Проект “Тәрәзә төбендә бакча”
проект по окружающему миру (средняя группа)

Бу проект балаларның яшелчәләр турында күзаллауларын киңәйтә. Аларның  кызыксынучанлыкларын һәм күзәтүчәнлекләрен үстерүгә булыша. Балаларга кеше табигатьнең бер өлеше булуын, табигатьне сакларга һәм якларга кирәклеген формалаштыра.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Проект “Тәрәзә төбендә бакча”18.64 КБ

Предварительный просмотр:

МБМББУ 7нче балалар бакчасы

Тәрбияче Галимарданова Г. И.

Проект “Тәрәзә төбендә бакча”

  1. Катнашучылар: уртанчы төркем балалары.
  2. Дәвамлылыгы: 1 ай.
  3. Актуальлелеге: Бу проект балаларның яшелчәләр турында күзаллауларын киңәйтә. Аларның  кызыксынучанлыкларын һәм күзәтүчәнлекләрен үстерүгә булыша. Балаларга кеше табигатьнең бер өлеше булуын,  табигатьне сакларга һәм якларга кирәклеген формалаштыра.
  4. Максат: Балаларга бакчада файдалы  яшелчәләр үскәне турында төшенчә бирү.
  5. Бурычлар:
  1. Балаларга нәтиҗә ясарга өйрәтү.
  2.  Балаларның логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.
  3. Балаларда бакчада эшләүче өлкәннәр белән горурлану  hәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

            6. Проектны тормышка ашыру юллары:

1) Әзерлек этабы:

- тема билгеләү;

- максат кую;

-бурычлар кую;

-әти  - әниләрне эш проекты белән таныштыру;

- биремнәр үтәү.

2) Төп этап:

- әңгәмә: “ Суган hәм кишерне ничек утыртабыз?”

- яшелчәләр турында табышмакларга җавап табу, әкиятләр уку;

- кишер hәм суганны әвәләү;

           -тасвирлау хикәясе төзү: “ Бу кишер”, “ Бу суган”;

- рәсем “ Кишер  hәм суган түтәле”;

- яшелчәләр турында әкият уйлап чыгару;

- күргәзмә оештыру;

- тәрәзә төбендә бакча утырту;

- яшелчәләр турында әкият уйлап чыгару;

- яшелчәләр бәйрәме үткәрү;

  1. Йомгаклау этабы:

- яшелчә бәйрәме.

7. Перспектив - тематик план.” Бакча утырту”.

Эшчәнлек тәртибе

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти –әниләрнең hәм балаларның эшчәнлеге

1.

Әңгәмә : “Суган hәм кишерне ничек тыртабыз?”

Диалог

Балалар җаваплары

Тартма ясау, туфрак әзерләү

2.

Табышмаклар һәм әкиятләр

Яшелчәләр турында табышмакларга җавап табу, әкиятләр уку

Бер – берсенә табышмаклар әйтү

Яшелчәләр турында табышмакларга җавап табу, әкиятләр уку

3.

Рәсемнәр карау

Эзләнү, рәсемнәр сайлап алу

Яшелчәләрнең сыйфат билгеләрен ачыклау

 (түгәрәк, әче, ...)

Әти  - әниләр белән бергә яшелчә рәсемнәрен карау.

4.

Кишер hәм суганны әвәләү

Төрле материаллар (пластилин, камыр, кызыл балчык)

Суган , кишер әвәләү

Шул ук эшне өйдә дәвам итү

5.

Тасвирлау хикәясе:

“ Бу - кишер”,

“ Бу - суган”

Үрнәк планы буенча хикәя төзү:
- бу нәрсә?
- ни өчен кирәк?

Бер – берсенә хикәя сөйләү

Яшелчәләр утырту тәртибен югалтмыйча, бергәләп тасвирлау

6.

Рәсем

 “ Кишер  hәм суган түтәле”

Материаллар әзерләү

Иҗади якын килү, рәсем ясаулары

Рәсемгә карап хикәя төзү

7.

Яшелчәләр турында әкият уйлап чыгару

Курчак театры күрсәтү

Курчак театры күрсәтү

Яшелчәләр турында хикәя уйлап чыгару

8.

Презентатияция “Яшелчәләр утырту”

Үстерелешле диалог

Яшелчәләр утыртуның, эш тәртибен сөйләү: “ Без ничек яшелчәләр утырттык.”-хикәя төзү

-

9.

Яшелчәләр бәйрәме

Җырлар һәм биюләр

Бәйрәмдә катнашу

Әти - әниләрне бәйрәмгә чакыру

8. Нәтиҗәлелеге: Балаларның яшелчәләрне ничек үстерү , алар белән пешергән ризыклар, яшелчәләр турында белемнәре артты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Капка төбендә"

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар.Безнең ...

Итоговое занятие в татарской логопедической группе "Урман мәктәбендә"

Конспект итогового занятия в татарской логопедической группе...

Уртанчылар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге «Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы»

      Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап к...

"Тәрәз төбендәге бакча"

quot;Тәрәз төбендәге бакча" проекты уртанчылар төркеме балалары өчен төзелгән. Бу проект барышында балаларның яшелчәләр турында белемнәре арта, үзләре яшелчәләр утыртырга өйрәнәләр.Хәтер, логик ...

Фольклор кичә Тема: “Капка төбендә” (Уртанчылар төркеме)

Максат: 1..Милли мәдәният белән таныштыруны дәвам итү.2. Күңел ачу бәйрәмнәре аркылы балаларның күзаллауларын киңәйтү, күңелләрендә шатлык хисләре, бәйрәм рухы тудыру....