Саубуллашу учагы. Сценарий вечера для подготовительной группы детского сада
материал (подготовительная группа)

Галимзянова Алина Фагимовна

Для подгтовительной группы составлен сценарий праздника выпускного вечера. Все дети задействованы. На празднике дети поют песни, расскказывают стихи, в том числе слова благодарсности всем работникам детского сада и любимым воспитателям. В гости на праздник приходят герои: это корреспондент и Әлифба.  Выпоняют разные задания и проходят испытания. Традиционно праздник заканчивается медленным вальсом. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл saubullashu_uchagy_2021_vypusknoy_4_gr.docx33.83 КБ

Предварительный просмотр:

     С А У Б У Л Л А Ш У        У Ч А Г Ы

           (Мәктәпкә  әзерлек  төркеме  өчен)

Музыка  залы  бәйрәмчә  бизәлгән.  Уртага  “учак”  ясалып  куелган. Балалар бәйрәм музыкасына  залга  керәләр.  

“Дусларым” көенә парлы бию.

Урыннарда калалар парлашып

1 Алып бар. Ямьле бүген,  якты  бүген,

                        Безнең  бакча  залыбыз.

                        Әзерлек  төркеме  балаларын

                        Мәктәпкә озатабыз.

2 Алып бар. Кай  арада  зур  үстегез,

                        Бик тиз үтте  бу  еллар.

                        Хушлашабыз  сезнең  белән,

                        Кадерле,  нәни  дуслар.

1 бала.

Исәнмесез диеп башлыйк әле

Бәйрәмнәр бит шулай башлана.

Ә күңелләр безнең бакчабыздан китеп

Мәктәпләргә инде ашкына.

2 бала

Саубуллашу кичәсенә

Без чакырдык кунаклар.

Тылсымлы мәктәп иленә

Бүген безне озаталар.

3 бала.

Хушлашабыз бүген бакча белән

Күңелебез тулган шатлык белән.

Барлык килгән кунак безне котлый

Бәйрәм белән дуслар, бәйрәм белән!

4 бала. Сагындырыр, сагындырыр

               Бакчабызның  һәр  көне.

               Туган  йорттай  якын  булды

               Һәр  бүлмәсе,  һәр  төше.

5 бала. Дус  яшәдек  барыбыз  да,

               Апаларны  яраттык.

               Һәр  шөгыльдән, һәр  бәйрәмнән

               Бик  күп  белемнәр  алдык.

6 бала. Бүген  менә  хушлашабыз,

               Бүген  соңгы  көнебез.

               Сау бул,  сөекле  бакчабыз,

               Без  мәктәпкә  китәбез!

Бергә.   Сау бул, сөекле  бакчабыз,

               Без  мәктәпкә  китәбез!

 ҖЫР:  “Сау  бул  бакчабыз” (“Балалар  җырлары” җыентыгы)

Матур көйгә урыннарга утыралар.

  Кыңгырау  тавышы  ишетелә.

Алып бар. Балалар,  ишетәсезме, кыңгырау  тавышы. Ләкин  ул  безне  дәрескә  чакырмый. Бүген  ул  балалар  бакчасында Саубуллашу  учагын  яндырып  җибәрә.

Кыңгырау  һәм  музыка  астында  учак  уты  яндырыла.

7 бала. Янсын, әйдә, безнең  учак,

              Һәркемгә  уты  җитсен.

              Шушы  учак  яктысына
                      Безгә  кунаклар  килсен.

Алып бар. Менә  беренче  кунак  килә  дә  инде.

Видеокамера асып, кулына  газета  тотып ХӘБӘРЧЕ керә.

Хәбәрче. Исәнмесез балалар. Әллә  соңга  калдым  инде  чыгарылыш  кичәсенә.(аптырап, кулына гәҗит тота) 

УКЫЙ:“ “Нәүрүз” дигән балалар бакчасында бәйрәм бүген. Бик уңган булган, сәлатле  балалар” дип язган.  Миңа репортаж ясарга кирәк.  Ай,  бу  баш! югалта  яздым  бугай сезне.

Шул арада гәзитне малайларга өләшәләр

Алып бар. Хәбәрче  дус, борчылмагыз. Без  бәйрәм  учагын  әле  генә  яндырып  җибәрдек, бәйрәмебез  башланып  кына  килә. Менә  безнең  балаларыбызга   карагыз әле.

Хәбәрче.(Фотога  төшереп).Миңа  елмаеп  карагыз  әле  барыгыз да,  төшерәм. Әйбәт  булды  бу!

Алып бар. Хәбәрче  дус, син безгә кушыл. Саубуллашу  кичәбезнең  бу  минутларын безнең малайлар дәвам итәрләр. Малайлар, әйдәгез, рәхим итегез!

Хәбәрче. Бик  рәхәтләнеп. Башладык!

Малайлар урындыклар алып газеталарны кулларына тотып утыралар шахмат тәртибендә.

Газеталар белән бию. МАЛАЙЛАР

Хәбәрче. Бер  минут  фотога  төшерәм.  Молодцы!.

                   Балалар  утыралар.

Хәбәрче. Бар  да  тәртиптә;  видео  бар, фотога  төшердем. Хәзер  интервью  алам. Балалар,  мин  сезгә  сораулар  бирәм, ә                

сез  миңа  тиз  генә кыю ачык,  кыска  җаваплар  бирегез. Сез  әзерме? Башладык!

--Исемең  ничек? Сиңа  ничә  яшь?

--Бакчада  нинди  шөгыльләрне  яраттың?

-- Мәктәпкә  барасың  киләме?   Ни  өчен?

--Тәрбияче  апаларыңа  әйтер  сүзең  бармы?

--Үскәч  кем  буласың  килә?  (Һәм башка  сораулар)

Балалар, интервью  өчен  сезгә  зур  рәхмәт. Сезнең  фотолар  белән  интервьюны тизрәк  газетада  бастырып. Сезгә  сюрприз  ясыйсым  килә. Бәйрәмегез  ахырына  килеп  җитәрмен.Учагыгызны  сүндерми  торыгыз.  Пока.Пока!

Алып бар. Ярар, хәбәрче  дус,  без  сине  көтеп  калабыз.

                          Хәбәрче  китә.

Шигырьләр 1 кисәк

8 бала.

Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән  

Без  бүген хушлашабыз.

Хуш, сөекле бакчабыз,

Сау булыгыз, апалар.

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар.

Сагындырыр, сагындырыр.

Бакчабызның һәр көне,

Туган йорттай якын булган

Һәр бүлмәсе, һәр төше.

9 бала.

Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга,

Хәрефкә хәрефне кушып,

Сүзләр төзеп язарга.

Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.

Үскәч кирәк һөнәрләрнең

Серенә төшенербез.

10 бала.

Двери школьные сегодня

Открываются для нас.

В первый раз идём мы в школу,

Поступаем в первый класс.

Даже если будет трудно

Вычитать и умножать,

Мы учиться обещаем

На «четыре» и на «пять»!

11 бала.

Бакча белән саубуллашу. (Роберт миннулин)

Олы бәйрәм бүген бездә

Зурлар инде күбебез

Бакча белән хушлашабыз

Бүген соңгы көнебез

Тик елыйсы килә минем

Инде нги хәл итәсе?

Бакчадан, дуслар яныннан

Бер дә килми китәсе

Тәрбияче апа елый...

Бу дөнья кызык кына,

Китәсе килми моннан  да,

Мәктәп тә кызыктыра.

Күңелле дә, күнелсез дә,

Хәлемне белмиләр шу.

Китмәс идем, зур балалар

Бакчага йөрмиләр шул.

Гел карап торырмын инде

Шушы бакча ягына.

Нигә укытмыйлар икән

Шушы бакчада гына?

12 бала.

Мәктәпкә

Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга

Һәркем беә, әлбәттә

Без барабыз мәктәпкә

Безне котлый әтиләр

- Бик дәү үстегез!, - диләр.

Өйрәтәәр әниләр:

- Әйбәт булыгыз, диләр.

Дәү әти, дәү әниләр:

- Хәерле юл, хуш – диләр!

13 бала

Сегодня стало мне немного грустно
Сегодня выпускной у нас в саду!
Не передать словами мои чувства!
И им я объяснений не найду!

Как жаль, что с нашим детством беззаботным,
Простится настает уже пора!
Дни озорные пролетели мимолетно
Но никогда их не забудет детвора!

Алып бар. Балалар, карагыз  әле.  Безнең утыбызга

кемдер килә, бугай. Каршы алыйк кунагыбызны.

Әлифба керә.

Мин Әлифба, таныйсызмы?

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам.

Сезне күреп шатланам.

Хәзер инде зур кешеләр

Балалар, будыгыз сез.

Төрле – төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Әлифба: Һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Әлифба китабы – ул үзе бер байлык.. Мин балаларның барысын да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә   өйрәтәм. Мин күрәм, сез портфельне җыеп куйгансыз. Онытмагыз мине дә мәктәпкә барганда алырга.  

Алып баручы: Әлифба! Безнең  _____ синең турнда  бер шигырь өйрнеп килгән. Әйдә тыңлап китик.

14 бала.

Минем дустым Алифба (Нәби Дәүли)

Мин иртә белән мәктәпкә барам,

Беренче китап минем кулымда.

Буран булса да, мин юлны табам.

Мине өйрәтер дустым Әлифба.

Шат күнел белән мәктәпкә керәм

Сабак укырга, белем алырга

Мин хәрефәрне әле аз беләм

Мине өйрәтер дустым Әлифба.

Хәрефләр белгәч, сүзләр язармын,

Каләмем кулда, дәфтәрем алда,

Яшә диярмен, туган Ватаным

 Мине өйрәтер дустым Әлифба.

Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Бәлки, юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен, диңгез кичәрмен

Мине өйрәтер дустым, Әлифба.

Әлифба: Ай, будырдың кызым, әфәрин. Минем  сезне тагын бер тикшереп карыйсы килә.

1. УЕН “Хәрефләрдән сүзләр җый” (ике командага бүленеп уйныйлар, өстәлдә хәрефләр.)

Алып бар. Сүз  төзергә  өйрәндек, шигырьләр сөйләдек. Әле  без  сиңа бер җырлап та күрсәтәбез.

ҖЫР:”Тынычлык җыры”  Утыралар.

Әлифба: Балалар, будырдыгыз, хәзергә минем бүтән бакчаларга да барып кайтасым бар. Саубулыгыз. Мине онытагыз!!! Китап – белем чишмәсе!!!

Әлифба китә.

Алып бар. Балалар, учак  янына, елга буена  җыелганбыз  икән,әйдәгез, елгадан  балык та каптырыйк  әле. Кайсы  команда  тизрәк  тотар?

 УЕН-ЭСТАФЕТА.”Балык  тоту”. Кыршаулар эченә  балыклар салына, кармакларны  бер-бесенә  биреп һәр бала бер балык  тота. Аннан  тезелешеп  басалар.

Алып бар. Балалар,болар бит  гади  генә балыклар  түгел, ә тысымлы балыклар. Анда сезнең мәктәптә  алачак  билгеләрегез язылган. Әти-әниләрегезгә  күрсәтегез  әле.

Балалар балыкларда  түгәрәкләр  белән яшерелгән  билгеләрне  күрсәтәләр.  Утыралар.

            Фотоальбом  тотып Хәбәрче  керә.

Хәбәрче. Менә  килеп  тә  җиттем.  Бу минем  сюрпризым. (Күрсәтә).Сезгә  фотоальбом  эшләдем. Матурмы? (Тәрбиячегә бирә). Ә газетага  биргән  язмам  иртәгә  чыгачак. Әмма  телевидениедә  күрсәтер  өчен  бер  оригиналь бию  кирәк  иде.

Алып бар. Бар  ул  бездә  андый  бию. Ягез  әле, кызлар, күрсәтегез  үзегезне.

               КЫЗЛАР  БИЮЕ.

Хәбәрче. Круто!  Во  булды!Рәхмәт  сезгә!

Алып бар. Хәбәрче  дус, син  безнең  балаларның  “Күңелле  сәхнә” чыгышларын  да  төшер  әле. Булгач, булгач, булсын инде.

Хәбәрче. Чып-чын  артистлар  икәнсез.Бу  язмамны Казанга  “Күчтәнәч”  тапшыруына  җибәрәм  әле. Тагын  бер эшем  бар,  әти-әниләрегездән  дә  интервью  аласым  килә. Сез  бер  дә  дулкынланмагыз,  мин  җавапларын  да  әзерләп  куйдым. Минем  сорауларыма  менә  шушы  кәгазьләрне  алып  укырга        

гына  кирәк. Башладык!

Хөрмәтле әти-әниләр,  сез  балаларыгызны  мәктәпкә  барырга  ничек  әзерлисез  икән? Телевизор  караучыларга  сөйләп  бирегез  әле.

---Иртә  белән  кем  беренче  тора?

---Кем  укучыны  ашата?

---Мәктәп  киемен  кем  әзерли?

---Кем  баланы  мәктәпкә  илтә?

---Кем  баланы  мәктәптән  алып  кайта?

---Кем  укучы  белән  көн  саен  дәрес  әзерли?

---Кем  җыелышларга  йөри?

---Кем  мәктәпкә  портфельне  җыя?

---Кичтән  будильникны  кем  әзерләп  куя?

Җаваплар:(әти, әни, әби, бабай, күрше  апа,  күрше  абый,  директор, укытучы, полиция)

Рәхмәт  җавапларыгыз  өчен. Мин  хәзер  телевидениегә  киттем. Шушы  бәйрәмнең  репортажын  әзерлим. Кичен  телевизордан  карарга  онытмагыз.

Алып бар. Рәхмәт  сиңа, Хәбәрче  дус.

Хәбәрче. Үзегезгә  рәхмәт. Бик  матур  бәйрәм  ясадыгыз. Мәктәптә дә яхшы укыгыз, уңышлар  телим! Сау булыгыз! (Китә)

Алып бар.  

   Бардыр  матур  теләгегез,

                     Бәлки,  әйтеп  китәрсез.

                   Тәрбияче апаларга, укытучылырга

                    Матур сүзләр әйтеп китегез китерсез

Шигырьләр 2 кисәк.

15 бала.

До свидания, до свидания
Детский сад любимый мой!
Настает пора прощанья
В этот праздник выпускной!

До свидания, вам, игрушки
Повзрослел так быстро я!
До свидания подружки,
И любимые друзья!

Этот стих мы посвятили
Воспитатели, для вас!
Вы любовь свою дарили
И вложили душу в нас!

16 бала.

Когда мы были малышами
Мы в этот детский сад пришли
И ничего мы делать сами,
Еще, конечно не могли!

Теперь мы пишем и читаем
Умеем петь и танцевать
И папе с мамой обещаем
Одни пятерки получать!

Здесь было много дней веселых
И вот настал наш выпускной!
Пойдем мы очень скоро в школу
Но не забудем садик свой!

17 бала.

Көйсезләнсәк, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

Сезнең йомшак кулыгыз.

Өйрәттегез еламаска,

Өйрәттегез көләргә.

Өйрәттегез тагын бик күп

Төрле-төрле һөнәргә.

18 бала.

Алсу апа турында шигырь

 (узгәртелгән)

Алсу апаны күрегез

Бакчабызга килсәгез

- Менә безнең тәрбияче апа

Алсу апа – диярбез.

- Кайнамаган салкын суны

Эчмәгез ди ул безгә.

Аның сүзен онытмыйбыз

Кайткач та өебездә

- Үскәннәрем, ди ул безгә -

Чиста булсын сөлгегез

Бервакытта да авырмас

Сезнең матур күзегез

Порошок белән юабыз

Тешебезне агартып,

 - шикәр төсле булгач ич. – ди

Алсу апа, яратып.

19 бала.

Спасибо нежно говорим и

Гульназ Фаридовне

За ласку и тепло

Нам было с вами весело

И в хмурый день светло

Спасибо вам  сто тысяч раз,

Всю жизнь мы будем помнить Вас.

20 бала.

Тәмле ашлар, салатлар,

Котлетлар һәм коймаклар,

Тел йотарлык пироглар,

Тагын бик күп ризыклар

Ашханәдә пешерделәр

Безнең пешекче апалар.

Рәхмәт сезгә чын күңелдән

Кайгы-хәсрәт күрмәгез.

Сезнең тәмле ризыкларны

Беркайчан онытмабыз.

21 бала.

Прибрала, полы помыла,

Стол красиво нам накрыла

Вот спасибо нашей няне Гульшат ________

За внимание и уют,

За сердечный, добрый труд!

22 бала.

Матур, чиста, пөхтә бакчабыз,

Хәрвакыт көлеп тора

Әни шикелле якты йөз белән

Безне каршылап ала.

Бар күнелен, назын бирде

Дания Нурлыгаяновна.

23 бала

Татар  теле дәресләрен

Сагынып көтеп алдык.

Гульназ Шакировна өйрәткәнне

Бик теләп отып калдык.

Татар телдә сөйләшү ул

Безнең заман тәләбе.

Кабул итче кайнар итеп.

Безнең шушы сәламне.

24 бала.

Без һәрвакыт таза булсын,

Матур, шат булсын өчен.

Битләребез алма кебек

Алланып торсын өчен,

Бер дә авырмасыннар дип,

Витамин белән сыйлаган,

Ә авырып китсәк инде

Караган, дәвалаган

Луиза Якуповнага

Рәхмәт әйтәбез тагын.

25 бала.

Нинди матур баян көе

Ишетелә зал ягында.

Шул баян көйләренә

Җырларга, биергә

Өйрәтә Алина Фагимовна.

Күп җырлар һәм биюләр

Өйрәндек без бергә.

Шушы бәйрәм кичәсендә

Зур рәхмәт дибез сезгә!

 

26 бала. Бүген  бездә  бик  зур  бәйрәм.

                 Бүген  бездә  тантана.

                 Бакча  белән  хушлашабыз,ә иртәгә...

                 Ә  иртәгә  яңа  тормыш  башлана.

                  Бик  шатлыклы  көн  булса  да,

                 Ник  авыр  бу  хушлашу?

                 Вальс  биик  әле, дуслар,

                 Вальс  ул—саубуллашу.

ВАЛЬС.    

27 бала. Бигрәк  якын  булды  бакча

                 Теләп  йөрдек, яратып.

                  Китәр  вакытлар  да  җитте

                  Булмый  бит  монда  калып.  

28 бала. Безгә  кирәк  мәктәпләрдә

                 Тирән  белем  алырга.

                 Тормыш  үзе  шулай  куша

                 Алга  таба  барырга.

29 бала.  Онытылмас  сезнең  безгә

                  Биргән  сабакларыгыз.

                  Һәркөн  саен ныгый  барыр

                  Очар  канатларыбыз.

 

30 бала.   Много  раз  встречали

               Праздник  в  этом  зале.

               Но  такого,  как этот,

               Мы  ещё  не знали.

31 бала.  Мы пришли  сюда  с  утра

               Попрощаться  с садом.

               Очень  жалко,  но  пора

               Расставаться  надо.

32 бала. Спасибо,  садик  дорогой,

               Ты  светлый  дом  наш,  дом  родной,

              Тебя  мы  долго  помнить  будем,

               Твоих  забот  мы не  забудем.

ЖЫР: “До свидания, детский  сад” (За летом зима...)

1 алып бар. Сентябрьнең  яфраклары

                        Коелган чакта  җиргә.

                        Сез барырсыз  мәктәпләргә

                        Сөенеп  бергә-бергә.

2 алып бар. Ә без  сезне  беркайчан  да

                        Онытмабыз, белегез.

                        Сез  дә  безне  онытмагыз

                        Һәрчак  килеп  йөрегез.

Икесе бергә.Сау булыгыз. сау  булыгыз,

                         Сау  булыгыз, балалар.

                         Ак юл, бәхет  тели  сезгә

                         Бакчадагы  апалар.

Балалар  чәчәкләрен тәрбиячеләргә, хезмәткәрләргә  бүләк  итәләр.

   К О Т Л А У Л А Р,     Ч Ы Г Ы Ш Л А Р.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

выпускной вечер для подготовительной группы детского сада

в данной разработке подобраны стихи, песни и игры....

Сценарий выпускного в подготовительной группе детского сада "Путешествие по островам Дошкольного детства"

Сценарий выпускного праздника в форме морского путешествия по островам детства....

Методическая разработка - сценарий выпускного вечера в подготовительной группе детского сада "Дошкольный бал"

Этот сценарий поможет интересно, ярко, с юмором подготовить и провести последний праздник детей в детском саду. В сценарий включены стихи, песни, танцы, частушки, загадки, игры с детьми и родите...

СЦЕНАРИЙ ВЫПУСКНОГО ВЕЧЕРА ДЛЯ ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЫ ДЕТСКОГО САДА "ВЕСЁЛОЕ ПУТЕШЕСТВИЕ"

Сюжет праздника -весёлое птешествие на паровозике. Дети имитируют движение поезда и останавливаются на станциях "БЕСПОРЯДОК", "АЗБУКА","ВЕСЁЛАЯ ПЕРЕМЕНКА". Там их ждут герои из весёлых мультфильмов. С...

«До свидания, любимый детский сад!» Сценарий выпускного вечера для подготовительной группы детского сада.

laquo;До свидания, любимый детский сад!»Сценарий выпускного вечера для подготовительной группы детского сада. Ведущий: В красивом и нарядном залеМы в школу провожаем тех,Кто нам роднее все...