Айга сәяхәт
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

конспект занятия по развитию речи в средней группе для детей татарских групп. конспект занятия на тему космос.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_tat.docx17.78 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Айга сәяхәт (уртанчылар төркеме)

Шафикова Гульназ Рафиковна,

Воспитатель 2ой квал. категории,

МАДОУ №97 «Пчелка»

г. Набережные Челны

Максат: белем бирү: балаларны яңа сүз барлыкка китерү алымнарына өйрәтү; ана теленең барлык авазларын ныгыту.

Үстерүче: аларның бәйләнешле сөйләм телләрен, күрү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияви: әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау һәм материаллар: күрсәтмә материаллар: Белмәмеш рәсеме, космоска багышланган иллюстрацияләр, йолдызлар, ракета төзер өчен модульләр, рәсем-ребуслар, хат белән конверт, такта, фланелеграф.

Таратма материал: авазның урынын белгеләр өчен карточка-схемалар.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: космоска багышланган иллюстрацияләр карау.

Тәрбияче әзерлеге: Штеренберг “Ребус-метод” китабы.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: балалар, сөйләм теле шөгылен башлыйк. Акыл һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә.

Балалар, бүген безнең төркемгә менә мондый хат килде, аның кемнән икәнен без хәзер белербез:

“Коткарыгыз, мин айда. Миңа ярдәм кирәк. Белмәмеш.”

Т.: Ул айда һәм ниндидер бәлагә юлыккан. Аңа ярдәм кирәк. Белмәмешкә ярдәм итәр өчен безгә берәр транспортка утырырга кирәк. Сез нинди транспорт төрләрен беләсез? (самолет, вертолет, автобус, тракто...)

Т: ә айга очар өчен безгә нәрсәгә утырырга кирәк? (ракетага)

Т: әйе, ракетага. Ләкин айга очар өчен безгә ракетаны төзергә кирәк. Без аны шушы модульләрдән ясарбыз. Башта нинди фигура куябыз? (аска сары турыпочмак куярга кирәк)

Т: ракетага нәрсә җитми? (өстенә яшел өчпочмак куярга кирәк)

Т: бик дөрес. Менә ракета әзер. Хәзер айга очарга да була. Кулларны өскә өчпочмаклап куябыз һәм очарга әзерләнәбез. Бер, ике, өч. Очтык (балалар кулларын өскә өчпочмаклап куеп, такта янына “очалар”).

Тактага Белмәмеш һәм ай рәсеме эленгән.

Т: Менә, без килеп тә җиттек, хәзер Белмәмешкә ярдәм итәргә кирәк, ләкин айга аяк басыр алдыннан безгә берничә бирем үтергә кирәк (һәрбер балага икешәр схема таратыла).

Сезнең алдыгызда схемалар бар:

.......

...........

Мин хәзер менә мондагы йолдызларны алам. Карагыз әле бу йолдызга, нинди рәсем төшерелгән? (шикәр)

Т: әйе, шикәр. Әйдәгез әле бергәләп “шикәр” сүзен әйтеп карыйк (кабатлыйлар). [ә] авазы кайда ишетелә, сүзнең алдындамы, әллә ахырындамы? (ахырында)

Т: Димәк, менә мондый карточка күрсәтәбез:

...........

Ә менә бу йолдызда нәрсә төшерелгән? (өстәл)

Нинди карточка күрсәтәбез?

.......

(берничә бала белән күнегү кабатлана)

Т: ә хәзер ял итеп алабыз.

Җил исә, исә, исә, кулларны күтәреп селкү

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына, чүгәләү

Агачлар үсә, үсә әкрен генә басу.

Хәзер инде алга юл тотабыз, Белмәмешне коткарырга. Күзләрне йомабыз. Бер, ике, өч (тактага буталган ребус-рәсемнәр эленә). Күзләрне ачабыз. Нинди рәсемнәр бар монда? (чия, алка, яшен, дөге, чебен, бишек, дөя, ябалак, чеби)

Бу рәсемнәрне тәртипкә салырга кирәк, алар гади түгел алар – тылсымлы.

Балалар, бу нәрсә? (алъяпкыч һәм камыш)

Т: алъяпкыч һәм камыш сүзләренең беренче иҗекләрен алабыз: ал һәм ка. Әйдәгез бергәләп кабатлап карыйк. Нинди яңа сүз барлыкка килде? (алка).

Балалар, бу нәрсә? (чиләк һәм яшен)

Т: чиләк һәм яшен сүзләренең беренче иҗекләрен алабыз: чи һәм я. Әйдәгез бергәләп кабатлап карыйк. Нинди яңа сүз барлыкка килде? (чия).

Балалар, бу нәрсә? (дөге һәм ябалак)

Т:дөге һәм ябалак сүзләренең беренче иҗекләрен алабыз: дө һәм я. Әйдәгез бергәләп кабатлап карыйк. Нинди яңа сүз барлыкка килде? (дөя).

Йомгаклау.

Т: без бергәләп рәсемнәрне урнаштырдык һәм шуның белән Белмәмешне коткардык. Хәзер инде безгә кире кайтырга вакыт. Кулларны өскә өчпочмаклап куябыз һәм очарга әзерләнәбез. Бер, ике, өч. Очтык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл хәрәкәтен җайга салучы

Кейс, квест  технологиясен кулланып юл йөрү кагыйдәләрен  өйрәнүгә кызыксыну уяту  ...