Сценарий "Яңа 2013нче ел!"
материал на тему

Гайнутдинова Эльвира  Тагировна

икенче кечкенәләр төркеме өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_irtse.docx30.03 КБ

Предварительный просмотр:

“Яңа ел иртәсе”

2нче кечкенәләр төркеме

А.Б.: Хәерле иртә, дуслар! Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Туган җиребезгә яңа ел килә!  Бүген без дә яңа ел бәйрәменә җыелдык. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз!

Ә хәзер, балалар, игътибар белән мине тыңлагыз. Сезгә бер табышмак:

Төсен үзгәртми бердә

Гел яшел күлмәк кия.

Матур бизәнеп, һәр елны

Безгә кунакка килә.

Б.:  Чыршы.

А.Б.:   Үсте чыршыбыз урманда, шаулап торды ул анда.

Җәен дә, кышын да зифа, яшел тора һаман да.

Хәзер чыршыбыз бизәлгән, муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур булып, бәйрәмгә диеп килгән.

Булган безнең балалар,

Шигырьләр күп беләләр.

Хәзер сезгә әйбәт итеп,

Шуны сөйләп бирерләр.

Дети рассказывают стихотворения.

А.Б.:    Яшел чыршы басып тора,

Залның түрендә.

Килдек бергә, без бәйрәмгә,

Биергә һәм җырларга!

♫ “Яшел чыршы”

Ямь – яшел ылыслары,

Балкып тора утлары.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Сиңа килгән кунаклар,

Аюлар йәм куяннар.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Снежинки кружаться в зале.

А.Б.: Ой, нигәдер салкын булып китте.  Бу ни хикмәт? Кар йомарламнары оча.

Заходит Кыш бабай.

А.Б.: Ә, менә безнең белән кем шаяра икән. Ай-һай, Кыш бабай, шаян да инде үзең. Кер әйдә тизрәк. Сине Кар Кызы белән күптән сагынып көтәбез.

К.Б.:    Исәнсмесез, балалар! Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр! Исәнмесез, бәбиләр!

Тирән карларны ерып, борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин, сезгә килеп җиттем мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур, Елык-елык яна ул.

Бәхетле һәм сау булыгыз, котлы булсын яңа ел!

К.К.:    Исәнмесез,балалар!

Исәнмесез кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Ел үсәсен ай үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

А.Б. :   Әй, Кыш бабай, Кар кызы,

Хуш киләсез, уз бире.

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сезне!

♫ “Кыш бабай”

Кыш бабай, кыш бабай,

Безгә чыршы китергән.

Аның уенчыклары,

Матур йолдызчыклары.

Кыш бабай, кыш бабай,

Күчтәнәчләр китергән.

Анда алма кәнфитләр,

Һәм тәмле чикләвекләр.

К.Б.:    Булдырдыгыз, балалар.

Бигрәкләр дә уңганнар.

Чыршыбызга да күңелле,

Җем-җем яна утлары.

К.К.:    Әйдәгез, басыйк әле,

            Бер уйнап алыйк әле.

☺“Чыршы белән уен”

К.К.:                              Яшел чыршы басып тора,

Утлары янып тора.

Үкчә белән тыпырдатсак,

Утлары шундук сүнә. (тыпырдыйлар)

Безнең чыршы басып тора,

Утлары гына янмый.

Чәбәкләп сез әйтегез,

Янып торсын чыршыбыз! (чәбәклиләр)

А.Б.:           Рәхмәт сиңа Кар кызы,

Рәхмәт сиңа Кыш бабай!

Янып тора матур итеп,

Чыршыбызның утлары!

К.Б.: Кар кызы, син миңа юл буе бер уен турында сөйләгән идең. Әйдә шуны да балалар белән уйныйк.

К.К.: Әйдә, Кыш бабай, уйныйк. Балалар, мин сезгә бүләккә яңа ел бозчыклары алып килдем. Карагыз әле, нинди матурлар, ничек ялтырыйлар.

Әйдәгез басыйк әле,

Түгәрәк ясыйк әле.

Бер уйнап алыйк әле!

☺ “Бозчыклар белән уен”

Ход игры: дети встают в круг. У ног каждого ребенка лежит сосулька. Под музыку Снегурочка танцует в центре круга. Дети хлопают Снегурочке. Как только музыка замолкает каждый ребенок должен быстро поднять сосульки и спрятать за спину, чтобы Снегурочка не отобрала.

Игра проводится 2-3 раза.

В третий раз Снегурочка оставляет сосульки у детей и предлогает им потанцевать  с ними.

♪ “Пляска с сосульками”

К.К.:    Булдырдыгыз, балалар,

Ай-яй нинди уңганнар.

Матур итеп биедегез.

Ә хәзер, әйдәгез, бу бозчыкларны

Кире миңа бирегез.

А.Б.: Рәхмәт сиңа, Кар кызы, бу бүләгең өчен.

А.Б.:    Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Бигрәк уңган, мут бабай.

Яңа елда һәммәбезгә бүләкләр таратасың.

Кайдан гына аласың?

Шулкадәр тәм-том  алырга,

Каян акча табасың?

К.Б.: Сезнең, чынлап та, беләсегез киләме?

Дети отвечают.

Алайса, урыннарга җайлап утырыгыз,

Мин сөйләгәнне тыңлагыз.

Дети садятся на стулья.

К.Б.: Еракта, еракта, Лапландиядә, бар бер бик зур кондитер фабрикасы. Анда төрледән төрле канфитлар, прәннек, мармеладлар..һәм башка баллы тәм-томнар әзерлиләр. Ләкин бу фабрика, гади генә фабрика түгел, ул бик тылсымлы, балалар.. Барлык тәмлүшкәләр: канфитлар, мармеладлар...сөйләшә беләләр. Алар барысы да матур тартмаларга салынып, яңа ел бүләге итеп, үзләрен балаларга илткәнен көтеп яталар.

А.Б.: Шулай булырга мөмкинме, балалар?

Дети отвечают.

А.Б.: Әгәр дә канфитлар һәм башка тәм-томнар сөйләшә белсәләр, безгә аларны ашарга кызганыч булыр иде. Ләкин ни өчендер, җир йөзендәге бер канфитның да, безгә, бер сүз ишеттергәне юк әле. Шулай бит, балалар?

Дети отвечают.

К.Б.: Бик дөрес. Монда бер канфит та сөйләшми.

А.Б.: Кыш бабай, бу бит гаҗәп.

К.Б.: Дөрес, дөрес, бу фабрикадагы канфитлар шундый шаяннар-наяннар. Җырларга, биергә, уйнарга яраталар!

А.Б.: Юк, Кыш бабай, без сиңа ышана алмыйбыз. Бүген Яңа ел. Сүзләреңне исбатлап, әйдә шулай итәбез. Тылсымлы таягың ярдәмендә, безне, бер 15 минутка булса да,  шул сихри дөньяга, тылсымлы Лапландиягә алып бар. Балалар, сез ризамы? Барасыгыз-күрәсегез киләме?

Дети отвечают.

К.Б.: Сезгә каршы килеп булмас. Яңа елда теләгән теләкләр,һичшиксез, кабул булырга тиеш. Килегез монда, балалар, күзләрегезне йомыгыз. Ә мин тылсымлы сүзләр әйтеп, сезне Лапландигә алып барам.

Выключается свет, звучит таинственная музыка, Дед Мороз говорит в микрофон.

Әпсен-төпсен,

Мине җил-буран ишетсен.

Безне Лапландиягә,

Чыршы төбенә илтсен!

Музыка замолкает. На боковой стене зажигаются фонарики.

К.Б.: Балалар, менә бу минем Лапландиям.

А.Б.: Бигрәк матур, әйе бит, балалар.

Дети отвечают.

К.Б.: (показывает на домик в углу зала). Ә  менә монсы, балалар, бик тылсымлы өй. Анда барлык канфит-прәннекләрнең хуҗабикәсе – Канфитлар патшабикәсе яши. Ул өйгә кергәнче, әйдәгез, бераз ял итик, урындыкларга утырыйк.

Дети садятся. Дед Мороз и Снегурочка подходят к домику и стучатся.

К.П.: Кем бар анда?

К.Б.: Бу без – Кыш бабай һәм Кар кызы.

Конфетка выходит из домика на середину зала, чтобы дети видели и смогли рассмотреть.

К.П.: (аптырап): Кыш Бабай... син нишләп монда? Яңа ел төнендә? Әллә берәр нәрсәңне онытып калдырдыңмы?

К.Б: Юк-юк, Канфитлар патшабикәсе, мин бернәрсәне дә онытмадым. Бүген мин сине үземнең дусларым - кечкенә нәниләрем белән таныштырасым килә. Аларның монда бик киләсе килде.

К.П.: (аптырап): Балалар? Кая соң алар?

К.Б.: (балаларга күрстеп) Менә бит алар!

А.Б.: Балалар, Канфитлар Патшабикәсе белән исәнләшегез әле.

Дети здороваются.

К.П.:    Исәнмесез, кунаклар!

Исәнмесез, балалар!

Мин тылсымлы патшабикә,

Күлмәгемә карагыз.

Ничек матур бизәлгән:

Төрле сәйлән-җепләр белән,

Чигелгән һәм уралган!

Кружится, чтобы дети просмотрели  на её платье.

К.П.: Балалар, мин сезне Лапландиядә, үземнең тәм-томнар фабрикасында күрергә бик шатмын. Безнең дә яңа ел чыршысы бар.

Әйдә, килегез, дусларым,

Чыршы янына чыгыйк.

Бергәләшеп уйнап – биеп,

Яңа елны каршылыйк! (раздает детям фонарики)

♪ “Пляска с фонариками”

К.К.: Булдырдыгыз, балалар,Бигрәкләр дә уңганнар! Ә хәзер, әйдәгез, бу төсле утларны чыршыга эләбез...Чыршы тагын да матурланыр, балкыр.....

К.К.:    Барыгыз да элдегезме?

Урындыкларга утырып,

Бераз ял итик инде.

А.Б.:    Яңа елны без көтәбез,

Иң матур бәйрәм, диеп.

Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

Матур киемнәр киеп.

Шагыйрь язган шигырьләрне,

Кыен түгел сөйләргә.

Ттыңлый безне  апалар да,

Әниләр, әбиләр дә.

Колагын куеп тыңлый, хәтта Кыш бабай да.

Дети рассказывают стихи.

А.Б.: Кыш бабай, безнең балалар матур итеп җырлый да беләләр. Тыңлап кара әле.

♫ “Праздник, праздник новый год”

Праздник, праздник, Новый год,

В гости к нам уже идет!

Елку наряжаем,

В гости приглашаем!

Праздник, праздник, Новый год,

Водят дети хоровод!

Ждут они подарков,

Долгожданных, ярких!

К.Б: Ай-яй нинди уңганнар, булганнар. Матур итеп шигырьләр, җырлар җырладыгыз. Минем күңелемне күрдегез.

К.Б.: Канфитлар патшабикәсе, син безгә кондитер фабрикасында ниләр эшләгәнеңне дә сөйләп бир инде.

К.П.: Бик теләп, Кыш бабай. Минем фабрикада тәмле мармеладлар, баллы прәннекләр, хуш исле вафлилар ясыйлар. Алар белән дә танышасыгыз киләме?

К.П.: (хлопают три раза)

Минем баллы кәнфитләрем,

Килегез монда.

Матур итеп,  дуслар өчен,

Бер биеп алыйк әйдә.

♪  “Конфетки”

К.Б.: Ай, нинди тәмле канфитлар! Балаларга да яңа елга канфитлар кирәк иде.

☺”Капчык” 

Әйдәгез әле, Минем капчыгыма кереп утырыгыз. (Конфетки залезают в мешок Д.Мороза, но так как мешок без дна, все конфетки вылезают с другой стороны. Поднимаются на ножки и бегут на свои стульчики.)

К.Б: Ай-яй нинди хәйләкәр канфитлар! Бөтенесе качып беттеләр. Канфитлар Патшабикәсе, син  безне тагын кем белән таныштыра аласың?

К.П.: Сезнең баллы-шикәрле куяннар күргәнегез бармы?

Дети отвечают.

Мин сезне алар белән таныштырам.

♪ “ Зайчики”

К.Б.:  Ай,нинди тәмле куяннар, берсен тотып ашар идем.

К.П.: Борчылма, Кыш бабай, канфитлар һәм баллы-шикәрле куяннар тылсымлы. Аларны ашарга ярамый. Ә бәйрәмнән соң, мин сине, үзеңне канфит белән сыйлармын.

К.Б.:  Килештек.

А.Б.:  Кыш бабай, үзеңнең тылсымлы таягың белән тагын берәр тылсым күрсәт әле.

К. Б.: Хәәәәәзееер (смотрит на елочку, находит маленький снежок).

Мин менә бу кечкенә кар йомарламын (бөртеген), сезнең ярдәм белән, балакайларым, зууур кар өеменә әйләндерәчәкмен. Әйдәгез бергәләп, бу кар йомарламына (бөртегенә) көчле итеп өрәбез. Уфффффффффф.....

А.Б.:    Кар йомарламына (бөртегенә) өрәбез,

Тылсымлы сүзләр әйтеп.

Күчтәнәчләр көтәбез,

Кыш бабайдан бергәләп!

К.Б.: (идёт вокруг ёлки и меняет маленький снежок на большой) Карагыз әле, балалар, безнең кечкенә кар бөртеге ничек зурайды, зур бер кар өеменә әверелде.  Бу гади генә кар өеме түгел, ул бик тылсымлы.

К.К.: Кыш бабай, ә ни өчен тылсымлы?

К.Б.: Кызым, ә син шул кар өеменә якынырак барып кара. Аннан белерсең.

(снегурочка смотрит и показывает ребятам.) О-о-о, бу  бит Яңа ел бүләкләре.

Якынырак килегез,

Бу тылсымны күрегез!

 (Дед Мороз раздает подарки, а Снегурочка ему помогает.

А.Б. һәм балалар: Рәхмәт!

К.Б.:    Лапландиядә күңелле,

Ләкин вакытыбыз бик чикле.

Безгә кайтырга кирәк, балалар. Килегез  минем яныма.

(Дети подходят к Деду морозу, звучит музыка «Метель». Гаснет свет.)

К.Б.:    Балалар, күзегезне йомыгыз.

Бер минуттан бакчабызда  булырбыз.

Дети закрывают глаза.

Көчле җил һәм буран,

Ныгырак исегез.

Безне яңадан,

Бакчага илтегез!

Зажигается свет и огоньки.

К.Б.: Менә, балалар, без үзебезнең бакчабызга кайтып та җиттек. Ошадымы сезгә Лапландиядә?

Дети отвечают.

К.Б.: Икенче елга, Аллах боерса, тагын берәр җиргә сәяхәткә барырбыз... Безгә китәргә вакыт.

К.Б.:    Бәйрәм үтте, сәгать сукты ,

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен,

Сезнең һәберебезгә.

Килермен киләсе елга,

Ә сез матур үсегез.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә атлый килермен,

Кемнең мине тңлаганын,

Шул чагында белермен!

К.К.:    Яңа ел бәйрәме килде,

Күңелдә шатлык.

Матур бәйрәм булсын диеп,

Бергә җыелдык.

Матур-тыныч  яшәгез,

Кайгы-хәсрәт  күрмәгез.  

Әти-әниегез  сүзен            

Һәрвакытта  тыңлагыз.

А.Б.:    Рәхмәт сиңа кыш бабай,

Безнең белән дус бабай.

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең.

К.Б.: һәм К.К.: Сау булыгыз. (уходят)

А.Б. һәм балалар: Сау булыгыз!

А.Б.:    Балалар, әйдәгез басыйк әле.

Чыршы тирәли тагын бер,  

Әйләнеп алыйк әле!

Киләсе елга кадәр, саубуллашып,

Хушлашыйк әле.

Сау бул, чыршы!!!

Хушыгыз, дуслар, кунаклар!!!

(Дети обходят друг за другом вокруг ёлочки и выходят из зала.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Үрүҥ уолан" күрэх сценарийа

Сценарий развлечения посвященный ко Дню защитников отечества...

«Шагаа-2014» тураскааткан байырлалынын сценарийи

«Аленушка» аттыг уруглар садынын«Шагаа-2014» тураскааткан байырлалынын сценарийи.            Сорулгалары: Уругларга чаа чылдын шагаазынын дугайында билиндирер. Тыва улуст...

Өлкән төркөм өсөн көҙгө байрам иртәлегенең сценарийы "Йырлап уҙғарған йәй"

Нисек итеп сиңерткәнең йәй буйы йырлап,аҙаҡ ҡырмыҫҡаларға ярҙам һорап килеүе тураһында...

« Ҡарға бутҡаhы » фольклор байрамы. (байрам сценарийы ) - «Воронья каша» народный праздник (Сценарий праздника)

« Ҡарға бутҡаhы » фольклор байрамы. (байрам сценарийы ) - «Воронья каша» народный праздник (Сценарий праздника)Маҡсат: Халыҡтыӊ боронғо йолаларын ҡыҙыҡhыныу уятыу, тирə-яҡ мөхиткə hөйөʏ həм hаҡсыл мөн...

Байанай бырааhынньыгын сценарийа

Сыала: Байанай ыйыгар анаан ыытыллыбыт улэни тумуктээьин . Саха киьитин торут       дьарыга булт  туьунан о5олор билиилэрин  чинэтии, обугэлэр угэстэрин, булт с...