Хуш киләсең, Яңа ел
материал (старшая группа) по теме

Исмагилова Раушания Нургаяновна

зурлар төркемендә (катнаш төркем4-7 яшьлекләр) Яңа ел бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_2012.docx34.4 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Уртада снеговиклар утыра(йоклый)

1)”Снеговиклар биюе”- Искәндәр, Динар, Раил, Рамазан (бииләр, кар көриләр)

(Малайлар петрушка киемен кияргә китә, Рамазан кала)

2)”Кар бөртекләре” биюе – Ф.Әдилә, Г.Әдилә, Таңсылу,Камилә, Сөмбел, Алия

3)Вальс –Илфар-Миләүшә,Илдан – Гөлия,Ирек-Нәргизә,Айнур – Алинә

Килеп җитте кыш та

Ай-яй салкын тышта.              Ф.Әдилә

Өч ай торыр торса

Аның гомере кыска.

Тагын килде безгә кыш

Нинди матурланган тыш.

Ак мамык җәйгән төсле                Г.Ирек

Бизәлгән җирнең өсте.

Ямьле бөтен тирә-як

Өй түбәләре ап-ак.

Тәңкә карлар сипкән

Җирне ап-ак иткән.                     Рамазан

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

                               

Саф һавага чыгып

Таудан чана шуып                       Айнур

Кышның салкыннарын

Җибәрәбез куып.

                                   

Ә кыш көлә-көлә

Битебездән үбә                            Алия

Алсу була безнең

Битләр шуңа күрә

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә

Ак сакаллы Кыш бабай                Илдан

Кар алып килгән безгә

Әйдәгез тауга барыйк

Чанада шуып калыйк

Бер тузан юк, саф һава

Җиргә ап-ак кар ява.

Кыш килде, кыш килде

Безгә яңа эш килде

Без тырышып эшлибез                    Нәргизә

Мамык карлар көрибез

Әтиләр һәм әниләр

Әбиләр һәм бабайлар

Шул юллардан үтсеннәр

Рәхмәт әйтеп китсеннәр

Ф. Әдилә шигырь сөйли

Бию “Петрушка”

А. Б.  Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

           Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

                Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз,

                Бездә бүген чыршы бәйрәме!

      Бергә.

                Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Ап-ак мамык кар ява

Акка төреп дөньяны

Бүген безне үз янына                  Камилә

Яшел чыршы җыйнады

Без килдек бүген монда

Яңа ел бәйрәменә

Яшел чыршы тирәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Әйдә, килегез,тизрәк

Ясыйк матур түгәрәк                   Алинә

Безгә кунаклар килгән

Уйныйк-җырлыйк бергәләп

Җыр “Чыршы янында” (диск №57)

          “В лесу родилась елочка»

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.                     Илдан

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява яңа ел кары.

Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу – Яңа ел- иң яңа ел

Барысыннан да яңарак.

Тылсымлы икән яңа ел-                 Миләүшә

Капкасыннан кергәч тә,

Кинәт кенә үсеп киттек

Үсеп киттек бер яшькә!

Бәйрәмебез әле яңа

Башланып кына китте.                            Ф.Әдилә

Чыршы балкып торсын иде,

Ничек кабызыйк инде?!

Б-р: Тылсымлы сүзләр белән!

А.Б.: Кем  белә соң ул сүзләрне?

Б-р: Кыш бабай!

А.Б.: Әйе шул! Әйдәгез, балалар, Кыш бабайны чакырыйк!

(Кыш бабай, кил безгә, Яңа ел бәйрәменә!)

Ишектән Кыш бабай булып киенгән Шүрәле керә.

Шүр:Исәнмесез, минем балаларым,

Күз нурларым, алмаларым.

Яңа ел белән сезне,

Котлыймын үзегезне!

Яңа елда телим сезгә

Күп төрле начарлыклар

Тфү,тфү, ялгыш әйттем,

Телим гел яхшылыклар.

А.Б.: Бу Кыш бабай никтер сәеррәк әле. Исәнме, Кыш бабай!
Шүр:Исәнме, Чибәркәем,

Яшел песи күзкәең.

Ай, тфү, ялгыштым,

Бәхетле бул гөлкәем.

А.Б.: Туктале, Кыш бабай. Син чып-чын Кыш бабаймы соң?

Шүр:Кыш бабай юри-мурый булмый инде ул. Менә сакалым, менә чапаным, менә таягым, бүрегем, итегем.

А.Б.: Әгәр син чын Кыш бабай икән, Яңа ел турында берәр  җыр җырлап күрсәт!
Шүр:Нигә җырламаска? Кыш бабай булыйм да, шуны да белмим ди.

А.Б.: Җырла, алайса!
Шүр:Кайдадыр бер елгада

Сары керпе утырган.

А.Б.: Елгада?
Шүр:Юк,юк, урманда. Әйе, кайдадыр бер урманда.

А.Б.: Сары керпе буламыни?
Шүр:Яшел керпе.

А.Б.: Яшел керпе?
Шүр:Чыршы! Әйе,әйе, исемә төште, чыршы! Чыршы яшел була бит әле.

А.Б.: Шуннан.
Шүр:Хәзер аңа туфлиләр дә, таяклар да эленгән.

А.Б.: Нәрсәләр эленгән?
Шүр:Урындыклар,өстәлләр.

А.Б.: Балалар, Кыш бабай дөрес әйтәме?

Юк, әлбәттә. Менә бит балалар үзеңнән көләләр. Алар синең Кыш бабай түгел икәнлегеңне күптән белделәр инде.
Шүр:Сез нәрсә? Мин бит бик карт. Карт кешенең хәтере фьют. Менә бер уйнап алыйк әле.

А.Б.: Әйдә инде, ышандырырга тырышып кара алайса.

Уен. (Ха-ха-ха!) “У тебя Дед Мороз”

А.Б.: Ярый, монысы ярыйсы. Ә кая синең оныгың –Кар кызы?
Шүр:Нәрсәң? Кем була соң ул?

Чын Кыш бабай булгач безгә чыршының утларын яндырып бир әле.
Шүр:Ай,үләм! Шуңа аптырап утырасызмы? Балалар, сездә шырпы бармы?

А.Б.: Нинди шырпы!?
Шүр:Сез нәрсә? Кем дип уйлыйсыз мине? Ни белән яндырырга тиеш соң мин аны?

А.Б.: Тылсымлы сүзләр белән.
Шүр:Ә, әйе, шулай бит әле.

Мин Шүрәле,Шүрәле

Мине, Чыршы, күр әле.

Утларыңны балкыт син,

Кети-кети уйнат син!

А.Б.: Менә, ниһаять, үзеңне таныттың. Син Шүрәле.
Шүр:Әйе, мин Шүрәле, мин шаярдым гына.  Чыршыдагы утларны да мин генә сүндергән идем.

Чыршы, чыршы, кичер мине.....

...Утларыңны кабызчы

Чыршыда утлар кабына.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.                             Илфар

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын яңа ел!

Күрегез бу чыршыны

Чыршының да чып-чыны                         Раил

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

А.Б. Шүрәле дус,  без синең турында да җыр беләбез, җырлап күрсәтикме?

Җыр “Шүрәле”

Шүр:Бигрәк матур җыр булды бу, рәхмәт балалар! Мин дә сезгә  уеннар алып килдем бит әле. Әйдәгез, басыгыз түгәрәккә.

Уен “Если весело живется”

Уен “Лавата”

Шүр: Миңа балалар читен булып китте бит әле. Минем бер дә сезнең бәйрәмегезне бозасым килми.Сез Кыш бабайны көтәсез, ә ул сезнең янга килә алмыйча йөри. Аның бит киемнәрен мин урлап алып киттем. Кыш бабайның киемнәрен илтеп бирим, үзем белән тизрәк монда алып килермен, балалар сине көтә диеп ашыктырырмын.

А.Б. Балалар, инде бәйрәмебезгә Кыш Бабай белән Кар Кызы гына җитми. Әйдәгез, бер җырлап алыйк, бәлки килеп тә җитәрләр.

Җыр “Кыш бабай 1” (Агачларга бәсләр элеп)

Убырлы керә.

УБ: Туктагыз, тукта, мин калганмын бит. Мин дә бу бәйрәмгә киләм диеп алдан әзерләнеп көтеп тордым. Тик онытып җибәргәнмен. Әле Шүрәле дус әйтеп китте. Ай-яй, матур чыршыгыз, җем-җем килә утлары! Ул балалар, балалар – бар да матур итеп киенгәннәр, битләре алсу. Уф, кызыгып та куям, ярый инде, бәйрәм бит! Акыллы булырга сүз бирдем бит. Минем белән дә уеннар уйныйк инде, балалар.

А.Б. Әйдә, рәхим ит, Убырлы дус! Әле бәйрәмебез башланып кына китте.

Уен “ У меня есть одна тетя”

УБ: Бигрәк матур биедегез. Әйдәгез, телисезме, мин сезне себеркемә утыртып йөрим?

Уен “Хвост Бабы Яги”

А.Б. Инде менә бәйрәмебезгә Кыш бабай белән Кар кызы гына җитми. Әйдәгез, җыр җырлап карыйк, бәлки килеп тә җитәрләр.

Җыр “Кыш бабай”

Кил әле, Кыш бабай                      Гөлия

Кил безгә кунакка.

Шатлыклар, бәхетләр

Алып кил бу якка.

Кыш бабай килгәч булды

Котлаулар да, бүләк тә.                         Айнур

Яңа елда чынга ашар

Безнең барлык теләк тә.

Б-р: Кыш бабай, Кар кызы, килегез тизрәк

Музыка(кыш бабай килә торганы)

Кыш бабай, Кар кызы керә

Кыш бабай:

-  Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр

Исәнмесез, әбиләр,

Бишектәге бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин

Һай, чыршыгыз бигрәк матур

Елык-елык яна ул.

Бәхетле һәм сау булыгыз

Котлы булсын яңа ел!

Кар кызы:

 Исәнмесез, балалар

Исәнмесез, кунаклар

Яңа ел белән сезне

Яңа бәхетләр белән

Мин дусларым, Карчәчәчәк,

Кардан йолдызлар ясап

Җир өстенә яудырам

Каплыйм җирне кар белән

Яз җиткәч тә мин эрим

Елгада агып йөрим

Сезне чып-чын күңелдән

Котлыйм яңа ел белән!

К.Б. Күрәм, күрәм зур үскәнсез, бик акыллы да күренәсез....Бик күп илләр гиздем...... Ә сез мин киткәч нинди эшләр башкардыгыз?

Б-р: Чана, чаңгы  шудык, уйнадык, спорт белән шөгыльләндек,гимнастика ясадык, бик күп һөнәрләргә өйрәндек.

А.Б. Зур балаларыбыз мәктәпкә китте...

Әдилә: Бабай, без син килгәнче тагын бер яшькә үстек, зурлар группасына мендек. Сине сагынып көттек.

К.Б.Кая әле, кая, кечкенәләрдән зурларга күчкән акыллы балаларны карыйм әле, бер адым алга чыгыгыз әле. Ай-яй, зур үскәнсез түгелме соң сез. Үткән ел кечкенә идегез бит. Минем былтыр сезне үлчәгән кәгазләр капчыгымда саклана бит әле.(капчыгыннан кәгазьләр алып балаларга бирә) Быел да мин сезне үлчәп китәм әле. Кая, кызым, син язып барырсың, әйдәгез килегез минем яныма.

Бабай таягы белән балаларны үлчи, акбур белән билгеләп бара.

Музыка “Измерим рост”

  1.  Балалар,хәзер мин сезне сынап карыйм әле:
  2.  Бакчага ничек барасыз? (урында атлыйлар)
  3. Иртәнге гимнастиканы ничек ясыйсыз? (зарядка ясап күрсәтәләр)
  4. Бит-кулларыгызны ничек юасыз?
  5. Ничек ботка ашыйсыз?(ашауны күрсәтәләр)
  6. Ничек рәсем ясыйсыз?
  7. Ничек йоклыйсыз?
  8. Апалар күрмәгәндә  нишлисез?(шаулашалар)
  9. Ничек өйгә йөгерәсез?
  10. Ай-яй, барысын да булдырасыз икән, молодцы!

А.Б. Кыш бабай, әле без шигырьләр дә өйрәндек:

Суык бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә                   Искәндәр

Җыр җырлап әйләнергә

Уенчыклар, бүләкләр

Безгә тагын алып кил

Соңга калма, бабакай

Атлап түгел, йөгереп кил.

Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән

Көтә кем генә                                  Таңсылу

Чыгар дип өйдән

Чыксаң, чеметә

Битне өшетә

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан                          Динар

Килгән безгә ерактан.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Хуш киләсең, уз бире.

Кунак булып килер дип                       Сөмбел

Күптән көттек без сине.

Җыр “Бер яшькә үстем” (диск 58)

Таңсылу җырлый

К.Б.

Басыгыз чыршы тирәли,

Бер җырлап алыйк әле,

Бер биеп алыйк әле.

Яшел чыршы тирәсендә

Җилкенеп калыйк әле.

Бию “Барбарики”

Яңа елны каршылыйбыз

Шатлыклы җырлар белән              Илназ

Матур булып балкып торган

Якты йолдызлар белән.

Яңа яуган ап-ап кар өстеннән

 Йөгерә-йөгерә килә Яңа ел                   Азат

Ә Иске ел ипи һәм тоз белән

Каршысына чыккан сузып кул

Әйдә, Яңа ел

Шатлык белән кил                     Г.Әдилә

Сине каршылый

Бөтен туган ил.

Җыр “Чыршы әйләнәсендә” (диск 48)

Бию “Восточный”

Җыр “Яңа ел” (Җем-җем көмеш..)

Яңа ел белән Иске ел керәләр

Инде елыбыз үтте дип

Безне дә онытмагыз

Елларыбыз тыныч торсын                   Илфар

Һәркем сәламәт булсын.

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз          Искәндәр

Исемем минем Яңа ел

Мин бәхет таратучы

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

А.Б. Әйдәгез иске елны уртага алып бер уен уйнап алыйк.

Уен “Дракончик-рок”

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп                         Камилә

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын

Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

Күк йөзләрен күмеп торсын бәхет

Йөрәк дәртен тагын яңартып.

Яңа елның алсу таңы ата                             Гөлия

Әйтерсең лә безне яратып.

Яңа елга алып керик                             Алып баручы

Тынычлыкны, шатлыкны,

Хезмәтне һәм хөрмәтне,

Бәхетне, тырышлыкны,

Татулыкны, дуслыкны.

Кыш бабай:

Бик күңелле үтте бәйрәм

Миңа кирәк китәргә.

Телим сезгә яңа елда

Тагын да зур үсәргә.

Дус булыгыз хезмәт белән,

Шатлык китерсен һәр көн.

Яңа елда мәрхәмәтле,

Бәхетле булсын һәркем.

Кар кызы:

Яңа елда зур үсегез

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез

Илгә хезмәт итегез                         Миләүшә

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар

А.Б.Кыш бабай, балалар сиңа бөтен һөнәрләрен күрсәттеләр, ә син!

Кыш бабай:

-Кыш бабагыз биедеме?

- Кыш бабагыз җырладымы?

-Кыш бабагыз уйнадымы?

-Нәрсә онытты соң Кыш бабай?

(Күчтәнәчләр!)

-Ай, картлык галәмәте инде бу, балалар! Әйдәгез тагын бер биеп күрсәтегез дә, бик матур биегәннәрегезгә бүләкнең бик шәпләрен бирермен.

“Танцуй, как хочешь»

Бүләкләр тапшыру

-Сау бул, Кыш бабай! Сау бул Кар кызы!

Табышмаклар:

Елга ул тик бер килә.

Ул килсә, жир гөр килә.

Яшел Чыршы әйләнә

Якты заллар күренә.

Яна ел!

           Менә икенче табышмак:

           Килә бары кыш житкәч,

           Иске ел утеп киткәч.

           Yзe белән hәрвакыт

           Яңа ел алып килә.

           Буләк тулы капчыгын

           Иңенә салып килә.

 Кыш бабай!

                 Кыш бабайның юлдашы,

                 Аның белән гел бергә.

                 Шуңа аны жәй көне

                 Мөмкин тугел курергә.

                 Жәй көне ул бөтенләй

                  Мөмкин хәтта эрергә,

                  Суга әверелергә.

 Кар кызы

         Яши диләр урманда,

         Кемнен дә юк күргәне.

         Былтыр гына кургән ди.

          Анын аты - ...               

Шүрәле!

          Бер карчык яши

          Кара урманда.

          Ничек курыкмый

         Яши ул анда?

         Аның үзеннән

          Күрсәң, куркырлык.

          Куркыныч карчык   була - ...        

 Убырлы!