"Капка төбендә"
методическая разработка (старшая группа) по теме

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар.

Безнең “Гөлбакча” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр  җырлы – биюле уеннарга өстенлек бирәләр.  “Күрсәт әле үскәнем”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Талчыбык”, “Шома бас” һ.б. уеннарын бик  яратып уйныйлар.  Бу уеннарны бәйрәм кичәләрендә дә, шөгыльләрдә дә кулланабыз.  “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Сабантуй” милли бәйрәмнәре халык  уеннарыннан башка узмый.

 Уеннардан балалар уңай тәэсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.

Түбәндә балалар бакчасында уздыру өчен “Капка төбендә” дигән күңел ачу кичәсе тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kapka_tobend.docx20.15 КБ

Предварительный просмотр:

Капка төбендә.

(Зурлар төркеме балалары катнашында күңел ачу кичәсе)

             Максат: татар халкының җырлы – биюле уеннары  темасын йомгаклау; халык уеннары аша балаларны үз халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру; халык иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

          Алдан эшләнгән эш: уеннар белән танышу, сүзләрен өйрәнү; “Халкым мираслары” музеена  экскурсия.

Кичәнең барышы: 

  Авыл күренеше.  Зал уртасында капка.  Татар киемнәреннән, түбәтәйләр, калфаклар кигән  балалар залга керәләр.  Уртада басып калалар.

Алып баручы:        Күңелләр шатлыклы булганга,

                        Без җыелдык бүген бу  залга.  

                        Кадерле кунаклар, карагыз,

                        Ничек бергәләп күңел ачабыз.

                        Матур җырлар өзелмәс,

                        Шатлык өстәр гармун да.

                        Күмәк бию, уен-көлке,

                        Кызык булачак монда.

Ләйсән:        Елмай көнгә һәм кояшка,

                Көнең күңелле узар.

                          Кырлар, болыннар да сиңа

                Чәчәк, гөлләрен сузар.

Рияз:                   Елмай әле, син елмайсаң,

                Яратыр олы, кече.

                   Дөньяда иң матур кеше

                Елмайган, көлгән кеше.

Диана:        Җыр башлыйбыз, тыңлагыз,

                Юк, кушылып җырлагыз.

                    Хәтта кояшсыз көндә дә

                Сез шатлана белегез.

                Елмаегыз, көлегез!

Җыр:    Әйлән-бәйлән.

Балалар утырышалар.  Йөзембикә әби капкадан килеп керә.

Әби:        Әлмәндәр, Әлмәндәр дим! Тизрәк чык әле! Кунаклар килгән икән бит безгә, исәнмесез, балакайларым!

Балалар:  Исәнме, әбекәй!

Әлмәндәр өйдән чыга.

Бабай:  Саумысез, балалар, күрми дә калганмын килгәнегезне. Әйдәгез, кунак булып китәрсез!

Балалар:  Исәнме, бабакай!

1 бала: Әбекәй, бабакай! Без сезнең янга кунакка түгел, ә күңел ачарга, җырларга, биергә, уеннар уйнарга килдек.

2 бала: Әйе-әйе, без сезнең янга яңа уеннар өйрәнергә дип килдек.

Бабай: Бик рәхәтләнеп өйрәтербез, балалар. Үзебез дә яшь чакларны искә төшереп алырбыз.

Әби: Балалар, тик безнең намаз укыр вакытыбыз җиткән икән, без бабагыз белән тиз генә кереп, намаз укып чыгыйк, ә сез уйный торыгыз.

Өйгә кереп китәләр.

Азалия:          Алма бакча-челтәр капка,

                       ачыла ике якка.

Рияз:         Килдек дуслар сезнең белән,

                      уйнап күңел ачарга.

Азалия:         Нинди уен уйныйбыз?

Рияз:       “Талчыбык” уены. Әйдә, башлыйбыз!

Балалар түгәрәк ясап басалар, кулларында-кулъяулыклар. Бер бала уртада яулык җыючы була. Музыка уйный. Музыка туктаганда яулык җыючы кемнең яулыгын ала, шул уенчыга җәза бирелә.

Алып баручы:   Бу яулык хуҗасына нинди җәза бирәбез?

  1. Биесен!
  2. Җырласын!
  3. Куян кебек сикереп түгәрәктән әйләнеп килсен!
  4. Бер аякта сикереп килсен!
  5. Төлке кебек йөреп күрсәтсен!
  6. Һ.б.

Йорттан чыгып, бабай белән әби карап торалар.

Алып баручы:   Балалар, күрми дә торабыз, безнең уйнаганны Әлмәндәр бабай белән Йөзембикә әби дә карап торалар икән.

Бабай:   Без сезне читтән генә карап тордык, балакайларым. Безнең капка төбенә балалар күңел ачарга килгәннәр икән дип сөендек.

Әби:   И-и, сөбханалла, балаларга күз тимәсен: барысы җырлый, барысы бии, бергәләшеп уйныйлар, чып-чын артистлар диярсең.

Илүзә:     Без сезгә хәзер “Дустым бар” җырын җырлап күрсәтербез.

Җыр:   “Дустым бар”

Алып баручы:   Без уенны дәвам итәбез.

Әби:   Уйнагыз, балакайларым, уйнагыз, без сезне читтән генә карап торыйк.

“Чума үрдәк, чума каз” уены уйнала.

Райлә:   Гел уйнап кына торып булмый, әйдәгез бер биеп алыйк.

Алып баручы:   Музыка уйнаса-көй була, кызлар тыпырдаса-бию була.

Кызлар башкаруында “Татар биюе”

Данияр:               Безнең кызлар биегәндә

 идәннәре бөгелә,

                            Җитәр инде, күп биисез,

безнең җырлыйсы килә!

“Шома бас” җырлы-биюле уен.

Бабай:   Безнең дә уйныйсы килеп китте бит әле сезнең белән. Уйнатырсызмы, балалар?

Балалар:  Уйнатабыз, уйнатабыз!

Әби:   Ә минем яңа уеным бар.

Балалар:   Нинди уен ул, әбекәй?

Әби:   “Кәрия-Зәкәрия” уены булыр ул.

Әби уенның барышын өйрәтә, бергәләп  уйныйлар.  

Бабай:  Балалар, минем дә сезгә бер уеным бар бит. Карагыз әле, минем башымда нәрсә?

Балалар: Түбәтәй, бабакай. Безнең дә түбәтәйләребез бар.

Бабай: Ә хәзер шул түбәтәйләр белән бер уен  уйнарбыз. Уен  “Түбәтәй” дип атала.

(Бабай уенның барышын аңлата һәм бергәләшеп уйныйлар).

Алып баручы:   Балалар, әби белән бабайга рәхмәт йөзеннән әйдәгез бер җырлап бирик.  

 Җыр:   “Түгәрәк”

Бабай:   Ай рәхмәт, балалар, шатландырдыгыз без картларны, бик зур рәхмәт сезгә. Тик без арыдык инде, бераз ял итеп алыйк.

Әби:   Әйе шул, балалар, без керәбез инде, ә сез уйнагыз, күңел ачыгыз, ял итегез. Сау булыгыз, балалар!

Балалар:   Сау бул, әбекәй, сау бул, бабакай!

Ләйсән:               Без уйныйбыз, уйныйбыз,

                        Якты көннән туймыйбыз.

                        Капка төбе гөрләп торсын,

                        Уйныйбыз да, җырлыйбыз!

Алып баручы:   Нинди уен уйныйбыз, балалар?

Балалар:   Утыр, утыр Мәликә!

“Утыр, утыр Мәликә!”уены уйнала. Балалар түгәрәкләнеп басалар, уртада бер баланың күзен бәйлиләр. Түгәрәктә җырлап әйләнәләр:

Утыр,утыр Мәликә

Алмагачның төбенә.

Кем утырган каршыңа

Әйтеп бирче тиз генә.

Бер бала чыгып баса, күзен бәйләгән бала капшап кем икәнен әйтергә тиеш. Танымаса, яңадан уйныйлар.

Алып баручы:    Кич җитеп килә түгелме соң, балалар, кайтырга вакыт, әйдәгез, җырлый-җырлый кайтыйк.

Җыр: “Әйлән-бәйлән”

Балалар залдан җырлый – җырлый чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Итоговое занятие в татарской логопедической группе "Урман мәктәбендә"

Конспект итогового занятия в татарской логопедической группе...

Уртанчылар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге «Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы»

      Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап к...

"Тәрәз төбендәге бакча"

quot;Тәрәз төбендәге бакча" проекты уртанчылар төркеме балалары өчен төзелгән. Бу проект барышында балаларның яшелчәләр турында белемнәре арта, үзләре яшелчәләр утыртырга өйрәнәләр.Хәтер, логик ...

Фольклор кичә Тема: “Капка төбендә” (Уртанчылар төркеме)

Максат: 1..Милли мәдәният белән таныштыруны дәвам итү.2. Күңел ачу бәйрәмнәре аркылы балаларның күзаллауларын киңәйтү, күңелләрендә шатлык хисләре, бәйрәм рухы тудыру....

Проект “Тәрәзә төбендә бакча”

Бу проект балаларның яшелчәләр турында күзаллауларын киңәйтә. Аларның  кызыксынучанлыкларын һәм күзәтүчәнлекләрен үстерүгә булыша. Балаларга кеше табигатьнең бер өлеше булуын, табигатьне сакларга...