Каз өмәсе.
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Ганиева Ляйсан Магсумовна

Каз өмәсе бэйрэменэ конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kaz_omse.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

Күңел ачу.

“Әбиләрдә каз өмәсе”.

Сәхнәдә өйнең эчке күренеше. Өстәлдә йолкынган казлар.

Балаларның җырлый-җырлый килгәннәре ишетелә.

Бабай: Нәни дуслар килә ахры, ә әбинең һаман эше бетмәгән.

Балалар “Каз канаты”н җырлап килеп җитәләр.

Балалар: Исәнмесез, бабакай.

Бабай: Исәнмесез, оланнар, исән-сау гына килеп җиттегезме?

Балалар: Сез чакырдыгыз, без килдек

                Каз каурыен суерырга.

Әби чыга.

Әби: Э-эй, авылыбызның нурлары, өмәбезне дәвам итәргә килеп тә җиткәннәр.

Балалар: Исәнмесез, әбекәй,

                Йортыгызга бәрәкәт иңсен!

                Өстәлләрегез сыйлы булсын!

Әби: Әйдәгез, әйдәгез, узыгыз, утырыгыз. Менә суерасы канатлар. Инде иртәннән үк сезне көтәләр.

Идәнгә түгәрәкләнеп утыралар.

Әби: Әйдәгез әле, балалар, шушы каурыйларны тиз генә, чиста итеп суерып алыйк. Соңыннан җырлап-биеп, күңел ачып алырбыз.

Бабай: Кызларыбыз, егетләребез бик уңганнарга ошаганнар, куллары да җитездер, эшебез бик тиз бетәр.

Утырып канат суералар.

Малай: Кызлар, әллә бу эшне җырлый-җырлый эшлибезме соң?

Балалар: Әйдәгез.

Малай: Ә кайсы җырны җырлыйбыз?

Җыр: “Каз өмәсе”.

Бабай: Карап-карап торам да, бигрәк матур эшлисез, матур итеп җырлыйсыз. Беләсезме, без яшь чакта менә ничек уйный идек. Такмак әйтешә идек.

Уен: “Такмак әйтеш” (канат алган һәр бала такмак әйтә).

Бала: Болай озак уйнасак безнең каурыйлар бүген суерылып бетми бит.

Бергә: Бетә, бетә. (тын гына эшлиләр).

Бала: Нәрсә бик тынып калдык, әллә җыр башлыйбызмы?

Әби: И- и, без яшь чакталарда җырларга бик ярата идек. Мин үзем “Ай, былбылым” җырын гел җырлый идем.

Балалар: Без дә беләбез.

Җыр: “Ай, былбылым”.

Бабай: Бу җырны җырлагач яшь чаклар  искә төшеп китте әле. Ул вакытта уйнаган уеннар дисеңме.

Әби: Чынлап та, карт, исеңдәме, кич утыруларда “Мәкаль әйтеш” уенын уйный идек. Әйдәгез, шуны уйнап алыйк.  Мәкальең яртысы минем телемдә, ә икенче яртысы яулыкның төенендә. Әйтә алсагыз төен чишелгән була.

Уен: “Мәкаль әйтеш”.

Бала: Уйнадык та, җырладык та, әллә бер биеп алабызмы?

                                                “Парлы бию”.

Бала: Озак биедек ахры, әйдәгез, эшебезне тәмамлыйк.

Утыралар, каурыйлар юк.

Бала:  Ой, кая минем мамыклар?

Икенче бала: Минеке дә юк.

Әби: Берәү шаярткан ахры. Хәзер беләбез кем икәнен. Көлдертешле уйныйбыз. Үзем көлдертәм. Кем көлә, шул яшергән була.

Уен: “Без, без, без идек”.

Бабай башта басмый, балалар көлмиләр.

Әби: Әйдә әле, карт, син дә бас.

Бабай: Юк, юк, минем уйныйсым килми.

            Минем кебек карт кешегә,

             Андый уен килешми.

Бергә: Чык бабай түгәрәккә.

(уенда бабай көлә).

Бергә: Ә-ә, белдек, белдек. Бигрәк шаян бабай икәнсең.

Бабайга җәза бирәләр. Бабай тизәйткеч әйтә.

Балалар: Без дә беләбез.

Тизәйткеч әйтәләр.

Бабай:  Бигрәк күңелле булып китте бит әле. Бик матур да эшлисез. Һөнәрләрегез дә күптер. Әйдәгез, “Йөзек салышлы”  уйнап алабыз.

Уен: “Йөзек салыш.”

Әби: Ничек күңелле булды. Мин дә яшь чакларыма кайтып килгәндәй булдым. Балалар, каурыйларны су юлына сибәр вакыт җитте.  Әйдәгез, коймак белән чәй эчкәнче каурый сибеп кайтыйк.

Бию: “Каурый сибү”.

Бәйрәм чәй өстәле артында коймак белән чәй эчү белән тәмамлана.