Праздник-развлечение на тему "Осень"
материал по окружающему миру (средняя группа)

Вильданова Гульназ Наиловна

Сценарий осеннего развлечения для детей средней группы на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prazdnik_oseni_2019g.docx28.83 КБ

Предварительный просмотр:

“Көз” бәйрәме.

Максат:

1. Балаларга табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында мәгълүмат бирү, яшелчәләр (кыяр, помидор, кишер) турындагы белемнәрен ныгыту.

2. Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга, аны истә калдырырга һәм сәньгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү;

3. Балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарларын үстерү; көзге матурлыкка соклану хисе, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

4. Балаларда бәйрәмдә катнашу, җырлау, бию теләге уяту.

Бәйрәм барышы.

Балалар залга керәләр, ярым түгәрәк ясыйлар.(Шигырләр Ярина, Тимофей, Замир, Камилла)

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Урман кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Кайгырмыйбыз без.

Листья жёлтые танцуют,

С веток падают, летят.

Эту сказку золотую

Называют «листопад». 

Әйе, бүген Көз бәйрәме!

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр...

Яфраклар белән бию: “Яфрак бәйрәме”

А.Б. Көз, балалар, безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч без бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без нинди яшелчәләр җыябыз.

– Помидор, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер……

 (Шул арада бабай килеп керә, арып-талып, маңгаен сөртә-сөртә.)

 Бабай: Ой, арыдым, бигрәк арыдым. Абау, кая килеп эләктем соң мин?

А.Б. Бабай, без монда көз бәйрәменә җыелдык. Әйдә, утыр әле, безнең белән бергә синдә ял итәрсең.

Бабай: Әй, мин балаларны бик яратам. Үз оныкларым белән мин гел табышмак әйтешле уйныйм. Әллә сезнең белән дә уйнап алабызмы?

А.Б.: Әйдә, бабай, безнең балалар табышмакны отарга яраталар.

Бабай табышмаклар әйтә. (Яшелчәләр турында).

Турыйсың да турыйсың,  тураганда елыйсың. (Суган).

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр).

Утыра бер чүлмәк өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә).

Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге).

Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. (Чөгендер).

 

Бабай: Булдырдыгыз, балалар, табышмакларны бик тиз оттыгыз.

А.Б. Бабай, без  шигырьләр дә, җырлар да  беләбез әле.

Бабай: Рәхәтләнеп тыңлыйм.

(Ислам,Алмаз,Амиля,Закир, Ренас, София)

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.  

Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән .

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән!

 

Алмалар әй уңганнар,

Кызарышып тулганнар,

Балга манып алганмыни,

Шундый татлы булганнар.

Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар.

Кәбестә, кишер, суган,

Безнең чиләкләр тулган.

 Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле.

Сап-сары бәрәңге белән

Безнең базыбыз тулды.

Урожай теперь богатый,

Осень празднуют ребята:

яблоки и груши

Будем дружно кушать!

Җыр: “Урожайная”

 БабайӘй, балакайларым, мин бит монда онытылып утырам икән. Сез бәрәңге турында шигырь сөйләгәч, исемә төште. Мин бит бакчадан бәрәңге алып кайта идем. Әй, картайгач һич кенә хәтер юк инде. Кая, бәрәңгемне мондарак алып куйым әле. Сез дә булышыгыз әле миңа, балалар.

(1-2 бала булышып капчыкны алып килеп җиткәндә бәрәңге таралып китә).

 Бабай: Әй, Аллам, капчыгым тузган булган икән. Ничек кенә җыеп бетерергә инде.

А.б.: Бер дә кайгырма, бабай. Балалар, бик тиз җыеп бирерләр. Башта синең бәрәңгеләр белән бер уен уйнап алыйк әле.

 Уен: “Кем күбрәк бәрәңге җыя”

Бабай: Әйдә, мин дә карап торыйм.

Бабай: Бигрәк җитезләр, уңганнар.

А.б. Яшелчәләр, җиләк җимешләр шул чаклы уңмас иде, әгәр яңгыр яумаса. Шулай бит балалар? Яңгыр да упкәләмәсен безгә. Без аның турында шигырләр дә, җыр да беләбез.

(Инсаф, Ралина, Данил, Данис)

 Яңгыр ява шып та шып,

Тамчы тама тып та тып.

Яңгыр диеп тормыйбыз

Зонтик белән йөрибез.

Осень, осень, погоди!
И  с дождями не спеши,
Дай еще нам лета,
Солнышка и света

Как у наших у ворот
Осень в гости к нам идет!
С красною листвою,
С тучкой дождевою!

Если дождик проливной,

 Зонтик я беру с собой,

 Очень яркий и большой,

 Желто-красно-голубой.

 Кто ни повстречается,

 Очень удивляется.

 Говорит кругом народ:

 «Вот так чудо! Зонт идет!»

 Даже чуточку обидно,

 Что меня совсем не видно...

Җыр “Дождик»

Әби килеп керә. Әй, Раббым, монда нишләп йөрисең инде. Мин бит сине бәрәңге алып кайта диеп көтеп утырам.

А.б.: Әби, тукта әле. Ачуланма әле бабайны. Әйдә, син дә безнең янда ял итеп ал. Әле менә бабайга биеп,җырлап  күрсәтик дип тора идек. Син дә кара әле, әби.

  Җырлы бию “Бар матур бакча”

Әби: Әй, бигрәк матур биедегез, җырладыгыз. Хәтереңдәме, бабасы, яшь чагында без ничек җырлап-биеп күңел ача идек. Әй, кызык та яши идек. Әллә сезгә дә өйрәтикме, балалар?

Балалар: Бик теләп өйрәнербез.

  Уен: “Яфраклар”

Бабай: Әй, балакайларым, бигрәк акыллылар инде үзегез. Утырып торыйм әле бераз, арытты.

АБ. ...ә без шигыр сөйлибез.

(Илназ, Тимур, Диана, Эмилҗ, Зиля, Камилла)

Кричит ворона в небе:

 — Кар-р!

 В лесу пожар-р, в лесу пожар-р!

 А было просто очень:

 В нем поселилась осень.

Следом за летом осень идёт,

Тихие песни ей ветер поёт.

Красную пóд ноги стелет листву,

Белой снежинкой летит в синеву.

Ходит осень в нашем парке,
Дарит осень всем подарки:
Бусы красные — рябине,
Фартук розовый — осине,
Зонтик жёлтый — тополям,
Овощи и Фрукты осень дарит нам.

Жёлтые и красные,

все листочки разные,
Соберём мы их в букет –

будет Осени портрет!

Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

 Карап туеп булмый һич тә

 Бу фасылның яменә.

Бабай. Сезнең белән бик күңелле дә, менә миңа сезнең ярдәмегез кирәк бит әле. Яз көне шалкан чәчкән идем балакайларым. Шалканым бик зур булып үскән. Бакчага баргач тарттым, тарттым һич тартып чыгара алмадым шалканны. Кемнәр ярдәм итәр икән миңа?

( Балаларга маскалар киертелә: кыз, эт, мәче, тычкан)

Шалкан әкияте.

Тычкан  : Мин – тычкан, чи-чи-чи! (Йөгереп кереп кача)

Песи : Ә мин песи булам. Исемем – Мияубикә.Мияуууу! (Йомшак келәмгә барып ята)

Эт : Мин эт булам. Исемем Акбай, һау- һау-һау! (Оясы янына ята)

Кыз: Ә мин – кыз. Исемем минем Ралия. ( Өйгә кереп китә)

Әби: Мин әби булам. (Өйгә кереп китә)

Бабай: Ә мин бабай булам. ( кулын каш өстенә куеп шалкан тирәсендә йөри)

Ай Аллам, вай Аллам!

Каян үскән бу шалкан!?

Кайсы ягыннан тартыйм,

Ничек кенә чыгарыйм? ( башын кашып тора)

Тукта әбине чакырыйм әле! Әбисе, әбисе, дим, чык әле монда! (Яулыгын төзәткәләп чыга)

Әби: Ятып кына торыйм, дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора?

Бабай: (шалканга күрсәтеп)

Күр, әбисе нинди шалкан

Үскән безнең бакчада!

Бергәләп тартып чыгарыйк,

Тотын минем аркага!

Алып баручы: Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби: (маңгаеннан тирен сөртеп алып)

Булмый, бабай, туктале,

Кызны чакырыйк әле.

Кызым, кызым!

Кил эле син бирегә!(Кыз чыга)

Әби: Кара, кызым, күрәмсең:

Шалкан ничек үскәнен!

Бергәләп тартып карыйк,

Бу шалканны чыгарыйк!( Кыз әбигә килеп тотына)

Алып баручы: Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Бабай: Булмый, булмый, туктагыз

Акбайны чакырыйк, әле.

Акбай, Акбай! Кайда син?

Ник бирегә килмисен?

Акбай: Һау-һау-һау! Нәрсә булды?

Әби: Акбай, тотын безнең артка

Әйдә, шалкан тартырга!

(Акбай кызның артына тотына)

Алып баручы: Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Бабай: Абау, булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә.

( Мияубикә келәмнән торып чыга)

Песи: Ник уяттыгыз мине йокыдан?

Әби: Бабай шалкан үстергән.

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыййбыз –

Һич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле, Мияубикә!

Алып баручы: Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Бабай: Юк, шул шалкан чыкмый һаман!

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан, тычкан чи-чи-чи.

Син кайларда йөрисең?

Тычкан: Нәрсә булды бабакай?

Әби: Бабай үстергән шалкан.

Шалканы бик зур булган!

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк тизрәк!

Алып баручы: Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тарталар-тарталар икән. Ниһаять тартып чыгарганнар

Бабай: Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Шалканны тартып чыгарырга ярдәм иттегез.

Әби: Бабай,әйдә, шуның өчен балаларга үзебезнен күчтәнәчләребезне бирик тә өйгә кайтыйк. Бигрәк озак тордык.

(Шалкан эченнән балаларга күчтәнәчләрен алып бирәләр)

А.б. Рәхмәт сезгә әби, бабай! Күчтәнечегезгә, сезнең белән безгә дә бик күңелле булды. Безнең балалар янына тагын килегез. Сау булыгыз. Күчтәнәчләрне бергәләп авыз итәрбез.

 Балалалар, әйдәгез без сезнең бн бераз уйнап алабыз!

ПЕРЕЙДИ ЛУЖУ В КАЛОШАХ!
Участвуют по два ребенка. "Лужа" — ковер в центре зала. По сигналу дети надевают калоши и бегут с одного конца ковра до другого и обратно. Побеждает тот, кто прибежит быстрее. 
ПЕРЕВЕЗИ С ПОЛЯ УРОЖАЙ!
В одной стороне зала стоят 2 грузовика, в другой стороне на пол раскладывают муляжи лука, огурцов, помидоров, свеклы и картофеля, по 2 штуки каждого. В игре участвуют по двое. По сигналу они везут грузовики на противоположную сторону зала, заполняют их овощами и возвращаются назад. Выигрывает тот, кто быстрее справится с заданием.
Более сложный вариант: перевозить по одному овощу. 
СОРТИРУЕМ ОВОЩИ!
Играют два человека. В одной стороне зала стоят два ведра, в которых перемешаны морковь и картофель. Каждый ребенок по сигналу бежит с корзиной к ведру и выбирает либо морковь, либо картофель в свою корзину и возвращается назад. Кто быстрее выполнит задание, тот и победил. 

ФРУКТЫ НА ВЕРЕВОЧКЕ
У противоположной стены зала ставят две стойки с натянутой между ними веревкой. На веревку за палочки привязаны яблоки и груши. Ребенку завязывают глаза. Он должен дойти до стоек, срезать ножницами любой плод и угадать его на ощупь.

А.б. Шуның белән балалар көзге бәйрәмебез тәмамланды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздники, развлечения в летний период

Для детей развлечение, праздник - это целое событие. И очень важно их правильно организовать и провести. Хочется, чтобы они приносили детям радость, интерес, пользу, новые знания, открытия и т.д. Пред...

Сценарий воскресного праздника, развлечения "Посвящение в пираты"

Сценарий праздника для детей разного возраста. Можно использовать как развлечение в детском саду, или на детских площадках....

Сценарий праздника - развлечения "Баба Яга на осеннем празднике"

В сценарии происходит представление лесных героев, которые получили от осени подарки. Баба Яга пытается их забрать, но все её прогоняют....

Сценарий праздника - развлечения ( досугового мероприятия) " Праздник вежливости"

Данный сценарий полезен для проведения  развлечения во всех возрастных группах (кроме первой младшей),т.к.  вполне интересные и доступные задания чередуются с элементами театрализованного пр...

Сценарий праздника- развлечения по правилам дорожного движения в подготовительной группе. Тиняева Ольга Петровна Г. Москва, ГБОУ Гимназия 1591 ДО 1693, корп.8 Сценарий развлечения по ПДД

Сценарий праздника- развлечения по правилам дорожного движения в подготовительной группе. Воспитатель -Тиняева Ольга Петровна Г. Москва, ГБОУ Гимназия 1591 ДО 1693, корп.8Сценарий развлечени...

праздник - развлечение в новогодние праздники:«День рождения Белочки».

Доставить детям радость, в играх, танцах, шутках дать  детям познавательную информацию...