"Шәфкатьлелек бизи кешене"
статья (подготовительная группа) на тему

Гилазиева Эндже Рашидовна

Статья

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya.docx230.5 КБ

Предварительный просмотр:

Шәфкатьлелек бизи кешене.

Сезнең тормыш юлы матур тарих,

                                                                 Күпләр өчен үрнәк булырлык.

Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,

                                                                     Сезнең гомер – безнең горурлык.

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә аларны котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

           Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар- бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә тиешбез. Алар булмаса, өйдә, тормышта ямь калмас иде.

Олыларга хөрмәт сабый чактан ук башланырга тиеш. Шул уңайдан, “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында “Бер очрашу бер гомер” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Балалар бакчасында эшләгән,  лаеклы ялга чыккан өлкән апалар кунак итеп бәйрәм иртәсенә чакырылды. Алар – безгә кадәр булган, агачтан салынган балалар бакчасында эшләп, әлеге көндә дә коллективта эшләүче апаларыбыз.  Балалар үзләренең матур җырларын, кызыклы биюләрен аларга бәйрәм күчтәнәче итеп башкардылар. Зурлар катнаш төркеменнән Гараева Зәринә “Әбием-әбекәем”, Валиуллина Элина “Хәерле көн” дигән җырлары белән олы апаларны сәламләделәр. Уртанчы төркем малайлары һәм кызлары, яшь вакытларын искә төшерерлек итеп, “Бәбиләр бию” ен, “Балалар бакчасында” җырын башкардылар. Башка балаларның да концерт номерлары ошады аларга. Бәйрәм күчтәнәче итеп балалар өлкәннәргә чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Бәйрәм күңелле узды, өлкән апалар үзләренең үткәннәрен, эштә вакытта булган мавыктыргыч вакытларын искә төшереп ял иттеләр. Соңыннан бәйрәм табынына җыелдылар.

“Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар” дип юкка гына әйтмиләр. Рәхмәт Сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз. Шул хөрмәттән, зур хөрмәткә, олы ихтирамга лаек өлкәннәрне бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә хәерле озын гомерләр, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларыгызны сөендереп, мул тормышта яшәргә язсын! Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз!

Гилазиева Энҗе

“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы тәрбиячесе.

F:\IMG-20151004-WA0015.jpg

“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында өлкәннәр белән очрашу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Воспитание милосердия - Шәфкатьлелек тшрбияләү.

Консультация для родителей на татарском языке....

"Шәфкатьлелек - вирусны җиңә"

зурлар  төркемендә математика  шөгылепрезентация к занятию https://cloud.mail.ru/public/4X1f/ULvfcJDTV...

Сәләтлелек – кешенең билгеле бер эшчәнлеген гамәлгә ашыруга этәрүче шәхси үзенчәлек.

“Иҗади шәхес – милләт һәм Ватан байлыгы”Ә.З.РәхимовКүпьеллык практика күрсәткәнчә, балаларның уңышлы интеллектуаль (рухи) үсеше өчен балалар бакчасында системалы эш алып бару кирәк.   Моның ...

"Бала тәрбияләүдә ир кешенең роле"

Консультация для родителей...

Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

Конспект занятия по трудовой деятельности...

Шәфкатьлелек бизи кешене.

Шәфкатьлелек бизи кешене....