Такмаклар
занимательные факты (старшая группа) по теме

Гильмутдинова  Алина Раилевна

Балаларны татар халык авыз иҗатының бер төренә кергән такмаклар белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл takmaklar.docx16.14 КБ

Предварительный просмотр:

Җырлар, такмаклар, тел

көрмәкләндергечләр, эндәшләр, әйтешләр

*Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

*Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз;

Кулны кулга чаба-чаба

Көләбез дә җырлыйбыз.

*Барыр идем урманга,

Соңга калсам кунарга,

Таба алмасам бер җир дә,

Куып китеп ач бүре,

Кайта алмасам кире?..

Юк, мин урманга бармыйм,

Лучше урында ауныйм.

Утыным бетсә бетәр,

Тиздән җәе дә җитәр.

 

*Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

*Исәнмесез, саумысез,

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

*Бака, бака, бакырган,

Бака кунак чакырган.

Кунаклары килмәгәч,

Тышка чыгып акырган.

*Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар;

Кунакларны сыйларга

Салдык майлы коймаклар.

*Карга килде — казан асты,

Торна килде — тоз салды.

Саескан килде — салма салды,

Күгәрчен килде — күп ашады,

Кетеки бәби туймый калды.

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер.

*Саескан сары май китерә,

Тургай туң май китерә,

Бүдәнә килә — бүлеп бирә,

Чыпчык килеп өләшә,

Миңа бир дә миңа бир!

*Там, там, тамчы, там,

Тамганыңны яратам.

Тамган тамчыларга карап,

Мин җырларга яратам.

 

*Яңгыр ява, томан төшә,

Кура җиләге пешә,

Ипи, пәрәмәч пешә.

 

*Әйт әле, чикерткә,

Сине нәрсә сикертә?

Сайрый белми сайрыйсың

Бертуктамый кич-иртә.

Бер сикердең — котылдың,

Ике сикердең — котылдың,

Өченчесендә — тотылдың!

Һап!

*Яңгыр, яу, яңгыр, яу,

Иләктән, чиләктән,

Пәрәмәчтән, коймактан,

Арпадан, бодайдан,

Эшләр китәр уңайдан!

*Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миңлебай,

Син нишләсәң,

 ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай.

*Карга әйтә: «Кар, кар!

Тиздән эреп бетәр кар,

Канатымда хатым бар,

Буең җитсә, тартып ал».

*Торыгыз, тор, хуҗалар!

Нәүрүз җитте, беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә,

Ни сөенче бирәсез?

*Абагага бага-бага

Башым бәрдем баганага.

*Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

*Наза, Наза,

Наза — матур кыз бала.

Наза — тырыш, уңган бала,

Зирәк, акыллы бала.

*Сания апа суга бара,

Зәңгәр чиләген асып,

Сандугачлар чут-чут сайрый,

Көянтәсенә басып.

*Кәҗә, кәҗә, мәкәрҗә,

Кермә минем бакчага.

Минем бакча бик тирән,

Сакалың җиргә тигән.

*

Исәнлеккә-саулыкка,

Тазалыкка-байлыкка.

Бакаларга ярлыкка,

Үзебезгә байлыкка.

*Тилгән, тилгән,

Бәбкә күрсә тилергән,

Бер бәбкәне алалмыйча,

Көне буе тилмергән.

 

*Их, төймә, төймә, төймә,

Төймә була егерме.

Бергә җырлыйк,

 бергә уйныйк,

Бергә яшәү күнелле.

*Роза, Роза,

Роза гөлләре матур.

Кызларыбыз бигрәк уңган,

Егетләребез батыр.

*Бер аланда чәчәкләр күп,

Кыймыйм ләкин өзәргә.

Әминә, Гөлфия,

Әйдә әле биергә.

*Сип, сип суганга,

Тимә безнең туганга,

Безнең туган бигрәк матур —

Зифа буйлы булганга.

*Тфү-тфү дияем,

Җиргә байлык,

Үземә саулык теләем.

*Саескан, саескан,

Бүрәнәгә ябышкан.

Бер аягы тимердән,

Бер аягы камырдан,

Шу, шу!

*Үрмәкүч, күч, күч,

Атаң-анаң янына

Кызыл туның ки дә оч.