Галәмгә сәяхәт.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Гильмутдинова Эльза Фоатовна

 Балаларнын галәм турында күзаллауларын кинәйтү; жирнең тереклек хөкем итүче бердәнбер планета һәм без – кешеләрнең аны якларга, саклауга мохтаҗ икәнен ассызыклап китү; галәмгә кызыксыну уяту; фикерләү, уйлау сәләтен, фантазия, кул моторикасын устерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon galmg_syaht.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

 Галәмгә сәяхәт.

МАКСАТ: Балаларнын галәм турында күзаллауларын кинәйтү; жирнең тереклек хөкем итүче бердәнбер планета һәм без – кешеләрнең аны якларга, саклауга мохтаҗ икәнен ассызыклап китү; галәмгә кызыксыну уяту; фикерләү, уйлау сәләтен, фантазия, кул моторикасын устерү.

МАТЕРИАЛ: тылсымлы тартма, глобус, төсле карандашлар, санау таякчыклары, төсле шнурлар, сәдәфләр, бәрхет кәгазь, һәм зур тугәрәк карточка

АЛДАН БАШКАРЫЛГАН ЭШ: «Учись быть первым!» Л.В. Козлов китабын, “Кем ул, нәрсә ул?” энциклопедиясын уку, рәсемнәрен карау, «Путешествие во времени» дискасын карау.

СҮЗЛЕК ӨСТЕНДӘ ЭШ:  галӘм, планета, глобус, космос.

ЭШЧӘНЛЕК БАРЫШЫ:

-Балалар. исегезгә төшерегез әле, алдагы эшчәнлектә без нәрсә турында сөйләштек

- Космос, кояш, йолдызлар, планеталар турында сөйләштек.

-Сезнен космоска очасыгыз киләме? Нәрсәгә утырып очып була?

- Космик корабль, ракета.

- Әйдәгез, барыбызда коврика утырабыз.

- Күзлэребезне йомабыз, үзебезне космик тарелкада кебек хис итәбез. Безнен юлыбызда болытлар, йолдызлар кала. Ә хәзер күзләрне ачабыз. Без инде галәмдә. Игътибар белән карагыз әле, бу нәрсә?

- Галәм. (кабатлау).

-Әйе, бик дөрес. Галәм – ул чиксез мәнгелек дөнья. Галәмдә йолдызлар куп. Йолдызлар алар үзләреннән үзләре яктыртып торучы газ хәлендәге шарлар. Кояш шул йолдызларнын берсе, ул ин якыны, ин зурысы. Кояш тирәли тугыз планета әйләнеп йөри. Ә без җир планетасында яшибез. Җирнең нинди табигый байлыкларын беләсез?

- Урманнарга бай.

- Дингез- океаннар бар.

-Биек-биек таулар куп.

-Әйе, бик дөрес. Балалар безнең җир планетасында гына тереклек хөкем итә, чөнки бездә бөтен шартлар тудырылган. Су, һава, ризык, яктылык, жылылык житәрлек.

- Балалар, игътибар белән карагыз әле бу кем?

- Беренче косманавт – Юрий Гагарин.

-Ул беренче тапкыр космик корабльда җир шарын әйләнеп чыккан. Тагын кемнәрне беләсез?

-Терешкова, Королев.

- Балалар, әйдәгез, ял итеп «Планеталарны дөрес урнаштыр» дигән уен уйнап алыйк.

УЕН: «Планеталарны дорес урнаштыр». Кояш уртада, нурлар тасмалар поясы кигән. Тасма очында 1-9 саннар. Һәрбер бала үз планетасын әйтә, тасмага тотына. Һэрберсе үз урынын алгач, кояш тирәли әйләнэләр.

- Балалар барыбызда коврика утырабыз. Космоста озак булдык, безгә жиргә төшәргә кирәк. Әйдәгез, күзләрне йомабыз да, космик тәлинкәдә хис итәбез. Жиргә төшәбез, әле бер, икенче, өченче болытка утырабыз. Йолдызлар безгэ юл курсәтә.  Әйдәгез, күзләрне ачабыз. Без жирдэ. Хәзер урыннарга өстәл артына утырабыз.

- Карагыз әле без галәмдә чакта безгә тылсымлы тартма калдырып киткәннәр. Әйдәгез әле, ачып карыйк. Нәрсэ бу?

-Глобус. (кабатлау).

- Глобус жир шарынын модуле. Ул зәнгәр-су төстә. Ни өчен зәнгәр-су?

- Чөнки жиребезнен төп өлешен диңгез – океаннар биләп тора.

-Тагын нинди төсләр күрәсез?

-Көрән төсләр белән биек-биек таулар күрсәтелгән. Яшел  төс белән урманнар бирелгән.

-Балалар сезнен алдыгызда карточкалар. Жир шарыбыз нинди формада, шул геометрик фигураны буярга кирәк.

-Ни өчен түгәрәкне буядыгыз? Нигә өчпочмак түгел?

-Дөрес.Җир шары түгәрәк формасында.

-Җир тереклек булган бердәнбер планета. Бездә генә урманнар шаулый, дингез-күлләр, чишмәләребез челтерәп ага. Җәнлекләр яши. Кошлар сайрый. Әлбәттә без кешеләр. Кешеләр жирдә мөһим роль уйныйлар.  Сезнен алда коробкада төсле шнурлар, сәдәфләр, санау таякчыклары  шулар ярдәмендә бәрхет кәгазләрдә кеше фигурасы ясыйбыз..

- Балалар буген сез эшчәнлектә нәрсә  белдегез? Менә хәзер жирне ничек күзалдына китерәсез, шуны сурәткә төшерәбез. Сез бик матур ясадыгыз, сезнен рәсемнәрдә кояш та елмая, шаулап урманнар үсә, кошлар сайрый. Безнең җиребез кешеләрнең яклавына мохтаҗ. Әйдәгез, җиребезне саклыйк! Җырдагыча һәрвакыт «Кояшлы ил» булып калсын!