Әниләр бәйрәме
материал (старшая группа) на тему

Ибрагимова Гелия Рафиковна

Стихотворения ко дню матери на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stikhotvoreniya_ko_dnyu_materi.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

1.    Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,
        Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
        Без узасы юлда маяк булып
        Гомер буе балкып торыгыз.

2.    Елмайса йозеннэн анлыйм
       Энкэемнен телэген.
       Донья киңлегенэ тиңлим
       Энкэемнен йорэген.


      3.  Энкэй, сина булэк итэм
       Ботен донья голлэрен.
       Юллар кебек озын булсын,
       Энкэем, гомерлэрен.


     4.   Ай нурыннан да нурлырак
       Энкэемнен йозлэре.
       Монлы койдэй кунелемдэ
       Энкэемнен сузлэре.

5. Айдан, кояштан кадерле - син ул, әнием.

    Иң ягымлы ,иң сөйкемле - син ул, әнием

6.    Мэрхэмэтле безнен энилэр.
Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны
Сез бирэсез, гузэл энилэр.


7  Сездэ яши сурелмэслек хислэр,
Йөзегездэ шәфкать нурлары.
Сезнен жырлар аша кучә безгә
Туган халкыбызнын моннары

8. Әйе, Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

9. Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

10. Газиз Энкэй!
Йомшактыр кулларын,
Татлыдыр сузлэрен,,
Жылыдыр карашын,
Тансыктыр табынын.


11. Сабыйлык языннан
Бугенге конгэчэ
Безлэргэ зур бэйрэм
Тибеше жаныннын!
И, Ходай, кабул ит
Безлэрдэн зур гозер
Энкэйгэ бир саулык!
Энкэйгэ бир Гомер!

12. Газиз Энкэй!
Ин сойкемле сузлэр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Ин-ин татлы сузлэр-синеке!
Жан изрэткеч жырлар-синеке!

13. Синсез донья курмэс идек,
Синсез берни белмэс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!

14. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

15. “Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

16. Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

17. Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

 

18. Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

 

19.  Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

20 Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Әти дә әни кирәк!

Без яшәгән өй кирәк!

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай туган тел кирәк!

Әллүкиле көй кирәк!

Тукай туган тел кирәк!

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин Җир кирәк!

Туган-үскән ил кирәк!

Мәңге имин Җир кирәк!

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

 

Безнең әни (Ф.Рәхимголова)

Кем тегә матур күлмәкләр,

Кем ясый асыл бизәкләр,

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел сине искә төшерә?

 

Кая барсаң, күз алдыңда,

Һәрчак күңелеңдә яши?

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул, белегез, безнең әни.