Уенчыкларны саклап тот
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Сахбиева Гульшат

Кечкенәләр төркемендә "Уенчыкларны саклап тот" дигән темага дәрес конспекты.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uenchyklarny_saklap_tot.docx22.35 КБ

Предварительный просмотр:

Уенчыкларны саклап тот.

Максат:  Уенчыкларны сакчыл тоту турында белемнәр бирү. Балаларның логик фикерләрен, сүз байлыкларын үстерү.

Әйләнә тирәдәге предметларга сакчыл караш, ярдәмчеллек тәрбияләү.

Җиһазлау:  Уенчыклар китабы, такта, уенчыклар.

Геройлар:  Белмәмеш.

Сүзлек:  Белмәмеш, саклау, сакчыллык, җыештыру.

Кулланылган әдәбият:   “Гөлбакча”  Балалар букчасы өчен хрестоматия. Төзүчеләр:  Ф. Ю. Юсупов,  З. Ф. Камалова.  К.: 1990.

Правила- повидения для воспитанных детей. Г. П. Шалаева,  О. М. Журавлева.  М.: 2006.

Бәйрәмнәр бәйләме:  Балалар бакчалары тәрбиячеләренә, сыйныф җитәкчеләренә  ярдәмлек Төз:  В. Г. Гомәрова. Ф. Я. Зарипова. – Казан:  Мәгәриф; 2005 – 207б.

Игрушки: А. Барто – Москва;  2005-61л.

Алдан эшләнелгән эшләр: Шигырьләр ятлау. Рәсемнәрне карау. Рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрү. Үткәрелгән әңгәмәләр буеча нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтүне дәвам итү.

Балалар группага керәләр.

Т.:   Балалар карагыз безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшәбез.

Б.:  Исәнмесез!

Т.:  Балалар, карагыз әле безнең идәндә уенчыклар ята.  Безгә кунаклар килгән ә безнең группа җыештырылмаган. Әйдәгез әле аларны тиз генә урыннарына җыеп куябыз(уенчыкларны җыеп урыннарына кую)

Т.: Балалар, бу уенчыкларны  кем туздырып ташлады микән.

Б.:  Белмибез!

Группага ишек шакыганы ишетелә.

Т.:  Ишетәсезме кемдер ишек шакый?

Кем микән ул?

Группага йөгереп Белмәмеш керә.

Б.: Баалар кая минем уенчыклар?

Т.:  Балалар кергәч без нишләргә тиеш әле?

Б.:  Исәннәшергә!

Т.:  Дөрес балалар , кергәч без исәннәшергә тиешбез.

Б.: Ә мин исәннәшә белмим.

Т.:  Әйдә безнең белән бергәләп кабатла.Исәнмесез!(кабатлыйлар)

Б.:Бу бик җиңел икән! Мин хәзер гел исәнләшеп йөричәкмен!

Балалар кайда соң минем уенчыкларым?

Т.:  Ә син аларны кайда  калдырдың соң?

Б.:  Менә шунда уйнаган җиремдә идәндә.  Балалар күрмәдегезме?

Бал.:  Ә без аларны җыештырып куйдык.

Б.:  Ә нигә сез аларны алып куйдыгыз.

Бал.:  Чөнки уйнагач уенчыкларны урыннарына алып куярга кирәк.

Б.:  Ә нигә аларны урыннарына куярга кирәк?

Бал.:  Чөнки алар пычраналар. Башка балаларга уйнарга калмый.Ватылалар.

Т.:  Дөрес. Белмәмеш хәм сиңа да икенче тапкыр уйнагач уенчыкларыңны урыннарына җыеп куярга кирәк булачак.

Б.:  Ярар,  мин башка вакытта гел уенчыкларымны җыеп  куярмын.

Ә  менә мин сезгә үземнең китабымны алып килдем анда уенчыклар я

салган. Әйдәгез карыйбыз.

Китапның беренче битен ачалар. Анда Аю ясалган. Аюның бер аягы юк.

Т.:  Балалар нишләп аюның бер аягы юк икән?

Ислам шигырь  сөйли.

Аю идәнгә егылган,

Шунда бер аягын сындырган.

Барыбер ташламыйм мин аны,

Чөнки бик яратам мин аны.

Т.:  Менә нишләп аюны аягы юк икән. Әйдәгез аңа булышабыз яңа аяк куябыз. 1 Бала чыгып аякны беркетеп куя.

Китапның икенче битен ачалар.  Куян рәсеме ясалган.

Т.:  Балалар ә бу куянга ни булган?(колагы юк)

Т.: Белмәмеш әллә син өздеңме?

Б.:  Әйе шул уйнаганда өзелде.

Т.:  Балалар Белмәмешкә әйтегез әле уенчыклар белән ничек уйнарга кирәк.

Бал.:  Сак уйнарга пычратмаска, җыртмаска, өзмәскә.Кабатлыйбыз сак уйнарга.

Т.:  Дөрес балалар . Әйдәгез куянга аңа колаклар куйк бәлки ул әле елмаеп та куяр безгә.

1 бала чыгып беркетә.

Китапның өченче битен ачалар.

Курчак рәсеме.

Т.:  Ә бу кучакка ни булган.

Бал.: Бер кулы юк.

Т.:  Шигырьне кем сөйли?

Бер бала шигырь сөйли.

Кичә Ләйлә көйсезләнеп

Атып бәрде курчагын

Уйнысы килгәч ул аны

Эзли башлады тагын

Т.:  Менә нишләп кулы юк икән курчакның.

Кулын беркетәләр.

Т.:  Белмәмеш син хәзер уенчыклар белән ничек уйнарга икәнен аңладыңмы?

Б.:  Юк шул аңлап җиткермәдем, балалар, тагын бер тапкыр әйтегез әле.

Бал.:   Уенчыкларны уйнаганнан соң урыннарына алып куярга кирәк.

Уенчыклар белән сак уйнарга кирәк.Аларны пычратмаска кирәк.

Кабатлыйбыз сак уйнарга.

Т.:  Менә хәзер аңладыңмы?

Б.:  Әйе, менә хәзер аңладым. Мин хәзер уенчыкларны гел саклап тотармын. Сез дә Шулай саклагыз.Ярыймы.

Ә хәзер мин башка  балалар янына барыйм аларга да уенчыкланы саклап тотарга кирәклеге турында аңлатыйм.

Саубулыгыз!

Бал.: Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5-6 яшьлек балаларның тормышында уенчыкларның роле (әти-әниләр җыелышында чыгыш).

Уенчыкның бала өчен күңел ачу чарасы гына түгел, эффектив үсеш инструменты да, хәрәкәтләрне камилләштерүче, сөйләмне активлаштыручы ярдәмлек булуы турында әйтелә....