Казан кремленә сәяхәт”
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)
Максат. Балаларда туган җирне ярату хисе тәрбияләү,Казан Туган шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру. Сөйләм телен камилләштерү. Юлда һәм җәмәгать урыннарында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту.
Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру.
Сөйләм үстерү бурычы: тәрбияченең сорауларына тулы җавап бирергә, диалогик сөйләмне үстерергә.
Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли ризыкларыбызга, киемнәребезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 21.92 КБ |
Предварительный просмотр:
ТР Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылы «Ромашка» балалар бакчасы
“Казан кремленә сәяхәт”
темасына зурлар төркемендә танып белү эшчәнлеге район семинары
Тәрбияче: Хайруллина И.С.
2024 ел май
Максат. Балаларда туган җирне ярату хисе тәрбияләү,Казан Туган шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру. Сөйләм телен камилләштерү. Юлда һәм җәмәгать урыннарында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту.
Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру.
Сөйләм үстерү бурычы: тәрбияченең сорауларына тулы җавап бирергә, диалогик сөйләмне үстерергә.
Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли ризыкларыбызга, киемнәребезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Метод һәм алымнар: сорау, балаларның җавабы, нәфис сүз, күрсәтү.
Алдан эшләнгән эш: туган ил турында шигырьләр уку, слайдлар әзерләү.
Материал һәм җиһазлар: ИКТ куллану, туп.
Сүзлек эше: башкала, Ватан, рәис.
Эшчәнлек барышы:
Музыка яңгырый, балалар залга керә.
– Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик.
– Исәнмесез!
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле безгә хат килгән. Әйдәгез әле хатны укыйбыз: “Кадерле Ромашка балалар бакчасы балалары, без сезне Казан шәһәренә экскурсиягә чакырабыз! Килүегезне көтеп калабыз.
Тәрбияче: барабызмы балалар?
Балалар: барабыз!
Тәрбияче: нәрсә белән барырбыз икән?
Балалар: машина, автобус һ.б.
Тәрбияче: әйдәгез китәбез, Казан шәһәре ул безнең - Татарстанның башкаласы. Иң беренче санамыш ярдәмендә шофер билгеләрбез.
Бер бала: Әлчи-бәлчи,
Әни күлмәк үлчи,
Чәүкә, чыпчык,
Син кал, бу чык.
Балалар автобус белән барсак барыбыз да сыябыз. Юлда күңелле булсын өчен әйдәгез җыр җырлап барабыз.
Җыр “Кояшлы ил”
Кояшлы ил безнең ил
Күге аның гел аяз,
Кыш китерсә кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.
Тәрбияче: Балалар менә килеп тә җиттек. Карагыз әле нинди матур Казан шәһәре. Слайд 1 (Казан шәһәре күренеше). Безнең Сабина бик матур шигырь дә өйрәнгән бит әле, әйдә әле сөйләп күрсәт.
Нинди күркәм минем илем,
Кояштай балкып тора.
Урманнары җыр шикелле
Моңланып шаулап тора
Татарстан –үз илебез
Безнең газиз җиребез.
Бакчадагы гөлләр төсле
Гүзәл булсын көнебез.
Балалар, безнең шәһәребез бик борыңгы шәһәр. Казан шәһәренең ничек барлыкка килүе, аның ни өчен Казан дип аталуы турында бик күп легендалар сөйлиләр. Шуларның берсен сезгә сөйләп китәм, тыңлагыз!
Казан сүзе аш пешерү савытын аңлата. Борын-борын заманда, моннан 1000 еллар элек, Таңсылу исемле кыз үзенең казанын тотып, су алып килер өчен елга буена төшеп китә. Су тутыргач чуен казан бик авырая һәм кыз бала күтәреп торалмый, казан елгага чума. Таңсылу бик ачыргаланып: “Казан, әй, казан” – дип кычкырып җибәрә. Кызның кычкырганын башка кешеләр дә ишетә. Шуннан соң бу елга Казансу елгасы дип, ә бу елга янында төзелә башлаган шәһәр Казан шәһәре дип атала башлый.
(2 слайд) Ә хәзер Казан Кремле буенча сәяхәтебезне башлап җибәрик. Барыбыз да игътибар белән монда карыйк. (Кремль рәсеме күрсәтелә) Казан Кремле – ул бик борынгы Кремль. Казан Кремленең исеме бөтен дөньяга тарихи һәйкәл дип таралган. Аның диварлары бик калын, озын, бик биек. Казан шәһәре башта шул Кремль эчендә булган. Кремль дивары дошманнардан саклану өчен төзелгән булган. Почмакларында манаралар тора. Элек алар күп – 13кә хәтле булганнар. Мондый манаралар күзәтү манаралары дип атала. Сез ничек уйлыйсыз, балалар, кемнәрне күзәтү өчен кирәк булган бу манаралар. (Балалар җавабы.)
Тәрбияче: Кремльгә 5 керү юлы булган. Төп керү юлы – Спас манарасы. (3 Слайд Спас манарасы рәсеме күрсәтелә)
Тәрбияче: Хәзерге Спас манарасы ак таштан төзелгән, аның очында – алтын йолдыз. Аның зур сәгате безгә вакытның һәр сәгатен күрсәтеп, сугып тора. Балалар, ә бу нинди манара? (4 слайд Сөембикә манарасы күрсәтелә)
Балалар: Сөембикә манарасы.
Тәрбияче: Дөрес.
(Әминә Л. Шагыйрҗанның «Сөембикә манарасы» дигән шигыреннән өзек сөйли)
Кремльнең эчендә
Биек, биек, биеккә
Ашкан бер манара бар,
Исеме – Сөембикә.
Балкып тора алтын ай
Шул манара очында.
Карыйсы килә кереп
Ни бар икән эчендә?
«Сөембикә бик матур, гүзәл һәм акыллы ханбикә була. Ул жиде көн эчендә Казанда иң биек манара төзергә куша. Сөембикә манарасын 7 көн, һәр көнне берәр катын төзеп бетерәләр.”
Тәрбияче: Утырып ардыгыз бугай, хәзер, ял итеп алыйк. (Балалар басалар)
Утырып инде арыдык
Бераз ял итеп алыйк.
Кулларны билгә куеп.
Башларны чайкап карыйк.
Куллар билгә, өскә, янга,
Утырып-торып алыйк.
Кушаяклап сикерик тә
Урыныбызга утырыйк.
Уен «Башмакчы».
Балалар, безнең борынгы бабаларыбыз һөнәрчеләр булганнар. Алар теккән аяк киемнәрен ераклардан килеп ала, яратып кия торган булганнар.
Әйдәгез «Башмакчы» уенын уйныйбыз. (Балалар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар, бер бала – башмакчы уртада урындыкта утыра)
Башмакчы: Итек, читек, энә, без башмак башы чигәбез, матур итеп тегәбез. Кирәкмиме? Алмыйсыз? Әллә киеп карыйсыз?
Балалар:Әй, башмакчы, башмакчы, син бик оста такмакчы. Син сайрама такмагың, бир кияргә башмагың. (Балалар түгәрәк буенча кулланын ычкындырмый йөгерәләр, башмакчы аларның аягына кагылырга тырыша. Тия алса, аны үз урынына утыртып, түгәрәккә керә. Тидерә алмаса, түгәрәкне өч кат әйләнгәч, тагы баягы сүзләрне көйләп әйтә.)
(5 слайд Кол Шәриф мәчете рәсеме)
Тәрбияче: Бу нинди корылма?
Балалар: Кол Шәриф мәчете. (Балалар Кол Шәриф мәчете турында белгәннәрен сөйлиләр)
Тәрбияче: Кол Шәриф мәчете Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе. Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Кол Шәриф хөрмәтенә мәчет аның исеме белән аталган. Аның 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге белән бизәлгән. Бина төнлә бик матур яктыртыла.
Ә хәзер, әйдәгез, “Сору-җавап” уены уйнап алыйк. (Балалар түгәрәккә басалар, тәрбияче уртага. Тәрбияче сорау бирә һәм балаларга туп ата, тупны тоткан бала сорауга җавап бирә)
– Без нинди республикада яшибез?
– Республикабызның башкаласы нинди шәһәр?
– Татарстан рәисе кем?
– Син яшәгән авылның исеме ничек?
Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши? Рус, татар, удмурд, мордва, чуваш, башкорт, марилар.
–Татарстанның нинди шәһәрләрен беләсез? Бөгелмә, Әлмәт, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Буа.
– Татарстан туграсында нәрсә сүрәтләнгән? . Кызыл кояш җирлегендә канатлы ак барс сүрәтләнгән. Ак барс -көчле хайван , ул үзен һәм үз янындагы кешеләрне дә яклый ала. Ак барс – байлык, көч, дәрәҗәне дә аңлата.
– Татарстан байрагында (әләм). ничә төс?
– Кызыл төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата? Кызыл төс ул – кояш, ут төсе. Борынгы бабаларыбызда бу төс көч, күәт һәм яшәү билгесе булган.
– Яшел төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата? Яшел төс – туган җиребез, табигатебез төсе.
– Ак төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата? Ак төс – сафлык, тынычлык, иминлек төсе.
– Татар халкының милли ризыгы (Чәк-чәк)
– Татар халкының милли бәйрәме (Сабантуй)
– Казанның йөзек кашы булган мәчетнең исеменичек ? (Кол Шәриф мәчете)
- Нинди татар милли киемнәрен беләсез. Читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, камзул, бәби итәкле күлмәк.
- Татар орнаментында нинди мотивлар бар? Дәлия, лотос сыман, гөлҗимеш, яфрак, кыңгырау, тукранбаш, лалә чәчәк, канәфер чәчәге, ромашка мотивы.
– Безнең балалар бакчасының исеме ничек?
Балалар, шуның белән Казан Кремле буенча сәяхәтебез тәмам. Сезгә бугенге сәяхәтебез ошадымы? Сез бүген нинди яңа сүзләр ишеттегез? Казанда күргәннәрегезне кемгә сөйлиячәксез?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект совместного досуга для детей старшего дошкольного возраста и родителей «Что мы знаем о Казани»
Конспект совместного досуга для детей старшего дошкольного возраста и родителей«Что мы знаем о Казани» Цель: Закреплять и углублять представления детей о родном городе. Раз...

Конспект совместного досуга для детей старшего дошкольного возраста и родителей «Что мы знаем о Казани»
Конспект совместного досуга для детей старшего дошкольного возраста и родителей «Что мы знаем о Казани» Дети закрепляют и углубляют представления о ...

"Знакомство с Казанью"
занятие по развитию речи, для средней группы. знакомство детей с достопримечательностями города Казани - столицы республики Татарстан....

Казань - спортивная столица
Интегрированное занятие по обучению татарскому языку русскоязычых детей (подготовительая к школе группа)....

Казань! Казань! - Ты мой любимый город...
Презентация про наш любимый город Казань, где представлены: история, достопримечательности, памятники и т.д. Воспитание у детей эмоционально-положительного отношения к тем местам, где он родился и жив...
Казаным, минем Казаным.
С помощью произведений поэтов Татарстана, через иллюстративные материалы закрепляется знания детей о Казани, ее исторических памятниках и воспитывается уважение и гордость за свой город и народ....

авторский сцеарий "Казань-звезда моя" (сказочный экскурс по городу Казани для старших дошкольников)
Сценарий "Казань - звезда моя" - это своеобразный сказочный экскурс по городу, который ненавязчиво знакомит дошкольников...