"Шәфкатьлелек - вирусны җиңә"
план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему

зурлар  төркемендә математика  шөгыле

презентация к занятию https://cloud.mail.ru/public/4X1f/ULvfcJDTV

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon virus.2010.zanyatie.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:

Шәһәребез бакчаларында  эшләүче тәрбиячеләр өчен

зурлар  төркемендә математика  шөгыле

Тәрбияче:    Гильмутдинова   Лилия Разиф кызы                    

Максат:

1. 20 эчендә уңай һәм кирегә санау. 0-9 цифрларын ныгыту. Санның алдында һәм аннан соң килгән санны билгеләргә өйрәтү. Саннарны чагыштыру, тиешле билгене кую. Кисәкләрдән бербөтен җыю. Предметларның  формасы, төсе, зурлыгы турында белемнәрен ныгыту. Тирә-юньдә ориентлаша белү. Предметның ике билгесе буенча (төсе һәм зурлыгы) төркемнәргә бүләргә өйрәтү.

2. Сәләт, логик фикерләү, зиһен, акыл, хәтер, игътибарлылыкны, күзаллауны   үстерү  өстендә эшләү. Бармакларның вак мускул эшчәнлеген үстереп, балаларны эзлекле, матур итеп сөйләргә өйрәтү.  

3. Белем алу күнекмәләрен тәрбияләү: биремне аңлау, аны чишү юлларын табу. Тирә-юньгә һәм математика фәненә карата кызыксыну  тәрбияләү, ярдәмчеллек, дуслык, кешелеклелек хисләрен үстерү.

Сүзлек өстендә эш: галәм, экипаж, борт, планета, кратер, профессор, монитор, клавиатура, вирус.

Җиһазлау:

  • Демонстрация материаллары: ноутбук, ракета, ай, җир шары рәсемнәре, обручлар.
  • Таратма материал: саннарны тәртип буенча тоташтыру әчен, чагыштыру әчен, саннар рәте ясалган, рәсем ясау өчен биремнәр; төсле каләмнәр; киселгән рәсемнәр;  геометрик формалар.

Алдан эшләнгән эш: компьютер белән танышу, галәм, планеталар, йолдызлар, космонавтлар турында әңгәмә.

Методлар һәм алымнар: проблемалы ситуация, күргәзмәлелек, әңгәмә, уен, практик метод, күрсәтмә бирү, аңлату, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, рәсем ясау, сүзле-хәрәкәтле уеннар.

Шөгыльне язганда һәм балалар белән эшләгәндә кулланылган әдәбият:

Е.В. Соловьева “Математика и логика для малышей”.

Л.Г.Петерсон, Е.Е.Кочемасова “Игралочка” 2 часть.

В.П.Новикова “Математика в детском саду”

О.Н.Земцова “Тесты для детей 5-6 лет”

И.Х.Муяссарова “Азрак ял итеп алыйк”

Шөгыльнең структурасы:

  1. Оештыру өлеше. Проблемалы ситуация.
  2. Төп өлеш.
  • Галәмгә очар өчен транспорт төрен билгеләү.
  • Мигә штурм (“Мозговой штурм”)
  • 10 нан кирегә таба санау
  • Физминут
  • Клавиатура ясау (төшеп калган цифрларны язу) .
  • Мониторны төзәтү (киселгән рәсемнәрдән бербөтенне җыю)
  • Кыйммәтле ташларны җыю (геометрик формаларны атау, классификацияләү)
  • Ике төркем саннарны чагыштыру (<,> тамгаларын кую)
  • Вирусны юкка чыгару (таптан рәсем ясау)
  1. Йомгаклау өлеше. Профессор биргән бүләкне карау.

Барышы:

  1. Оештыру. Миңа бүген иртән математика профессоры шалтыратты. Ул безне сәяхәткә чакыра. Сез сәяхәткә чыгарга әзерме? Безне төрле сынаулар,биремнәр көтә.

* Иң элек, еракка барасы булгач транспорт төрен сайларга кирәк.  Моның өчен беренче биремне алыгыз. Нокталарны тәртип буенча тоташтырыгыз. Нәрсә килеп чыкты? (ракета). Бер бала тактада эшли.

 * ракета очсын өчен аны ягулык белән тәэмин итәргә кирәк. Гади түгел, серле ракета булганлыктан ул белем белән туклана. Шуңа күрә ул “Мозговой штурм” дигән уен тәкъдим итә.сорауларга тиз, дөрес җавап бирергә кирәк.

- Күктә ничә кояш?

- Ябалакның ничә күзе бар?

- Светофорның ничә күзе бар?

- 2 ишәкнең ничә койрыгы?

- 5 кошның ничә муены?

- Ничә ел фасылы?

  • Хәзер нинди ел фасылы?
  • Язның нинди айлары?
  • Атнада ничә көн?
  • Ял көннәренең исеме?
  • Киресен әйт:уң-?, өстә-?, киң-?, озын-?, биек-?
  • Алма груша,әфлисүн- болар нәрсәләр?
  • Кашык, тәлинкә, чәйнек  - болар нәрсәләр?
  • Борттагы компьютер эшләми, ни булган? Клавиатура ватылган, цифрлары югалган. Клавиатурада саннар 1-9 кадәр булырга тиеш. Монда кайбер саннар җитми. 2 нче биремне үтибез.
  • Мониторда рәсем кисәкләре. Нинди рәсем икәнен белеп булмый.  . Аларны җыярга кирәк (һәр бала өстәл артында үзенең рәсемен җыя). Тәрбияче балалар эшләгәч, аларны ноутбукта күрсәтә.
  • Ягулык белән тутырдык, ә хәзер кая очачакбыз соң?  Моның өчен  картаны карыйк. Картадан күренгәнчә безне профессор Айга чакыра. (Җир шарыннан ракета күтәрелә һәм айга оча, балалар юлның нинди сызыклардан торуын әйтәләр).

  • Очып китәр өчен 10  нан  кирегә  таба  санарга кирәк. 10-0 пуск!
  • Сигнал.  Менә без айга менеп җиттек. Профессор айдагы ташларны   зурлыгына, төсенә карап җыярга кушты. Хәзер сез  барыгыз да берәр таш аласыз һәм аны тиешле урынына илтеп куясыз.  Кайсы ташлар күбрәк, азрак икәне күрсәтелмәгән.  Тиешле урында тамгалар куеп чыгарга кирәк.  Сез биремне дөрес үтәсәгез Профессорның сезгә дигән бүләге табылачак, биремне дөрес үтиләр.
  • Профессорның бүләге табыла,  аны үзебез белән алабыз. Җиргә кайткач бергәләп карарбыз.
  • Кайтыр юлга кузгалдык.10-0. пуск!
  • Борттагы компьютер тагы эшләми. Экранда вирус барлыкка килә. Әйдәгез балалар,  бу вирусны берәр яхшы әйбергә әйләндерик  (таплардан рәсемнәр ясау).
  • Кайтып җиттек. Ракетадан төшәбез.

3. Дискны компьютерга куябыз. Эшләп китсен өчен 20 кадәр санарга кирәк. Дискны куялар һәм карыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Воспитание милосердия - Шәфкатьлелек тшрбияләү.

Консультация для родителей на татарском языке....

ПРЕДУПРЕЖДЕНИЕ РЕСПИРАТОРНО-ВИРУСНЫХ ИНФЕКЦИЙ У МАЛЕНЬКИХ ДЕТЕЙ

ПРЕДУПРЕЖДЕНИЕ РЕСПИРАТОРНО ВИРУСНЫХ ИНФЕКЦИЙ  У МАЛЕНЬКИХ ДЕТЕЙ/Памятка для родителей/                Родители должны з...

ОЗДОРОВИТЕЛЬНЫЕ ИГРЫ ПРИ ЧАСТЫХ ОСТРЫХ РЕСПИРАТОРНЫХ ВИРУСНЫХ ИНФЕКЦИЯХ, А ТАКЖЕ ПРИ РАХИТЕ И ГИПОТРОФИИ.

ОЗДОРОВИТЕЛЬНЫЕ ИГРЫ ПРИ ЧАСТЫХ ОСТРЫХ РЕСПИРАТОРНЫХ ВИРУСНЫХ ИНФЕКЦИЯХ, А ТАКЖЕ ПРИ РАХИТЕ И ГИПОТРОФИИ....

Шәфкатьлелек бизи кешене.

Шәфкатьлелек бизи кешене....