Сценарии праздников в младшей группе на татарском языке
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Николаева Ирина Валерьевна

Кечкенәләр төркеме өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Көзге бәйрәм44.5 КБ
Microsoft Office document icon Әниләр бәйрәме43 КБ
Microsoft Office document icon Яңа ел кичәсе73 КБ

Предварительный просмотр:

“Сөмбелә бәйрәме”

Кечкенәләр төркеме өчен кичә

Төзеде: Николаева Ирина Валерьевна

2011-2012 нче уку елы

Максат.

  1. Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру.
  2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.
  3. Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт  һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Әзерлек эшләре.

  1. Балалар төрле яшелчә, җиләк-җимеш булып киенәләр.
  2. “Иң уңган яшелчә” конкурсына әзерлек.
  3. Бер бала Сөмбелә булып киенә: сары төстәге күлмәк, башында яфраклардан ясалган тәкыя, кулында көз нигъмәтләре белән кәрзин.

 Бизәлеш.

  1. “Уңыш бәйрәме” дигән плакат.
  2. Көзге муллык турында мәкальләр,табышмаклар, шигырьләрдән торган стенд.
  3. Чын агач яфраклары, ясалма агач яфраклары.
  4. Яшелчәләрдән композицияләр.

Кичә барышы.

Музыка яңгырый.

Тәрбияче. Исәнмесез балалар, хөрмәтле әниләр,әбиләр, әтиләр. Без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле безнең бүлмәне ничек матур бизәлгән.Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган.Менә идәндә нинди матур бер яфрак ята. (Сары яфракны идәннән ала. Яфрактагы язуны укый).

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп-

Урман буйлап алтын көз йөри.

Киләм сезгә кунакка, көтегез көз кызы Сөмбеләне.

Балалар, Сөмбелә - башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.

Әйдәгез, кул чабып, Сөмбелә бәйрәмен, Сөмбеләнең үзен каршы алыйк.

   (Балалар кул чабалар, Сөмбелә керә)

Сөмбелә. Исәнмесез балалар, кунаклар! Сезне күрүемә мин бик шат! Минем исемем Сөмбелә, ә сезнең исемнәрегез ничек?

Т. Балалар, әйдәгзз Сөмбеләне үзегез белән таныштырыгыз әле.

(Һәр бала үз исемен әйтә)

Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, дус,

Көзге бәйрәмгә.

Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

 Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый,

Белмим, нәрсә булган?

Т, Балалар, ни булган соң?

Б. Көз килгән.

Т, Балалар, Сөмбелә безгә кунакка алтын көз килгәч кенә килә. Карагыз әле аның күлмәге нинди төстә?

Б. Сары.

Т. Башындагы тәкыясендә нинди әйберләр бар? Алар нинди төстә?

Б. Сары, кызыл, яшел.

Т. Сөмбелә, безгз буш килмәгән. Ул сезгә үзе белән уен алып килгән. Уен сезнең өлгерлекне, тапкырлыкны сыный.

“Үз чиләгеңне тап” дигән уен алып килгән . 54 ст

Т. Балалар, молодцы!

С. Көз.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Бала.

Көзге яңгыр (М. Фәйзуллина)

_Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

- Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

Т. Балалар, көз көнендә яңгырлар да яугалый. Әйдәгез яңгыр нинди тавыш чыгарып ява? Күрсәтик әле.

  (Бармаклар белән идәндә шакылдыйлар)

Т. Яңгырдан соң гөмбәләр  дә күп булып үсеп чыгалар. Сезнең алдыгызда “Гөмбәләр биюе”

Т. Ә сез җилле көннәрнең нинди булганын беләсезме? Әйдәгез әле, балалар, кунаклар, барыбыз бергә ял итеп алыйк әле.

   (Физкультминутка ясыйлар)

Җил исә, исә, исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар үсә, үсә, үсә!

Т. Молодцы!  Ә хәзер бәйрәмнең төп кунаклары белән танышырбыз. (Тәрбияче укып бара, Ипи тоткан, төрле яшелчә булып киенгән балалар чираттан алга чыгып тезелә баралар)

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

(Бөртекләр тоткан бала чыга)

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

(Сөлге, поднос белән ипи күтәргән бала алга чыга)

Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә.

Һәркемгә ипи кирәк! (Хор белән)

Һәм көн дә ипи кирәк! (хор белән)

Бигрәк тәмле карасы,

 Бигрәк тәмле агы да. Күмәче дә - бары да...

Ипекәйнең кайсы да

Ризыкның хөрмәтлесе,

Җирдә иң кирәклесе! (Хор белән)

Балалар, ипи безнең иң зур байлыгыбыз. Ипидән башка яшәп булмый. Балалар, ашаганда ипинең бер валчыгын да  әрәм итмичә, идәнгә төшермичә ашарга кирәк. Быел әтиләрегез мул уңыш җыеп алдылар. Икмәк булса, җыр да була, диләр. Җыр булган җирдә биюче дә табыла. Алкышлар белән каршы алыйк, Татар халык биюе!

(Малайлар татар халык биюен башкаралар)

Т. Түтәлләрдә үсте

Бик күп яшелчә:

Кыяр, кабак, чөгендер,

Кишер , кәбестә.

Алар ничек үсәләр?

(Балалар җавап бирәләр, күрсәтәләр)

Кат-кат тунлы, карыш буйлы

Кечкенә генә йорт, эче тулы корт.

Җир астында алтын казык, алдык без аны казып.

Ите симез мае юк, тиресе калын , йоны юк.

Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул ,балалар.

Үзе кечкенә генә, аны тураган кеше елый.

Күп бүлемтекле, суганның дусты.

Иң иртә өлгерүче яшелчә.

Җир астында җиз бүкән.

Ите симез мае юк, тиресе калын , йоны юк.

Күрдегезме, балалар, тырышсаң күпме уңыш җыеп алып була икән.

Ә хәзер, сезнең игътибарга рус халкының “Шалкан” әкиятен тәкъдим итәбез.

“Шалкан” әкияте инсценировкалана.

Т. Балалар, кунаклар, ә хәзер сез үстергән яшелчә, җиләк-җимешләргә бәя бирәбез. Сезне  нәтиҗәләр белән жюри членнары таныштырыр.

Кечкенә генә бүләкләр бирелә.

Т. Сезнең фантазиягез дә җитәрлек икән. Сез ясаган композиләргә сокланып туеп  булмый. Молодцы!

Т. Балалар, әйдәгез, көз кызы Сөмбеләне озатыйк.

Хор белән. Сау бул, Сөмбелә!

 

Кичәдә катнаштылар : (балаларның исемнәре санап узыла, һәр бала  алга чыгып башын ия)

Т. Алдагы елларда да уңыш бәйрәмен күтәренке күңел белән үткәрергә язсын иде.

Иртәнге җил йомшак кына итеп

Сыйпап үтә иген басуын

Яратыйк без, дуслар, бар дөньяның шулай

Икмәк исе белән аңкуын.

Җиребез юмарт, халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлылар.

Сүзгә бераз саран булса да,

Җырга оста, эштә данлылар.

Бәйрәмгә килүегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез.



Предварительный просмотр:

ИҢ КАДЕРЛЕМ - ӘНИЕМ

Әниләр көне уңаеннан

кечкенәләр төркемендә кичә

Тәрбияче: И. В. Николаева

30 ноябрь, 2011 ел.

Максат. Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәпле лек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү, укучыларның төрле яклап сәләтләрен үстерү, иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: әниләргә багышлап чыга рылган стена газетасы, әниләр турында матур сүзләр язылган плакатлар, чәчәкләр, шарлар, балаларның ясаган бүләкләре, тәрбияченең котлау открыткалары.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, балалар бәйрәмчә киенгән.

Әкрен музыка астында.

А.6. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез. Сезне Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сезгә сәламәтлек, озын гомер, тормышыгызда гаилә бәхете, балаларыгызга ана назы биреп, аларны аңлап, туры юл күрсәтеп яшәвегезне телибез.Әни күзләре шундый мөлаем, ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның, акылын һәм сабырлыгын җыйган диярсең! Йомшак куллары сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әни йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

Утка-суга тошулэрем,балам очен,
Барыр юлдан туктауларым,балам очен,
Таннан эзер аш та,балам очен,
Тэгэрэгэн кайнар яшь тэ,балам очен.
Иртэ-кичен йорэк хисем,балам очен.
Барлык эшем,барлык кочем,балам очен.

Янам,коям,тузэм,кунэм,балам очен,
Горур башым тубэн иям,балам очен.
Тоннэр туса,танны котэм,балам очен,

Кунелемдэ жырлар йортэм,балам очен.
Кукрэгемдэ сою уты мэнге яна,
Бер шатлыгы мен хэсрэтне юып ала.
Ярый эле яралганмын АНА булып.

Әни! Күпме наз, күпме җылы лык бар бу сүздә. Әниләр безгә тор мыш бүләк иткән, йомшак кулларын да тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә "әннә" дип ачылган. Ә хәзер сезгә үзебезнең нәниләр- кечкенәләр төркеме чыгышын тәкъдим итәбез.

Кирилл

Кемнең әнисе иң әйбәт?

Безнең әни әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Костя.

Үзе бөтен эшкә оста,

Безне өйрәтә җайлап.

Мактый күңелне күтәрә

Иң кирәк сүзләр сайлап.

 “Гөмбәләр биюе” (Кирилл, Костя, Эльза, Индира, Ярик, Дарья, Залина, Виолетта, Софья һ.б.)

Индира

Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әнием күк эш остасы

Булу өчен тырышам.

Ярик

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле бла

Ул өйгә кайтып кергәч.

Татар халык биюе.( Эльза, Кирилл, Костя, Дарья)

Артем.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк.

Якты, аяз көн кирәк.

Настя

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп тәмле итеп.

 

Заманча бию(“Песенка Мамонтёнка”) Индира

Софья

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга!

Радион.

Әнигә шигырь

Бирдем бүләккә.

“Гомергә, - ди ул,-

Калыр йөрәктә”.

“Восточные танцы» ( Ярик, Эльза,Настя, Дарья)

Залина

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

 Һич ярамый,

“Әни” сүзен таптарга.

Эльза

Мин әнигә булышам,

Табак-савыт юышам.

Чистарган савыт-сабаны

Шүрлекләргә куешам.

Дарья

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Заманча бию (Залина)

Эмиль

Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Аэлита

Конфет та кирәк түгел,

Кирәк түгел курчак та.

Чөнки мин әниемне

Алдым инде кочаклап. 

Җыр. “Иң якын кешем син, әнием”.М.Минһаҗев көе, З. Минһаҗева сүзләре.

Дөньяда иң гүзәл,

Иң матур, нурлы  зат

Ул минем әнием,

Ул минем әнием.

                  Иң якты кояшым,

                  Иң назлы гөлкәем,

                  Иң якын кешем син

                  Әнием-җаным син.

Кадерләп үстердең

Җаныңны биреп син,

Төннәрен йокламый,

Бәхетле булсын дип.

                 Бүләкләр өләшү. Открыткалар өләшү.

                 Тормышта урының

                 Гел түрдә, әнием,

                 Алдыңда баш иям

                 Маягым син минем.

Үсеп җиттең диеп

Моңайма, әнием,

Һаман да мин синең

Шул нәни бәбиең.

  А. б.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә,

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек -ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Хөрмәтле әниләр. Тагын бер кат сезне бәйрәм белән! Шушы кечкенә, нәни балаларыгызга сез, сезнең игътибарыгы, назыгыз бик кирәк. Алар сезне бик яраталар. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.



Предварительный просмотр:

“Яратабыз сине, Кыш бабай!”

Кечкенәләр төркеме өчен  яңа ел кичәсе

Төзеде: Николаева Ирина Валерьевна

Бала бәйрәмчә бизәлгән залга килеп керә. Дусларын чакыра. Музыка №12 (Новогодние колокольчики)

Кызлар, малайлар! Килегез әле, килегез! Яңа ел бәйрәме килеп җиткән бит! Тизрәк тизрәк!

Малайлар, кызлар музыка астында залга йөгерешеп керәләр.

Тэрбияче.Эйдэгез, балалар! Бәйрәм килеп җиткән бит! Тиздән Кыш бабагыз да килеп җитәр, Матур итеп тезелешеп утырыйк әле! (Урындыкларга тезеп утырту)

Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.  Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм: Төсен үзгәртми бер дә, Гел яшел күлмәк кия. Матур бизәнеп, һәр елны Безгә кунакка килә. Кем ул?

 Балалар. Чыршы, чыршыкай.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле безнең чыршыда утлар янамы икән? (балаларга карап сорый)

Балалар. Юк!

 Тәрбияче. Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар. Тылсымлы таяк белән.

Алып баручы. Кайдан алыйк икән соң без ул тылсымлы таякны?

Хат ташучы саескан керә.

Саескан: Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма.

Тәрбияче. Кая, кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәрде икән? (Укый.)

 Юлны бик зур көрт баскан,

Шуңа бик әкрен киләм,

Чыршы төбендә күп кар

Көри торыгыз шунысын 

Кызурак та килер идем

Түшәлсә юлга чирәм.

Кайгырмагыз сез шулай да,

Кар астында бер сер бар.

Берничә бала кечкенә көрәкләр алып чыршы төбен көри. Ак мамыкка уралган тылсымлы таяк килеп чыга. (Музыка №3)

Тәрбияче.  Чү, чү! Бу тылсымлы таяк түгелме соң? (Карый.) Шул үзе! Менә хәзер чыршыны да кабызырга була. Әйдәгез, балалар, барыбыз бергә: «Чыршы, чыршы, кабын син,Утларыңны балкыт син!» дип кабатлыйк. Ә мин тылсымлы таякны селтим.

Балалар сүзләрне кабатлыйлар. Алып баручы таякны селти. Утлар кабына.

   Нинди матур безнең чыршы!

   Җем-җем килеп яна ул.

   Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

   Котлы булсын Яңа ел!

“Чыршы янында” җыр җырлыйлар.

 

Тәрбияче. Кыш бабай озаклады бит, балалар. Карт кешегә карлы юлдан атлавы авыр шул. Ничек ярдәм итик икән аңа?

Куян костюмы кигән бала.

Кыш бабайга без үзебез

Юлны чистартыйк кардан ,

 Булышырбыз бергәләп.

Җыелышып, күмәкләп.

Куян костюмнары кигән балалар бииләр, Юлны чистараталар. Куяннар биюе. (Динь-динь-дон)

Тәрбияче. Рәхмәт сезгә, куяннар. Хәзер Кыш бабайга килүе җиңел булыр, тиздән килеп тә җитәр ул. Кыш бабай, кыш бабай дибез. Аны беләбезме икән соң без? Мин сезгә сораулар бирәм, сез бергәләп җавап бирерсез.

Кыш бабайны барлык кеше дә белә? ӘЙЕ

Ул нәкъ сәг. 7 дә килә? ЮК

Кыш бабай бик әйбәт бабаймы?

Ул башына эшләпә, аягына галош киеп йөриме?

Кыш бабай салкыннан куркамы?

Кар кызы белән Кыш бабай дуслармы?

Ул тиздән килеп җитәме?

Кыш бабай бүләкләр алып киләме?

 Молодцы, балалар! Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Димәк Кыш бабай килер вакыт килеп тә җиткән.

 

1 б. Суык бабай кил безгә яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнергә

Залга бер-бер артлы кар йомарламнары очып керәләр.

Тәрбияче. Нигәдер салкын булып китте. Бу ни хикмәт? Кар йомарламнары оча. (Ишеккә бара.) Ә, менә безнең белән кем шаяра икән. Кыш бабай икән бит ул, балалар! Балалар, әйдәгез бергәләп Кыш бабайны чакырыйк әле!

Музыка №5 (Кыш бабай)

Хор белән: Кыш бабай ,кыш бабай!

Кыш бабай керә. Балаларны ярата. Балалар бабай янына җыелалар. Музыка №5. Куяннар Кыш бабай белән бииләр.

Тәрбияче.Ай-һай, Кыш бабай, шаян да инде үзең, кер әйдә тизрәк. Сине күптән сагынып көтәбез.

Балалар Кыш бабайны сарып алалар.Урыннарына утыралар.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!Исәнмесез, әниләр! Исәнмесез, әбиләр!Исәнмесез, бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

 Басыгыз чыршы тирәли –Бер җырлап алыйк әле,

Бер уйнап алыйк әле,

Бер биеп алыйк әле,

Яшел чыршы тирәсендә

 Җилкенеп калыйк әле.

“Бер яшькә үстем” җыры җырлана.

Кыш бабайны урындыкка утырту.

Кыш бабай. Һөнәрләрегезне дә күрсәтегез инде.

1б.

 Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

 Кунак булып килер дип

 Күптән көттек без сине.

2б. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

Шатланышып, җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

3б. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай.

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдер, уйнат син.

4 б.Яңа елны без көтәбез,

 Иң матур бәйрәм, диеп,

 Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

 Матур киемнәр киеп.

Уен "Өшетәм” Кыш бабай балаларны тотып өшетеп йөри, балалар качалар.Музыка №2.

“Кыш бабайның бияләен яшер” уены. Кыш бабай ара, бияләен сорый.

Биеп күрсәтсәң, бирәбез диләр.

Кыш бабай татарча бии ..

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Тәрбияче күтәреп утырта.)Бияләен бирәләр.

Кыш бабай. Бигрәк шук балалар булдыгыз әле сез. Замана балалары шундый булалардыр инде...

Уеннан соң Кыш бабай башын тотып арлы-бирле йөри башлый. Эзләнә, чыршы астын барып карый.

Тәрбияче . Кара әле, Кыш бабай, ни булды сиңа?

Кыш бабай. Оныгымны эзлим. Кая китте икән?

Тәрбияче Ул бит әле килмәде.

Кыш бабай. Һм-м... Килмәде, дисең инде алайса. Алай... Куяннар, килегез әле монда. Хәзер тиз генә урманга барып Кар кызын алып килегез.

 

Куяннар чыгып китә.

Бер бала йөгереп барып Кыш бабайның бияләен тартып ала.

Кар кызы, чана белән бүләкләрне өстерәп балалар керә.

Кар кызы. Исәнмесез, балалар!Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!Илгә хезмәт итегез! Яңа елда уңышлар Телим сезгә мин, дуслар!

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.

 Сез, балалар, кул чабыгыз,

Бер биеп алыйк әле! Кар бөртекләре, әйдәгез!

Кар кызы һәм кар бөртекләре “ Кар бөртекләре бию”ен бииләр.Музыка №7. Серебристые снеңинки.

Тәрбияче Булган безнең балалар.Шигырьләр күп беләләр. Хәзер сезгә әйбәт итеп шуны сөйләп бирерләр. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер шигырьләр тыңларсың.

Кыш бабай, кыш бабай,
Исән- сау килдеңме?
Син бездә яңа ел
Икәнен белдеңме?

Белдеңме син безнең
Сагынып көткәнне.
Үзең дә көттеңме
Яңа ел җиткәнне.

Без көттек бик күптән
Яңа ел килә дип.
Сиңа дип сөйләргә
Шигырьләр өйрәндек.

Кулга кул тотынып
Ясыйк та түгәрәк
Әйдә кил ,кыш бабай,
Әйләник бергәләп.

Җыр

Яңа ел сиңа да
Сөенеч китерсен.
Тагын бер ел үткәч
Яңадан килерсең.

Вальс. Музыка №11. “Пока часы 12 бьют”

               Карлар ябалак-ябалак,

    Көннәр-төннәр яңа, ак!

    Бу Яңа ел – иң яңа ел,

    Барсыннан да яңарак!

              Тылсымлы икән Яңа ел –

   Капкасыннан кергәч тә,

   Кинәт кенә үсеп җиттек,

   Үсеп киттек бер яшькә!

              Тик Яңа ел бер үк елда

  Булсын иде берничә.

  Яңа елның берсенә дә

  Калмас идек кермичә!

            Яңа ел еш булса, күптән

 Дәү кеше булыр идек,

 Күбрәк "бишле" алыр идек,

 Бик көчле булыр идек!

  Алдагы ел белән тагын

 Якыная арабыз.

 Тиз килсен дип, Яңа елга

 Без үзебез барабыз!

 Теләсәгез, әйдәгез,

 Без сезне дә алабыз!

(Р. Миңнуллин. "Яңа ел".)

Урманнар артыннан

һәм таулар артыннан,

Болыннар буйлатып,

Бураннар уйнатып,

Килә Кыш бабай.

Ай суык, ай-яй.

Кыш килде. Бари Рәхмәт

Килеп җитте кыш та.

Ай-яй салкын тышта...

Өч ай торыр торса, —

Аның гомере кыска...

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән;

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Саф Һавага чыгып,

Таудан чана шуып,

Кышның салкыннарын

Җибәрәбез куып.

Ә кыш көлә-көлә

Битебездән үбә.

Алсу була безнең

Битләр шуңа күрә.

.

Һай, Кыш бабай... Җәвад Тәрҗеманов

Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмеш күк сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә?

Матур-матур капчыкларга

Күчтәнәч салып килә?

Чаңгы-чанада шуарга

Булды шома тавыбыз.

Кем безгә аны ясаган,

Кем икән ул? Табыгыз!..

.

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,

 Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

 Безнең белән дус бабай!

Кыш бабай. Бигрәк уңган, булганнар икән сез. Рәзхмәт сезгә балалар. Менә балалар Яңа ел бүләкләре( Алып баручыга бирә) . Зур уңышлар, яңа бәхетләр сезгә. Ә безгә китәргә кирәк. Сау булыгыз!

Кар кызы Сау булыгыз балалар!

(Кыш бабай, Кар кызы, саубуллашып чыгып китәләр.

Балалар. Сау бул Кыш бабай, сау бул Кар кызы.

Җыр. “Кыш бабай”

Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!» дип чыгып китәләр

Тәрбияче.  Менә бәйрәмебез дә ахырына якынлашты, сезгә исәнлек, саулык, бәхет телим, сау булыгыз.

Бәйрәм тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспективный план опытнической и экспериментальной деятельности во второй младшей группе (на татарском языке).

Тәҗрибә һәм эксперимент эшчәнлегенең перспектив планы (икенче яртыеллыгына)....

Конспект нод по развитию речи во второй младшей группе на татарском языке.

Конспект непосредственной образовательной деятельности по речевому развитию во второй младшей группе "Мырауҗан атлы песигә кунакка бару"....

Сценарий весеннего праздника во второй младшей группе на татарском языке

сценарий на татарском языке для второй младшей группы...

Сценарий весеннего праздника во второй младшей группе на татарском языке

сценарий на татарском языке для второй младшей группы...

Сценарий весеннего развлечений во второй младшей группе на татарском языке

сценарий весеннего праздника на татарском языке во второй младшей группе...

Сценарий осеннего развлечения для младшей группы на татарском языке "Кәрзинемдә әкият"

Осеннее развлечение  для младшей группы на татарском языке...