Яна ел бәйрәме
материал (младшая группа) по теме

 

Полька көе яңгырый.Бүре йөгереп керә һәм кыңгырау чыңлата.

Яңа ел.Яңа ел!

Яңа ел килә тиздән .

Дусларым җыелыгыз,

Иске ел китә бездән!      Әмирхан

Балалар керәләр.

Тәрбияче:

1.Котлыйбыз,сәламлибез,

Барлык дусларыбызны

Җыр- биюләр,уен-көлке

Бизәсен залыбызны.

Балалар,без бүгенЯңа ел бәйрәменә җыелдык.Карагыз әле безгә нинди матурчыршы кунакка килгән.Әйдәгез әле бәйрәмебезне багышлап аңа матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле.

2.Исәнме,чыршы,исәнме

 Яңа ел килеп җитте.

 Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.   Сөмбелә.

3.Бүген Кыш бабай

Бәйрәмгә килә

Без нәниләргә

Күп бүләк бирә. Данияр.

4Кунак булып

Яшел чыршы килгән безгә

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбезгә. Әдилә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5yana_el_byrme.docx25.49 КБ

Предварительный просмотр:

Полька көе яңгырый.Бүре йөгереп керә һәм кыңгырау чыңлата.

Яңа ел.Яңа ел!

Яңа ел килә тиздән .

Дусларым җыелыгыз,

Иске ел китә бездән!      Әмирхан

Балалар керәләр.

Тәрбияче:

1.Котлыйбыз,сәламлибез,

Барлык дусларыбызны

Җыр- биюләр,уен-көлке

Бизәсен залыбызны.

Балалар,без бүгенЯңа ел бәйрәменә җыелдык.Карагыз әле безгә нинди матурчыршы кунакка килгән.Әйдәгез әле бәйрәмебезне багышлап аңа матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле.

2.Исәнме,чыршы,исәнме

 Яңа ел килеп җитте.

 Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.   Сөмбелә.

3.Бүген Кыш бабай

Бәйрәмгә килә

Без нәниләргә

Күп бүләк бирә. Данияр.

4Кунак булып

Яшел чыршы килгән безгә

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбезгә. Әдилә.

5.Көтеп тора безнең        Нариман.

Биеп-җырлаганны

Тирәсендә әйлән-бәйлән уйнаганны.

Тәрбияче:Балалар,безнең чыршыбыз бигрәк матур,уенчыклары да бик күп.Ә никтер утлары янмый.Әйдәгез әле “Ян син чыршыкай,бул син кояш,бул син ай  дип әйтеп карыйк әле.

Балалар әйтәләр,өрәләр,кул чабалар тик утлар янмыйлар.Балалар әйдәгез әле Кар кызын чакырып карыйк әле.

     “ ҖЫР”КАР КЫЗЫ КИЛ БЕЗГӘ”.

Кар кызы керә,балалар белән бергә җырлый.

Исәнмесез,нәни дусларым!

Мин Кар кызы булам.

Кардан йолдызлар ясап

Җир өстенә яудырам.

Каплыйм җирне кар белән.

Тәрбияче:Кар кызы,без сине күрүебезгә бик шат.Син безгә булыша алмассыңмы икән?Безнең чыршыбызның утлары югалган.Син аларны күрмәдеңме?

Кар кызы:Юк шул.Бәлки минем дусларым куяннар күргәннәрдер.Я,куяннар чыгыгыз әле.Утларны табарга булышыгыз.

         ”КУЯННАР БИЮЕ”.

Т-че:Куянкайлар тапмадыгызмы?

Куяннар:Юк шул.

Кар кызы:Куяннар таба алмадылар.Әйдәгезәле,Аюдан сорап карыйк.Аю әлегә йоклый.Әйдәгез,аны уятабыз,аяклар белән тыпырдыйбыз.(Тыпырдыйлар).Аю чыга.

Аю:У-У-У,монда кемнәр шаулашалар.мине йокымнан уяттылар.

Кар кызы:Аю дускай,гафу ит.Безгә булыша алмассыңмы?Чыршыбызның утлары югалган.Син күрмәдеңме?

Аю:Нинди утлар?Ә күрдем.Күземне йомгач мин йолдызларны күрәм.Алар бит һавада өстә.

Кар кызы:Юк шул аюкай йолдызлар түгел,ә яңа ел утлары.

Аю:Юк,аларны күрмәдем.Сез миннән әллә нәрсәләр сорап башымны катырмагыз,әйдәгез биеп күрсәтегез.

          “БИЮ “АЮЛАР,БҮРЕЛӘР”

Аю чыгып китә.Карга очып керә,кәрҗинендә ут яна.

Карга:Исәнмесез.Ой!Монда нинди ялтыравыклар.Ой!Миңа менә бу уенчык кирәк.(Алырга үрелә).

Кар кызы:Исәнмесез,сез кем буласыз?

Карга:Минме?Мин Карга.

Кар кызы:Карга дус.Син беләсеңме,безнең бит Яңа ел утларыбыз югалды.Син аларны күрмәдеңме?

Карга:Кәрҗинен яшерә.Сез нәрсә?Булмас.Кем алыр икән аларны?Ә сез каракны күрмәдегезме соң?

Кар кызы:Күрдек шул.(Чыршыдан каурый алып күрсәтә)

Карга:Әйе,шул.Ләкин мин аларны сезгә бирә алмыйм.Алар минем үземә кирәк.

Кар кызы:Ә без сиңа шигырь сөйләп күрсәтик.

Карга:Уйлап карармын.

6.Килеп җитте кыш та,

Ай-һай салкын тышта.

Өч ай торыр торса

Аның гөмере кыска.  Айсинә.

7.Әкыш көлә-көлә.

Битебездән үбә

Алсу була безнең

Битләр шуңа күрә.  Зилә.

8.Шундый рәхәт кыш көне

Кар буйлап йөгерергә.

Бер-береңне узышып

Сикереп куышырга.     Әдел.

9.Салкын кыш килде,

Ак карлар яуды.

Буран уйнады,

Таулар ясады.   Әмир.

10.Яшел чыршы тирәсендә

Үткәрәбез зур  бәйрәм.

Җырлыйбыз да биибез,

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.  Фатих.

Карга:Ай рәхмәт .Сезгә утларны иртәгә алып килермен.(Чыршы артына кача.)

Кар кызы:Юк инде,Карга.Безнең бүген бит бәйрәм,алар безгәбүген кирәк.

Балаларәйдәгез әле Кыш бабайны чакырыйк әле.Ул безгә ярдәм итәр.(Чакыралар).

Кыш бабай керә:Исәнмесез,балакайлар,

Юксынмагыз,килдем мин.

Миннән башка бәйрәм булмас,

Көтәсездер,дидем мин.

Күрәм,чыршыгыз бизәлгән,

Сез дә үсеп җиткәнсез.

Рәхмәт,сезгә балалар

Мине сагынып көткәнсез.

Яңа ел белән сезне,яңа ел белән сезне.Кызым син дә монда икән.Ә нишләп чыршының утлары янмый соң?

Кар кызы:Кыш бабай!Карга утларны алган, безгә бирми.Ул чыршы артында качып тора.

Кыш бабай:Ах,сине ,Карга,чык монда!

Карга:Чыкмыйм.

Кыш б-й:Ярый алайса.1,2,3 Карга өйгер!(Таягы белән идәнгә суга).Карга йөгереп йөри,туктый алмый.

Карга:ОЙ-ой-ой!Җитте,җитте!Туктатыгыз мине.

Кыш б-й:!_1-2-3,тукта!Я,бир утларны.

Карга:Бирмим.Мин сездән очып китәм.Сау булыгыз.

Кыш б-й:1-2-3,урыныңа  бас.(Карга катып кала).

Карга:Ой!Каравыл!Нәрсә булды миңа!

КЫш б-й:Бир утларны.Алайса шулай басып торасың.

Карга:Ярый-ярый.Бирәм.

Кыш б-й:1-2-3 җебесен.

Карга: Мәгез утларыгызны Кыш бабай.Мин киттем.

Кыш б-й:Әйдегез әле балалар чыршыга әйтеп карыйк әле,утлары янмасмы икән?

Балалар:Ян син чыршыкай,

Бул син кояш ,бул син ай.

              ҖЫР”ЧЫРШЫ ЯНЫНДА”.

Кар кызы:Кая әле минем,сөйкемле кар бөртекләрем.Әйдегез әле,Кыш бабагызга биеп күрсәтик.

          “КАР БӨРТЕКЛӘРЕ”БИЮЕ.

           УЕН “КЫШ БАБАЙНЫҢ КАПЧЫГЫ”.

Кыш б-й:Һай булдырдыгыз.Ә хәзер миңа кемнәр шигырьләр сөйләп  күрсәтер икән.

11.Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә.

Ак сакаллы кыш бабай

Кар алып килгән безгә.  Инзилә.

12.Кар яуган ,яуган

Мамык кебек кар.

Ап-ак булганнар

Урамнар,кырлар.   Даниял.

13.Рәхмәтсиңа, кыш бабай

Чыршы китергән өчен

Яңа елда барыбызны

 Сөендергәнең өчен.   Раил  

14.Хуш киләсең, кыш бабай

Әйдә,түргә рәхим ит.

Яңа елда безнең белән

Бәйрәм итеп кит.   Диләрә.

15.Кыш бабай,кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә яңа ел

Бүләге тарата.   Камил.

16.Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак эреп куймадым.    Динә.

17Айлар,көннәр саный-саный

Кыш бабайны көттек без.

Сине барыбыз сагындык

Киләсеңне белдек без.    Камилә.

      “КҮРСӘТ ӘЛЕ ҮСКӘНЕМ” УЕНЫ

18.Кыш бабай килгән        Чыксаң чеметә     Мәрьям

Ап-ак тун кигән        Битне өшетә

Көтә кем генә        Менә шул аның

 Чыгар дип өйдән.            Бөтен эше дә    

19.Кыш бабай,суык бабай

Балаларны ярата.

Яңа ел белән котлап

Бүләкләр дә тарата.        Данис.

20.Әй,Кыш бабай,кыш бабай

Безнең сөйгән кунак син

Ямьле үтсен бәйрәмебез

Безне көлдер,уйнат син.    Ислам.

21.Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә

Кунак булырсың кер өебезгә.      Эмиль.

22.Суык бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә

Җырҗырлап әйләнергә.     Илзидә.

23.Үзең  шаян,үзең  юмарт,

Үзең шулай һаман карт

Безнең белән бие,җырла

Бүлмәбезгә ямь тарат.   Гөлчәчәк.

                  ҖЫР “КЫШ БАБАЙ”.

Кар кызы:Уйнадык та,җырладык та.Кыш бабай балаларга дигән бүләкләр кая соң синең?

Кыш бабай:Каядыр шушында чыршы янына гына куйган идем .Әйдәгез эзләп карыйк әле.

                 БИЮ “ЧЫРШЫ ЯНЫНДА”.

Кыш бабай,Кар кызы, балалар  чыршы яныннан  бүләкне эзләп табалар.Балалар Кыш бабай белән кар кызына рәхмәт әйтәләр.

Кыш бабай белән кар кызы  балалар белән әти-әниләрне Яңа ел белән котлап саубуллашып чыгып китәләр.Күңелле көй астында  чыршы янында  бәйрәмне тәмамлау.