Шаккатмалы һава
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Васильева Альбина Михайловна

Конспект ООД

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shakkatmaly_hava.docx33.17 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль бюджет  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы

“96 нчы номерлы балалар үсеше үзәге- балалар бакчасы “Елмаю”

“Шаккатмалы һава”

танып белү үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу) буенча

эксперименталь танып белү эшчәнлеге конспекты

Төзеде: тәрбияче

                                                                                                          Васильева А.М.

                                                   

                                                     

                                                  Түбән Кама шәһәре

Тема: “Шаккатмалы һава”

Яшь төркеме: 2 нче кечкенәләр

Максат:

Балаларны «һава» турындагы белемнәрен системалаштыру, камилләштерү, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү. Тәҗрибә  үткәрү аша һаваның үзлекләренә төшенү.

Программа эчтәлеге:

1. Балаларга һаваның кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү.

2. Танып белү һәм тикшереп карау эшчәнлегендә балаларның тәҗрибәләр ясап, һаваның үзлекләрен (күзгә күренми, төссез, хәрәкәтләнә, тоеп була) билгеләү буенча үз фикерләрен әйтә белергә күнектерү .

3. балаларда һава үзлекләре турында күзаллау тудыру.

4. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен , иҗади эшчәнлекләрен,  фикерләү, уйлау сәләтләрен үстерү.  

5.Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Балалар белән алдан эшләнгән эш:

1.Һава турында әңгәмәләр үткәрү.

2. Һава температурасын күзәтү.

3.Җил белән уеннар.

4. Кешеләр,үсемлекләр, хайваннар тормышында һаваның роле турында әңгәмәләр үткәрү.

5. Тәҗрибәләр ясау.

Тәрбияченең алдан эшләнгән эше: конспект язу, атрибутлар, күргәзмә материаллар әзерләү.

Сүзлек запасын баету һәм активлаштыру: лаборатория, эзләнүче лаборант, һава агымы,күренмәс.

Җиһазлар һәм материаллар:

Күрсәтмә материал: һаваның ничек пычрануы турында презентация.

Таратма материал: салафан пакетлар, стакан белән сулар, таякчыклар

Методик алымнар һәм чаралар: Уен,күзәтү,кызыксындыру, әңгәмә,сораулар.

Эшчәнлек структурасы:

I.Кереш өлеш – 3 мин.

II. Төп өлеш- 10 мин.

III.Йомгаклау- 2 мин.

Интеграль белем бирү өлкәләре: Танып белү, Социаль-аралашу.

Физик үсеш. Нәфис-эстетик үсеш.Сөйләм үстерү.

Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре: Уйнау, тирә – юнь белән танышу,аралашу,хәрәкәтләнү.

Белем бирү эшчәнлегендә балаларны оештыру:

1.Балаларчишенү бүлмәсендә басып торалар.

2. Балалар өстәл артларында басып торалар.

3.Балалар ярымтүгәрәк булып урындыкларга утыралар.

Әдәбият:

1.От рождения до школы. Примерная общеобразовательная программа дошкольного образования / Под ред. Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой. - М.: Мозаика - Синтез, 2010. - 304 с.

2. Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибулина И.Җ., Туган телдә сөйләшәбез. Методик әсбап. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.- б.

Шөгыль барышы:

I.Кереш өлеш.

Балалар кабул итү  бүлмәсенә тезелешеп басалар һәм шунда ук башлап җибәрәбез.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар.

Балалар: Хәерле иртә, миңа

                Хәерле иртә, сиңа,

                 Хәерле иртә, һәммәбезгә дә!

Тәрбияче: Балалар, карагыз эле, минем кулда нәрсә ул?

Балалар: шарик

Тәрбияче: Әйе, балалар, бу шар тылсымлы.Аның эчендә нәрсә бар икән?

Балалар: Һава, тагын ниндидер кәгаз дә.

Тәрбияче: Балалар, һава безнең кайда бар?  

Балалар: бөтен җирдә.

Тәрбияче: Әйе, без сезнең белән һава сулыйбыз, һава булмаса без яши алмыйбыз. Авызларны йомып, борынны тотып, 5 кә кадәр саныйм,торып буламы һавасыз? Юк. Безгә яшәр өчен, сулар өчен һава кирәк. Бу шарның кәгазен ничек алып була соң?

Балалар: һавасын чыгарып.

(шардан кәгазне алабыз)

“Хөрмәтле, балалар! Сез бик тә уңган балалар. Мин сезне үземне тәҗрибә үткәрә торган лабораториягә чакырып калам. Минем сорауга җавап бирсәгез, минем нәрсә белән тәҗрибә үткәргәнне белерсез. Профессор Күпбелүче. Сорау: Төссез,иссез,күзгә күренми торган,әмма барлык тереклек өчен бик кирәкле әйбер ул”

Тәрбияче: Балалар, лабораториягә нәрсә белән барсак, тизрәк барып җитәрбез?.

(балалар җаваплары) Самолет белән барсак, тизрәк килеп җитәрбез. Күзләрне йомдык, очабыз.Менә килеп тә җиттек. Ләкин ишек ябык. Ишектә ниндидер картиналар эленгән. Балалар, картинаны игтибар белән карыйк әле, нәрсә эшләргә ярамый, тәҗрибә вакытында? (Картиналар буенча, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү)

II. Төп өлеш.

1.Тәҗрибәләр үткәрү.

Тәрбияче: Балалар, исәнмесез,мин профессор Всезнайкин, минем лабораториягә рәхим итегез.. Сезнең һава һәм аның үзлекләре турында тагын да якынрак танышасыгыз киләме?Алай булгач, мин сезгә эзләнүче-лаборантлар булырга тәкъдим итәм.      (Балалар ак халатлар, башлыклар кияләр)

Тәрбияче:  Әйдәгез 1 нче лабораториягә үтик.

Өстәлдә полиэтилен пакетлар ята . Әйтегез әле, алар эчендә нәрсә бар? (Пакет буш).  Дөрес әйтәсез, алар буш. Әйдәгез, сезнең белән  тәҗрибә ясап карыйк. Пакетны ике куллап тотып,  уңга сулга йөртик һәм авызын бер кул белән кысып куйыйк.  Пакет нишләде? (Пакет кабарды, аңа һава тулды)Чыннан да, пакет формасын үзгәртте,аңа һава тулды.  

-Әйтегез әле,балалар , пакет хәзер бушмы? (Буш түгел анда һава бар)

- Без һаваны каян тутырдык?(Тирә-ягыбыздан)

- Һаваны сез күрәсезме? (Юк күрмибез. Ул күренми)

- Пакетның икенче ягына кулыгызны куеп карагыз, күрәсезме?Кулыгыз күренгәч, һава нинди төстә дип уйлыйсыз?(Ул төссез)

Тәрбияче: Нәтиҗә:  Димәк, Һава төссез, ул үтә күренмәле һәм ул тирә-ягыбызда

Тәрбияче: Әйдәгез 2 нче лабораториягә үтик.

-Каршыгызда су салынган стаканнар тора. Саламчыкларны авызга кабып, стакандагы суга тыгып өреп карыйк. Нәрсә булды?(Суда куыклар чыкты)

-Ничек уйлыйсыз, куыкчыклар ничек барлыкка килделәр?(балаларның җавабы)

-Дөрес, балалар!Кечкенә куыклар алар-безнең эчтән чыккан һава. Без өргән һава саламчык буйлап чыга, һава судан җиңелерәк булгач, куык булып өскә күтәрелә

Безнең эчебезгә һава ничек кергән соң?

Нәтиҗә: Димәк, без һаваны борын белән сулыйбыз һәм ул безгә яшәү өчен кирәк.

Тәрбияче: Әйдәгез 3 нче лабораториягә үтик.

Күзгә күренми торган, төссез, безгә яшәү өчен кирәк булган һаваны тоеп буламы икән соң? Җилләткечләрне алып, тирә- ягыбыздагы һаваны үзегезгә таба җилпегез әле. Нәрсә тоясыз? (Җил тоябыз). Ничек уйлыйсыз, һаваны кайчан тоеп була?

Нәтиҗә:  Һава хәрәкәтләнгәндә аны тоеп була.

Тәрбияче: Әйдәгез 4 нче лабораториягә үтик.

Балалар, монда без һаваның тавышы бар микән, шуны тикшерербез

Борын белән һаваны сулап, ручка капкачына өреп карыйм әле. Нәрсә ишеттегез? (Тавыш чыкты). Ничек уйлыйсыз, тавыш чыгарга нәрсә ярдәм итте? (Балаларның җавабы) Балалар, сез һаваның тавышын  ишеттегез. Ручка капкачына мин өргән һава бәрелде һәм тавыш чыкты. Ә хәзер сез әкрен генә өреп карагыз. Ә хәзер көчле итеп өрегез. Ничек уйлыйсыз, кайчан тавыш көчлерәк чыга? (Балаларның җавабы). Һаваны ишетеп буламы соң? (Балаларның җавабы)  

Тәрбияче:  Нәтиҗә: һава агымы көченә карап тавышны ишетеп була икән.

Тәрбияче: 5 нче лабораториягә кергәнче,  бүлмәдәге һаваны исник әле. Нәрсә белән иснибез? Берәр ис сизәсезме? Димәк, бүлмәдә һава нинди дип уйлыйсыз? (Бүлмәдәге һава иссез)

-Хәзер күзләрегезне йомыгыз. ( Тәрбияче савыт эчендәге һаваны чыгара. Өстәлдә әфлисун, духи, сабын салынган капкачлы савытлар).

-Хәзер нәрсә исе чыкты?Әйе, дөрес әйттегез. 

Тәрбияче:  Һаваның исе юк дигән идегез бит? Ничек уйлыйсыз, каян чыкты соң бу исләр? 

Нәтиҗә: һаваның үзенең исе юк, ләкин һавага әйләнә- тирәдә яткан әйберләрдән төрле исләр тарала.

2. Презентация карау. Һаваның ничек пычрануы турында презентация карау.

III.Йомгаклау.

Тәрбияче:  Бүген без сезнең белән һава турында тагын бер кат искә төшереп үттек. Тирә-ягыбызны һава әйләндереп алган. Ул һәрвакыт кирәк. Һәм  һәрвакыт чиста булсын иде . Бүгенге сезгә нинди тәҗрибә үткәрү ошады?Өйгә кайткач, һава турында нәрсәләр дип сөйләячәксез?

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Шаккатмалы һава” Зурлар “а” төркемендә үткәрелгән эксперименталь танып белү эшчәнлеге

Әлеге эксперименталь эшчәнлектә зурлар төркеме балаларының «һава» турындагы белемнәре системалаштырылды, камилләштерелде, уйлау-фикерләү сәләтләре үсте....

"Шаккатмалы һава".

Зурлар төркеме өчен шогыль...