Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
план-конспект занятия на тему

Мухаметшина Диляра Фоатовна

Конспект занятия по трудовой деятельности

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл agachny_yafrak_bizs_keshene_hezmt_bizi.docx36.22 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема: Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

           

Максат: Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диологик сөйләмен үстерү. Өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату. Әти-әниләрдә балалар бакчасы белән уңай мөнәсәбәт булдыру.

Җиһазлар: проектор, мультимедио-экран, ноутбук, слайдлар, эш кораллары,алъяпкыч, җиңсәләр, клей, кайчы, ябыштыргыч(скотч), китаплар, куна тактасы, уклау, формалар печенье ясау өчен, кисәкле әзер такталар, шөрепләр, шөреп боргыч, шомарткыч кәгазь (нождак).

Эшчәнлек төре: интеграл

Методик алымнар: темадан чыгып әңгәмә, техник чаралар куллану, күрсәтү, слайдлар карау, шигырьләр сөйләү, хезмәт күрсәтү, мактау.

Алдан эшләнелгән эшләр: әти-әниләрнең эш урыннарында булу, рәсемнәр карау, аларның эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру, шигырьләр, мәкальләр өйрәнү.

Сүзлек эше: Итекче, хисапчы, сер.

           

                            Эшчәнлек  барышы

1 Оештыру моменты

- Рәхмәт, кояш!

Таң китердең,

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы, рәхәт һәммәбезгә.

Тәрбияче. Менә шушындый матур шигырь юллары белән эшчәнлегебезне башлап җибәрәбез.

          - Балалар  мине тыңлагаз әле:

     «На златом крыльце сидели царь, царевич, король, королевич, сапожник, портной, — кто ты будешь такой?»    Моны берәрегез беләме? Бу нәрсә?

  • Бу санамыш.

Тәрбияче. Әйе, бу санамаш. Уенны башлап җибәрер өчен гади бер җөмлә. Эчтәлегенә игътибар итеп уйлап карагыз әле, Үскәч сез кем булырсыз? Санамыштагыча: Царь? Король? — Барыбыз да теләр иде – юк шул!.. Алар әкиятләрдә генә хәзер.  Ә бәлки итекче (сапожник) булырга? Яки тегүче (портной)?  

Сез кемнәр булыр идегез?

  • Мин шофер, табиб, сатучы һ.б.

Тәрбияче. Балалар  аңлагансыздыр инде, бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

  • Һөнәрләр турында.

Тәрбияче. Әйе барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр дә кирәк. Һөнәрле булу өчен, кечкенәдән эш сөеп, әти-әнигә булышып, аларның эшләгәннәрен күзәтеп, үрнәк алып үсәргә кирәк.

Тукай абыегыз үзенең шигырендә әйткәнчә (пауза)

Акбайга нәрсә ди әле ул? Әйтеп җибәрегез әле.

  • Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул!

Тәрбияче.  (шигырьдән өзекне яңадан сәнгатьле итеп укый)

Димәк, нишләргә кирәк икән?

-Кечкенәдән булышырга.

Тәрбияче.  Буыннар катканчы ук эшкә өйрәнергә, кечкенәдән булышырга кирәк.

   

  • Ишек шакыйлар.

 Тәрбияче. Балалар, ишектә кемдер бар. Безгә тагын бер кунак килгән ахры. (Белмәмеш керә)

  • Исәнме, Белмәмеш. Әйдә түрдән  уз.

Белмәмеш.  Исәнмесез, балалар. Мин сезнең һөнәрләр турында сөйләшкәнегезне ишеттемдә, сезгә килергә булдым. Сез бу турыда күп беләсез дип ишеттем.

 – Балалар, ә сез әти-әниләрегезнең кайда эшләгәнлекләрен беләсезме соң?  Мин аларның нинди һөнәр ияләре икәнен, кайда эшләгәнен  белмим бит әле, сөйләп китмәссезме?

 Слайдлар карап әти-әни һөнәрен сөйләү.

 

Белмәмеш.   Менә миңа әти-әнием бик күп уенчыклар бүләк итте, ә мин алар белән ничек, нәрсә уйныйсын белмим. Нигә кирәклеген дә аңламыйм? Миңа ярдәм итә алмассызмы икән?

 

 Тәрбияче.-  Балалар, Белмәмешкә ярдәм итәбезме?

  • Әйе.

Белмәмеш сумкасыннан эш кораллары бушата. Балалар 3 группага бүленеп, 3 өстәлгә аерып куялар.

(берене өстәлгә килү)

Тәрбияче.-  Бу төр эш коралы кемгә кирәк?

  • Китапханәчегә
  • Китапханәче кем ул?  
  • Китаплар бирүче.
  •  Аның төп эш коралы нәрсә?
  • Китап
  • Бу һөнәр иясе безгә кунак булып килде (Китапханәче керә)
  •  Илсөя апагыз юкка гына килмәгән әйдәгез әле аны тыңлап карыйк

Китапханәче. Исәнмесез, балалар. Сез минем белән таныш инде. Без сезнең белән гел очрашып торабыз. Сез мин эшләгән китапханәгә килеп минем хәлләремне белеп торасыз. Минем сезгә бер күчтәнәчем бар иде, тыңлагыз әле.

     

 Энҗе Мөэминованың    “Әй, күр әле, күр әле!”

Әй, күр әле,күр әле!

Бигрәк матур күлмәге!

Күпереп тора җиңнәре,

Өзеп тора билләрне.

  • Тегүчесе кем икән?
  • Ул аны үзе теккән.

Кулъяулыгы ал икән,

Чигеше дә бар икән:

Мәк чәчәге түгәрәк,

Кунган аңа күбәләк.

  • Кем шулай матур чиккән?
  • Чигүче дә ул икән.

Алъяпкычы билендә,

Ап-ак сөлге иңендә,

Савыт-саба ялт иткән,

Өйләр ялтырап киткән.

  • Ул уңган кыз кем соң ул?
  • Улмы? Ул кыз – Айсылу.

Тыңналган әсәр буенча әңгәмә.

Тәрбияче. - Балалар, кем турында сүз бара?

- Айсылу исемле кыз турында.

- Ул нинди эшләр эшләгән?

- Теккән.

- Димәк ул- тегүче булган.

- Чиккән.

- Чигүче булган. Гомумән ул нинди бала икән?

- Уңган, тырыш, эш сөючән.

Китапханәче. Балалар, менә шулай без сезнең белән бик күп китаплар укыдык. Ә сез аларны тоту кагыйдәләрен беләсезме соң?

  • Китап караганда һәм укыганда дөрес итеп утырырга
  • Ятып китап карамаска, ул күзләр өчен  бик зарарлы.
  •  Китапны   урталай бөкләргә ярамый, аның эченә карандаш, дәфтәр тыгып калдырмаска.
  •  Китапка язарга һәм рәсем ясарга ярамый.
  •  Китапны пычрак кул белән тотасы түгел, аның битләре пычрактан, юештән бозылалар.
  •  Китапларны чиста өстәлгә  гына куярга кирәк. Алар чисталыкны яраталар.
  •  Бер битне укып бетергәч, алдагы битне өстәге почмагыннан тотып ачарга кирәк  һәм бармакныны төкрекләмәскә.

Китапханәче. Балалар сез   бик куп беләсез икән, рәхмәт сезгә. Менә минем тәртипсез балалар алып килгән бер ничә китабым бар иде, сез мина бу китапларны яңартырга ярдәм итә алмассызмы?

  • Ярдәм итәбез.
  • Менә клей, ябыштыргыч(скотч), кәгазьләр. Әйдәгез мин кисеп торам ә сез ябыштырырсыз.  (Балалар хезмәте)

Рәхмәт сезгә, балалар, минем китапларым өр яңа булды бит.

Тәрбияче.  Илсөя апа, сиңа кызың бик матур шигырь дә өйрәнде бит әле әйдәгез аны тыңлап үтик. 

Әнием – китапханәче,

Әллә инде шуңамы.

Миннән дә катырак сөя ул,

Китап дигән дөньяны.

     “Керле кулың белән тотма,

     Битләрен бөкләмә,”-ди.

     Китап чисталыкны сөя

    Бу сиңа өндәмә, ди.

Мин дә зур кыз булдым хәзер

Китапханәче- үзем.

Курчакларымны өйрәтәм,

Китап сөяргә тезеп.

Тәрбияче балалар белән бергә. -Рәхмәт, Илсөя апа.

-Әйдәгез инде зур хезмәттән соң ял итеп алыйк.

Физминутка

Без инде хәзер зурлар (аяк очларына басып кулларны күтәрәләр)

Күп эшли безнең куллар (кулларны алга сузалар)

Без идәндә юабыз (идән юу хәрәкәте)

Без керләр дә уабыз (кер уу хәрәкәте ясау)

Тиздән үсеп җитәрбез (аяк очларына басалар)

Шунда эшкә китәрбез. (атлап икенче өстәлгә баралар)

Тәрбияче. Менә тырышып хезмәт куйдык.

Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, тыңлагыз.

       Әйтегезче, кем соң шулай

       Тәмле ашлар пешерә?

       Салат, венегрет, котлетлар,

        Әзерләп безгә тора?

-Пешекче

-Эйе бу пешекче.  Ә пешекче кем соң ул?

-Тәмле ашлар пешерүче. Аш-су остасы.

-Ә сез ничек уйлыйсыз пешекче булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк?

- Оста турарга , чиста, пөхтә, тырыш, төгәл булырга.

- Бу чынлап та шулаймы икән? Әйдәгез, әле оста пешекче Фәридә апагыздан сорап карыйк

 Тәрбияче. Оста пешекче булу өчен нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк икәнен балалар дорес әйттеләрме?

 Пешекче.   Әйтимме икән инде,  бу бит зур сер. Сез сер саклый беләсезме соң?

(әкрен генә әйтә) Сере бик гади: әниләрегезгә булышып, суган турашып, бәрәнге әрчеп, токмач кисеп, савыт саба юып үсүдә.

Әйдәгез, мин сезне сынап карыйм инде хәзер без сезнең белән бергәләп печенье пешерәбез.

-Әйдәгез.

Пешекче.     Балалар аш-су  әзерләгәнче нишләргә кирәк икән сез беләсезме?

  • Кулларны юарга. Җиңнәрне сызганып куярга. Чәчләрне җыеп куярга, яулык бәйләргә. Өсләребез пычранмаска алъяпкыч бәйләргә.

Пешекче.   Әйдәгез шуларны эшлик инде. (балалар кулларын юып, киенәләр).

Тәрбияче. Тәмле печенье пешерү өчен башта безгә нәрсә кирәк икән?

  • Камыр.
  • Менә Фәридә апагыз, без китаплар ябыштырганчы камырны ясаган инде. Безгә аңа булышып матур печеньелар ясыйсы гына калган,  аңа ярдәм итик әле.

Пешекче. Барыбыз да такталар алыйк, камырны уклау белән җәеп, менә шушы матур формалар белән бизәкле печеньеларыбызны кисик. Аннары табаны ябышмасын өчен майлап, печеньеларыбызны тезик. Хәзер безгә аны пешерәсе генә кала. Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик уңганнар икәнсез.

Тәрбияче. Ә хәзер, Фәридә апа, сиңа кызыңнан кечкенә генә күчтәнәч.

(Динә шигырь сөйли).

Тәмле-тәмле бу ризыклар,

Әни куллыннан төшкән.

Кояштан нурлар алган күк,

Бар да кызарып пешкән.

    Әнием пешергән тортны

    Авызыңда тотарлык.

    Күңел җылысын салганга

    Телләреңне йотарлык.

Кулларыннан гөлләр тама,-

Диләр әни турында.

Ничек уңа ризыклары

Әллә сере бар шунда?!

    Серен чиште әни миңа

    Тырышсаң була,-диде.

    “Бисмилла” әйтеп тотынсаң

     Бар эш тә уңа , - диде.

Пешекче. Рәхмәт сезгә. Үзең эшләгәч бигрәк тәмле була ул.  Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың, -ди халык мәкале. Мин камырларны пешерергә куям, пешеп чыгуга сезгә китерермен.

   

Сүзле- хәрәкәтле уен “Эшләсәң эш табыла”  (ш) авазы (балалар сүзләргә туры  китереп хәрәкәтләр ясыйлар).

Оста иртән үк эшкә кереште,

Эш кораллары юксынган эшне.

Сөенде ышкы (эш-эш-эш),

Шатланды пычкы (ты-рыш, ты-рыш).

Очынды чүкеч (шап-шап-шап),

Талпынды балта (шалт-шалт).

Тәрбияче.  Балалар , сез кемнең кулында чүкеч, кадак күргәнегез бар?

  • Балта остасы.
  • Сез дөрес әйтәсез, аларны балта остасы кулында күрергә була. Ул эшләгәндә, аңа нинди предметлар ярдәмгә килә?
  • Чүкеч, кадак, пычкы, нождак(шомарткыч кәгазь), шөрепләр,шөреп боргыч һ.б.

(Ишек артында чукеч каккан  тавыш ишетелә)

  - Бу нинди тавыш карап килик әле.

 - Бу бит безнең Инсафның әтисе – Әнәс абыегыз. Ул уңган, булган балта остасы.

- Әнәс абый, ник шакылтыйсың,  нәрсә ясыйсың син?

Балта остасы .- Менә тиздән яз җитә, кошлар кайтышка сыерчык оясы ясыйсы идем.

- Бик әйбәт, безнең балаларга да сыерчык оясы ясарга өйрәтмәссеңме икән?

Балта остасы . Бик теләп, мондый малайлар һәм кызлар булганда без ул ояны хәзер ясап куярбыз. Балалар, безгә башта бу такталарны шомартырга кирәк, әйдәгез әле. (балалар такта шомарта). Хәзер әйдәгез менә шушы шөреп боргыч белән такталарны беркетик. ( Балта остасына ярдәм итү) менә безнең сыерчык оябыз килеп чыкты. Рәхмәт сезгә балалар.

Тәрбияче. Әнәс абый, сиңа улың Инсаф, бик матур шигырь сөйләп күрсәтәм ди.

     (Инсаф шигырь сөйли)

Үстең инде, улым, дип,

Эш өйрәнсен кулың, дип,

Әти чүкеч тоттырды,

Бер кадакка суктырды.

         Суктым ике, суктым өч,

         Дүртенчегә бетте көч.

         Көч беткәнне сизептер,

         Бармакка төште чүкеч.

Әти сукса, нык суга,

Кадактан да ут чыга.

Каян килә мондый көч,

Тылсымчыдыр бу чүкеч.

Балта остасы. Рәхмәт, улым. Мин балалар бу ояны элеп керим инде. Ә сез анда килүче кошларны күзәтерсез. Белмәмешне эшкә өйрәткәнсез инде, әйдә Белмәмеш, миңа булыш, бергәләп элик ояны.

Тәрбияче.  Менә  Белмәмеш, безнең балалар ничек уңганнар һәм тырышлар. Сине купме эшкә өйрәттеләр. Моннан соң син узең дә  әти-әниеңә ярдәм итәрсең, белмим диеп кенә йөрмәссең.

(Белмәмеш белән балта остасы чыгып китә)

Йомгаклау.

Тәрбияче.   -Балалар, без бүген эшчәнлегебездә сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

-Безгә кунакка кем килде?

- Без аңа нәрсәләр өйрәттек?

- Бу эшчәнлектә күргәннәреңне кемгә сөйләрсез, кемнәргә өйрәтерсез?

- Сезгә ошадымы?

Пешекче.  Балалар, менә без ясаган печеньелар пешеп тә чыктылар, әйдәгез сыйланыгыз.

Тәрбияче.   “Ашамый тамак туймый, эшләми ризык булмый”дигән мәкаль барлыгын онытмагыз, балалар. Яхшылап эшләгәч, тәмләп ашыйбыз.

 Шуның белән безнең эшчәнлегебез тәмам. Сезгә барыгызга да афәрин. Сау булыгыз.

      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү теләге тәрбияләү.

3-4 яшьтәге балалар үз өсләренә йөкләнгән шәхси һәм күмәк эшләрне башкарып чыгарга өйрәтү: эшне бүлешү турында, тәрбияче ярдәмендә, уртак бер фикергә килә белүне формалаштырырга тиешләр. Йөкләнгән эшк...

Консультация для родителей"Яфрак бэйрэме"

Материал предназначен для ознакомления родителей и  детей с осенними явлениями....

Тынгысыз хезмәт. Тәрбияче хезмәте турында Эссе

Тәрбияче хезмәте җаваплы, күп хезмәт таләп итүче хезмәт....

Яфрак бәйрәме

Азкамплектлы балалар бакчасы өчен көз бәйрәме....

"Серле яфрак"

Балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, көз һәм көзге күренешләр турында белемнәрен системалаштыру.Табигать матурлыгына соклана белү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр хисләре һәм кыргый җәнлеклә...

Шәфкатьлелек бизи кешене.

Шәфкатьлелек бизи кешене....