Яңа ел кичәсе
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Гайфуллина Альмира Шагидуловна

Балалар белән берлектә уздырылган Яңа ел бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_elga_montazh_kech._torkem.docx25.76 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Янил авылы балалар бакчасы”

Яңа ел кичәсе

(Кечкенәләр төркемендә уздырылган кичә)

Тәрбияче: Гайфуллина Альмира Ш.

2012 ел

  Алып баручы.

Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

 Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм: Төсен үзгәртми бер дә, гел яшел күлмәк кия. Матур бизәнеп, һәр елны безгә кунакка килә. Нәрсә ул?

 Балалар. Чыршы, чыршыкай.

Бик дөрес әйтәсез балалар.

А.б                     Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

                           Туган якны сагынып кыш килде.

                           Ап- ак йомшак кар белән,

                           Җирне биләүләп төрде.

                   

                           Яңа бәхет яңа шатлык                                                                                      

                           Алып килсен Яңа ел.                                                                                        

                           Телибез тыныч тормышлар,                                                                                

                           Котлы булсын Яңа ел!

       Бергә.

                           Котлы булсын Яңа ел!

                                                                                                                                                                                             

               А.б. 

                           Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

                           Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

                           Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз,

                           Бездә бүген чыршы бәйрәме!

      Бергә.

                           Бездә бүген чыршы бәйрәме!

А.б.Балалар карагыз әле безнең чыршыбыз бик матур бит, ул ераклардан безгә кунакка килгән әйдәгез әле яратып ,каршы алып, мактап кул чабыйк.

Җыр. Чыршы янында. С Урайский шигыре, И Шәмсетдинов көе

1.Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып көттек ел буе,

Син тагын да матурырак

Бизәлгәнсең бу юлы.

2.Энҗе карлар явып үткән

Яшел ылысларыңа,

Күп бүләкләр китергәнсең

Без нәни дусларыңа.

Уен «Чыршы – кар».

А.б. Балалар, ә хәзер «Чыршы – кар» уенын уйнап алыйк. Чыршы дисәм басыгыз, кар дисәм утырыгыз.

Куяннар: Без җырлыйбыз да уйныйбыз да ә безнең Кыш бабай белән Кар кызы һаман да безнең бәйрәмгә килеп җитә алмыйлар.

А.Б. Бик дөрес әйтәсез куянкайлар, әйдәгез әле балалар бергәләп чакырыйк аларны безнең тавышны ишетсәләр тизрәк килеп җитәрләр.

Бергә. Кыш бабай, Кар кызы.(ике тапкыр кабатлыйлар).

А.Б.Безнең кунаклар килеп җиткәнче озын колаклы дусларыбыз безгә биеп күрсәтәбез диләр.

Куяннар биюе:

Залга Кыш бабай белән Кар кыз керә

К.б. Исәнмесез, балалар!Исәнмесез, әниләр! Исәнмесез, әбиләр!Исәнмесез, бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Бәхетле һәм сау булыгыз.

Котлы булсын Яңа ел!

Карчәчәк: Исәнмесез дусларым ,минем кадерлеләрем Яңа ел котлы булсын! Дөньялар тыныч булсын, имин булсын көнебез.

Яңа елга алып керик

Тынычлыкны,шатлыкны,

 Хезмәтне һәм хөрмәтне,

 Бәхетне,тырышлыкны,

 Татулыкны,дуслыкны!

      А.б. Кыш бабай безнең балаларыбыз сез килешкә бик матур шигырьләр, җырлар өйрәнделәр тыңлап карагыз әле.(балалар шигырьләрен сөйлиләр)

     

  Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

  Хуш киләсең, уз бире.

  Кунак булып килер дип

  Күптән көттек без сине.

Кыш бабай, кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә Яңа ел

Бүләге тарата.

Һәр яңа ел үзе белән

Алып килә яңалык.

Уйларыбыз, хисләребез

Кала кабат яңарып.

Чыршы, чыршы без син

Сагынып көттек ел буе.

Син тагында матуррак,

Бизәлгәнсең бу юлы.

Суык бабай кил безгә,

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсенә

Җыр- җырлап әйләнергә.

Кыш бабай килгән

Ап – ак тун кигән.

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән.

Кыш бабай, кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал – мыек ап – актан

Килгән безгә ерактан.

Безгә конфетлар бирә,

Үзе елмая, көлә

Кыш бабай безгә тагын,

Яңа ел алып килә.

Яшел чыршы янында                              

Җыелып бер тугандай                            

Әйлән бәйлән уйнадык без                    

Килеп керде Кыш бабай.                        

Кыш бабай ,кыш бабай.                        

Хуш киләсең уз бире.                              

Шатланышып җыр белән                        

Каршылыйбыз без сине.

                       

Ак таягың кулыңда

Ап- туның кигәнсең

Бөтен җирең бәсләнгән

Күп җирләрдән килгәнсең.

Бәйрәмебез син килгәч

Матурланды  тагын да

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Кыш бабай, мине

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

Тышта буран, бөтен җиргә

Карлар тутыра

Безнең бүлмәдә бик матур

Чыршы утыра.

Салкын кыш килде,

Ак карлар яуды.

Буран уйнады,

 Таулар ясады.

Бүлмәдә чыршы агачы

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

 Битләр кызара.

Кар бөртекләре,

Өстеңә куна.

Үзләре матур,

Һәм салкын була.

Ямьле кыш бабай,

Килдең син безгә.

Кунак булырсың,

Кер өебезгә.

Скоро, скоро Новый год!

Скоро Дед Мороз придёт.

За плечами ёлочка,

Пушистые иголочки.

Он подарки нам разносит

И стихи читать нас просит.

К.б. Ай булдырдыгыз балалар бигрәк дәү үскәнсез инде әйдәгез хәзер бергәләшеп чыршы тирәли җыр җырлап әйләник.

Җыр: Ёлкабыз, ёлкабыз.

А.б.

Кар бөртеге ак була

Кар бөртеге саф була

Бер карасаң- кар гына

Бер карасаң- пар гына

Бер карасаң- тамчы без

Бер карасаң- энҗе без.

Без очабыз, әйләнәбез

Якты көнгә куанабыз

Шулай уйный, шаяра

Кар бөртекләре булабыз

Кирәк икән ак болыт

Кирәк икән ак мамык

Ни телисең Кыш бабай

Кар булыйкмы, пар булыйкмы

Су булыйкмы, болытмы?

Әллә җиргә сузылып,

Мамык юрган булыйкмы?

Кар бөртекләре биюе башкарыла:

Җыр: Чыршыкай, чыршыкай

К.б. Балалар сез җырладыгыз, биедегез, бик матур итеп шигырьләр сөйләдегез менә мин сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп  карыйсы килә әле балалар хәзер мин сезгә табышмаклар әйтеп карыйм, сез җавабын табып карагыз әле. (Кыш бабай балаларга табышмаклар әйтә)

1 Ыжгыра да сызгыра,

   Бөтен җирне туздара. (Буран)

2 Килделәр агайлар балтасыз,

   Салдылар күпер тактасыз.(Суык һәм боз)

3 Утта янмый,
  Суда батмый.(Боз)

4 Мамык түшәгем
  Җиргә түшәдем.(Кар)

5 Үзе салкын нәни ул,

   Кулга төшсә эри ул.(Кар бөртеге)

К.б. Ай балалар бигрәкләрдә тапкыр икәнсез.

“Кыш бабай “җырлы бию

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бер тугандай.

Әйлән- бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

    Кушымта: Ары баса Кыш бабай,

                        Бире баса Кыш бабай.

                        Шушы бию көйләренә ,

                        Өзеп баса Кыш бабай.

Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы.

Яшел чыршы янында.

К.б. Ай кызым тамам хәлем бетте шул кадәр биетәләр мени инде минем кебек карт бабайны.

К.ч.  Бабакаем бераз гына хәл ал да китәр вакытыбыз җитте ,безне башка балалар да көтәдер.

К.б. Дөрес әйтәсең кызым балаларыбызга бүләкләребезне бирик тә юлыбызны дәвам итик.( Кыш бабай белән кар кызы саубуллашып чыгып китәләр)

Балалар: Сау бул бабакай, сау бул Карчәчәк.

А.б. 

Әкрен генә йомшак карлар ява,

Өр- яңа ел башлана.

Бәйрәм бүген, куанычлы дөнья,

Һәрбер йортта шатлык, тантана.

Ап- ак серле кышы белән

Сөенечле Яңа ел килә.

Бар дөньяга тыныч бәхет теләп:

“ Рәхим ит, син, әйдә, уз түргә”.

Аҗдаһа елындагы кимчелекләр

Елан елына аяк басмасын.

Күңелебез чиста, якты булсын,

Кайгы- хәсрәт ишек   какмасын.

Булсын бу ел матур, тыныч,имин,

Сугыш афәте берүк булмасын.

Аналар да газиз улларыннан

Хәвеф- хәтәр көтеп тормасын.

Авылларда артсын яшь гаиләләр,

Гүзәл тормыш алар корсыннар.

Маңгай тире тамган кырларымда

Тук башаклар шаулап торсыннар.

Яңа елда һәрбер гаилә һәм дә йортка

Иңсен бәхет, муллык, бәрәкәт.

Яшәсеннәр иде- хәвеф хәтәр күрми

Таза, тыныч, тату, сәламәт.

Безнең шуның белән балалар көче белән әзерләнгән Яңа ел бәйрәмебез тәмам. Рәхмәт сезгә барыгызга олыгызга, кечегезгә.Сау булыгыз!