Сценарий осеннего развлечения для младшей группы на татарском языке "Кәрзинемдә әкият"
методическая разработка (младшая группа) на тему

Самгина Алина Радиковна

Осеннее развлечение  для младшей группы на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kerzinemde_ekiyat._ml.docx21.67 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе 58 нче «Шаян нәниләр» гомүмүстерешле  балалар бакчасы

Балалар бакчасының кечкенәләр төркеме өчен көз турында күңел ачу кичәсе: «Кәрзинемдә әкият»

58 б/б музыкаль җитәкчесе:

Самгина А. Р.

Әлмәт шәһәре 2016

Максат.

1.        Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру.

2.        Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.

3.        Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт  һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Әзерлек эшләре.

1.        Балалар төрле яшелчә, җиләк-җимеш булып киенәләр.

Бизәлеш.

1.        “Уңыш бәйрәме” дигән плакат.

2.        Көзге муллык турында мәкальләр,табышмаклар, шигырьләрдән торган стенд.

3.        Чын агач яфраклары, ясалма агач яфраклары.

4.        Яшелчәләрдән композицияләр.

А.б.Әй ямьле дә урманда,

Кояш карап торганда,

Тиен уйный сикереп,

Гөмбә утыра көлеп.

Сары яфраклар коелды,
Җәйләр үтте, көз җитте.
Тезелешеп җылы якка
Күлдәге кошлар китте.
Җыр: «Көз килде»

Алтын көз

Безгә кунакка җитә,

Бүләкләрен,

Нәниләргә алып килә.

Залга вальс музыкасы астында Көз кызы керә.

Көз:Исәнмесез,нәниләрем.Мин-Көз кызы булам .Көттегезме мине? Мин кәрзинемә матур бизәкләрне,уңышларны җыя-җыя бераз саңардым.

Алып баручы:Безнең балалар көзге уңышлар турында ,күп нәрсә беләләр.Шигырьләрне дә:

Алия.Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар коелып төшә.

Зөһрә.Ни арада  җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч ,бакча

Бигрәк тә матур икән!

Бәкир.Алмалар әй уңганнар,

Кызарышып тулганнар,

Балга манып алганмыни,

Шундый татлы булганнар.

А.б.Я ,әйдәгез әле балалар, сезнең белән җырлыйк,безнең бакчаның уңышы турында!

Җыр «Безнең бакча»

А.б.Менә нинди куңелле булып китте.

Көз:Әйе шул,бик күңелле.Алай болгач.Уйнап та алыйк.

Уен: СОРТИРУЕМ ОВОЩИ

А.б.Булдырдыгыз балалар!

Мин –Алтын көз!

Бәйрәмгә килдем,

Алтын һәм кызыл яфраклар

Нәниләргә алып кайттым,

Урманда яфраклар җыйдым,

Балаларга тараттым ,

Әйдәгез  әле,аларны кулга алыгыз

Бергә хәзер биербез.

Песня-танец  “Осенние листочки ”Н.Вересокина /Яфрак  бәйрәме

О!Күпме алтын яфраклар.Хәзер җыеп алам тизрәк аларны!

(Балалар арасында йөри,яфракларга  карый.Ә!Бу бит безнең балалар качтылар!)

Яфракларны өзә-өзә .Җилләр уйный тышта.Көз кулларын б/н җилгә охшаш селкетә.(Балалар утыралар урыннарына.)

А.Б. җыя яфракларны.

А.б.Сөйгән Көзебез утырып тор

Безнең белән күңелеңне ач,

Безнең балалар сиңа җыр җырлыйлар

Шигырьләр укып бирерләр.

Бала.Әткәм кебек тырыш Көз,

Әнкәм кебек юмарт кыз,

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле ,бик шат без.

Көздән курыкмыйм-салкын ,диеп,

Көзне сөям-алтын ул , диеп.

Җыр : «Осень,осень к нам пришла»

Көз.Бик зур рәхмәт сезгә балалар .Карагыз әле,минем тылсымлы кәрзинемдә нәрсәләр бар икән?

Карагыз балалар ,минем кулымда миләш җимеше

Ачысы бар,төчесе!

Кәрзинемдә ята,матур яулыклар,

Кызларга бәйлибез,

Кызыл яулыклар,

Безнең  кызлар

Миләш кебек булырлар.

(Көз.Кызларга кызыл яулыклар бәйли.)

А.б.Ә малайларга гөмбәләр башлыгын кигертербез.Парлап басыгыз ,күңелле биербез!

(Танец рябинок и грибочков.Латышская нар.полька А. Жилинского)

А.б.Менә нинди осталар,миләшләр һәм гөмбәләр!

Көз:Ай-ай Балалар!Миңа яңгырның тамчысы тоште.Яңгыр җыена башлый,ә Сездә япма бармы?

А.б..Әлбәттә .Бездә зур,матур япма бар!

Көз.Балалар ,ә минем тылсымлы кәрзинемдә-минем дуслар:кояш белән болыт яшеренәләр.(Көз балаларга кояш күрсәтә,кояш чыкканда, урамда күңелле тыпырдарга,кул чабырга,уйнарга ярый.Болытны курсәткәч,балалар тизрәк япма астына качалар).

На музыку « Солнце» күрсәтәләр кояшны,болытны артына качыралар.Яңгыр музыкасына күрсәтәләр  болытны   «Качыгыз балалар!”

Балалар качалар.

Көз күтәрә кояшны,

Менә тагын кояш чыкты

Безгә уйнарга ярый

Җырлар җырларга ,биергә.

Көз:Сезнең белән бик күңелле балалар !

Ә мин сезгә алмалар алып килдем .

А.б.Рәхмәт сиңа сөйкемле Көз!Без аннары төркемебездә,алмаларны (бүләкләрне)таратырбыз.

Сине Көз, искә төшерербез!

Көз.Ә хәзер балалар миңа китәргә дә вакыт килеп җитте.Минем эшләрем әле күп калган!Сау булыгыз,балалар!Киләсе очрашуларга кадәр!

Алып баручы:Рәхмәт Көз кучтәнәчләрең өчен!Сау бул Көз.Әйдәгез әле балалар  саубуллашыйк  Көз кызы белән.

Балалар: «Сау бул Көз!»

Көз кызы чыгып китә.Балалар төркемгә кайталар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"КӨЗГЕ МАҖАРА" Сценарий осеннего развлечения для старшей группы (на татарском языке).

Сценарий осеннего развлечения для старших групп на татарском языке....

Сценарий осеннего развлечения в младшей группе "Волшебница осень"

Сценарий осеннего развлечения в младшей группе...

Сценарий осеннего развлечения в младшей группы «Осенний Грибок у ребят на празднике »

Цели: приобщение детей к образам осенней поры, познание красоты окружающего мира, проявлений средствами музыкальной выразительности. Развитие творческого воображения, умение быстро реагировать на пост...

Сценарий осеннего развлечения в младшей группе "Гуляла осень яркая в лесу"

Развлечения  в младшей группе помогают развивать музыкальные  способности детей, создают радостное настроение....

Сценарий осеннего развлечения для младшей группы группы "Волшебница Осень"

Сценарий будет интересен музыкальным руководителям, воспитателям и малышам....