"Весёлые старты по правилам дорожного движения"
методическая разработка по обж (старшая группа)

Весёлые старты по ПДД.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл veselye_starty_pdd_avtosohranennyy.docx29.07 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле балалар, исәнмесез хөрмәтле кунаклар. Без сезне үзебезнең бәйрәмебездә күрүебезгә бик шатбыз.

Без бүген Сезгә юл йорү кагыйдәләренә багышланган “Күңелле стартлар” дигән ярышны күрсәтеп китәбез.

Бүген сезнең каршыгызда ике команда “Светофор” һәм “Юл билгеләре” көч сынашачак ( слайдларда светофор һәм юл билгеләре рәсемнәре күрсәтелә).

Җинүчеләрне жюри билгеләячәк. Жюри составында безнең буген килгән кунагыбыз ЮХИДИ инспекторы .......... һәм балалар бакчасы мөдире .......

Бәйрәмебезне башлыйбыз. Балалар зал уртасына рәхим итегез. (Музыка астында командалар залга керәләр һәм ике шеренгага тезелеп басалар).

Хәзер инде сүзне командаларга бирәбез.

1 команда.

Капитан: Сезне “Светофор” командасы сәламли:

Светофорнын тослэрен

Бик яхшы ойрэнсэгез,

Өйгә һәм бакчага,

Исэн-сау барып житерсез!!!

2 команда.

Капитан: Сезне “Юл билгеләре” командасы сәламли:

Бик кечкенә булса да ул,

Төгәл кирэк үтәргэ.

Һәрбер юл билгелэрен,

Кирэк Хөрмәт итэргэ!!!

Тәрбияче: Командалар белән танышып киттек. Балалар, ә хәзер әйдәгез әле ярышыбызны башлаганчы “сез юл билгеләрен яхшы беләсез микән” шуны тикшереп үтәбез. Менә мин сезгә юл билгеләрен өләшәм. Ә сез ул билге нәрсә аңлатканын сөйләп күрсәтерсез. Беренче сүзне капитаннарга бирәбез (балалар шигырьләр сөйли) 

Светофор

1. Юл билгеләре безгә        

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр,

Юл билгелэре

2. Билгеләрне без беләбез        

Менә алар ниндиләр:

Күрсәтүче, кисәтүче

Һәм тыючы билгеләр!

3. Бу билге шоферларга        

Болай дип әйтә бит ул

Тукта! Әнә ерактан

Бер поезд килә тизләп

Шлагбаумнан чыкканда

Бик зур түземлек кирәк.

4. Трассага чыккан чакта        

“Стоп” дигән билге бар

Бу урында туктап торып

Тирә-якка карап ал

5. Бу билгене белү кирәк,        

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга-автобуска.

6. Бу билге- шундый билге:        

Сине саклый, җәяүле!

Чыгабыз бергә-бергә

Без юлны шушы җирдә.

7. Бу билгене, билгеле,        

Шоферлар бик шәп белә

Аеруча сак булыгыз,

Юлдан балалар килә!

 

8. Кызыл, сары ут янганда          

Сак булыгыз, балалар,

Хәвеф - хәтәр булмасын дип

Сезне кисәтә алар.

  

9. Бу билгене күрсәләр,        

Сөенә авырулар.

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр.

10. Бу билгене күрүгә,        

Барысы да шатлана.

Димәк, кирәк вакытта

Мөмкин тамак ялгарга.

11. Кызыл түгәрәктә кара.    

Киемнән кеше тора -

Ул билге җәяүлеләргә

Монда йөрмәскә куша.

12. Яратсаң да чабарга сәпиттә  

Туктата бу билге әлбәттә

Аңлата ул сиңа ярамый

Бу юлда чабарга сәпиттә.

Молодцы балалар юл билгеләре турында бик яхшы беләсез икән. Ә хәзер әйдәгез шушы юл билгеләре ярдәмендә ярышыбызны башлап җибәрәбез.

Беренче бәйге  “ Юл билгеләре арасында йөгерү” дип атала. Хәзер сезгә балалар бер-бер артлы басарга кирәк була. Мин беренче баланын кулына руль бирәм, шул бала машина йөрткән хәрәкәт ясап юл билгеләре арасыннан йөгереп бара да, кайтканда туры йөгереп кайта. Шуннан рульне икенче кешегә бирә, үзе артка барып баса. Кайсы команда тизрәк әйләнеп килә, шул команда җинүче була. Аңладыгызмы? Мин 1,2,3 дигәч башлыйбыз.

1,2,3 башладык (Музыка)

Молодцы балалар, сез бөтенегез тырыштыгыз, машина йөртә беләсез икән. Ә хәзер без сезгә һәрберегезгә руль бирәбез, ә сез безгә матур итеп җырлап күрсәтерсез.

Җыр “Мин-Шофер

Тәрбияче: Рәхмәт Балалар. Бик матур җырладыгыз. Шофер булырга эле сезгә иртәрәк, без пока җәяү гына йөреп торабыз. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез миңа аның җавабын әйтерсез.

АК кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә шушы урын

Гөмерен уяу саклый!

Дөрес балалар, бу җәяүлеләрнен юлны аркылы чыгу урыны. Ә хәзер без икенче бәйгегә күчәбез, ул “2 Зебра төзү” дип атала. Бу бәйгедә сезгә менә бу тасмалардан Зебра төзергә кирәк булачак. Һәрбер кешегә бер тасма. Беренче кеше тасманы ала да менә бу юлга аркылыга тасманы куя һәм йөгереп кайта. Артка барып баса. Икенче кеше дәвам итә. Кайсы команда беренче һәм дөрес итеп тозеп бетерә, шул команда җинүче була. Аңладыгызмы? Мин 1,2,3 дигәч башлыйбыз

1,2,3 башладык (Музыка)

Тәрбияче: Молодцы балалар, булдырдыгыз. Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урынын дөрес итеп төзеп бетердегез. Киләсе бәйге безнең “3 Пазл төзү” дип атала. Бу бәйгедә сезгә йөгерәсе булмый, азрак ял итеп алырсыз. Монда сезгә бары тик игьтибарлы булырга кирәк булачак. Сезне хәзер ике подгруппага бүлеп чыгабыз. Нурбек син ике Азалия белән төзерсен пазлны, Инсаф сина Алиса белән Самира була. Рушанга  Илюза белән Айдар була, Самир Зиля һәм Амина белән эшли. Сезгә  өстәлгә пазллар эзерләп куйдык. Сез менә бу юл билгеләргә карап шундый ук билге тозергә кирәк буласыз. Кайсы команда тизрәк төзеп бетерә, шулар җинүче була. Аңладыгызмы? Эйдәгез урыннарга барып басабыз, мин 1,2,3 дигәч башлыйбыз.

1,2,3 башладык (Музыка)

Тәрбияче: Молодцы, бу биремне дә үттегез. Киләсе бейгәдә дә шулай ук бүленгән килеш өч кеше катнашасыз. Бәйгенең исеме “4 Такси шоферы” дип атала. Командадагы ике кеше такси шоферлары була.  Без сезгә обруч бирәбез, ул сезнен машина була. Башта беренче шофер обручны киеп куя да үзе генә конусны әйләнеп кайта. Шуннан машинага икенче кешенә утырта, икесе конусны әйләнеп кайталар. Шуннан өченче баланы утырталар да өчесе әйләнәп кайталар да машинадан төшәләр. Обручны икенче шоферга тапшыралар. Уен шулай дәвам итә. Кайсы команда конусны тизрәк әйләнеп кайта, бу бәйгедә җинүче була. Аңладыгызмы? Мин 1,2,3 дигәч башлыйбыз

1,2,3 башладык (Музыка)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Сез бик тырыш балалар. Киләсе бәйгедә сезгә тагын да тырышырга кирәк булачак. Бишенче бәйге “5 Туннель аша чыгу” дип атала. Монда безгә ике помошник кирәк була. Лейля апай белән Гулшат апай туннелны бер яктан тотып торалар. Сез шул туннелдан чыгып менә бу коры җирләргә гына басып конусны әйләнеп кайтасы була. Шулай ук кайсы команда беренче үтеп бетерә бу биремне шул команда җиңүче була. Аңладыгызмы? Мин 1,2,3 дигәч башлыйбыз

1,2,3 башладык (Музыка)

Тәрбияче: Молодцы балалар, тырыштыгыз. Бик житез балалар булып чыктыгыз сез. Ә хәзер соңгы алтынчы бәйгегә күчәбез, ул “6 Светофор төзү” дип атала. Монда сезгә светофорның түгәрәкләрен кисеп, менә бу магнитный доскага дорес итеп элеп куярга кирәк була. Беренче кеше барып эзер түгәрәкне төсле картонга куеп йөртеп чыга, йөгереп кайта да артка барып баса. Икенче кеше барып шул түгәрәкне кайчы белән кисә дә йөгереп кайтып артка барып баса. Өченче кеше шул кискән түгәрәкне магнитный доскага элеп куя да йөгереп кайта. Шуннан светофорның өч түгәрәген дә шулай итеп эшләп чыгарга кирәк була. Аңладыгызмы? Мин 1,2,3 дигәч башлыйбыз                                    1,2,3 башладык (Музыка)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физкультурное игровое развлечение "Весёлые старты"

Данное развлечение предназначенно для старшего дошкольного возраста. Ребята попадают в волшебную страну "Спортландию", где их ждут разные спортивные эстафеты и много веселья....

Спортивный праздник "Весёлые старты" посвящённый Дню космонавтики

.   Давно, когда ваши бабушки и дедушки были ещё маленькими, в космос полетел первый человек.  Назовите его имя. Дети.  Юрий Алексеевич Гагарин! Восп.   С тех пор наша ...

День здоровья города Коломны (весёлые старты для дошкольных работников)

Задачи:Формировать здоровый образ жизни; укреплять здоровья участвующих; создать условия для формирования интереса и потребности у участников к занятиям спортом; совершенствовать развитие физических к...

Конспект досуга для детей старшего дошкольного возраста «Весёлые старты».

Прививать любовь к занятиям физкультурой и спортом, развивать ловкость, быстроту, выносливость у детей старшего дошкольного возраста....

Сценарий спортивного развлечения "Весёлые старты" для детей старшего дошкольного возраста.

В нашем детском саду прошли "Весёлые старты" для детей старшего дошкольного возраста. Так, как у нас по две группы каждого возраста, очень удобно соревноваться. Первыми соревновались ребята двух старш...

"Весёлые старты" для подготовительной к школе группы.

План-конспект проведения физкультурно-развлекательного мероприятия в полготовительной группе ДОУ  "Весёлые старты"....