Юл хәрәкәтен җайга салучы
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Зарипова Алсу Рашидовна

Кейс, квест  технологиясен кулланып юл йөрү кагыйдәләрен  өйрәнүгә кызыксыну уяту    

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatiya.docx30.2 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

  Юл хәрәкәтен җайга салучы

Тәрбияче:

Зарипова А.Р.

Интеграл белем бирү өлкәләре:

 Социаль – коммуникатив  

Яше:

 Уртанчылар  төркеме

Төре:

   Куркынычсызлык   нигезләрен формалаштыру

Эшчәнлекнең специфик  төре:

 Танып белү үсеше

Максат:

    Кейс, квест  технологиясен кулланып юл йөрү кагыйдәләрен  өйрәнүгә кызыксыну уяту    

Бурычлар:

   Белем бирү бурычлары: - ситуацияне анализлый , проблеманы хәл итә белү;   оптималь юлларын сайлау,   фикерләү эшчәнлеген активлаштырырга;    

Үстерү бурычлары: - урамда үз-үзеңне тоту,  юл йөрү кагыйдәләре өйрәнүне дәвам итү,  күзәтүчәнлекне   логик фикерләүне үстерү.

Тәрбия бурычлары: -балаларда юл кагыйдәләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү хәрәкәтләр һәм аларга иярү теләген артыру.

Методик алымнар һәм оештыру формалары:

   Проблемалы  әңгәмә, нәфис сүз, булдыру проблемалы  хәлләр, фоторәсемнәр,   фикер алышу.

Җиһазлар:

Фоторәсемнәр турында фикер алышу өчен проблемалы  хәлләр, юл  билгеләре, чемодан, һәр балага җитәрлек битләр, карандашлар, трафаретлар, проектор, слайдлар,алты төрле түгәрәкләр ( светофор өчен), “Нинди–нәрсәдән” уенына материаллар

Алдан эшләнгән эш:

Балалар белән юл кагыйдәләре турында әңгәмә хәрәкәтләре, «Юл әлифбасы» нәфис әдәбият уку.  

Структура:

 - телефон шалтырый,  юл хәрәкәтен җайга салучы  1 мин;

-   табышмаклар  сөйләү  2 мин;

-   кейс№1  “Җәяүлеләр юлы”    2 мин;

-   кейс №2 “Фото-kейс” 2 мин;

-   кейс№3“Йөри, оча, йөзә”  2  мин;

-   уен“ йөри, оча, йөзә   “2 мин;

-  ”юл билгеләре минем дустым”1 мин 

-   физминутка1 мин

-  кейс№4 “Нинди - нәрсәдән? “ясалган 1 мин;

- нәтиҗә, трафареттан рәсем төшерү 1 мин.

Сүзлек:

  Мәгьлүмәт бирүче, хезмәт күрсәтүне белдерүче, юл хәрәкәтен җайга салучы

Алга таба эш:

Юл йөрү кагыйдәләре    буенча видеоматериаллар җыю.

Белем бирү эшчәнлеге:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Мин ниндидер тавыш ишетәм, ә сез ишетәсезме?

Балалар: Эйе. телефон тавышы.

Тәрбияче: Бик дөрес телефонны алыйм эле, кем шалтырата икән.( тәрбияче ала, экранда светофор чыга, юл хәрәкәтен җайга салучы кеше чыга, сөйли башлый)

Юл хәрәкәтен җайга салучы: Исәнмесез балалар. Минем исемем юл хәрәкәтен җайга салучы( регулировщик). Безнең бүлеккә төрле фотографияләр килде юл кагыйдәләрне бозганнар, дөрес эшләмәгәннәр. Сез безгә булышыгыз әле, бу очракта сез нәрсә эшләр идегез. Мин сезгә  тылсымлы чемодан җибәрдем , анда биремнәр бар. Сез шул  биремнәрне  дөрес, дөрес  түгелен белергә, сәбәбен ачыкларга  тиешсез.  Чемоданда конверт лар  аның өчендә   төрле биремнәр, ә биремнәр өчендә пазлы кисәкләре.   Рәхмәт.

           Тәрбияче: Балалар тылсымлы чемаданны ачып карыйбызмы? Юл хәрәкәтен җайга салучының биремнәрен   итәрбезме? ( кабатлыйлар)

           Балалар: Юл хәрәкәтен җайга салучының биремнәрен үтәрбез. Әйе, ачып карыйк.

Тәрбияче: Мин сезгә  табышмаклар әйтәм , ә сез дөрес итеп җавапларын әйтерсез.

Нинди гаҗәп өй бу? Һәр ягы тәрәзәле.

Аягында резина, бар ашаганы бензин.

Бу нинди өй? (Автобус)

Кош түгел оча. (Самолет)

 Юк, мин поезд түгел,

Ләкин аңа охшаган.

Чөнки йөрибез без

Тимер юллардан.  (Трамвай)

Авызы юк, борыны юк,

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе (Светофор) 

Тәрбияче: Светофор кайда тора соң ул, ни өчен кирәк?

Балалар: Светофор юл чатында, юл хәрәкәтен көйләп тора

Тәрбияче: Балалар, ә ничек уйлыйсыз, шәһәр урамнарында нәрсә булырга мөмкин, әгәр дә юл билгеләре юкка чыкса?

Балалар: Машина йөртүчеләр нинди тизлек белән барырга кирәклеген белмиләр. Җәяүлеләр  юл аша  үтә алмыйачаклар, машина йөртүчеләр кайда заправка һәм юарга мөмкин икәнлеген белмәчәкләр.

Тәрбияче: Бик дөрес. Менә безгә бер кисәкле пазлы чыкты.  Әйдәгез икенче биремгә күчәбез.

КЕЙС №1  Җәяүлеләр юлы

 Тәрбияче: Балалар, ә сез хокук бозучылар урынында  нәрсә беләсез?

Балалар: Андый кешеләрне юл кагыйдәләрен бозучылар дип йөртәләр.

Тәрбияче: Бүген без җәяүлеләр  чыгу  юлы турында сөйләштек. (экранда кыз юл аша дөрес чыгу буенча фотография барлыкка килә.)  Сез бу хәлне бик яхшы беләсез, һәм мин сезнең   урамда ничек йөргәнегезне беләсем килә.  Чемоданда  бер  бирем   тәкъдим итәм   ( чемоданда өченче биремле конверт табалар, аны ачалар. Эчендә конвертта кызыл, сары, яшел , кара., зәңгәр түгәрәкләр ята). Сезгә дөрес итеп төзәргә кирәк булачак. Нәрсә килеп чыкканын ачыкларга ( балалар төзиләр)

Балалар: Светофор         

Тәрбияче: Бик дөрес светофор килеп чыкты, конверт өчендә икенче   пазлы килеп чыкты.

КЕЙС №2  Фото 

Тәрбияче: Юл хәрәкәтен җайга салучыга безгә фотоларны экранга  куйган карагыз әле.   Малай  дөрес эшлиме?

Балалар:  Малай  юл уртасында уйный.  Юл уртасында уйнарга ярамый, чөнки анда машиналар йөри.  

Тәрбияче: Дөрес малай  авариягә очрарга яисә травма  алырга мөмкин. Бәла булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар: Юлда уйнамаска, тиешле урында уйнарга    кирәк.

Тәрбияче: Дөрес   фикер йөртәсез,  башка балаларгада  бу  кагыйдәрне   әйтергә кирәк.( экранда дөрес рәсем чыга)

 Балалар:  Ә монда малай дөрес уйный, уен мәйданчыкта.

Тәрбияче: Дөрес җавап биргән өчен конверт  өчендә икенче пазлы килеп чыкты. Әйдәгез тагын биремне ачып карыйк.

 КЕЙС №3   «Йөри, оча, йөзә»

Тәрбияче: Балалар экранда нинди рәсемнәр    сурәтләнгәнен һәм  ничек  атыйбыз.  Ничек әйтергә була  бер сүз белән?

Балалар: Бу транспортлар.

Тәрбияче: Дөрес балалар, безгә аларны  дөрес итеп бүләргә кирәк булачак. Ничә транспорт  төре сүрәтләнгән?

Балалар: Экранда өч  төрле транспорт сурәтләнгән.

Тәрбияче: Безгә дөрес итеп аларны аерырга кирәк булачак. Сезнең алда рәсемнәр, шул рәсемнәрне дөрес итеп аерып куярга кирәк (һава болытка, юл, су рәсемнәр өстенә куялар)  Самат ни өчен син самолетны һавага куйдын? (сәбәбен ачыклый) Булдырдыгыз балалалар, конверт өчендә 4кисәге чыкты, ә хәзер мин сезгә карарга тәкъдим итәм чемоданда киләсе биремне  эшләргә.( экранда рәсемнәр чыга, чемадан өченнән дә алалар)

 Уен «Йөри, оча, йөзә»

Әйдәгез әле балалар түгәрәккә басабыз. Мин машина дигәч сез руль тоткан сыман хәрәкәт ясап “р-р-р” авазын чыгарабыз, ә самолет дигәч куллар ярдәмендә очу хәрәкәтен ясыйбыз “ у-у-у” авазын әйтәбез. Поезд  дигәч куллар ярдәмендә түгәрәкләр ясау “чух- чух” дигән авазны әйтәбез. Корабелҗ дигәч кул белән дулкын ясыйбыз “у-у-у” авазын әйтәбез. Булдырдыгыз балалалар, конверт өчендә 5 кисәге чыкты.

Тәрбияче:Мин сезгә юл билгеләрен күрсәтәм , ә сез ул билге нәрсәне аңлата. Билге зәңгәр төстәге квадрат формасында ак өчпочмакта кара төстәге җәяүле сурәтләнгән.

Балалар: Бу җәяүленең юлны аркылы чыгу урыны.

Тәрбияче: Бик дөрес , бу билгене караңгыда да күрергә була , чөнки махсус пленка белән капланган.“ Җәяүлеләр өчен җир асты чыгу юлы”, “Җәяүлеләр өчен җир асты керү юлы”  куелган билге дә бар, җәяүле юлны бары тик шул урыннан гына аркылы чыгарга тиеш.Кайсы билге курныныч дип саныйсыз?

Балалар: Җәяүленең юлны аркылы чыгу урыны, чөнки анда машиналар йөриләр.

Тәрбияче:Бик дөрес( автобус,  трамвай күрсәтелгән билге күрсәтә) Менә бу билгеләр нәрсәне аңлата һәм ни өчен?

Балалар:  Бу билгеләр “Автобус, трамвай тукталышы”, чөнки транспорт рәсеме төшерелгән.

Тәрбияче:Бик дөрес  транспорты  тукталышлары  турында хәбәр итүче   билгеләр.Әгәр бу билге булмаса?

Балалар: Кешеләр тукталышны белмәсләр иде.

Тәрбияче:Булдырдыгыз балалалар, конверт өчендә 6кисәге чыкты. Конверт өчендә ял минуты.

 Физминутка

Тротуардан атлыйбыз (бер урында атлап тору)

Кагыйдәне саклыйбыз (бармак белән яныйбыз):

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга карыйбыз.

Тәрбиче: Бер аз ял итеп алдык, конвертларны ачып каруны дәвам итәбез.

   КЕЙС №5 « Нинди - нәрсәдән? »ясалган

Тәрбияче: Сезнен алда металл, кожа, пыяла, пластмасса, тимер, калай,агач һ.б  каробкалары . Мин сезгә  нинди нәрсәдән ясалган  сөйләрмен, ә сезгә шул җөмләгә нәрә туры килә шуны сайлап алырга кирәк булачак.

- Көпчәкләре резинадан. Ул нинди?) ... (резин). 

- Машинаның ишеге металлдан. Ул нинди ?) ... (металл). 

- Автобус руле пластмассадан. Ул нинди ?) ... (пластмасса).

 -Утыргычлар, тышланган тире. Ул нинди?) ... (кожа). 

  -Пыяла Фары. Алар (нинди?) … (пыяла).

Тәрбияче: Бик дөрес, менә безнең  пазланың 8кисәге  дә табылды. Бу пазлада нәрсә чыгуын ачыклыйсыгыз киләме?( балалар җавабы, җыялар)

Балалар: Гаи машинасы килеп чыкты ( экранга чыга)

Тәрбияче: Хезмәт күрсәтүче тагын нинди машиналар бар?

Балалар: Ашыгыз ярдәм күрсәтүче, газ хезмәт күрсәтүче,  ут сүндерүче машиналары бар( экранга чыгып бара)

 Тәрбияче: Безгә  чемаданны ябырга кирәк, юл хәрәкәтен җайга салучың биремнәре сезгә ошадымы?   Сезгә кайсы моменты охшады, сезгә трафаретлар   рәсем төшерергә ярдәм итәчәк. ( балалар рәсем ясый)   

Йомгаклау. Сез ничек уйлыйсыз, без мөһим бурычны, биремнәре  үти алдыкмы?  ( балалар җавабы)  Сез бүген бик тырышып эшләдегез, үзегезнең белемегезне күрсәттегез, барлык биремнәрне дә дөрес үтәдегез. Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләсез икән. Юлда йөргәндә  һәрвакыт сак булыгыз! Көннәр тыныч, якты һәм имин булсын! Сау булыгыз

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Айга сәяхәт

конспект занятия по развитию речи в средней группе для детей татарских групп. конспект занятия на тему космос....