" Түгәрәк уен" фестивале.
методическая разработка по теме

 

" Түгәрәк уен" фестивале проведена  с детьми дошкольного возраста в детском  саду № 217 Московского района города Казани..

Детям  было очень весело и интересно. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uennar.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

“Түгәрәк” уен фестивале.

Алып баручы:  Бергәләп басыйк әлә,

                          Түгәрәк ясыйк әлә.

                          Менә нинди түгәрәк,

                          Әйтерсең лә күбәләк.

Тыпыр – тыпыр тыпырдыйбыз,

Бер дә карап тормыйбыз.

Бергәләшеп ял итәрбез,

Әйдә сез дә килегез!

1 нче бала: Әй уйныйбыз, уйныйбыз,

                   Уйнап hич тә туймыйбыз!

Уен : “ Яулык салыш”

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә салып китәм,

Бер иптәшнең артына.

Алып баручы: Кызлар исемнәрен әйт! ( Әльфия, Роза, Алсу, Айсылу, Зөлфия, Миләүшә).

Уен:  “Мәликә”.

Утыр, утыр, мәликә,

Алмагачның төбенә.

Кем утырган каршыңа

Әйтеп бирче тиз генә.

Алып баручы: Татар халык киемнәрен әйт!

(Калфак, камзул, түбәтәй, яулык, алүяпкыч, күлмәк).

Уен “ Түбәтәй”.

Түп, түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән, матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

( балалар  җырлый- җырлый түбәтәйне  бер-берсенә  бирәләр.Кемдә тукталып кала – җәза бирелә).

2 нче бала: Уйнау безгә көч бирә,

                       Батыр итеп үстерә.

“ Чүлмәк салыш” уены үткәрелә.

( Бер торкем балалар 2 чүлмәкләр” , икенче төркем балалар “ сатучылар”).

“ Чүлмәкләр “ аякларын бөкләп утыралар.Яннарында “ сатучылар” басып торалар.

Сатып алучы килә.

-Исәнмесез!

-Исәнмесез!

- Нәрсә кирәк?

-Чүлмәк кирәк!

Ничә сум?

-Биш сум.

( Чүлмәк йогерә.Сатып алучы куып тотарга тиеш.Тотса –чүлмәк аныкы, тотмаса- чүлмәксез китә).

Алып баручы: Сез нинди татар халык ашларын беләсез?

Бәлеш, кыстыбый, өчпочмак, чәк-чәк, баурсак, кош теле).

Уен: Самавыр”.

Там – там, тамчы там.

Тамуыңны яратам.

Самавардан тәмле итеп

Чәй эчәргә яратам.

(балалар җырлап йөриләр. Бер бала самавыр була.

Җыр ахырында  бер бала тагын җырлый. “Самавыр”  кем җырлаганын әйтергә  тиеш.).

Җыр “ Кунаклар”.

 Алып баручы:Уеннар бит дусларым,

Витамин кебек алар.

Күңелләрне  үстерә,

Йорәкләргә көч бирә.

“ Түгәрәк “ уен фестивале шуның белән тәмам.

Кунакларны коймаклар белән сыйлыйбыз.

Чәй эчәбез.

.