“Кошлар безнең участокта”
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Нуретдинова Гульзида Махсумовна

- кошларны чагыштырып карый белүләрен  үстерү.Тыңлый белүләрен камилләштерү.

- кошлар турында  тасвирлап сөйләргә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teh_karta_kitapka.docx40.88 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бирү эшчәнлегенең технологик карталары

Дата

Тема

“Кошлар безнең участокта”

Яшь төркеме

Кечкенәләр төркеме 3-4 яшь

Төп белем бирү өлкәсе

Танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре

“Социаль -аралашу” үсеше, “Сөйләмне үстерү” үсеше, “Физик” үсеш,  “Нәфис-эстетик”үсеш .

Максат

Балаларны чыпчык, карга белән якыннан таныштыру.

Бурычлар

Тәрбия бурычы: игътибарлылык,мәрхәмәтлелек,кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү

Үстерү бурычы:

 -кошларны чагыштырып карый белүләрен  үстерү.Тыңлый белүләрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы:

-кошлар турында  тасвирлап сөйләргә өйрәтү.

Көтеп алынган нәтиҗә

Бала тасвирлап сөйли белергә, сүзлек запасын баетырга, кошларны танып белергә тиеш.

Методик алымнар  һәм чаралар

әңгәмә, күзәтү, нәтиҗә чыгару, мөстәкыйль эш,уен.

Җиһазлау

Кош рәсемнәре папкасы, гәүдә төзелеше схемасы

Индивидуаль эш

Дамир, Далил белән карга, чыпчык сүзләрен кабатлау.

Сүзлек өстендә эш

Каурый, томшык, тәпи

Алдан үткәрелгән  эш

Саф һавада булу вакытында кошларны күзәтү.Кош рәсемнәре карау.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Кереш өлеш: сәламләү,балалар белән әңгәмә. (2 мин)

2.Төп өлеш: сораулар, күзәтү, тасвирлау, уен, табышмакларга җавап табу  аша программа эчтәлеге бурычларын үтәүгә ирешү. (10 мин)

3.Йомгаклау: нәтиҗә, балаларга сораулар, материалны ныгыту,мактау. (3 мин)

Эшчәнлек барышы

1.Т: Менә без сезнең белән саф һавада мәйдәнчыкта. Ягез әле бер-беребезне сәламләп алыйк.

Бергәләп: Хәерле көн миңа! Хәерле көн сиңа! Хәерле көн барыбызга!

Т: Бүген һава торышы нинди? Әйдәгез билгелибез.

Б: Җил исә. Агачлар селкенә. Кояш бар.Нурларын сибә. Яңгыр юк.Җылы.

2.Т: Сез берәр тавыш ишетәсезме? Нинди тавыш икән?

Б: Кошлар тавышы. Чыпчык чыркылдый. Карга каркылдый.

Т:  Ягез әле, тыңлыйбыз. Тссс тавышланмыйбыз.Сезгә ошадымы?  Нинди хисләр кичердегез?

Б: Ошады. Күңелле.

Т: Якыннанрак карыйбыз, чыпчык, карга нинди?

Б: Чыпчык кечкенә, карга зур.

Чыпчык көрән төстә.Кара кара төстә. Тошык, күзләр,баш,тәпи, койрык, канат икесендә дә бар.

Т: Сез ничек уйлыйсыз? Аларда колак бармы? Муен бармы?

Б: Колак бар.Ул каурый белән капланган.Муен да каурый белән капланган. Кошларның гәүдәләрен каурый каплаган.

Т: Кошларның муены кайчан әйбәт күренә?

Б: Кайчан алар башларын сузалар, яисә борылып канат астыннан каурыйларын чистартканда.

Т: Кошларның тәпие нинди?

Б: Кара төстә, нәзек.

Т: Карагыз алар ничек йөри?

Б: Чыпчык сикерә генә  атлый алмый. Ә карга атлап йөри.

Т: Алар нәрсә ашыйлар?

Б: Бөҗәкләр, ярмалар, орлыклар, бөртекләр.

Т: Ә хәзер уен уйнап алабыз “Каргалар”

Әйдәгез 2 төркемгә бүленәбез. 1нче төркем- каргалар була, 2нче төркем -этләр. “Каргалар” мәйданчыкта сикерәләр, йөриләр, каркылдыйлар “кар-кар-кар”

Тәрбияче әйтә: Менә этләр йөгерәләр.Каргалар очып китәләр. “Каргалар”  каркылдап верандага качалар. Ә “этләр” аларны куркыталар. (Уен 2-3 тапкыр уйнала)

Т: Молодцы! Ял итеп алдык.Ә хәзер табышмак тыңлыйбыз.

Чуар киемле урам малае

Борчак җыя, кырда куна. (чыпчык)

Балтасыз- пычаксыз

Йорт салынган йортсызга. (кош оясы)

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран)

3.Т: Сез бүген нәрсәләр белдегез?

Кем белән бүлешәсегез килә? Кемгә сөйлисез?

Б: җаваплар.

Т: Миңа да ошады бүгенге саф һавада булу.Әйдәгез хәзер төркемгә керәбез.

Дата

Тема

“Тузганак” (максатлы саф һавада булу)

Яшь төркеме

Кечкенәләр төркеме 3-4 яшь

Төп белем бирү өлкәсе

Аралашу

Интеграль белем бирү өлкәләре

“Социаль -аралашу” үсеше, “Сөйләмне үстерү” үсеше, “Физик” үсеш,  “Нәфис-эстетик”үсеш, “Танып белү” үсеше.

Максат

Тузганак чәчәге белән якыннан  таныштыру.

Бурычлар

Тәрбия бурычы:

Табигатькә сак караш, игътибарлылык, сыйфатларын тәрбияләү.

Үстерү бурычы:

Аның үсү шартларын ачыклау. Кеше тормышында файдалы үзлекләрен билгеләү.

 Белем бирү бурычы:

Балаларны тузганак чәчәге белән таныштыру.

Көтеп алынган нәтиҗә

Бала тасвирлап сөйли белергә, сүзлек запасын баетырга, тузганак чәчәген танып белергә тиеш.

Методик алымнар  һәм чаралар

әңгәмә, күзәтү, нәтиҗә чыгару, мөстәкыйль эш,уен.

Җиһазлау

Язгы табигать, тузганак чәчәге.

Индивидуаль эш

Сабина, Марат белән карга, үлән, чәчәк, тузганак сүзләрен кабатлау.

Сүзлек өстендә эш

Тузганак, тамыр, чәчәк

Алдан үткәрелгән  эш

Саф һавада булу вакытында үләннәрне күзәтү.Тузганаклар мәйданчыкның кайсы өлешендә үсүен ачыклау.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Кереш өлеш: сәламләү,балалар белән әңгәмә. (2 мин)

2.Төп өлеш: сораулар, күзәтү, тасвирлау, уен, табышмакларга җавап табу  аша программа эчтәлеге бурычларын үтәүгә ирешү. (10 мин)

3.Йомгаклау: нәтиҗә, балаларга сораулар, материалны ныгыту,мактау. (3 мин)

Эшчәнлек барышы

1.Т: Менә без сезнең белән саф һавада мәйдәнчыкта. Ягез әле бер-беребезне сәламләп алыйк.

Бергәләп: Хәерле көн миңа! Хәерле көн сиңа! Хәерле көн барыбызга!

Т: Бүген һава торышы шундый рәхәт, әйдәгез кояшка карыйбыз..

2.Т: Кояштан җылы, рәхәт нурлар килә.Кояш безне иркәли.

Ә сез кояшны яратызмы?

 Б: Әйе. һәм башка җаваплар.

Т:  Кояшны бар тереклек ярата.

Кояш нурыннан

Сары нур алып

Тузганак үсте,

Күр, матур булып!

Тузганаклар да кояшка үрелеп үсәләр. Карагыз эле алар кайда үсә? Төсе нинди?

 Б: Кояшлы җирдә.Сары.

Т: Тузганак- сары чәчәкле, яфраклары озынча тамыр яныннан ук үсеп чыккан үсемлек. Ул юл буйларында, бакчада, паркта, болын һәм тугайларда үсә. Күпьеллык үсемлек. Чәчәк ату чоры тәмамлангач мамыксыман орлыгы барлыкка килә. Ул җил, кошлар, хайваннар, кешеләр ярдәмендә төрле җиргә тарала. Шулай итеп үрчеп тора. Аның  чәчәгеннән бал кортлары нектар җыялар.Кешеләр чәчәгеннән, тамырыннан төрле дарулар ясыйлар. Тузганак С,В,р витаминнарына бай. (Сөйлгәндә чәчәк, сабак, яфрак, тамыр өлешләре тасвирлап күрсәтелә.)Ягез әле чәчәген иснәп карыйк.

Б: Тәмле исле. Хуш исле.

Т: Сезгә ошадымы? Нәрсәсе? Ни өчен?

Б: Чәчәге һәм башка җаваплар.

 Т:Тузганак нинди өлешләрдән тора? Искә төшерик әле. Чәчәк, сабак, яфрак, тамыр сүзләре активлаштырыла.(Күмәк һәм индивидуль кабатлаулар)

“Күәләкләр оча” уенын уйнап алабыз. Түгәрәккә бастык.

 Т:Эскәмиягә утырабыз.Табышмакларга җавап эзлибез.

Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә-

Нур сибә бар кешегә. (кояш)

Нечкә яшел сабакта

Юл буенда шар үскән.

Кай арада җил искән,

Ак шар очкан да киткән. (тузганак)

3.Т:Менә без бүген тузганак чәчәге белән якыннан таныштык.

 Сез бүген нәрсәләр белдегез?

Кем белән бүлешәсегез килә? Кемгә сөйлисез?

Б: җаваплар.

Т: Миңа да ошады бүгенге саф һавада булу.Әйдәгез хәзер төркемгә керәбез.

Яшь төркеме

Уртанчылар

Тема

Ак куян.

Интеграль белем бирү өлкәләре

Танып белү, Социаль-аралашу.

Физик үсеш. Нәфис-эстетик үсеш.

Сөйләм үстерү.

Төре

Интеграль белем бирү эшчәнлеге

Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре

Уйнау,матур әдәбият белән танышу,аралашу,хәрәкәтләнү

Максат

Куян белән якыннанрак таныштыру,булган белемнәрен камилләштерү.

Бурычлар

Куянны тасвирлап сөйләргә өйрәтү.Уен эчтәлегенә карап хәрәкәтләр кулланып сөйләү осталыкларын үстерү.Тыңлый белүләрен камилләштерү.Игътибарлылык,мәрхәмәтлелек,кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү.

Методик алымнар һәм чаралар

Уен,әңгәмә,сораулар,музыка тыңлау.

Җиһазлау

 Кәгазьдән кар бөртекләре, кәгазьдә куян эзе,чыршы агачы,куян уенчыгы,пластилин,кишер рәсеме төшерелгән кәгазь битләре,кишер ясаганда тыңлау өчен салмак көй.

Алдан эшләнгән эш

Кәгазьдән кар бөртекләре кисү, кәгазьдә куян эзе төшерү,Куян образы булган әкиятләр уку.

Барышы

Кабул итү бүлмәсеннән төркемгә керә торган юлда һәм төркемдә чыршы агачы янына кадәр идәндә  кәгазьдән киселгән кар бөртекләре ята.Алар өстенә кәгазьдә төшерелгән куян эзләре ята.Балалар кабул итү  бүлмәсенә тезелешеп басалар һәм шунда ук башлап җибәрәбез.

Тәрбияче: Хәерле иртә,балалар!

Балалар: Хәерле иртә.

Т:Урамда  кыш ,кар яудымы?

Б: Әйе

Т: Әйдәгез әле кыш билгеләрен санап китик.

Б: Салкын,кар ява,салкын җил исә һ.б.

Т: Балалар,ә кар нинди?

Б: Кар салкын,ак,салкында шыгырдый,кояшта җемелди,учта эри.

Т: Молодцы,балалар булдырдыгыз.Карагыз эле безнең төркемгә дә нинди кар бөртекләре яуган.Ә кар өстендә нәрсәдер эзләре дә бар. Әйдәгез карыйк безнең төркемгә нәрсә килгән икән?

Балалар бу кайсыдыр хайван эзе,әйдәгез шыпырт кына керәбез, карыйбыз. (Бергәләп эз буенча кереп чыршы тирәли басалар)

Б: Бу куян.

Т: Бу уенчык куян. Әйдәгез капшап,тотып карыйбыз.Куян нинди?

Б:Куян матур,йомшак.Аның колагы озын,койрыгы кыска,күзләре төймә кебек түгәрәк.Ул куркак. 

Т:Кемнән курка?

Б: Эттән,бүредән,төлкедән,аучыдан,юк кына тавыштан да курка.

Т: Куян кыш көне нишли?

Б: Кыш көне йонын алмаштыра

Т: Ни өчен?

Б: Күренмәсен өчен,кыш көне кар төсенә керә.

Т: Әйе,балалар бу куянның саклану чарасы булып тора.

Балалар куян нәрсә белән туклана сон?

Б: Кишер,кәбестә,агач кайрысы,арпа,печән.

Т: Булдырдыгыз, балалар.Ә куян кайда яши соң?

Б: Урманда

Т: Ә кролик кайда яши?

Б: Авылда, кешеләр янында.

Т: Әйе, балалар кролик үзенә үзе ашарга табарга яраклашмаган,ул кеше ашатканны ашый.

Ә урманда тагын кайсы хайваннар яши?

Б: Тиен,төлке,керпе,аю,поши,бүре.

Т: Хәзер мондый уен уйнап алабыз: ( проектор белән зур экранда рәсемнәр чыга) “Скажи наоборот»

Заяц маленький,  а лось …..               (большой)

У волка хвост длинный, а у медведя…..   (короткий)

Медведь большой ,а мышь         (    маленькая   )

Ёжик колюий,а  белка.....            (пушистая)

Жираф высокий, а лиса….          (низкая)

Молодцы,балалар булдырдыгыз.Әйдәгез уйнап алабыз

                                 “Куянкай”

Балалар түгәрәкләнеп чүгәләп утыралар.

Тәрбияче:                 Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Балалар:    Менә шулай,менә шулай

                   Колакларын селкетә.    (баш өстенә куеп кулларын         селкетәләр)

Тәрбияче:                Куян,туңа башлагач,

                                   Аякларын җылыта.

Балалар:     Менә шулай,менә шулай

                     Аякларын җылыта.   (әле бер,әле икенче куллары белән кул аркаларын сыйпыйлар)

Тәрбияче:                 Куян тагы да туңа,

                                    Сикергәләп тә куя.

Балалар:        Менә шулай,менә шулай

                         Сикергәләп тә куя.    (куяннар кебек сикерәләр)

Т: Балалар әйдәгез куянга кишер ясыйбыз.Сезнең алдыгызда кишер рәсемнәре шуңа кырына чыкмыйча гына пластилин сылыйбыз. Бу безнең куянга бүләк була. (Талгын гына көй астында балалар эшли.)

Менә безнең кишерләр әзер дә булды.Әйдәгез куянга бүләк итик.Балалар куянга безнең бүләк ошады,ул елмаеп куйгандай булды.Ә сезгә шөгыль ошадымы?

Б: Әйе.

Т: Кемгә сөйләр идегез?

Б: Әтигә,әнигә,апага,абыйга һ.б.

Т: Дарина сиңа нәрсә ошады? Вилдан сиңа нәрсә ошады?

Балалар җавабы.

Дата

Тема

“Экологик сукмак буйлап экскурсия” ( саф һавада )

Яшь төркеме

Уртанчылар  төркеме 4-5 яшь

Төп белем бирү өлкәсе

Танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре

“Социаль -аралашу” үсеше, “Сөйләмне үстерү” үсеше, “Физик” үсеш,  “Нәфис-эстетик”үсеш, “Танып белү” үсеше.

Максат

Экологик сукмак белән танышу.

Бурычлар

Тәрбия бурычы:

Үсемлекләрне тәрбияләп үстерү теләге, табигатькә соклану хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы:

Балаларның үсемлекләр, агачлар турындагы белемнәрен ныгыту. Белем бирү бурычы:

Балаларны агач кайрысына , яфрак төсенә, формасына карап танырга өйрәтү.

Көтеп алынган нәтиҗә

Бала тасвирлап сөйли белергә, сүзлек запасын баетырга, агач, үсемлекләрне танып белергә тиеш.

Методик алымнар  һәм чаралар

әңгәмә, күзәтү, нәтиҗә чыгару, мөстәкыйль эш,уен.

Җиһазлау

Экологик сукмакның план-схемасы,чиләк белән су, тәпке җир йомшартырга.

Индивидуаль эш

Элина, Аделя агач кайрысына карап танырга өйрәнү.

Сүзлек өстендә эш

план-схема, куак,имән сүзләрен кабатлау.

Алдан үткәрелгән  эш

Саф һавада булу вакытында агачларны, үләннәрне күзәтү. Урман , бакча почмагына сәяхәт, рәсемнәр карау. Бакчада орлык утырту эшен күзәтү. Аларның үсүен күзәтү һәм тәрбияләү.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Кереш өлеш: экологик сукмакның план-схемасы белән танышу.Сәламләү,балалар белән әңгәмә. (2 мин)

2.Төп өлеш: сораулар, күзәтү, тасвирлау, уен, табышмакларга җавап табу  аша максат,бурычларны үтәүгә ирешү. (10 мин)

3.Йомгаклау: нәтиҗә, балаларга сораулар бирү, материалны ныгыту,мактау. (3 мин)

Эшчәнлек барышы

1.Т:Без бүген балалар бакачасы  территориясендә урнашкан экологик сукмак буйлап сәяхәткә кузгалабыз. (План –схма карау)

Җәен киенә, кышын чишенә.

Бу нәрсә икән?

Б: агач

Т: Ә агачлар кайда үсә?

Б: Дөрес урманда, бакчада.

Т: Әйдәгез без экскурсияне җиләк-җимеш бакчасыннан башлыйбыз.

Алсу битле кыз үсте,

кызарып җиргә төше.

Б: Алма

Т: Алма кайда үсә?

Б: Агачта.

Т: Карыйбыз.Бакчада тагы нинди җимешләр үсә?

Б: Чия, слива, карлыган, кура җиләге.

Т:Әйдәгез саныйбыз, ничә алмагач, чия, слива куаклары.

Б: Алмагач күп. 1слива, 2 чия куагы.

Т:Яфракларын җыябыз һәм чагыштырабыз. Алар охшаш микән?

Дид.уен “Яфрагыннан куакны таны”

Б:Яфраклар төрле-төрле.Төсләре дә формалары аерыла.

Т: Дөрес, балалар. Алмагачның яфрагы түгәрәк. ә чиянеке кечерәк һәм таррак.Кура җиләге яфрагы башкалардан аерылып тора. Ул берничә кечкенә яфрактан тора. Аны башкалар белән бутау мөмкин түгел.

Безнең план-схема юлны бака почмагына күрсәтә.Ә хәзер экскурсияне дәвам итеп бакча почмагына барабыз.

Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

Туп түгел -түгәрәк,

Күсе түгел- койрыклы. (чөгендер)

Озын, яшел- түтәлдә,

Сары, тозлы- кисмәктә. (кыяр)

Булдырдыгыз, балалар, ә түтәлләрдә тагын нинди яшелчәләр үсә?

Б: помидор, шалкан, суган, кишер, укроп.

Т: Менә монда кукуруз, көнбагыш, арпа үсә.

Ә яшелчәләрдән һәм бөртекле культуралардан нинди файда?

Б: яшелчәләр файдалы аларда витамин күп.

Т: Дөрес, яшелчәләрдә витамин күп, кем күп яшелчә ашый, шул авырмый.Аның имунетыты ныгый.

Ә бөртекле культуралар конбагыш, кукуруздан үсемлек мае ясыйлар.

Үсемлекләр матур булып үссен өчен нишләргә кирәк?

Б: су сибәргә, чүп утарга, төбен йомшартырга.

Т: Молодцы! Дөрес әйттегез.Ягез уйнап алабыз.

“Бар безнең бакчабыз” түгәрәк уены.

План-схема юлны урман почмагына күрсәтә.Юлыбызны шунда таба дәвам итәбез.

Кышын да җәен дә бертөсле. (чыршы. нарат)

Б: Чыршы.

Т: Сез чыршы турында ниләр беләсез?

Б: Чыршы яңа ел бәйрәменә бәйрәмгә килә, аны матур итеп бизибез.Аның яфрагы юк.Яфрак урынына инәләре генә бар.

Т:Әйдәгез инәләрен тотып карыйбыз.(тоталар)

Б: Чәнчи, чәнечкеле.

Т:Нишләргә кирәк чыршы матур булып үссен өчен?

Б: Аны тәрбияләргә, су сибәргә, батакларын сындырмаска, төбен йомшартырга.

Т:Дөрес.

Т:Без хәзер шулайэшлибез дә.Су сибәбез, төбен йомшартабыз.Барлык үсемлекләр дә һаваны кислород белән баеталар.Ә без кислород сулыйбыз.Ягез тирән итеп сулыш алабыз.Менә ничек рәхәт саф һава.

Юлыбызны дәвам итәбез.Схема чәчәкләр клумбасына күрсәтә. Балалар! Монда нәрсә күрәсез?

Б: Күп чәчәкләр.Матур чәчәкләр.Төрле төсле чәчәкләр.

Т: Кемнәр исемнәрен белә?

Б: Роза, тюльпан.

Т: Флоксы, пион, гвоздика,лилия.

Әйдәгез төпләрен йомшартабыз.Аларга үсәр өчен һава, су, кояш кирәк.

Менә ничек матур булды. Исләре нинди хуш исле.Иснибез.

Менә без экологик сукмак буйлап экскурсияне тәмамладык. Бакчабыз териториясендә нинди үсемлекләр үсүен ачыкладык. Бу үсемлекләрнең файдасын белдек.Матур чәчәкләргә карап сокландык. Саф һава суладык.

Сезгә ошадымы? Нинди яңалык белдегез? Бу яңалыкны кем белән бүлешер идегез?

Б: җаваплар.

Т: Миңа да ошады бүгенге экскурсиябез.Әйдәгез хәзер төркемгә керәбез.

Дата

Тема

“Күзгә күренмәс һава” ( белем бирү эшчәнлеге )

Яшь төркеме

Уртанчылар  төркеме 4-5 яшь

Төп белем бирү өлкәсе

Танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре

“Социаль -аралашу” үсеше, “Сөйләмне үстерү” үсеше, “Физик” үсеш,  “Нәфис-эстетик”үсеш, “Танып белү” үсеше.

Максат

Һаваның кеше тормышындагы әхәмияте белән таныштыру.

Бурычлар

Тәрбия бурычы:

Балаларга һаваны пычратуга китергән факторларга кире мөнәсәбәт  тәрбияләү.

Үстерү бурычы:

Балаларга үсемлекләрнең һаваны чистартудагы ролен күрсәтү.

Белем бирү бурычы:

Балаларга пычрак һаваның кешенең исәнлегенә никадәр зыян китерүен ачыклау.

Көтеп алынган нәтиҗә

Бала һаваның кеше тормышындагы әхәмиятен белергә тиеш.

Методик алымнар  һәм чаралар

әңгәмә, күзәтү, нәтиҗә чыгару, уен.

Җиһазлау

Стакан, 2 шар, таяк, чыпчык битлекләре, руль.

Индивидуаль эш

Элина, Аделя агач кайрысына карап танырга өйрәнү.

Сүзлек өстендә эш

Углекислый газ, кислород, завод, фабрика.

Алдан үткәрелгән  эш

Сулыш алу, сулау моментларына игътибар итү.Бер-беребезгә карау тикшерү.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Кереш өлеш: максат кую, оештыру.

(1 мин)

2.Төп өлеш: сораулар, күзәтү, тасвирлау, уен, аша максат,бурычларны үтәүгә ирешү. (12мин)

3.Йомгаклау: нәтиҗә, балаларга сораулар бирү, материалны ныгыту,мактау. (2 мин)

Эшчәнлек барышы

1.Т:Балалар әйдәгез бер тәҗрибә ясап карыйк. Минем кулда стакан. Аның эчендә әйбер бармы?

Б: юк.

Т:Хәзер мин аны каплап суга батырам.Эченә су керәме?

Б: Юк.

Т: Ни өчен? Стаканның эче буш бит.

Б: балалар җавабы.

Т:Балалар, стакан эчендә һава бар иде, аңа шуның өчен су керә алмады. Ә хәзер стаканны әзерәк авыштырып суга батырып карыйк. Нәрсә килеп чыкты?

Б:күбек

Т: Әйе, стаканнан күбекләр чыкты.Нәрсә ул?

Б: һава

Т: Димәк, стаканда һава булган икән. Без аны күрәбезме?

Б:Юк.

Т: Тотып буламы? Тотып карыйк.Исе бармы? Иснәп карыйк.

Б: Тотып булмый,исе юк.

Т: Тәме бармы? Эчеп карыйбыз.

Б: Тәме юк.

Т: Әйдәгез без аны үлчәп карыйбыз.Авырлыгы бармы икән?

Менә бу таякның 2 ягына 2 шар эләбез. Шарны өреп кабартабыз.Шар эчендә нәрсә бар?

Б: һава бар.

Т: Таяк тигез торамы?

Б: әйе.

Т: 2шарның да авырлыгы тигез. 1 шарның һавасын тишеп чыгарабыз.Таяк нишләде?

Б: Бер башы күтәрелде.

Т: Ни өчен?

Б: Сулыш чыккан шар җиңеләйде.Ә сулышы чыкмаган шар эчендә һава бар шуңа ул аска тарта.

Т: Димәк һаваның авырлыгы бар. Балалар үткәргән тәҗрибәләрдән чыгып, без нинди нәтиҗә ясыйбыз?

 Һаваның исе юк, төсе юк, тәме юк, үтә күренмәле авырлыгы булган газ.

Т: Һава- углекислый газдан торган, кислородтан, азоттан тора икән. Барлык җан ияләре: кешеләр, хайваннар кислород сулыйлар, ә углекислый газ  ягъни кулланылган газныүпкәләр аша  бүлеп чыгаралар. Шуңа ябык бүлмәләрдә кеше күп булганда суларга авыр була. Кислород күбрәк булсын өчен, бүлмәне ешрак җилләтеп торырга кирәк.

Ә үсемлекләр киресенчә углекислый газ сулыйлар, кислород бүлеп чыгаралар. Углекислый газ да күзгә күренми. Урманнарны юкка гына “җирнең яшел үпкәләре” димиләр.

Балалар ничек уйлыйсыз һава кайда әйбәтрәк урмандамы? Әллә шәһәрдәме?

Б: Урманда

Т: Агачлар фитоцидлар дигән  матдә бүлеп чыгара, алар зарарлы микробларны үтерәләр.

Ә шәһәрдә завод фабрика торбаларыннан, машиналардан нәрсә чыга?

Б: Төтен

Т: Әйе, бик күп агулы газлар бүленеп чыга, һаваны пычрата. Бигрәк тә җилсез көннәрдә төтеннәр җиргә сырыша, барлык нәрсәләрне корымга батыра, үпкәләрне зарарлый.

Әйдәгез уен уйнап алабыз. Безнең шәһәрдә нинди заводлар бар эле?

Б: Шинный завод, химия заводы.

Т: Аларның торбасыннан күп зарарлы матдәләр чыга. Шуларны тоткарлар өчен нәрсә тәкъдим итәсез.

Б: балалар җавабы

Т: Чистарткыч фильтр, сетка

Ә машиналардан чыккан төтенгә ни диярсез?

Б: балалар җавабы.

Т: Машиналарның яңа төрен уйлап табарга мөмкин. Экологик яктан чиста булган зарарсыз транспорт трамвай, тролейбус, метроны кулланырга кирәк.

Уен “Автомобиль һәм чыпчыклар”

Кыш көне прогулкада чыпчыкларның шар сыман кабарып утырганын күргәнегез бармы? (рәсеме күрсәтелә)

Ни өчен шулай?

Салкын булганга, аларның мамык арасында һава кала, ә һава салкын үткәрми.Кыш көне кешеләр ничек киенә?

Б: җылы киемнәрен кияләр.

Т: Үсемлекләр кар астында кала.Кар бөртекләре арасында һава бар шуңа туңмыйлар. Ә җәнлекләрнең йон катламы калыная.

Т: Һава күчеп тора, әгәр салкында ишек ачсак астан салкын һава керә, өстә җылы һава була. Ә табигатьтә бу агым җилне китереп чыгара. Җил блән үсемлекләрнең орлыклары тарала.

Сез белә идегезме?

Шуның белән белем бирү эшчәнлеге тәмам.

Сез нинди яңалык алдыгыз?

Кем белән бүлешәсез?

Нәрсә ошады?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...