Китап һәм балалар
консультация (подготовительная группа) по теме

Ягфарова Альфия Нургалиевна

Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Мәктәпкәчә яшьтә салынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау буыннарның тормыш юлын билгели. Цивилизациянең үсешенә, тотрыклылыгына йогынты ясый. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitap.docx16.29 КБ

Предварительный просмотр:

Колшәрип авылы муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Гомумүстерелешле балалар бакчасы «Гөлбакча»

Ата – аналар өчен консультация

                                       Тема «Китап һәм балалар»

                                                                    Тәрбияче: Ягфарова Ә.Н.

                                        2014

«Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны» (Г.Тукай.)

Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Мәктәпкәчә яшьтә салынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау буыннарның тормыш юлын билгели. Цивилизациянең үсешенә, тотрыклылыгына йогынты ясый.

Баланың эчке дөньясы формалашуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу очракта китап белән аралашу зур ярдәм булып тора. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. Аңарда әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә.

Хәзерге балалар вакытларын компьютер һәм телевизор каршында үткәрәләр. Илебездә һәм чит илләрдә уздырылган социаль сораштырулар шуны күрсәтә: балаларның һәм яшүсмерләрнең китапка кызыксынуы түбән дәрәҗәдә, балалар буш вакытларында китап аз укый.

Бүгенге көндә әлеге проблеманың актуальлелеге ачык күренә. Балаларда китапка кызыксыну тәрбияләү өчен зурлар (педагоглар, әти-әниләр) үзләре китап укырга, аның кеше тормышында тоткан ролен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган  китапларны, алар белән китап турында кызыклы әңгәмәләр кора белергә тиеш.

«Матур әдәбият әсәрләре уку» балалар бакчасында белем бирү өлкәсе һәм   ирекле эшчәнлекләрдә алып барыла.

Бүгенге көндә балаларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатыннан балалар бакчаларында һәр төркемдә дә китап помаклары бар.

Укуны балалар өчен кызыклы, файдалы һәм алар көн саен даими рәвештә китап белән аралаша алсын өчен әлеге проектны эшләргә булдык.

Проблема: уку статусының халык арасында түбәнәюе (әти-әниләр һәм балаларның матур әдәбият әсәрләренә кызыксынуы кимүе)

Идея: һәр балада укуга кызыксыну уяту, китапка сак караш тәрбияләү.

Проектның үзенчәләкләре:

  • катнашучылар эчтәлеге буенча: зурлар һәм балалар;
  • төре буенча: иҗади;
  • тибы буенча: танып белү һәм үстерелешле;
  • уздыру вакыты буенча: аз вакытлы.

Проектта катнашучылар:

  • балалар;
  • тәрбиячеләр;
  • әти-әниләр.

Проектның максаты. Балаларда китапка кызыксыну уяту. Аларны тылсымлы китап дөньясына җәлеп итү, китап белән арлашырга өйрәтү.  Матур әдәбият әсәрләре аша балаларны туган телендә, рус телендә аралашырга, үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белергә өйрәтү. Әти-әниләрнең педагогик белемен күтәрү һәм аларны сөйләм телен өйрәнү барышына җәлеп итү.

Проектның бурычлары:

  • балаларның сүзлек запасын баету, активлаштыру;
  • бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
  • балаларга китапның акыл эшчәнлеген һәм логик уйлау сәләтен үстерүче белем чыганагы икәнлеген аңлату.

Матур әдәбият һәм иллюстрацияләр аркылы югары әхлакый сыйфатлар, гаделлек, намуслылык, иптәшләренә карата игътибарлылык тәрбияләү, этик нормалар турында мәгълүмат бирү.

Балаларны китапны дөрес һәм сак кулланырга өйрәтү.

Балаларда рус теле сөйләмен үстерүдә әти-әниләрне җәлеп итү, аларда китап культурасы тәрбияләү.

Проект эшчәнлеген оештыру:

  1. Педагоглар эшчәнлеге:
  • методик һәм дидиктик материаллар әзерләү;
  • кызыклы шөгыльләр үткәрү;
  • күргәзмә оештыру «Китаплар дөньясында»;
  • уку программасының тематик планнарында әлеге теманы яктырту;
  • балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештыру;
  • әкиятләрне сәхнәләштерү;
  • авыл китапханәсенә экскурция.
  1. Балалар эшчәнлеге:
  • төрле конкурс, экскурсияләрдә, әңгәмәләрдә катнашу;
  • китап турында тәрбияче тәкъдим иткән шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр ятлау;
  • тузган китапларны рәтләү;
  • укыган әсәрләр буенча рәсемнәр ясау;
  • әсәрләрне сәхнәләштерү;
  • сюжетлы-рольле уеннар уйнау «Гаилә», «Театр», «Китапханә».
  1. Әти-әниләр эшчәнлеге:
  • бакчада, төркемдә оештырылган барлык чараларда да актив катнашу;
  • балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән китаплар сатып алу, бергәләп танышу;
  • төркем китапханәсен тулыландырырга ярдәм итү;
  • «Балалар тормышында китапның роле» темасына тәҗрибә уртаклашу;
  • балалар белән яраткан әкиятләргә рәсемнәр ясау;
  • «Әкиятләр сәхнәләштерү» гаилә театры.

Әлеге эшчәнлек буенча көтелгән нәтиҗәләр:

  • китап белән аралашуга кызыксыну уяту;
  • әти-әниләр һәм педагогларның уртак эшчәнлеге белән төркемдәге китап почмакларын тулыландыру;
  • балалар сөйләменең яхшы якка үзгәрүе;
  • гаиләдә балаларның сөйләм үсешенә игътибарны арттыру;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

Мәктәпкәсә йәштәге балаларҙа китапҡа һөйөү тәрбиәләү

Башҡортостан Республикаһы Хәйбулла районы муниципаль районАҡъяр ауылы «Бәпембә» балалар баҡсаһы баланы үҫтереү үҙәгемуниципаль автономиялы мәктәпкәсә белем биреү учреждениеһы...