгәмә үткәрү.

5. «Әгәр кошлар булмаса...», «Күчмә кошлар кышларга калса...», «Ни өчен сагызны (жевачка) жиргә ташларга ярамый», «Кошларга нинди ел фасылында ярдәм кирәк һәм ни өчен?» дигән темаларга ситуатив әңгәмәләр.

6. Кошлар турында нәтиҗәле күмәк шөгыльләр үткәрү (кисеп ябыштыру, әвәләү, рәсем ясау).

7. Күргәзмәләр оештыру. (Эти –энилэр белэн)

8. Кошларга сыерчык оялары ясау һәм элү.

9. «Кайсы кошлар  беренче килә?» темасына эксперимент.

10. Кошлар турында шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр өйрәнү, әкиятләр уку, жырлы-биюле уеннар өйрәнү (Г.Тукайнын «Карлыгач», Г.Латыйпның «Кошлар килде» шигырьләренә язылган жырларны өйрәнү.

11. «Кайсы кош артык?», «Кошның тавышыннан таны» дигән дидактик уеннар.

12. Уен-викториналар үткәрү.

13. Кошлар турында хәрәкәтле уеннар өйрәнү, уйнау.

14 .Сыерчык ояларына кургэзмэ

15. «Кошлар – безнең дусларыбыз» бәйрәме

1. Кошларны ел дәвамында күзәтү.

2. «Без – урман сакчылары» дигән сюжетлы уен «Зоомагазин».

3. «Минем яраткан кошым» темасына әвәләү, рәсем ясау. Күргәзмәгә үзләренең эшләрен урнаштыр.

4. Сүзле, хәрәкәтле уеннар уйнау.

5. Кошлар турында альбомнар карау

1. Әти-әниләр өчен проект барышын ачыклаган информацион стенд булдыру.

2. Балалар белән урманга экскурсиягә бару.

3. Балалар белән берлектә «Кош»  темасына әкият уйлап язу.

4. Иң унайлы кош оясына конкурсы оештыру.

5. Кошлар турында кызыклы мәгълүмат җыюда актив катнашу

Проектның йомгаклау шөгыле.

Тема. «Кошлар – безнең дусларыбыз». (Өлкәннәр төркемендә яңа укыту методик комплектларын кулланып үткәрелгән шөгыль.)

Максат. Балаларның күчмә кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

Үстерү бурычы: логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: кошларның яшәу рәвеше турында белем биру.

Сүзлек өстендә эш: карлыгач, тургай, сандугач, торна, кара карга, сыерчык.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм телен үстерү, аралашу, иҗади-сәнгать, физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш.

Җиһазлау: экран, кошлар авазы һәм автобус тавышы язмасы, «Тургай» уенына маска, кагыйдәләр, җилем, салфетка, плакат.

Эшчәнлек төзелеше

1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.

2. Табышмак әйтү, җылы якка китүче кошлар турында әңгәмә үткәрү.

3. «Кайсы кош артык?» дигән дидактик уен.

4. Күчмә кошлар турында әңгәмә.

5. Г.Тукайның «Карлыгач» шигырен яттан сөйләү.

6. «Тургай» күмәк уены.

7. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен рәсемнән карап сөйли белү.

8. Йомгаклау, эшләрдән күргәзмә оештыру.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар! Минем яныма якынрак килегез, бер- беребезнең кулларыбыздан тотынышыйк, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик әле. Менә ничек рәхәт булып китте.

1 нче бала. 

Уятыйм әле кояшны  

Көннәрем якты булсын!

2 нче бала. 

Уятыйм әле әнине –

Көннәрем җылы булсын!

3 нче бала.  

Уятыйм әле кошларны –

Көннәрем җырлы булсын!

Тәрбияче. Әйе, балалар, бүгенге шөгылебез «Кошлар көне»нә багышлана. (Балалар «Кошлар килде» җырын җырлыйлар.) Мин сезне урманга сәяхәт итәргә чакырам. Сез ризамы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Урманга барганчы, кайбер кагыйдәләрне искә төшерик. (Балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен плакатка ябыштыралар һәм әлеге кагыйдәләр турында сөйлиләр. Сөйләгән бала «автобус»ка, үз урынына утыра бара.)

Ерак сәфәргә үзебез белән яхшы кәеф, кояш нурларын юлдаш итеп алыйк.

                  Автобуска утырдык

                  Сәяхәткә җыендык.

                  Пи-пи-пи, пи-пи-пи!

                  Сәяхәткә җыендык.

                  Барабыз урам аша,

                  Барабыз урман аша;

                  Безгә кояш елмая.

(Балалар урман аланчыгына килеп җитәләр. Әкрен генә кошлар тавышы язмасы яңгырый.)

Тәрбияче. Балалар, табигатьнең матурлыгына игътибар итегез әле. (Экранда яз турында рәсемнәр пәйда була.)

  • Табигатьтә нинди ел фасылы? Һава торышы нинди? Агачларда нинди үзгәрешләр күрәсез?

(Яз турында сөйләшеп бетергәч, Шүрәле килеп чыга.)

Шүрәле. Кемнәр монда урманны таптап, агачларны сындырып йөри?

Тәрбияче. И Шүрәле дус, без урманга агачларны сындырырга, урманны таптарга дип килмәдек. Яз һавасы суларга, кошларны күзәтергә дип килдек.

Шүрәле. Алай икән, менә урманга бик күп кошлар кайтты, бик матур итеп сайрыйлар үзләре, тик мин аларның барысының да исемнәрен белеп бетермим шул.

Тәрбияче. Балалар, ә без бик күп кошлар белән таныш, шулай бит. Шүрәлегә алар турында сөйләп тә бирик. Мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын белсәгез, ул кошның рәсеме килеп чыгар.

  1. Агач башында йорты

Эчендә яши җырчы. (Сыерчык) Ә кайсыгыз аның турында такмаза белә?

Сыерчык, сыерчык,

Ояңнан очып чык.

Ошаса бу өең,

Түгелсен моң-көең.

  1. Купшы итеп киенгән,

Кап-кара күлмәк кигән,

Яз килгәнен хәбәр итеп,

Җылы яклардан килгән. (Кара карга) Кем бу кош хакында такмаза белә?

Карга әйтә: кар-кар,

Мичтә бәлеш бар, бар.

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар.

  1. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, оя ясый. (Карлыгач)

(Бер бала Г.Тукайның «Карлыгач» шигырен яттан сөйли.)

  1. Бер кошым бар, тынмый,

Агачта оя кормый

Өе җирдә, җыры күктә. (Тургай)

«Бу кошларның кайсысы артык?» уены. (Экранда биш кош рәсеме килеп чыга, балалар  алар арасыннан күчмә кошны аерып ала.)

Тәрбияче. Хәзер, балалар, ял итеп алсак та була.

(Бер бала «тургай» итеп билгеләнә. Ул, кыңгырау шалтыратып, түгәрәк буйлап йөри. Түбәндәге сүзләрне әйтә:

Зәңгәр күктә тургай сайрый,

Җыры китә еракка.

Кыңгырау чыңлавы кебек

Ишетелә колакка.

Тургай җыры бик ямьле

Бергәләп тыңлыйк әле!

(Тургай кыңгырау белән ике бала арасында  туктап кала, ике бала өчкә кадәр санагач, ике якка карап түгәрәк буйлап йөгерәләр, кем беренче кыңгырауны тота – шул тургай итеп билгеләнә.)

Шүрәле. Сез, балалар, бигрәк күп беләсез икән. Мин дә кошлар турында бик күп белдем, кызыклы уен да уйнарга өйрәндем, сезнең белән күңелле.

Тәрбияче. Без бик шат, Шүрәле дус. Сиңа безнең белән бик күңелле булгандыр, дип уйлыйм. Ә безне бакчабыз көтә... (Балалар, «автобус»ка утырып, балалар бакчасына кайталар. Эшчәнлеккә йомгак ясала.)

Нәтиҗә. Балаларның кошларның файдасы, яшәү рәвеше турында белемнәре, әти-әниләр белән бергә табигатькә карата кызыксынулары артты, кошларга карата карашлары үзгәрде, ярдәм итү теләге туды.

 Кулланылган әдәбият:

  1. К.В. Закирова. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. – Казан:РИЦ, 2011.-560 бит
  2. Закирова К.В., Мортазина Л.Р.Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К.В. Закирова., Л.Р. Мортазина– Казан: РИЦ, 2012
  3. Гарипова Н.Г. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу: мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма / Н.Г.Гарипова, Р.С.Әхмәтова, Ф.М.Хәсәнова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2017.
  4.  "Туган телдә сөйләшәбез". Методик әсбап. 4-5 яшь/Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ. - Казан, ИТҮ, 2013.
  5. Зиннәтова Р.М. Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге: мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма / Р.М.Зиннәтова, Л.Ә.Гәрәева. – Казан: ТКН, 2017.
  6. Гарәфиева Г.З. Сөмбеләне кем белә?:Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен методик ярдәмлек/ Г.З. Гарәфиева. ─ Казан: ТаРИХ,2003. ─ 191 бит.
  7. Р.К. Шаехова “Сөенеч – Радость познания: региональная образовательная программа дошкольного образования” - Казань: Магариф-Вакыт, 2016.
  8. Закирова К.В. Уйный - уйный үсәбез. Балалар бакчасында уеннар. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2010.
  9. Закирова К.В. Күңел ачыйк бергәләп. Бәйрәм иртәләр сценарийлары. Казан: «Мәгәриф», 2003.
  10. Закирова К.В., Кадыйрова Р.А. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Методик әсбәп өчен аудио-кушымта. Казань: Компания «Аксу», 2013.
  11. Зарипова З.М., Исаева Р.С. Үстерешле уеннар. Методик кулланма. Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.
  12. «ОТ РОЖДЕНИЯ ДО ШКОЛЫ». Общеобразовательная программа дошкольного образования / Под ред. Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой. — М.: Мозаика-Синтез, 2014г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...