Уен-викторина "Кошлар - безнең дусларыбыз"
материал по окружающему миру (подготовительная группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

1) Кошлар турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү, йомгаклау. 2)Канатлы дусларыбызга мәхаббәт, игътибарлылык тәрбияләү. 3)Кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл viktorina_koshlar-beznen_duslarybyz.docx75.38 КБ

Предварительный просмотр:

Уен-викторина ”Кошлар безнең дусларыбыз”.(Знатоки природы.)hello_html_m5caeccb3.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_384fc733.gifhello_html_52d25836.gifhello_html_d0854f9.gif

Максат: 1) Кошлар турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү, йомгаклау. 2)Канатлы дусларыбызга мәхаббәт, игътибарлылык тәрбияләү. 3)Кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату.

Җиһазлау: ”Кошлар-безнең дусларыбыз”,”Кошларны саклагыз!”, ”Исәнмесез,канатлы дусларыбыз” дигән плакатлар, кош оясы макеты, кош рәсемнәре, кошлар тавышы.

Актуальләштерү. (кошлар тавышы)

Алып баручы: Җәелә бөре,сибелә хуш ис,сайрый кошлар

Сузыла ал таң бүлмәләрдә нур уйнатып

Алтын җирнең,кояшлы саф язы дуслар

Күңелләрдә яңа хис һәм җыр уятып.

Җыр:”Яз җыры”

Алып баручы: Без бүген канатлы дусларыбызга багышланган КВН үткәрәбез. Ике команда көч сынашачак. Без кошларны бик яратабыз. Алар табигатькә, кешегә бик зур файда китерәләр. Шуңа күрә без кошларны сакларга, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Хәзер КВН ны башлыйбыз һәм командаларга сүзне бирәбез.

  1. Сәламләү. 1 нче команда - ”Сыерчык”

2 нче команда - ”Карлыгач”.

1нче бирем: Тапкырлар бәйгесе. Командалар табышмаклар әйтешә.

Башы тарак, койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын, уята барысын. (Әтәч)

Үзе озын,чабуы кыска. (Торна)

Соскы борын-бакылдык, күп сөйләшә такылдык.(Үрдәк)

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

Төнлә очарга ярата

Көндез очмый, йокларга ята. (Ярканат)

Үзе йомырка басмый,баласын да бакмый.(Күке)

 Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән. 
(Саескан).

Чуар киемле урам малае, борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык ).

 Колга башында йорты,
Эчендә аның җырчы.
 (Сыерчык).

 Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе-җирдә,
Җыры − күктә. 
(Тургай).

Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. 
(Карлыгач).

Кошларның файдасы гаять зур.Үсемлек орлыкларын таратуда канатлы дусларыбыз зур өлеш кертәләр. Алар миләш, шомырт, кара җиләк кебек күп төрле үсемлекләрнең сусылҗимешләрен чүпли-чүпли бер урыннан икенче урынга күчерәләр, зарарланмаган орлыкларны читкә тараталар. Имән чикләвеген дә башка урынга күчерә алалар.

2 нче бирем: ”Кайсы кош икәнен билгелә” уены. Алып баручы кошлар тормышы турында җөмләләр укый. Уенда катнашучылар кайсы кош турында сүз барганлыгын ачыклыйлар.

1) Кошның корсак асты һәм баш арты кып-кызыл. Кара канатлары аркылыга берничә рәт ак сызыклар белән бизәлгән. Ул озынча кара койрыгын кәүсәгә тери дә томшыгы белән җиргә кечкенә каера кисәкләре очыра,агачтан корт эзли. Урман докторы диләр аның турында.(Тукран)

2) Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар, оялары-тәрәзә башында, йорт кырыенда, ташландык сыерчык оясында, абзарда, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгыра. Җиләк-бимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана.(Чыпчык)

3. Бөрчек-бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус-тату яши. Ул – игенченең ярдәмчесе. Җәй буена меңнәрчә корткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр.(Сыерчык).

4. Нәни кошчык, парланып торган җир өстеннән күтәрелә дә, канатларын тиз-тиз җилпеп, зәңгәр күктә югалгандай була.Үзе кеп-кечкенә, ә ягымлы тавышы бөтен басуга ишетелә. Җирдә – язгы сулар тавышы, һавада аның җыры.(Тургай).

3 нче бирем: Капитаннарга биремнәр (вакытка). Төрлечә киселгән фигуралардан кош рәсеме төзү.

4 нче бирем: Ике бала күзләрен бәйләп кош рәсемен ясыйлар. (Шул арада ”Очты-очты” уены уйнала).

Кошлар – җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Аларның төрләре бик күп. Кошлар очарга җайлашкан. Аларны кырыс Антарктида да да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, аларның кайберләре карлыгач зурлыгында, ә кайберләре шөпшә хәтле генә, аларны чебенкош дип атыйлар, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы (страус).

5 нче бирем “Сорау-җавап” (ике командага чиратлап әйтелә)

  1. Иң күп ашаучы кош? (Песнәк)
    2. Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк)
    3. Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак)
    4. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (Саескан).
    5. Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә? (Карлыгач)
    6. Сан буенча иң күп таралган кошлар? (Чыпчыклар)
    7. Нинди кош үз балаларын бер дә карамый? (Күке)
    8. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта? (Кара каргалар).

Балалар, без бүген кошлар турында сөйләштек. Әйтегез әле, сез нинди фикергә килдегез бүген:

  1. Кошлар безгә кирәкме?
  2. Алар ярдәмгә мохтаҗмы?
  3. Без аларга ярдәм итәргә тиешме?
  4. Ничек ярдәм итәрбез? (Балалар чыгышы).

 

Әйе, дөрес җавап бирдегез. Балалар , кошларны  яратыйк, саклыйк, аларга ярдәм итик.

Конспект: «Кошлар – безнең дусларыбыз!»

04.12.2013 | Автор: Ләйсән Сираева

кошЗурлар төркемендә шөгыль (уен-викторина)

 

Дәресненң максаты:

– балаларда кошларга, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

– балаларның күзаллый, тасвирлый белү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

– балаларга кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтүне дәвам итү.

Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар (аудиоязмада «Кошлар тавышы») , рәсемнәр, презентация, әйтешләр.

Әзерлек эшләре: кош рәсемнәре, презентация әзерләү.

 

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагынып алалар. Менә бүгенге  шөгыльлебез дә кошларга багышлана.

 

Язлар килә туган ягыма,

Җиргә алтын нур ява.

Алтын нурларга коенып

Тибрәнеп тора һава.

Яз килә шул, яз гына

Күңелләрдә наз гына.

Язлар килә, кошлар килә

Минем туган ягыма!

 

Аудиоязмада кош тавышлары тыңлана.

 

Тәрбияче: Безнең канатлы дусларыбыз туган якларына язны сагынып очып кайталар һәм үзләренә оя кора башлыйлар. Сыерчыклар өчен без һәр елны оялар ясыйбыз. Кошлар үзләренчә мондый бүләккә шатланадыр дип уйлыйм. Ә соңыннан инде калган канатлы дусларыбыз: сандугачлар, карлыгачлар, тургайлар  туган якларга кайтып җитәләр.

1 нче уен  “Табышмак әйтәм – җавабын тап”

1. Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән. 
(Саескан).

2. Чуар киемле урам малае, борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык ).

 

3. Колга башында йорты,
Эчендә аның җырчы.
 (Сыерчык).

4. Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе-җирдә,
Җыры − күктә. 
(Тургай).

5. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. 
(Карлыгач).

6.Үзе озын, чыбуы кыска. (Торна) 

Тәрбияче: Кошларның файдасы гаять зур.Үсемлек орлыкларын таратуда канатлы дусларыбыз зур өлеш кертәләр. Алар миләш, шомырт, кара җиләк кебек күп төрле үсемлекләрнең сусылҗимешләрен чүпли-чүпли бер урыннан икенче урынга күчерәләр, зарарланмаган орлыкларны читкә тараталар. Имән чикләвеген дә башка урынга күчерә алалар.

 2 нче уен  “Сорау-җавап”

1. Иң күп ашаучы кош? (Песнәк)
2. Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк)
3. Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак)
4. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (Саескан).
5. Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә? (Карлыгач)
6. Сан буенча иң күп таралган кошлар? (Чыпчыклар)
7. Нинди кош үз балаларын бер дә карамый? (Күке)
8. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта? (Кара каргалар).

Тәрбияче: Кошлар – җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Аларның төрләре бик күп. Кошлар очарга җайлашкан. Аларны кырыс Антарктида да да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, аларның кайберләре карлыгач зурлыгында, ә кайберләре шөпшә хәтле генә, аларны чебенкош дип атыйлар, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы (страус).

 

3нче уен  “Тәнәфес”

Презентация карау «Кошлар – безнең дусларыбыз!»

 

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән кошлар турында әйтешләр өйрәнгән идек, шуларның кайсыларын истә калдырдыгыз.

 

4нче уен  “Тиз әйт”

1. Карга әйтә: «Кар – кар,

Мичтә бәлеш бар, бар.

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар».

 

2. Кәк-күк, кәк-күк,

Монда гөмбә бик күп,

Бик күп, бик күп,

Кәк-күк, кәк-күк.

 

3.Тук-тук, тукран,

Тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме

Шуны көтеп утырам.

 

Тәрбияче: Балалар, чираттагы конкурсыбыз да канатлы дусларыбызга багышлана. Хәзер сезгә кошлар турында аңлатма укып китәм, ә сез нинди кош турында сүз барганын әйтерсез..

5нче уен  “Нинди кош”

1. Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар.Оялары – тәрәзә башында, йорт кыегында, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара. Җиләк-җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана. (Чыпчык).

2. Бөрчек-бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус-тату яши. Ул – игенченең ярдәмчесе. Җәй буена меңнәрчә корткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр.(Сыерчык).

3. Нәни кошчык, парланып торган җир өстеннән күтәрелә дә, канатларын тиз-тиз җилпеп, зәңгәр күктә югалгандай була.Үзе кеп-кечкенә, ә ягымлы тавышы бөтен басуга ишетелә. Җирдә – язгы сулар тавышы, һавада аның җыры.(Тургай).

 

Тәрбияче: Балалар, без бүген кошлар турында сөйләштек. Әйтегез әле, сез нинди фикергә килдегез бүген:

  1. Кошлар безгә кирәкме?
  2. Алар ярдәмгә мохтаҗмы?
  3. Без аларга ярдәм итәргә тиешме?
  4. Ничек ярдәм итәрбез? (Балалар чыгышы).

 

Әйе, дөрес җавап бирдегез. Балалар , кошларны  яратыйк, саклыйк, аларга ярдәм итик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...