Новогодний утренник в первой младшей группе
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Тухбатуллина Роза Маратовна

Новогодний утренник с детьми первой младшей группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chyrshy_byrme.docx13.13 КБ

Предварительный просмотр:

Чыршы бәйрәме.

Кар кызы.

Кар буранда тудым мин,

Кар биләүдә үстем мин.

Кар биләүләрдә үстем мин,

Кар сулары эчтем мин.

Мин биимен, җырлыймын,

Буран уйнап торганда.

Биеп аргач, ял итәмен

Чыршы үскән урманда.

Күрәсезме чыршыны:

Матур итеп киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

(Балалар чыршы тирәли йөриләр. Кар кызы балаларга төрле сораулар бирә.Чыршы матур бизәлгәнме? Анда нинди уенчыклар бар? Кайсы уенчык сезгә бигрә тә ошый?)

Чыршы,чыршы,без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матуррак

Бизәлгәнсең бу юлы.

Чыршы бәйрәме- ямьле бәйрәм бит.

Чыршы янында бер җырлыйк әйдә.

(Җыр “Син килгәнгә сөендек”)

Кар кызы. Балалар, карагыз әле, чыршының утлары нигәдер янмый.Әйдәгез әле, бергәләп “чыршы, чыршыкай, утыңны кабызчы!” дип әйтик.

(Балалар 2-3 тапкыр шул сүзләрне әйткәннән соң,чыршы утлары яна.)

Ә хәзер утларга өрегез. Утларны сүндереп уйныйбыз. Менә сүнделәр утлары! Әйдәгез кул чабыйк әле. Менә утлары янды.

Биедек тә, җырладык та, чыршы белән дә уйнадык. Ә хәзер утырып ял итик.

(Балалар утыралар)

Кая минем кар бөртекләрем?Килегез әле минем яныма.

(Кар бөртекләре биюе)

Бигрәк матур биедегез балалар. Мин сезгә карлар да алып килдем. Карагыз әле. (тирә-якка чәчә)

(Уен “Собери снежинки”)

Кар кызы. Ай,балалар,карагыз әле, мин нәрсә таптым! Кыңгырау!Бигрәк матур! Кемнеке икән бу? Мин аны хәзер шалтыратып карыйм, бәлки безгә кунакка кем булса да килер.

(Шалтырата, куян керә)

Куян. Сез мине чакырдыгызмы?

Кар кызы. Без кыңгырау таптык куянкай, синеке түгелме?

Куян. Минеке түгел шул.

Кар кызы. Әйдә куян безнең белән җылынып, уйнап ал. Балалар, әйдәгез әле куян белән уйнап алыйк!

(Хороводлы уен “Ак куянга ни булган”)

Куян. Саубулыгыз балалар, миңа китәргә кирәк.

Кар кызы. Әйдәгез әле балалар, тагын бер шалтыратып карый әле.

(Кыңгырауны шалтыраталар.Кыш бабай керә)

Кыш бабай.Кем минем кыңгырауны шалтырата,кем мине чакыра?

Кар кызы. Кыш бабай, без кыңгырау таптык,синеке түгелме?

Кыш бабай. Ай,рәхмәт! Мин аны югалткан идем.

Кар кызы. Кыш бабай, безнең бүген бәйрәм бит!Безнең белән кал.

Кыш бабай.Рәхмәт сезгә балалар,бик теләп калам сезнең белән.

Исәнмесез,балакайлар!

Югалтмагыз, килдем сезгә.

Миннән башка бәйрәм булмас

Көтәсездер дидем мин.

Күрәм чыршыгыз бизәлгә.

Сездә үсеп җиткәнсез.

Рәхмәт сезгә балалар

Мине сагынып көткәнсез!

Әйдәгез, килегез тизрәк!

Ясыйк матур түгәрәк

Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

(Җыр “Кыш бабай”)

Кар кызы. Без син килүгә шигырьләр дә өйрәндек кыш бабай. Сөйләп күрсәтикме сиңа?

Кыш бабай. Әйдәгез әле, сөйләп күрсәтегез.

(Шигырьләр)

Кыш бабай. Мин кыш бабай, суык бабай

Балаларны яратам.

Яңа ел белән котлап

Бүләкләр таратам.

(Бүләкләр тарата)

Кар кызы. Сау бул кыш бабай.

Сау бул инде чыршыкай

Ямьләндердең бүлмәне.

Онытмабыз беркайчан

Без бүгенге бәйрәмне.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

новогодний праздник(первая младшая группа)

сценарий к новому году для детей 2-3 лет...

НОВОГОДНИЙ ПРАЗДНИК ПЕРВАЯ МЛАДШАЯ ГРУППА

Интересный новогодний утренник для малышей...

НГ - 2014. Сценарий новогоднего утренника (первая младшая группа).

Сценарий новогоднего утренника для первой младшей группы. Музыкальное сопровождение прилагается (т.к. музыка сильно "сжата" качество может быть неудовлетворительным)....

Сценарий новогоднего утренника первой младшей группы "Скоро, скоро новый год!"

Утренник предназначен для детей 2-3 лет. Действующие персонажи: снегурочка, дед мороз, мишка и зайчик. Дети выполняют танец медвежат, зайчиков, а также танцуют со снежинками. Дед мороз выслушивает сти...