Воспитание милосердия - Шәфкатьлелек тшрбияләү.
консультация на тему

Мустафина Гульгена Илсуровна

Консультация для родителей на татарском языке.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Воспитание милосердия. Шәфкатьлелек тәрбияләү.

Яхшылык, изгелек, шәфкатьлелек... Кеше бу сүзләрнең мәгънәсенә вакыт үтү белән генә төшенә. Алар безнең тормышта көн саен диярлек очрый. Башка кеше эчен бер кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, бу синең өчен инде зур горурлык була. Шулай итеп, кечкенә генә яхшылыклар эшләп без тормышка яраклашабыз, бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлый башлыйбыз.  Изгелек, шәфкатьлелек турында язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез күп кенә әсәрләр, шигырьләр язып калдырган.

 Менә аларның берсе:  “Кешелекле булу һөнәр түгел, һәркемнең кулыннан килә торган нәрсә. Яшәүнең нигезе – игелеклелек, бер-береңә ярдәм кулы сузу. Хәтта кабер ташларына да: “Кеше игелек эшләргә ашык!” дип язылган” (Фаяз Дунай). Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә: тамак тук, өс бөтен, көнкүреш уңайлыклары, сине ярата торган кеше. Җаның теләгән эш, туасы көнгә ышаныч булу, бигрәк тә үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе кирәк. Мәһабәт буй-сын, матур төс-бит, нык сәламәтлек, зирәк акыл да артык түгел. Әмма боларның кадерен белү зарур. Чөнки мул тормышта яшәп тә, иркәләп-назлап кына үстерелгән кеше башкаларга ихтирамсыз булырга да мөмкин. Тәүфыйклы булу – кешегә иң кирәкле сыйфат. Һәр кеше үзе бер дөнья. Тәүфыйклы кешенең йөзеннән нур балкып тора.  Тормышны безгә әниләр биргән. Алар балаларын игелекле һәм тәүфыйклы, иң зур кеше булыр дип өметләнәләр. Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кулы-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышканнар. Аларга карап: “Биргәненә шөкер, акылым тулы, зиһенем бөтен”,-дигәннәр, гыйбрәт алганнар, тәүбә иткәннәр. Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары күбәю дә безгә, яшь буынга, шул турыда чаң суга. Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе дип әйтсәм, минем белән килешерсез, дип уйлыйм. Чөнки бары тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле була ала. Газета-журналларда шәфкатьлелек турында мәкаләләр тәкъдим ителә, аларда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә аңлатма бирелә. Без аларны укыйбыз, фикер алышабыз, яманнан яхшыны аерып, шәфкатьле булырга өйрәнәбез. Шәфкатьлелек төшенчәсен бик киң мәгънәдә аңларга кирәктер. Кешеләр, хайваннар, үсемлекләр турында кайгыртучан, аларга карата шәфкатьле булырга кирәк. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк,   без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез. Олыны олы ит, кечене кече ит, дигәннәр борынгылар. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый.Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт, һәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк. Димәк, элек-электән үк игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле сүзләр булганнар. Халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта.

                                                            Мустафина Г. И. 19 нчы б/б тәрбиячесе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Общее родительское собрание "Воспитание милосердия, терпимости, взаимопонимания в семье и детском саду"

Воспитание толератного отношение к друг другу, взоимопонимания и уважения к старшим было актуально во все времена развития человечества. "Если я знаю, что такое любовь, то только благодаря тебе". Эти ...

Воспитание милосердия у детей

Перед обществом возникла потребность в личности, способной сделать самостоятельный нравственный выбор, которая умеет отстаивать свои убеждения и идеалы. Воспитание настоящего гражданина нашего г...

"О воспитании милосердия у дошкольников" - консультация – диалог для воспитателей ДОУ

Материал данной консультации разработан для воспитателей дошкольных образовательных учреждений в рамках краевой инновационной площадки по теме: "Волонтёрская деятельность как фактор совреме...

Консультации для родителей «Уроки милосердия в современной семье» «Воспитание чувства милосердия» «Воспитание у детей чувства доброты и милосердия» «О воспитании милосердия» «Воспитание сердца» «Зорко одно лишь сердце»

Консультации для родителей «Уроки милосердия в современной семье» «Воспитание чувства милосердия»«Воспитание у детей чувства доброты и милосердия»«О...

Воспитание милосердия

Данная статья носит консультативный характер для родителей воспитанников детского сада....

Консультация для родителей «Воспитание милосердия, сострадания у детей дошкольного возраста»

Сострадание (милосердие) – это важное качество, заботливое отношение к другому человеку, которое родители должны развивать в ребенке с раннего возраста....