"Серле яфрак"
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Зарипова Ильсеяр Рамазановна

Балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, көз һәм көзге күренешләр турында белемнәрен системалаштыру.

Табигать матурлыгына соклана белү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр хисләре һәм кыргый җәнлекләргә карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

 Эшчәнлектә кулланган сүзләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру; балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, кабул итүләрен үстерү. Сөйләмдә тәмамлык кергән җәенке җөмләләрне куллана белергә өйрәтү, сүз байлыгын активлаштыру; “Ә” хәрефе белән таныштыруны дәвам итү, авазның дөрес әйтелешен, башка авазлардан аеру һәм сүздәге урынын билгеләү күнекмәләрен ныгыту;

  Балаларның көз билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту. Җәнлекләр, күчмә кошлар, агачлар турындагы белемнәрен ныгыту. Сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvest_.docx22.05 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: ”Серле яфрак”.

 Максат: балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, көз һәм көзге күренешләр турында белемнәрен системалаштыру.

Тәрбия бурычлары. Табигать матурлыгына соклана белү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр хисләре һәм кыргый җәнлекләргә карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычлары. Эшчәнлектә кулланган сүзләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру; балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, кабул итүләрен үстерү. Сөйләмдә тәмамлык кергән җәенке җөмләләрне куллана белергә өйрәтү, сүз байлыгын активлаштыру; “Ә” хәрефе белән таныштыруны дәвам итү, авазның дөрес әйтелешен, башка авазлардан аеру һәм сүздәге урынын билгеләү күнекмәләрен ныгыту;

 Белем бирү бурычы. Балаларның көз билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту. Җәнлекләр, күчмә кошлар, агачлар турындагы белемнәрен ныгыту. Сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү.

Методик алымнар һәм чаралар. Сорауларга җавап, уеннар уйнау, әңгәмә, кабатлау, күрсәтү, мактау.

Җиһазлар :Аудиоязма , тцрле тцстщге стрелка лар ясалган яфраклар,көз рәсеме, агач, серле капчык, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр(муляж) ,күчмә кошлар рәсемнәре,слайдлар(аю өнендә,ак куян,тиен,керпе рәсемнәре).

Сүзлек өстендә эш: күчмә, җиләк-җимешләр,  өн,.

Алдан эшләнгән эш: күзәтүләр, әңгәмәләр үткәрү, дидактик уеннар уйнау.

Эшчәнлек структурасы.

Эшчәнлек квест уен формасында бара.

 

  1. Динамик күнегү.
  2. Кызыл стрелка төшерелгән яфрак-“Көзге урман”рәсеме буенча сөйләшү.
  3. Сары стрелка төшерелгән яфрак- Дидактик уен ”Бу нинди кош?”(күчмә кошлар).
  4. Яшел стрелка төшерелгән яфрак-“Серле капчык”уены
  5. “Бар безнең бакча”җырлы-биюле уены.
  6. Кызыл сары стрелка төшерелгән яфрак-Җәнлекләрнең кышка әзерләнүе”-сөйләшү.
  7. Сюрприз моменты. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Т: Хэерле көн, балалар,  бүген мин бакчага килгәндә минем юлыма нинди матур яфраклар  очып төште.Алар  безне сезнең белән сәяхәткә чакыра,тик ни гаҗәп аларның артларында ниндидер аңлашылмый торган төсле стрлелкалар ясалган.Безнең төркемдә аларның дуслары яшеренгән икән.Серле көй ишетелгәч безне кызыл стрелка ясалган яфрак үзе белән очыртып- әйләндереп сәяхәткә алып китер.Без сезнең белән аның дустын эзләрбез.Тик сәяхәткә киткәнче  иң беренче үзебезне әзерлик - динамик күнегү ясап алыйк:

 Әй, балалар, карагыз!

Тышта әнә килде көз.

—Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнне беләбез.

—Я, балалар, сөйләгез

Ничек итеп килде көз?

—Яңгыр ява көн саен,

Ялангач калды каен,

Исәләр салкын җилләр

Туңа бит борын, күзләр.

Музыка яңгырый.балалар әйленеп биеп урман күренеше ясалган аланга килеп чыгалар. Кызыл стрелка төшерелгән яфрак табабыз.Менә безне бу яфрак кая чакырган икән.Бу рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез.

1 бала сөйли: Бу рәсемдә көз фасылы сүрәтләнгән. Агачларның яфраклары кызыл, сары төсләргә кергәннәр.Үләннәр саргайган, шиңгән . Күктә яңгыр болытлары күренә.

 Тәрбияче: Ә хәзер менә бу сары стрелкалы яфракның дустын эзлик.Сары стрелка төшерелгән агачны күрәләр.Бу яфрак сезгә табышмаклар әзерләгән икән.

 Балалар, менә монда көзге агач,  рәхим итегез әле агач янына. Агачта кошлар утыра. Хәзер без бер беребезгә табышмаклар әйтешербез, дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз. (кошларны таныгач , әйләндереп куела)  . Игътибар белән тыңлыйк әле бер беребезне.

Ясминә. Язның беренче хәбәрчесе. Нинди кош ул, балалар?

 Бала. Кара карга.

 Инзилә:Кулы юк,балчык ташый,

Балтасы юк,өй ясый.

 Бала. Карлыгач.

Сафия:Бер кошым бар: тынмый,

 Агачка оя кормый;

Өе-җирдә,

 Җыры-күктә.

Бала. Тургай.

 Самира:Судан курыкмый, ак төстә үзе Бик матур һәм горур кош.

 Бала. Аккош.

Тәрбияче. Әйе, дөрес.

-Айгөл: Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы.

 Бала. Сыерчык.

 Тәрбияче. Бу нинди кошлар, балалар?

 Бала. Күчмә кошлар.

Тәрбияче яшел стрелка тшерелгән яфракны күрсәтә.Бу яфрак та үзенең дустын табасы килә балалар.Булышабызмы? Балалар яшел стрелка төшерелгән яфракны табалар.

 Агач тобеннен серле капчык күрәләр.

Тәрбияче. Ә хәзер, балалар,   бергәләп “Серле капчык” уенын уйнап алабызмы? Капчыктан капшап карап, исемен әйтәбез һәм тасфирлап берничә сүз әйтеп китәбез.  

Бала. Бу- кыяр, кыяр-яшелчә. Ул яшел төстә,озынча. Кыяр тәмле, сусыл.Кыярдан салат ясыйлар, кышка тозлап куялар. (берничә тапкыр уйнала)

Бала:Бу-помидор.Ул түтәлдә,җирдә үсә.Помидор  түгәрәк я овал формасында ,гадәттә кызыл төстә була.Ул җәй көне өлгерә.Помидор бик тәмле яшелчә.Аннан салат ясыйлар,аш пешергәндә кулланалар,тозлап та куялар.Ул бик файдалы яшелчә.Яшелчәләр турында бик күп беләсез икән түгәрәккә басып   “Бар матур бакча” уенын уйнап аласыгыз киләме?

1.Бар матур бакча

Анда кишер үсә.

Менә шундый кишер зур,

Менә шундый кечкенә.

Куш. Кишер, кишер кил әле,

Биеп-биеп кит әле.

Әллә-ли,әллә-ли ,

Биеп-биеп кит әле.

2.Бар матур бакча,

Анда алма үсә.

Менә шундый алма зур,

Менә шундый кечкенә.

Куш. Алма.алма кил әле,

Биеп-биеп кит әле.

Әллә-ли,әллә-ли ,

Биеп-биеп кит әле.

3.Шофер,шофер кил әле

Биеп-биеп кит әле.

Әллә-ли,әллә-ли ,

Биеп-биеп кит әле.

Тәрбияче балаларны кулындагы соңгы яфракка юнәлтә.бу яфракка кызыл сары төстәге стрелка ясалган ,дустын табабызмы?

1 слайд.Йокларга әзерләнүче аю.

 Тәрбияче. Балалар аю ничек кышка әзерләнә?

Бала. Аю күп итеп ашый һәм йокларга әзерләнә,үзенә агач төбендә өн ясый.

 2 слайд.Ак  куян.

Тәрбияче.Ә куянда нинди үзгәрешләр була?

 Бала. Куян соры төстәге йонын коеп, ак төстәге йон үстерә.

Тәрбияче. Ни өчен?

 Бала. Төлке, бүреләр аны күрмәсен өчен.

3слайд.Тиенннең агач куышындагы яшәү урыны күренеше.

Тәрбияче. Ә бу рәсемдә сез нәрсә күрәсез?

Бала. Тиен кышка күп итеп запас әзерли, чикләвек, күркә һәм гөмбәләр күп итеп җыя.

4слайд.Керпе рәсеме.

Тәрбияче.Керпе ничек итеп кышка әзерләнә икән,кем белә?

Бала. Керпе яфраклардан, ботаклардан йокларга өн ясый, гөмбәләр дә тутыра.

Тәрбияче:Безгә хәзер бакчага кайтыр вакыт та җитте.

Көй яңгырый.Балалар әйләнеп паласка киләләр.

Тәрбияче:Балалар сезгә ошадымы тылсымлы яфрак белән сәяхәт.Өйгә кайткач сез әниләрегезгә нәрсәләр турында сөйләр идегез.

Тылсымлы,матур яфракның сезгә күчтәнәче дә бар икән.

Кул чатыр ачыла,анын эчендә төрле төстәге яфраклар асылынып тора,балаларга таратып чыгыла.Бу матур ,тылсымлы яфраклар сезгә истәлек өчен балалар.Бәлкем бу яфраклар сезне тагын да матур серле сәяхәтләргә чакырырлар.

  

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Серле аланда

Әлеге эшкәртмә- балаларның шөгыльләрен интеллектуаль уеннар белән тулылындыру максатыннан эшләнде....

" Серле сандык"

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...

" Серле сандык"

Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....

"Серле келәм".

Открытое занятие....

Консультация для родителей"Яфрак бэйрэме"

Материал предназначен для ознакомления родителей и  детей с осенними явлениями....

Яфрак бәйрәме

Азкамплектлы балалар бакчасы өчен көз бәйрәме....

Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

Конспект занятия по трудовой деятельности...