Проектная работа на тему: "Семья".(на татарском языке)
материал (средняя группа) по теме

Нурмухаметова Алия Сиреневна

Проектная работа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_eshchnlege.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Нурмухаметова  Алия Сирень кызы 1нче категорияле тәрбияче  

Шагеева Әльбинә Халил кызы

36нчы санлы «Алтын ачкыч» балалар  бакчасы, Яр Чаллы шәhәре.

                   

Проект темасы: « Гаилә» .

(уртанчылар төркеме)

1. Проектның төре:

  1. Иҗади.
  2. Уен.

2. Вакыт (1 ай).

3. Проект максаты: Балаларда гаилә турында мәгълүматлар формалаштыру.

4. Бурычы:

1.Балаларда гаилә һәм әти-әниләрнең профессияләре турындагы белемнәрне формалаштыру.

2.Гаилә әгъзаләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

 3.Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе нигезендә бала һәм әти-әниләр мөнәсәбәтен үстерү.

5. Проекта катнашалар:

-уртанчы төркеменә йөрүче балалар;

- ата-аналар;

- тәрбиячеләр.

6. Проект буенча балалар белән эшчәнлек.

Һәр проект катнашучысына бу теманың мөхимлеген җитештерергә.

Тирәлек үстерүен булдыру: уен һәм театр өчен җиһазлар сайлау, уенчыклар, иллюстрациялэр. Гаилә темасына әдәбиятләр сайлау. Перспектив план төзү.

Проект эше.

Программа бүлеге

          Эшнең формасы һәм методлары

 

   Уен эшчәнлеге

Сюжетлы уеннар “Гаилә”, “Кибет”,  “Туган көн”, “Хастаханә”.

Дидактик уеннар: “Кем булырга”, “Эш өчен кемгә нәрсә кирәк”.

әкиятләр драмматизаөия буенча уеннар: “Кызыл калфак”, “Шалкан”.

Инценировка «Әниләр өчен әкият”.

Танып-белүне үстерү

Тематик занятияләр: “Минем исемем” , “Ата-аналар профессияләре белән танышу”.

“Минем гаилә”, “Безнең төркемдә” дигән темаларга альбом ясау.

Сөйләм үстерү

“Минем гаилә”, “Өйдә ничек булышам дигән темаларга хикэя төзү.

Гаилә турында әдәби әсәрләр уку.

“Әтә-әниләр кем булым эшли” темасына сөйләшү.

Нәтиҗәлек эшчәнлеге

“Минем гаилә”, “Минем өй”, “Әни портреты” дигән темаларга рәсем ясау.

Әниләргә бүләк үзерләү.

Фото-күргәзмә “Гаилә”.

Ата-аналар белән эш

Кызыклы кешеләр белән очрашу, ата-налар профессияләре белән танышу. Ата-аналарның үз профессияләре турында сөйләве.

Проект: “Иң бәхетле ял көне”.

Консультация тәрбиячеләр өчен: «Әти, әни, мин – бәхетле гаилә һәм онытылмас яллар”.

Стен газета :“Минем әни”.

Проект презентациясе:

Ял сәгате: “Дус гаилә киче”.

Проект күргәзмәсе: “ Иң бәхетле ял көне”.

Рәсем күргәзмәсе: “Минем гаилә”.

Ял сәгате: “Дус гаилә киче”.

Тәрбияче: Хәерле кич, хөрмәтлә ата-аналар һәм балалар. Без сезне күрүгә бик шат. Без барыбызда ялларны түземсезлек белән көтеп алабыз, шушы ял көннәрендә без үзебезнең яраткан балалар белән табигатькә ял итәргә яки зоопарка барырга яратабыз. Һәр гаиләнең үз традициясе бардыр. Без сезнең белән “Иң бәхетле ял көне” дигән конкурс оештырган идек, ә хәзер әти-әниләргә сөйләргә тәгъдим итәбез.

Ата-аналарның “Иң бәхетле ял көне” темасына презентация.

 

Тәрбияче: Рәхмәт катнашуыгызга, җиңүчелүрне без соңрак билгеләрбез, ә хәзер сезнең белән көлке уен уйнап алабыз. Бу уен “ Өй бурычлары дип атала”. Сезгә карточка алырга кирәк булыр, анда гаилә  бурычлары язылыр Һәм шуннан без белербез кем нинди бурычлар башкара икән ( өй җыештыру, кер юу, ашарга пешерү, кибеткә йөрү, бала тәрбияләү, акча туздыру, яхшы билгеләр алу, өйдә ремонт ясау, телевизор карау, гәҗит уку, диванда яту, баланы бакчага илтү....)

 Уен “Өй бурычлары”.

2нче конкурс: “Әкият героен тану”. Мин сезгә өзекләр укыйм, ә сез нинди әкияттән бу өзек азылганын әтеп бирерсез.

 (“Су анасы”, “Шурале”,  “Өч кыз”, “Куян кызы”  әкиятләреннән өзекләр укыла...)

3нче конкурс:  Гаилә турында кем мәкаль һәм әйтемнәр күбрәк белә.

Мин башлыйм, сез дәвамын әйтерсез...

Кош канаты белән,....(гаилә татулыгы белән көчле).

Куке оя кормаса,... (тиле гаилә кормас).

Гаилә- ..... (бәхет ачкычы).

Мәхәббәтсез гаилә - ... (тамырсыз агач).

Мәхәббәт бер булсада,....(ике йөрәктә яши)

4. Бу ялларда без әниләр конен уздырабыз һәм без балалар белән бүләкләр әзерләдек тыңлап китегез.

Шигырьләр сөйлиләр:

1нче бала:

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

 Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга (З. Туфайлова).

2нче бала:                               Безнең әни.

Кем тегә матур күлмәкләр,

Кем бизи асыл бизәкләр,

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел сине искә төшерә?

Кая барсаң, күз алдыңда,

Һәрчак күңелеңдэ яши?

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул, белегез, - безнең әни (Ф. Рәхимголова).

Тәрбияче: Әниләр турында әкият тыңлап китегез.

Сөйлүче: Яшәгән ди урманда бер керпе. Бер көнне ул аланга чыккач анда бик күп   чәчәкләр  күргән.

Керпе: Фр-фр , исәнмесез чәчәкләр!

Чәчкәләр: Хәерле көн.

                 Хәерле көн, көн...

Керпе: Әйдәгез, минем әнине бәйрәм белән котларга барабыз.

Чәчкәләр: Без риза,

                Анда ничек барырга?

Сөйләүче: Шул вакыт аланга бик зур  төлке килгән һәм керпене күреп...

Төлке:  Нинди тәмле....Очрашу....Хәзер мин сине ашыйм...

Керпе: Мин куркам ...Коткарыгыз...

Сөйләүче: Шул вакыт бер чәчкәләр генә курыкмаган, алар керпене әйләндереп алаларда аны төлкедән качыралар. Менә шулай итеп керпе чәчәкле аланга әйләнә. Төлке эзли-эзли табалмыйча кире йөгерә. Керпе өенә кайтып кергәч әнисе аңа.

Әни: Нинди матур чәчәкләр. Ә минем яраткан керпекәем кайда соң?

Сөйләүче: Шул вакыт керпе әнисенә якын килгән һәм битеннән үбеп.

Керпе: Мин монда, бәйрәм белән, әнием!

(Балалар әниләренә барып үзләре ясаган чәчәкләрен бүләк итә).

Тәрбияче: Ә хәзер соңгы бирем: өстәлләрдә безнең альбом битләре учыгызны кәгазьгә төшереп үз гаиләгезне ясарга тәгъдим итәбез. Сез ясаган арада без җиңүчеләрне билгеләрбез.

Җюри әгъзаләре җиңүчеләрне билгелиләр.

Тәрбияче:Без сезгә күбрәк бәхетле яллар телибәз!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Совместная проектная деятельность по теме :"Семья". средняя группа

Сейчас ,в свете ФГТ, всё большее значение приобретают инновационные технологии работы с детьми.Одной из таких технологий является проектная деятельность.Я считаю , что тема "семья"  является наиб...

"Планирование работы по обучению русскоязычных детей татарскому языку в соответствии ФГОС ДО"

"Планирование работы по обучению русскоязычных детей татарскому языку в соответствии ФГОС ДО"...

План индивидуальной работы воспитателя по обучению детей татарскому языку Насибуллиной Фании Талгатовны на 2016-2021 учебные годы

План индивидуальной работы воспитателя по обучению детей татарскому языку Насибуллиной Фании Талгатовны на 2016-2021 учебные годы...

Презентация опыта работы воспитателя по обучению детей татарскому языку МБДОУ «Детский сад «Колосок»» Хайдаровой Г.Б. о получении гранта «Лучший билингвальный детский сад»

Презентация опыта работы воспитателя по обучению детей татарскому языку МБДОУ «Детский сад «Колосок»» Хайдаровой Г.Б. о получении гранта «Лучший билингвальный детский сад...

Планирование работы воспитателя по обучению детей татарскому языку Шиабутдиновой Л.Ф. на 5 лет.

Планирование работы воспитателя по обучению детей татарскому языку Шиабутдиновой Л.Ф. на 2017-2018 учебный год№ п/пСодержаниеСроки1Консультация для педагогов.Тема: «Содержание работы с детьми до...

План работы воспитателя по обучению детей татарскому языку Гиззатуллиной Э.Д в межаттестационный период

Планирование воспитателя по обучению детей татарскому языку Гиззатуллиной Э.Д. на 2017-2018 учебный год№ п/пСодержаниеСроки1Консультация для педагогов «Содержание работы с детьми дошкольного воз...