Проект "Икмәк барысына да баш"
проект по окружающему миру (средняя группа)

Максат: Балаларның  төрле тарихи чорларда икмәк үстерү һәм эшкәртү процессы , икмәк-күмәч эшләнмәләре турында  белемен  формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл проект "Икмәк барысына да баш"334.58 КБ

Предварительный просмотр:

МБМБУ-Казан шәһәре Киров районының 321 нче катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы

ПРОЕКТ:

"Икмәк барысына да баш!»

Төзеде: Хуҗина Зәнфирә Муллахмәтовна

1 нче категорияле тәрбияче

Казан – 2019 ел

Проект: “Икмәк барысына баш”

Проект авторлары: урта төркем тәрбиячесе

Дәвамлылыгы: кыска вакытлы (2 атна)

Проектның тибы: танып белү , иҗади

Проектта катнашучылар: тәрбиячеләр, балалар һәм төркем әти -әниләре

Балалар яше: 4-5 яшь                                                                    

Актуальлелеге:

Бу теманың актуальлеге шунда, хәзерге заман  балалар аңында авыл хуҗалыгында эшләүче игенчеләрнең хезмәтенә карата хөрмәт юк. Икмәк алар өчен теләсә нинди кибеттән сатып алырга мөмкин булган продукт. Балалар ипине  кадерли белүдән, аны  үстерү өчен  күп көч һәм хезмәт куярга кирәклеген аңлаудан туктадылар. Шуңа без бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә булдык . Иң мөһиме - алда торган эштә балаларда хәзерге заманда кеше хезмәте ролен төгәл аңлау формалаштыру һәм ихтирамлы, сакчыл караш тәрбияләү.

Максат:

Балаларның  төрле тарихи чорларда икмәк үстерү һәм эшкәртү процессы , икмәк-күмәч эшләнмәләре турында  белемен  формалаштыру

Бурыч:

1. Төп туклану продукты буларак икмәкнең әһәмияте турында балаларның күзаллауларын формалаштыруга булышу.

2.Үз хезмәтләре белән шундый мөһим һәм кыйммәтле продукт эшләп чыгаручы кешеләргә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү.  

3. Һөнәрләр, хезмәт процессы турында  балаларның белемнәрен киңәйтү.

4.Балаларның сүзлек запасын киңәйтү: урак, комбайн, игенче, иген чәчүче һ.б.

5.Һәр баланың мөстәкыйль иҗади активлыгын һәм шәхси тәҗрибәсен баету өчен эмоциональ-уңайлы тирәлек булдыруга булышлык итү.

Проблема:

Кызганычка каршы, күп кенә балалар, иген үстерүчеләр хезмәте турында белми, һәм икмәккә хөрмәтсез карыйлар (ыргыталар, уйныйлар, ваклыйлар, әвәлиләр һ.б.).

Көтелгән нәтиҗәләр:

• балаларда икмәк кыйммәте  турында күзаллаулар формалаштыру;

• икмәк игү турында белем бирү; икмәкнең бик күп кешеләр хезмәте нәтиҗәсе икәнен балалар аңына җиткерү.

• пешекче, комбайнчы һәм икмәк җитештерүдә катнашкан барлык кешеләр  һөнәренә кызыксыну тәрбияләү.

• икмәккә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Проектның этаплары:

1. Әзерлек этабы:

Проектның темасын билгеләү.

Максат һәм бурычларны билгеләү.

Проектның төп этабы планын төзү.

“Икмәк барысына да  баш” проекты буенча иллюстрацияләр сайлау.

 Предметлы пространство мохиты булдыру.

2. Төп этап:

Педагогның балалар белән уртак эшчәнлеге:

Сюжетлы-рольле уен:

«Кибет»;

«Пекарня»;

Дидактик уеннар:

"Кайда нәрсә үсә»;

«Башта нәрсә, аннары»;

«Икмәк-күмәч эшләнмәләрен кем күбрәк атый»;

Әңгәмәләр:

"Ипи өстәлгә ничек килә»;

“Икмәк нинди була?»;

"Икмәкне саклагыз».

Күзәтү һәм альбомнар карау:

икмәк турында иллюстрацияләр сайлау рус рәссамнарының бирелгән темага репродукцияләре;

Һөнәрләр белән танышу:

Комбайнчы;

Пешекче.

Тикшерү эшчәнлеге:

Бөртеклеләрне (арыш, бодай, арпа, солы) карау һәм чагыштыру,

Тәҗрибә ясау:

Камыр ясап карау                                                                                                        

Икмәк турында матур әдәбият  уку:

Әкиятләр: “Йомры икмәк”,”Канатлы, йонлы һәм дә майлы”, “Башак", ”Бу

Икмәк турында мәкальләр һәм әйтемнәр җыю.

Рәсем  эшчәнлеге:

- икмәк турында картиналар һәм иллюстрацияләр карау.

- башак рәсемен ясау.

- тозлы камырдан икмәк эшләнмәләре  әвәләп ясау

Ата-аналар белән хезмәттәшлек:

-Балаларга әти-әниләре белән бергә икмәк турында шигырьләр, мәкаль, әйтемнәр табарга һәм өйрәнергә тәкъдим итәргә.

- Икмәк-күмәч ризыкларын пешерү (ата-аналар ярдәме белән)

3. Йомгаклау этабы:

Ата-аналар белән  “могҗиза камыр” дигән тозлы камыр эшләнмәләре конкурсы.

“Икмәк бөтен нәрсәгә баш " мини-музее булдыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Минем барысын да беләсем килә»

Зурлар төркеме балалары өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты...