“Көнкүрештә кулланыла торган “машиналар”!
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Транспорт и бытовая техника облегчает труд в повседневной жизни.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.docx22.34 КБ

Предварительный просмотр:

Азнакай шәhәре  мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

                          15 нче “Золотая рыбка” гомумүстерешле балалар бакчасы

Танып белү (әйләнә-тирә белән таныштыру)

                  Зурлар төркемендә турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге.

                                                          Төзеде: Хайруллина Л.Н. I-нче категорияле тәрбияче

                           Тема: Көнкүрештә кулланыла торган “машиналар! 

Белем биру өлкәләрнең интеграциясе: “Аралашу”, ”Танып белү” (Конструкцияләү), “ Социальләштерү”,  “Хезмәт” , “ Матур әдәбият уку”.

Бурычлар:

  • Балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү.
  • Әйләнә-тирәдәге бәйләнешләрне план-схема аша модельләштерергә, схеманы файдаланып эшләү күнекмәләрен булдыру.
  • Юл  йөрү кагыйдәләре туранда белемнәрен киңәйтү.

Төп  белем бирү өлкәсе :

“Танып белү”.

Эшчәнлекнең максаты:

  1. Балаларда транспорт йөртүче һөнәр ияләренә карата хөрмәт, ихтирам һәм урамда үз-үзләрен дөрес тоту сыйфатларын тәрбияләү.
  2. “Машина” төшенчәсен формалаштыру.
  3. Конструкцияләүдә “ныклылык кагыйдәләрен” ( формулы Витрувия) кулланып транспорт төрләрен төзү.

 Методик ысуллар:әңгәмә, план-схемалар карау, шигырь сөйләү, дидактик уеннар уйнау, балаларның мөстәкыйль эшләре.

Индивидуаль эш:конструкцияләүдә “ныклылык кагыйдәләрен” (формулы Витрувия) ныгыту.

Җиһазлау:  рәсемнәр, төрле конструкторлар, макетлар һәм вак уенчыклар, уенчык телевизор, юл билгеләре, “ Домино” һәм “Лото” уеннары.

Алдан эшләнгән эш:“ныклылык кагыйдәләрен” кабатлау, З. Туфайлованың “Шофер булам” шигырен өйрәнү, " машина йөртү таныклыклары” әзерләү.

Сүзлек өстендә эш: юрыйлар, кала (шәһәр), ип ( ипләп).

Балаларның интегратив сыйфатларын үстерүдә планлаштырылган нәтиҗәләр: Балада эшчәнлекнең күптөрле төрләрен тормышка ашыру өчен кирәкле булган сөйләм, конструкцияләү күнекмәләре бар, кагыйдә һәм үрнәк буенча эшли белә, билгеле бер максатка ирешүгә юнәлтелгән эш-гамәлләрен планлаштыра ала.

Эшчәнлекнең барышы:

  1. Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар. Өстәлгә уенчык телевизор куелган. Телевизор экранында төрле рәсемнәр алыштырылып тора ( автомобиль, тегү машинасы, бульдозер, электр пычкысы, һ.б.) Тәрбияче әңгәмә үткәрә.

Сораулар:

  • Телевизорда нәрсәләр күрсәтәләр?

  • Бу машиналарның моторлары бармы?

  • Машиналар нинди эш башкара?

( балалар машиналарның моторы бар икәнен ачыклыйлар).

  • Ә ни өчен мотор кирәк?

  • Кеше белән машина арасында нинди бәйләнеш күрәсез?
  • (Балалар машинаның кешенең хезмәтен җиңеләйтү өчен уйлап табылганын исбатлыйлар.)

  • Машиналар белән кем идарә итә?
  • ( Балалар машинаның кешедән башка эшләмәвен ачыклыйлар)

  •  Бу машиналарның нинди уңай һәм тискәре яклары бар?
  • Бу машиналар безгә ни өчен кирәк? ( балалар исбатлыйлар).

  1. “Табышмак әйтәм – җывап бир”.

( Көнкүрештә кулланыла торган “машиналар”)

Чүп-чар, тузан йота ул,

Өйне чиста тота ул ( Тузан суырткыч)

Өй эчендә базым бар,

Баз эчендә базым бар.

Керер идем, сыялмыйм,

Бозларында шуалмыйм.     ( Суыткыч)

Бер көзгегә дөнья сыйган.   (Телевизор)

Бар хезмәте бармакта,

Ак кәгазьгә язмакта ( Компьютер)

Нәтиҗә ясау:

(Бу машиналар көнкүрештә кулланыла.)

  1. Машина (автомобиль) турында табышмак әйтелә. Мәсәлән:

Тәгәрмәчләр өстендә

Зур гына арбасы бар.

Арбаның эченә салып,

                       Бик күп йөкләр ташыйлар ( машина)

Нәтиҗә ясау:

  • Нәрсә ул машина?

 Транспортның нинди төрләре бар?

  • Транспорт белән кем идарә итә?

  1. Шигырь уку. “ Шофер буласым килә” Э . Шарифуллина ( Балачак аланы” 204 бит).

  1. Тәрбияче: Төрле транспорт төрләре белән идарә өчен таныклык кирәк.
  • Машина йөртү таныклыгы нәрсә ул?
  • Ул ни өчен кирәк?
  • Әгәр дә сез бүген барлык сынауларны үтә алсагыз   сез дә “ машина йөртү таныклыклары” алырсыз.

  1.  Өстәл өстендә “ юл” ясалган.  Балалар мөстәкыйль рәвештә конструкторлар әзерлиләр, һәрберсенә схема бирелә. Шуларга карап  төрле транспорт төрләрен конструкторлар ярдәмендә төзиләр. Эшләп бетергәч, тиешле урыннарга төрле юл билгеләре, светофор, агач макетлары һ.б.  куела.

  1. Бер бала З. Туфайлованың “Шофер буласым килә”  шигырен сөйли.

  1. Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.

  1. Хәрәкәтле уен “ Олы юлда”

Абыем белән бергә

Чыктык без юлга.

Тамаша икән анда:

Тыз-быз чаба машина!

Абыем әйтә : “ Машиналар

Бик күп төрле була, – ди,

Әнә – КАМАЗ, әнә – ГАЗлар,

Ә монысы – УАЗ”.- ди.

Читтән генә торсам да,

Карап шау-шулы юлга,

Күп нәрсәләр аңладым,

Абый да булгач янда.

  1. Балаларга”машина йөртү таныклыклары “н  тапшыру.

Тәрбияче балаларга  әти- әниләр белән берлектә транспортта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерергә тәкъдим итә.

  1. Көннең икенче яртысында  “Домино” дидактик  уены уйнала.

Максаты: Машиналарның кеше хезмәтенә ярдәм итүе  турындагы белемнәрен ныгыту, машиналарны дөрес атау, парлы сурәтләрне дөрес җыю күнекмәләре бирү.

  1.  Лото  “Юл йөрү кагыйдәләре” тәкъдим итәргә мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

«Калын һәм нечкә әйтелә торган тартык [с] һәм [сь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу».

Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен булдыру....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Мәңгелеккә үтеп бара торган дан

Балаларда тарихка карата кызыксыну уяту....

Бала өчен куркыныч әйберләр. Балаларны көнкүрештә үз-үзләрен сакларга өйрәтү”(чыгыш)

Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр әти-әнинең дә, тәрбияченең иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә без балалар бакчасыннан ук балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга ...

Артикуляция һәм яңгырашлары буенча якын торган [ ш ] [ж] авазларын чагыштыру.

Максат:Аерым авазны сүздән  интонация  белән аерып  алып әйтү күнекмәсен ныгыту. Бирелгән авазны аерып алу, артикуляция   һәм яңгырашлары  буенча якын торган авазларны ча...