«Минем барысын да беләсем килә»
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Нуретдинова Гульзида Махсумовна

Зурлар төркеме балалары өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_barysyn_da_belsem_kil.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль Башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

47 нче гомумиүстерелешле балалар бакчасы

Танып белү. 

Тема: «Минем барысын да беләсем килә»

зурлар төркеме балалары өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты

                          Әзерләде:

                                                  47 нче балалар бакчасы  

                                                              тәрбиячесе Нуретдинова Г.М.

                                                                               

Түбән Кама шәһәре,

2014 ел

                                           

Тема: “Минем барысын да беләсем килә”

 Үсеш чоры: Зурлар төркеме.

 Максат: Балаларның агач,шырпы турындагы белемнәрен  гомумиләштерү.        Бармакларның актив хәрәкәте аша сөйләм телен үстерү. Образлы һәм логик

 фикер йөртү сәләтен үстерү. Тирә-юньдәге әйберләргә карата сак караш тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: агач һәм тимердән ясалган әйберләр күргәзмәсе, балалар өчен эшкәртелгән шырпылар әзерләү, корабельләр турында энциклопедия карау.

                Актив сүзлек: корабель, машина, геометрик фигуралар, суда, пластилин,музыка

 Пассив сүзлек: ,бура, металл, кадак, җир асты казылмасы, шырпы, тимер, һава, телеграмма.

Җиһазлау: Тәрбияче өчен шырпылар, су салынган үтә күренмәле савыт, кадак, тартма, лупа, түгәрәкләп төргән хат, аудиотасма “Балалар өчен иң яхшы җырлар”, Балалар өчен эшкәртелгән шырпылар һәм нәзек катлам пластилин сыланган такталар.

 Белем бирү өлкәсенең интеграциясе: “Танып белү” үсеше, “Социаль -аралашу” үсеше ,“Сөйләмне үстерү” үсеше ,“Нәфис-эстетик”үсеше,  “Физик” үсеш.

                 Шөгыль барышы:

                  I.Тәрбияче: Балалар, Сез беләсезме, бик матур серле бер, әкият  иле яшәгән

                  ди, булган ди гномнар.Көндез алар кешеләрдән  качып йоклаганнар, ә төнлә

                 үз эшләрен башкарганнар. Гномнар бик эшчән, алар нәрсә теләсәләр шуны  

                 башкарып чыга алалар.

                  Бервакыт алар 1 тартма табалар(шырпы күрсәтелә). Ә сез ничек уйлыйсыз

                 әлеге  тартма эчендә нәрсә бар икән?

      -Шырпы, әйе дөрес балалар. Ә сез шырпы турында нәрсәләр беләсез?

 -Әйе, шырпы таякчыкларын агачтан ясыйлар.Ул тиз сына. җиңел.

 -Шырпы кешеләргә нәрсә очен кирәк соң?

 -Әйе, балалар шырпыны сызгач ялкынланып яна. Ут кабызып кеше газ кабыза, ашарга пешерә. Әгәр электр энергиясе бетсә, шәм, лампа кабыза. Табигать кочагына ял итәргә баргач, учак кабыза, бәрәңге, шашлык пешерә. Ләкин, шырпыны берне генә сызарга әрәм-шәрәм итмәскә. Чөнки, бер тартма шырпы ясау өчен күпме агач үстерергә, аны эшкәртергә күпме кешенең хезмәте көче кирәк. Ләкин, шырпы белән сак булырга кирәк. Аның белән уйнарга ярамый, янгын чыга күрмәсен.

   Хәзер, балалар уйлап карагыз, без үзебезнең шырпы таякчыкларыннан нәрсәләр ясый алабыз соң?

   Әйе, шырпыдан санау таякчыклары, өй, төрле геометрик фигуралар, хәрефләр, кое өчен бура, машина һ.б. ясый алабыз.

   Ягез әле, балалар үзебезнең шырпы таякчыкларыннан кем нәрсә тели, шуны ясыйк. Мин сезгә талгын гына музыка куям, сез эшләгез.

   Ә, хәзер, кем нәрсә ясады әйтеп чыксын.

   II.Балалар, без сезнең белән хәзер тәҗрибә ясап карыйк һәрберегез үзегезнең савыттагы суга 1 шырпы алып ташлагыз.

 -Шырпы нишләде?

 -Әйе, суда батмады, су өстендә йөзеп йори. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен шырпы суга батмый?

 -Балалар җавабы.

 -Әйе, балалар, шырпыны агачтан ясыйлар, ә агач составында һава күп, ә һава судан җиңелрәк, шуңа күрә шырпы суда батмый.

 -Балалар тагын нәрсәләр суда батмый?

 -Балалар җавабы:кәгазь, туп, шар(куык), яфрак, киселгән утын, каз канаты һ.б.

   III.Балалар нинди әйберләр суда бата?

Мәсәлән: кашык, кайчы, пычак, ручка, машина, чиләк һ.б.

Хәзер миңа карагыз суга кадак ташлыйм.

 -Кадак нишләде?

 -Әйе суга батты.

 -Ул ни өчен суга батты икән, сез ничек уйлыйсыз?

 -Әйе, балалар, кадакны тимердән ясыйлар, ул агачтан да, судан да авыррак шуңа күрә батты.

Тимер җир асты казылмасы, аны җир астыннан алалар. Аны җир астыннан алсалар да ул чиксез түгел, аны саклап тотарга. Хәзер шәһәрдә махсус металл җыю урыннары бар. Юлда кирәкмәс ятучы металл кисәкләрен җыеп шунда тапшырасаң, кирәкле әйберләр ясап чыгарырлар иде. Мәсәлән: кадак. Кадак безгә ни өчен кирәк. Агачны, тактаны тоташтырып йорт җиһазлары. Тартмалар, коймалар һ.б. ясыйлар.

   Балалар Сез корабельләрне, су асты көймәләрен нәрсәдән ясаганнарын беләсезме? Алар ни өчен суда батмый икән? Корабельләрнең корпусларын корычтан ясыйлар, агач та кулланалар. Иң элек гади агачтан паруслы корабельләр булган. Хәзер махсус ягулык белән эшли торган корабельләр һәм су асты көймәләре ясыйлар.

 

    IV.Балалар без шырпы таякчыкларыннан төрле фигуралар ясадык, ә аларны тиз генә ясау өчен безнең җитез, өлгер, өйрәнгән бармаклар кирәк. Әйдәгез бармакларны ял иттереп алабыз.

   “Һәркайсының үз эше”. К.В.Закирова “Уйный- уйный үсәбез” 169 бит.

 -Балалар, безнең бармаклар һәрвакыт хәрәкәттә булса гына без рәсемнәр матур ясаячакбыз, мәктәпкә баргач язуыбыз да матур булачак. Шуңа күрә бармакларны яратырга, сыйпарга кирәк.

 -Әйдәгез әле бармакларга массаж ясап алыйк

   Безнең бармак очларында нерв җепселләре аша баш миенә тоташкан нокталар бар. Әлеге ноктталар актив хәрәкәт иткәндә генә безнең сөйләмебез бәйләнешле, язуыбыз матур, фикерләү сәләтебез арта гына бара. Бармак очларына массаж ясадык, хәзер кулның алдын да, артын да сыйпыйк. Чөнки әлеге хәрәкәт безне тынычландыра, күңелдә уңай халәт тудыра.

   Ә безнең балалар бакчасында шәфкать туташы Галия Мөнәвировна массаж ясаучы һөнәрен дә үзләштергән. Без аның белән сөйләшербез әле, массажның файдасы турында тулырак мәгълүмат алырбыз.

   Ә кулларга карата игътибарлы булырга, тырнакларны кисеп, чистартып, пөхтә йөрергә.

   V. Менә безгә хат ташучы телеграмма калдырып китте. Әйдәгез укыйк әле, кем җибәргән икән аны. Монда бик вак язылган, ягез әле лупа белән укыйк.

“Хөрмәтле 11нче төркем балалары!

   Без сезнең шөгелегезне күрдек. Сез шырпы, агач, тимер турында бик күп беләсез икән. Сезнең эшләрегез, җавапларыгыз ошады. Безгә дә бүләк итеп пластилинлы тактага шырпы таякчыкларын ябыштырып ясагыз әле. Без бик шат булыр идек. Алдан ук рәхмәт әйтеп гномнар.”

   Балалар ни өчен лупа белән укыдык?

 -Әйе, гномнар бик кечкенә, алар шуңа бик вак язганнар.

 -Без аларның теләген үтибезме?

 -Әйе, әйдәгез балалар һәрберебез үзебезнең такта һәм шырпы таякчыклары белән ясыйбыз.

  Талгын гына музыка астында балалар эшли.

  Балалар әйдәгез нәрсәләр ясавыбызны әйтеп чыгабыз.

    Азат өй ясый: Мин яңа шәһәр төзим

                             Ул шундый шәһәр булып

                             Чәчәкле урамнарда

                             Машина чабып торыр.

Аделя көрәк ясый: Бусы минем көрәк,

                                 Кар көрәргә кирәк,

                                 Һәр көн иртүк торып

                                 Йөрим сукмак ерып.

Данил машина ясый: Мин дә әтием шикелле

                                     Шофёр булырга уйлыйм

                                     Шуның өчен мин һәрвакыт

                                     Машина белән уйныйм.

Диана йолдыз ясый: Ай янында алтмыш күз

                                   Алтмышы да алтын күз.

   Калган балалар нәрсә ясауларын әйтеп кенә чыгалар.

   Балалар без бүләкләрне, кабул итү бүлмәсенә куярбыз гномнар шуннан карарлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект мини-музей «Мир воздуха » Руководитель мини-музея: Горкина С.С.- воспитатель первой категории р.п. Пышма МБДОУ ПГО « Пышминский детский сад № 7».

Наименование мини-музея: мини-музей «Мир воздуха »Профиль музея:  познавательно- исследовательский.   Цель:Изучение детьми воздуха и способы его обнаружения.Формировать осоз...

Обогащение предметно-развивающей среды посредством создания мини-музея в группе. Наш мини- музей "Чудо-дерево"

Каждое посещение нашего мини-музея – это деятельность, имеющая учебную, воспитательную, развивающую цель. В мини-музее  в условиях группы происходит развитие познавательных интересов и познавател...

Мини-музей "Буренушка" (мини-паспорт)

Мини-музей "Буренушка" (мини-паспорт)...

Проект «Минем туганнарым», «Минем өем – мой дом»

Лэпбук–тематическая папка по комплекту «Татарча сөйләшәбез»(«Говорим по-татарски»)...

Проект "Икмәк барысына да баш"

Максат: Балаларның  төрле тарихи чорларда икмәк үстерү һәм эшкәртү процессы , икмәк-күмәч эшләнмәләре турында  белемен  формалаштыру....