"КӨЗГЕ МАҖАРА" Сценарий осеннего развлечения для старшей группы (на татарском языке).
календарно-тематическое планирование (старшая группа) по теме
Сценарий осеннего развлечения для старших групп на татарском языке.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
сценарий осеннего развлечения для татарских групп | 19.04 КБ |
Предварительный просмотр:
КӨЗГЕ МАҖАРА
Бабалар бакчасының олылар төркеме өчен көз турында күңел ачу кичәсе.
Кабак : Мин – кабак, кояш баласы,
Үсәм җирдә тәгәрәп.
Үзем таза, үзем матур,
Битләрем дә түгәрәк!
Кәбестә : Бар әле тегендәрәк!
Мин дә таза, бик матур,
Күлмәкләрем йөз дә ун.
Тик минем файдам күбрәк:
Минем хәрбер яфрагым
Витаминнарга байрак!
Кишер: Кара әле син моңа:
“Яфрак” диеп мактана.
Минем зур яфрагым юк,
Ә каротиным бик күп!
Күз күрүен яхшыртам,
Башны әйбәт эшләтәм!
Суган: Я, нәрсә мактанасыз?!
Яшәп кара сугансыз!
Суык тисә – мин кирәк,
Ашка сал мине күбрәк,
Салатка сал, бәлешкә.
Сугансыз булмый хич тә!
Кыяр: Мин барын онытмагыз!
Ничек инде кыярсыз?!
Салат яса, болай да
Ашасагыз зур файда!
Сарымсак: Әй, сөйләшеп тормагыз.
Яле, миңа карагыз:
Мин бәләкәй булсам да,
Тормыйсыз тырнагыма.
Бик күп файда китерәм:
Микробларны үтерәм!
Бәрәңге : Сез юкка талашасыз,
Яшәп карагыз минсез!
Бәрәңге ул – иң кирәк,
Мин бит - “икенче икмәк”!
Карачкы: Я, булды, тавышыгыз
Башыма каба!
Йөри белсәм, качар идем
Күрше бакчага.
Мактанчык яшелчәләр
Тынгы бирмиләр.
Кычкырып сөйләшәләр,
Һич оялмыйлар!
Бер бакчада яшисез,
Тату булыгыз.
Ә сез түтәлгә сыймыйсыз!
Килешләрегез!
Ничек кенә боларны
Дуслаштырырга?...
Ә, белдем! Балалардан
Ярдәм сорарга!
Әй, балалар, сез кайда?
Килегез тизрәк монда!
Балалар Карачкыны әйләндереп алалар.
Балалар: Без монда, без монда
Үзебезнең бакчада!
Карачкы: Тату яшисезме анда?
Балалар: Бик тату!
Карачкы: Дусларыгыз күпме?
Балалар: Бик күп!
Карачкы: Мактанчыклар бармы?
Балалар: Юк!
Карачкы: Ах, нинди матур бакча!
Мин дә яшәр идем анда.
Алып баручы: Безнең төркем балалары
Бик дус яшиләр.
Кулга-кул тотынышып
Матур итеп җырлыйлар!
Җыр “Уң ягымда дустым бар”.
Бәрәңге: Минем дә сезнең бакчада
Яшисем килә.
Кыяр: Минем дә матур җырлар
Җырлыйсым килә!
Алып баручы: Әйдәгез, бәрәңге, кыяр
Безнең бакчага.
Балалар өйрәтерләр сезне
Тату яшәргә.
Кәбестә: Эй, җырлаган булалар,
Ә бе-е-ез
Оста итеп биибез!
Кәбестә белән Кабак бииләр, аларга башка балалар кушылалар.
Кабак: Сезнең белән бию күңелле икән.
Дусларың күп булганда
Бик яхшы икән!
А.Б. Әлбәттә, яхшы. Әйдәгез сез дә безнең бакчага.
Суган: Сарымсак белән Суган
Бик тә уңган, бик булган.
Бик тиз йөгерәбез,
Гел беренче булабыз!
А.Б. Безнең балалар белән ярышып карагыз.
Уен: Суган, Сарымсак һәм ике бала кәрзиннәргә яшелчәләр җыялар. Кем күбрәк?
А.Б. Күрдегезме, безнең балалар нинди җитез. Киләсезме безнең бакчага?
Сарымсак белән Суган: Әйе!
Кишер: Мин уйнарга яратам.
А.Б. Кишер, бергәләп уйнаганда бигрәк күңелле була. Әйдә, безгә кушыл!
Карачкы белән уен: балалар түгәрәк буенча баралар, музыка үзгәргәч, Карачкының аяклары арасыннан чыгалар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий осеннего развлечения для младшей группы на татарском языке "Кәрзинемдә әкият"
Осеннее развлечение для младшей группы на татарском языке...
Сценарий осеннего развлечения в старшей группе «Осень золотая!»
Дети парами под музыку входят в зал и встают полукругом. Лера Красавица-осень разбрызгала краски: Небесная просинь, как будто из сказки.Лиловая липа и пламень осины,П...
Сценарий осеннего развлечения для старшей группы детского сада "Осень в гостях у ребят"
Добрый день, представляю вашему вниманию сценарий осеннего развлечения для детей старшей группы детского сада....
Сценарий осеннего развлечения для старшей группы "Разноцветная осень"
Суенарий интересен большим количеством песен танцев игр и стихов...
Сценарий осеннего развлечения в старшей группе "И опять осенний праздник к нам приходит в детский сад"
Развлечение закрепляет представления об осенних явлениях природы через исполнительскую деятельность....
Сценарий осеннего праздника для старшей группы на чувашском языке
На праздник к детишкам приходят Мухомор со своим другом ......
"Осенняя палитра" Сценарий осеннего развлечения в старшей группе
Сценарий осеннего развлечения в старшей группе...