Көз белән саубуллашу
план-конспект занятия по окружающему миру

Конспект занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_beln_saubullashu.docx30.82 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

«83 – нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы»

Муниципаль үзидара мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Уртанчылар төркемендә кластер технологиясен кулланып

оештырылган тирә-юнь белән танышу өлкәсендә белем бирү

эшчәнлеге конспекты

Төзеде: тәрбияче

Минегалиева И.Р.

Түбән Кама

2021

Тема:

«Көз белән саубуллашу»

Тәрбияче:

Минегалиева И.Р.

Яшь:

Уртанчылар төркеме (4-5 яшь)

Интеграль белем бирү өлкәләре:

Социаль-аралашу

Физик үсеш

Сөйләм үстерү

Эшчәнлек специфик төре:

Тирә-юнь белән танышу

Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре

Уйнау,аралашу,хәрәкәтләнү

Максат

Кластер техгологиясен кулланып көзге сыйфатларны кабатлау.

Бурычлар

Балаларның көз турындагы белемнәрен (яфраклар саргая,яфраклар коела,яңгырлар күп ява, хайваннар йоклый, кошлар жылы яккан китә) ныгыту,;  балаларның актив сөйләшеп, ишетеп кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген, хәтерен үстерү; тәрбияче күрсәткәннәрен ишетә һәм үти белуләренә ирешү.

Методик алымнар һәм чаралар

Сораулар, уен, презентация, әңгәмә, бармак уены.

Җиһазлау

Ноутбук, проектор, рәсемнәр, ипи,семечка.

Алдан эшләнгән эш

 Шигырь уку, рәсемнәр карау, рәсем ясау.

Структура

  1. Кереш өлеш
  2. Төп өлеш
  3. Йомгаклау өлеш.

1. Кереш өлеш.

Балалар, карагыз әле, мин бүген балалар бакчасына килгәч өстәлдә хат таптын. Хатнын кемнән икән белер өчен табышмакка җавап табырга кирәк.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була?

Балалар: көз.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Димәк бу хат көздән. Карагыз әле көз безгә яфракка да нәрсә дер язган. Әйдәгез укыйк әле.

“Исәнмесез, балалар. Минем инде китергәдә вакыт җитте. Бүген көзнең ахыргы көне. Шунын өчен мин сезне көзге урманга сәязәткә чакырам. Урманга барып җиткәч сез анда мин калдырган кәрзин табырсыз. Анда булган биремнәрне эшләп көз турында барысында искә төшереп истә калдырырсыз”

2. Төп өлеше.

Тәрбияче: Урманга барып җитер өчен безгә күзләрне йомып өч тапкыр әйләнергә кирәк. (Әйләнәбез)

Тәрбияче: Менә без урманда. Карагыз әле, менә бит ул кәрзин. Нәрсәләр бар икән аның эчендә.(Көз рәсеме)

Тәрбияче: Балалар, көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Балалар: Яфраклар төрле төскә керә, коела, яңгыр ява, җил исә.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар.Яфраклар нинди төскә керә?

Балалар: Кызыл, сары.

 Тәрбияче: Яңгыр ничек ява?

Балалар: Шыбыр-шыбыр(күрсәтәләр)

Тәрбияче: Җил ничек исә?

Балалар: -ж; -ж; -ж

Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар. Рәзим итеп урындыкларга утырыгыз. Экранда кемнәрне күрәсез?

Балалар: Кешеләр.

Тәрбияче: Кешеләр көз көне нишли?

Балалар: Кешеләр бакчада яшелчә, җиләк-җимеш җыя, җир казыйлар.

Тәрбияче: Бик дөрес. Икенче рәсемдә нәрсә күрәсез?

Балалар: Аю, керпе, барсук.

Тәрбияче: Алар көз көне нишли?

Балалар: Алар көз көне кышкы йокыга әзерләнә. Тиен кышка запас әзерли, чикләвек җыя.

Тәрбияче: Афәрин,балалар. Безнен тагын бер рәсем калган, карыйк әле. Ә кошлар тормышы ничек үзгәрә?

Балалар:  Кошлар җылы якка очалар.

Тәрбияче: бик дөрес. Сез нинди күчмә кошлар беләсез?

Балалар: Сыерчык, саескан, грач.

Тәрбияче: Дөрес, ә кышлаучы кошлар?

Балалар:  Чып-чык, күгәрчен, карга

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез уйнапта алыйк сезнең белән. Мин сезгә кошлар әйтәм, әгәр ул кош күчмә кош булса сез кулларрыгызны күтшреп кошлар кебек очасын, әгәр кышлаучы кош булса утырасыз.

Уен уйнау.

Тәрбияче: Балалар, ә без сезнең белән кышлайчы кошларга ничек булыша алабыз?

Балалар: без кошларга җимлек ясый алабыз.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Безнең урамда участок янында җимлек бар, ләкин анда кошлар ботен ашауны ашап бетергән, әйдәгез аларга күчтәнәч ясыйбыз. Анын өчен безнең урманда мастерская бар, анда ләгер өчен безгә күзләрне йомып өч тапкыр кул чабырга кирәк.

Килеп җиттек.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез безнең бармакларны эшкә әзерлик әле:

Бармак уены.

Раз, два, три, четыре, пять,

Вышли пальчики гулять.

Раз, два, три, четыре, пять,

В домик спрятались опять.

(Ике тапкыр)

Кошларга күчтәнәч ясыйбыз.

6.Йомгаклау өлеш.

Группага кайту.

Тәрбияче: Балалар, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? Минада бик ошады? Муса, сина иң күбрәк нәрсә ошыдады? Ә сина, Аделина?Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Без буген урамга чыккач кошларга үзебезнең күчтәнәчләребезне җимлеккә салырбыз.  

“Исәнмесез, балалар. Минем инде китергәдә вакыт җитте. Бүген көзнең ахыргы көне. Шунын өчен мин сезне көзге урманга сәязәткә чакырам. Урманга барып җиткәч сез анда мин калдырган кәрзин табырсыз. Анда булган биремнәрне эшләп көз турында барысында искә төшереп истә калдырырсыз”

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була?

Тәрбияче: бик дөрес. Сез нинди күчмә кошлар беләсез?

Балалар: Сыерчык, саескан, грач.

Тәрбияче: Дөрес, ә кышлаучы кошлар?

Балалар:  Чып-чык, күгәрчен, карга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Көз белән саубуллашу”

Максат:– Балалар белән көз турында белемнәрне барлау.– Көз билгеләрен искә төшереп, рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.– Җиләк-җимеш, яшелчәләрне кабатлау.– Өйрәнгән табышмакла...

Бакча белэн саубуллашу!

Большенырсинском детском саду прошел выпускной утренник. В празднике дети показали все свое мастерство : танцевали, пели, художественно читали стихи. Дети, посещающие младшую группу, также поздравили ...

Саубуллашу учагы. Сценарий вечера для подготовительной группы детского сада

Для подгтовительной группы составлен сценарий праздника выпускного вечера. Все дети задействованы. На празднике дети поют песни, расскказывают стихи, в том числе слова благодарсности всем работникам д...