"Кошлар - безнең дусларыбыз" (мәктәпкә хәзерлек төркеме)
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Шакирова Эльвира Альфредовна

Эшчәнлек конспекты мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Кошлар – безнең дусларыбыз!»  (УМК)                                                                 (мәктәпкә  хәзерлек төркеме )

Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасының

                                               1 кв. категорияле тәрбиячесе

                                                                       Шакирова Эльвира Альфред кызы

Максат: балаларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.

Белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм үстерү, социаль – аралашу.

Ысуллар һәм алымнар: бармак уены, хәрәкәтле уен, дидактик уен, сорауларга жавап бирү, табышмак әйту, күргәзмә материаллар, әңгәмә, слайдлар карау, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү, мактау, аудиоязма тыңлау.

Җиһазлар: кошлар турында слайдлар, аудиоязмада кошлар тавышы,  “Сыерчык” җырына фонограмма; ноутбук, проектор, экран.

Сүзлек өстендэ эш: зәһәр, зирәклек.

Алдан эшләнелгән эш: кошлар темасына багышланган рәсемнәр карау, табышмаклар өйрәнү, шигырьләр уку, “Сыерчык” җырын өйрәнү, кошларга сакчыл караш кагыйдәләрен өйрәнү.

Кулланылган әдәбият:

  1. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма / К. В. Закирова.
  2. Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек /З.М.Зарипова.
  3. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма /К.В.Закирова, Л.М.Мортазина.

 

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш өлешне оештыру мизгеле.
  2. Шигырь уку: “Ачылды ак калын юрган...”
  3. Аудиоязма тыңлау.
  4. Табышмакта кунакта.
  5. Үстерешле диалог.
  6. Бармак уены «Кошларны сыйлау».
  7. «Кайсы артык?» уены.
  8. Ял минуты “Кошлар”.
  9. Дидактик уен «Сорау-жавап».
  10. “Дөрес җый”  дидактик уены.
  11. “Тиз әйт” уены.
  12. Хәрәкәтле уен «Очты-очты».
  13. Җыр “Сыерчык”.
  14. Әңгәмә “Кошларны яратыйк”.
  15. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру өлеше.

Тәрбияче: - Хәерле көн сиңа, хәерле көн миңа, хәерле көн барыбызга!

(Балалар тәрбияче яныны килеп басалар.)

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган үскән җирләре.

Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар.

Канатларына күтәреп,

Яз китерә ич алар.  (2- 4 слайдлар)

                Аудиоязма тынлау “Кошлар тавышы”

Балаларга төрле кошлар тавышы тыңлатыла.

 Тәрбияче: - Ишетәсезме?  Бу кошлар җылы яктан кайткан. Алар агач ботакларына кунып, үзләренең сәяхәтләре турында сөйлиләр.

- Сез инде кошларны беләсез, без аларны ике зур төркемгә бүлеп йөртәбез. Нинди төркемнәр әле алар? (күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар). Күчмә кошлар турында нәрсә әйтә аласыз? (көз көне җылы якка очып китәләр). Ә кышлаучы кошлар нишлиләр? (урманнардан кешеләр янына очып киләләр).

Табышмакта кунакта” (слайдлар белән)

Тәрбияче: - Балалар, ә хәзер әйдәгез, табышмакларга кунакка барып кайтыйк әле:

1) Бер кошым бар: тынмый,

Агачта оя кормый.

Өе – җирдә.

Җыры күктә. (Тургай)

2) Агач башында йорты,

Эчендә яши - җырчы. (Сыерчык)

3) Ары да чут-чут,

Бире дә чут-чут.

Төскә матур булмаса да,

Сайравына тиңнәр юк. (Сандугач)

4) Кулы юк – балчык ташый.

Балтасы юк – оя ясый. (Карлыгач)

5) Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

 

6) Чырык-чырык чыркылдый,

Бер жиргә дә ул китми.

Безнең белән дус яши,

Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)

 

7) Кечкенә генә берәү, артында озын терәү.  (Саескан)

 

8) Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын,

Салмый сары

Алъяпкычын. (Песнәк) (5 – 12 слайдлар)

                  

                 Үстерешле диалог “Кошларга ярдәм итик”

- Балалар, кыш көне туган ягыбызда нинди үзгәрешләр була? (җир кар белән каплана, урманнар, кырлар кар астында кала, сулыклар боз белән каплана, көннәр салкын була). Кошлар шушындый салкын көннәрдә нишлиләр икән? Нәрсә белән тукланалар? (кешеләр янына очып киләләр, калган җиләк – җимешләрне ашап бетерәләр, кешеләрдән калган азык- төлек калдыкларын чүплиләр, кешеләр кошларга җимлекләр эләләр). Ә җимлекләргә нәрсәләр салырга була? (симәнке, ипи бөртекләре, май, шикәр, ярма).

-Кешеләр ярдәм итмәсә, кошлар кышын нишләрләр иде? (ачтан үләрләр иде).

- Әйдәгез әле,  кошларны сыйлап алыйк.  (13 слайд)

                       Бармак уены “Кошларны сыйлау”

Кошлар, кошлар килегез! (Бармаклар белән чакыру хәрәкәте)

Без сезгә май бирербез. (Куллар белән кисү хәрәкәте)

Сезгә җим әзерләрбез, (Бармаклар белән җим сибү хәрәкәте)

Җимлекләргә сибәрбез.

Бу өлеш – кугәрченгә, (Уң кул белән күрсәтү)

Бу өлеш – чыпчыкларга (Сул кул белән күрсәтү)

Каргаларга – токмачлар (Куллар белән әвәләу хәрәкәте)

Тук булыгыз, кошкайлар. (Кулларны як-якка жәю хәрәкәте)

                              “Кайсы артык?” уены (слайдлар күрсәтелә)

Балалар слайдлардагы кошларның кайсы артык булуын билгелиләр.

                               Ял минуты “Кошлар”

Кошлар булып очабыз, (балалар кулларын як-якка җәеп “очалар”,

Аннан җиргә кунабыз, (чүгәлиләр)

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез. (кулларын як-якка куеп “очалар”).

Дидактик уен «Сорау-жавап»

Тәрбияче: - Ә хәзер, балалар, мин сезгә сораулар бирәм, сез мина җавап бирерсез.

– Көз көне жылы якларга китеп, яз көне кайтучы кошлар ничек атала? (күчмә кошлар)- 14 слайд

– Иң беренче нинди кошлар кайта?  (кара каргалар) – 15 слайд

– Нинди кош баласын башка кошлар тәрбияли?  (күке)- 16-17 слайдлар

– Сыерчык оясы булмаса, сыерчыклар кая оялый?  (агачтагы тишеккә) – 18-19 слайдлар

- Ни өчен каргалар, сыерчыклар җир сукалаучы трактор артыннан бара? (Сукалагач чыккан кортлар, суалчаннарны ашар өчен) – 20-21 слайдлар

- Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (Саескан) – 22 слайд

- Сазлыкта яши торган кошның исеме ничек? (Торна) – 23 слайд

- Нинди кошны икенче төрле “урман докторы” диләр? (Тукран) –                 24 слайд

“Дөрес җый” уены.

Балаларга өлешләргә киселгән кош рәсемнәре бирелә. Шул өлешләрдән бербөтен кош сүрәтен җыярга тиешләр. Балалар нинди кошны җыйганнарын да әйтәләр.

  “Тиз әйт” уены

1. Карга әйтә: «Кар – кар,

Мичтә бәлеш бар, бар.

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар».

2.Тук-тук, тукран,

Тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме

Шуны көтеп утырам.

Хәрәкәтле уен “Очты-очты”

«Очты-очты» уены уйнала. (Балалар кошлар исеме әйтелгәндә кулларын селкергә тиешләр).

                               

                                  Җыр “Сыерчык”.

 (Г. Лотфи сүзләре, И. Шәмсетдинов музыкасы)

1.Өй түрендә бакчада,

Талчыбык куначада

Сыерчык канат кага –

Яз килүгә шатлана.

 2.Җилпенә ул, талпына,

Шатланып сайрап куя:

Ак каенның башында

Бик матур оя тора.

 3.Кем ясаган ояны-

Сыерчык белә аны.

Чут –чут итеп сайравы –

Аның оя сайлавы.

                                       Кошларны яратыйк!

Тәрбияче: - Кошлар – яшеллек дуслары алар. Шуңа күрә аларны яратыйк, саклыйк, ярдәм итик.

 Балалар тәрбияче белән бергәләп  түбәндәге кагыйдәләрне искә төшерәләр:

Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл. – 25 слайд

Кошларны куркытма, рәнҗетмә.  – 26 слайд

Кош оялары янында кычкырма, шаулама.  – 27 слайд

Кош оясын туздырма.  – 28 слайд

Кош оясындагы  йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алып карама.  – 29 – 30 слайдлар

 Йомгаклау.

Тәрбияче: - Әйтегез әле, сез нинди фикергә килдегез бүген:

— кошлар безгә кирәкме?

— алар ярдәмгә мохтаҗмы?

— без аларга ярдәм итәргә тиешме?

— ничек ярдәм итәрбез?                                                                                   Кошлар – безнең дусларыбыз. Аларга ярдәм итик, саклыйк, язмышларына сизгер булыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...