Мәңгелеккә үтеп бара торган дан
учебно-методический материал (старшая группа) по теме

Ягфарова Альфия Нургалиевна

Балаларда тарихка карата кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mngelekk_utep_bara_torgan.docx22.42 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                Мәңгелеккә үтеп бара торган,

                                                                Кешелекнең без бер буыны.

                                                                Алып кара, өзеп ташлап кара,

                                                                Тарихтагы безнең урынны.

Мирас...Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Матди байлык ул-фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлыгы, акыл көче белән ныклы  булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгаламәсе, гореф-гадәте мәңгелек. Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, иҗатында,гореф-гадәтендә, фикерләү сәләтендә буыннан-буынга күчеп калган риваятьләрендә, бәетләрендә саклана. Бай мирасыбызны өйрәнеп, үстереп киләчәк буынга тикми-чәчми генә җиткерәсе иде.

Балаларда үз милләтенең гореф-гадәтләренә мәхәббәт, ихтирам хисе тәрбияләү көн кадагы мәсьәләсенә әверелде. Яшәешебездә җинаятьчелек, әхлаксазлыкны күреп, белеп үсә. Шушы афәтләрдән балаларны саклап калу әти-әни, балалар бакчалары тәрбиячеләренә, мәктәпләрдәге укытучылар, сыйныф җитәкчеләре җилкәсенә төшә. Димәк, тәрбияне бала бишектә ятканда ук башлап, ясле-бакчага килгәненең беренче көненнән алып, мәктәпне тәмамлаганчы дәвам итәргә кирәк.

Тәрбия, ягъни җәмгыятьтә кабул ителгән, хуплаган сыйфатларны формалаштыру өчен, балада кечкенәдән үк әхлак сыйфатлары тәрбияләү үзмаксат булып тора. Балада тормышка, үзенең милләтенә мәхәббәт тәрбияләү, олы тормыш дәрьясында лаеклы урынын табарга ярдәм итү һәм тәрбияченең гаилә белән берлектә эшләнергә тиешле олы хезмәте дип уйлыйм мин. Әлеге өзексез хезмәттә әхлак тәрбиясе олы роль уйный.

Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Кемнәрдер әби-бабалардан сакланып калган гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияли, ә кайберәүләр исә, тәрбиягә битараф карап, баланы урам тәрбиясенә ташлый.

Мәгълүм ки,әхлак тәрбиясенә нигез гаиләдә салына. Ата-ананың һәр эшләгән эше, гамәле баланың күз уңында тора. Күркәм йолаларның гаиләдә саклануы, әби-бабайларга ихтирам итү, әти-әнине тыңлау, аларны хөрмәт итү, һәр эштә киңәшеп эшләү бала игътибарыннан читтә калмый. Шулар йогынтысында акрынлап баланың дөньяга үз карашлары формалаша.

Әлбәттә, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән-үзе генә килми. Матур гадәтләр яшьтән үк ныгысын өчен безгә зур көч, тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче, тәрбияләүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе шуны тәлап итә.

Сабый күңеле ак кәгазь. Без анда ни язсак, киләчәк тормышы да шул булачак. Төркемдәге балаларын ике төре милләттән булсалар да, татар телен, татар милләтенең гореф-гадәтләрен, милли йолаларын өйрәнү теләкләре бертөрле. Димәк, балаларның күңелләре саф, якты, самими. Алар татар теле, сөйләм үстерү дәресләрендә бердәм рәвештә һәрбер сүзне кабатлыйлар, бергәләп шигырьләр ятлау, төрле гыйбрәтләргә бай әкиятләр сөйләү,мәкальләр уку алар күңелендә изгелек тәрбияли. Балаларның телләре көннән-көн татар сүзләренә байый. Хәтта бәйрәм-кичләрендә рус милләтеннән булган әти-әниләр шатлык яшьләрен тыя алмыйлар. Балалар белән шөгыльләнгәндә иң беренче чиратта чисталыкка, пөхтәлеккә, бер-берләрен хөрмәт итүгә, аралашуга басым ясыйм. Аралашу әхлак һәрвакыт-балалар уенында, бәйрәмнәрендә, хезмәттә дә – бер-берсенә тыгыз бәйләнгән.

Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлеген көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия?дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек: тәрбия-ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсешалган шәхес итеп формалаштыру. “Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык-тарихсыз”-дип әйтелә халыкта.

Халык мәдәнияте – ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы. Кече яшьтәге мәктәп укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте белән таныштыру төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Аларның нәфислек тойгыларын,зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар-болар бала өчен кызык. Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.

Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл, аралашу үсешенә йогынты ясый. Тәрбияче уен сайлаганда балаларда бер-берсенә карата дустана мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү, таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота. Халык җырлары – музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Җырлар балаларның иҗади сәлатләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы-биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп, һәрберегезгә таныш булган “Чума үрдәк, чума каз”, “Миңлебай”, “Кәрия-Зәкәрия” йәм башка күп төрле түгәрәк уеннарын алырга була.

Кешеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләренең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре-алар милли традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә таяна. Өлкән буын кешеләрендә  традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби – бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә, бала сөйләмендә чит-ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган,саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турындан- туры бәйләнгән. Тукай да өзгәләнеп “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы” дип юкка гына әйтмәнәндер. Шулай ук татарларның сөйләменә ислам диненең тәэсире дә бар. Баланың ата-анасына булган каршы үзгәрүен һәркем куреп тора.

Сөйләм теле,матур әдәбият эшчәнлегендә әдәпле кагыйдәләре белән бик күп очрашалар. Сөйләм,киену, өстәл янында кунак, туганнарга карата әдәплелек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар бер-берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, аларны төзәтү өстендә эшләргә тырышалар. Эш төрләрен яңартып тору, балаларның кызыксынуларын арттыра, халык авазы иҗаты аша да балаларны уйларга өйрәтергә мөмкин, мәкальләр белән бирелгән биремнәрне башкаралар. Мин башлыйм син дәвам ит, мәкальнең ахырын тап,уеннары зирәклек һәм җитезлек сорый.

Халык традицияләрен кулланып, уздырылган чаралар балаларның актив үсешенә өстәмә чыганак итеп кулланыла. Һәр тәрбияче үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлларын таба ала.  Мин балаларга туган телләрен онытмау, аларны туган телебез белән тагында кызыксындыру максатыннан “Туган ягым-яшел бишек” дигән түгәрәк оештырдым. Түгәрәкнең планына татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәр, йола уеннарын, халык аваз иҗатын чагылдырган материал тупладым. Балалар бик теләп уеннарда катнашалар, “сабан туй”, “НАРДУГАН”, “СӨМБЕЛӘ”, “НӘҮРҮЗ” бәйрәмнәре турында беләләр. Җырлы-биюле уеннар, табышмак, мәкальләр өйрәнәләр, халык йолалары традицияләре фольклор аркылы балаларда, олыларга карата хөрмәт табигатькә сакчыл караш, үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә. Бу инде аларның үзләренең сәламәтлекләренә карата уңай мөнәсәбәт тудыра, чөнки без яшь буынны, үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиеш. Һәр тәрбияче баланың эчке дөньясын, сәлатен, әхлаки сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.

Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф-гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, без үзебезнең татарлыгыбызны саклап кала алырбызмы?

Музей-тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бәяләп бетергесез. Безнең бакчада “Туган якны өйрәнү” музее да үз эшлеклеген күп кырлы юнәлештә алып бара. Тукан як тарихын, мәдәниятын өйрәтүчеләр өчен музей чын мәгънасендә методик үзәк тә әле ул.

Татар халык авыз иҗаты – искиткеч бай, искиткеч тирән эчтәлекле ул. Фольклор – халыкның рухи хәзинәсе, ерак заманнарда яшәгән  кешенең эчке дөньясын чагылдыра торган тормышчан чыганак. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә җанлы сөйләм теленең үзенчәлекләре, халыкның фикер байлыгы, сүз тапкырлыгы, күп төрле сүрәт, бизәк чаралары тупланган. Язучылар, шагыйрьләр, композиторлар һәм рәссамнәр өчен исә халык авыз иҗаты әсәрләре бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора.

Халык авыз иҗатын (бәет-мөнәҗәтләрне, бишек җырларын, халкыбызның мәкаль-әйтемнәрен, табышмак – такмазаларын, әкият риваятьләрен, мавыктыр-гычларын) өйрәнүне без үзебезнең максатыбыз итеп куйдык.

Әкият сүзен ишетүгә, безнең күз алдыбызга үзенең серле дөньясы белән нәкъ менә тылсымлы әкият килеп баса. Безнең халыкның әкият каһарманнары зирәклек, намуслык, хезмәтчәнлек күрсәтеп кенә калмыйлар, олыларга хөрмәт, ихтирам хисе, бер-береңә булышу, башкалар турында кайгырту үрнәге дә күрсәтәләр.

Кеше күңеленең иң кечкенә кылларын тибрәндерүче, халкыбызның иң беренче педагогик әсәре-бишек җырлары. Шуңа күрә дә аларны һәркайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буе күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри.

Халык авыз иҗатының иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше-җыр. Ул – халык тормышының чагылышы, кеше күңелендәге  хисләрнең матур яңгырашы, яктырылышы. Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән алып килә.

Безнең Гөлбакча балалар бакчасында әхлакый-патриотик тәрбия бирү  төп максатларның берсе булып тора.

Патриотизм хисе эчтәлеге буенча купкырлы: туган якка мәхәббәт, үз халкың белән горурлану, үз илеңнең байлыгын арттыру һәм аны сакларга теләк белдыру һ.б.

Шулай итеп, әлеге эш бербөтен максатлар комплексын үз эченә ала:

  • Балада үз гаиләсенә карата мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук йортына, балалар бакчасына, урамына, авылына;
  • Табигатькә һәм барлык тереклек ияләренә сак караш формалаштыру;
  • Татар (рус һ.б.) халкы традицияләренә һәм кәсәбәчелеккә карата кызыксынучанлыкны үстерү;
  • Кеше хокуклары турында элементлар белемнәр формалаштыру;
  • Татарстан (Русия һ.б.) шәһәрләре турында куззалауны киңәйтү;
  • Үз Республикаңның уңышлары өчен горурлану һәм җавапсызлык хисе формалаштыру.

Бу максатлар балаларның барлык эшчәнлек төрләрендә үтелә: шөгыльләрдә, уеннарда, хезмәт эшчәнлегендә, көнкүрештә – чөнки алар балада патриотик хисләр тәрбияләү белән бергә аның өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләрен дә формалаштыралар.

Әхлакый – патриотик тәрбия  катлаулы  пелдагогик процесс.  Аның нигезендә әхлакый хисләрне үстерү ята.Әхлакый – патриотик тәрбиянең кирәкле шарты булып әти-әниләр белән үзара тыгыз элемтә тора. Үз гаиләсенең   тарихына  кагылу балада көчле эмоцияләр барлыкка китерә.

“Сезнең гаиләдә һәм сезнең кул астында булачак гражданин үсә... илдә нәрсә генә булса да, сезнең күңелегез һәм сезнең фикерегез аша ул балаларга барып ирешергә тиеш”, - дип яза күренекле рус педагогы А.С.Макаренко.

Шуңа күрә дә әхлакый-патритик һәм рухи тәрбия эшчәнлеге абстракт характерда гына була алмый. Ул югары идеяләр һәм рухи хисләр тәрбияләүне, ә бу, үз чиратында гомум-милли идеология эзерләүне һәм тормышка ашыруны да таләп итә. Ватанга чын мәхәббәт аның бүгенгесе һәм киләчәге, чәчәк атуы хакында даими кайгырту, дигән сүз ул.

Матурлыкны, чисталыкны, изгелекне күрә, тоя, сизә алган бала киләчәктә җәмгыятьтә үз урынын таба алыр дип ышанып әйтә алам. Чәчәк  таҗларына миһербанлык, әхлак сыйфатларын тырышып ясый алсак, таҗлар картаймаслар, һәрвакыт дөньябызны яктырып торырлар иде.

Мин бүгенгесе көндә балаларда аларның әти-әниләренең, әби-бабайларының үткәне, көн-күреш гореф-гадәтләре, йолалары, турында кызыксыну уята алуым белән чиксез горурланам. Шуңа күрә чыгышымны да Равил Файзуллинның шигырь  юллары белән тәмамлыйсым килә.

        Хәтерләүдән курыкма син,

        Үткәнеңне онытма син.

        Бел син ерак бабайларыңның

        Ничек итеп көн иткәнен.

        Нинди уйлар, нинди моңнар

        Безгә калдырып киткәнен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Диңгезгә бару"

Балаларны физик яктан ныгыту,тизлекләрен арттыру,чыныктыру....

"Диңгезгә бару"

Балаларны чыныктыру,физик яктан ныгыту,тизлекләрен арттыру....

«Калын һәм нечкә әйтелә торган тартык [с] һәм [сь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу».

Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен булдыру....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Әтәч Универсиадага бара!

(Әтәч иртән йокысыннан уяна:”Кик-рикү-ү-ү-үк”дип бар җиһанга сөрән сала.Аннан соң “бер-ике,бер-ике”дип зарядка ясый,гер күтәрә.Шулвакыт  радиодан тавыш ишетелә:”Тыңлагыз,тыңлагыз!Ише...

“Көнкүрештә кулланыла торган “машиналар”!

Транспорт и бытовая техника облегчает труд в повседневной жизни....

Артикуляция һәм яңгырашлары буенча якын торган [ ш ] [ж] авазларын чагыштыру.

Максат:Аерым авазны сүздән  интонация  белән аерып  алып әйтү күнекмәсен ныгыту. Бирелгән авазны аерып алу, артикуляция   һәм яңгырашлары  буенча якын торган авазларны ча...