КВН эхлак тэрбиясе
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Муртазина Миляуша Фаритовна

КВН эхлак тэрбиясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn_ekhlak_terbiyase.docx52.63 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбиядән   яраладыр тәрбия.

Ата-аналар белән   түгәрәк өстәл.

Беренче алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр!Соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдәниятына игътибары көчәя бара. Бу исә балаларда кечкенәдән ана теленә,үз милләтенең традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү ихтыяҗын да арттыра. Быелгы ел - мәдәният елы дип тә игълан ителде.Бакчабызда милли бәйрәмнәребез даими үткәрелеп тора һәм бездә тагы бер матур гадәт –гаилә клублары да эшли башлады.   Без барыбыз да балаларыбызның акыллы, тәрбияле  шәхес булып үсүен телибез.Бүген нәкъ  шул турыда  сөйләшеп , үзара фикер  алышырбыз дигән теләктә  ,,  Тәрбиядән   яраладыр тәрбия” дип  аталган  очрашуыбызны башлыйбыз.

 Тәкъдим  ителә торган   көн  тәртибе:

1.”Әхлаклы бала нинди бала?”, тәрбияче Шайхудтинова Н.Х. чыгышы

2.Түгәрәк  өстәл  артында ,, тәрбия  серләре “  турында  сөйләшү.

3.Гамәли  өлеш  ,, Уен –ярышлар”.

4.,, Кем хаклы?” ,  ,, Бу  очракта  нәрсә  эшләргә?”  - ситуатив  сорауларга җаваплар эзләү.

5. Тамашачылар  белән  уен ( фишкалар  белән.)

 Башта сүзне бакчабызның тәрбиячесе Шайхудтинова Нурия  Хуснулловна бирербез, икенче өлештә уртанчылар һәм кечкенәләр төркеменнән килгән ата-аналар ике командага бүленеп  куелган сорауларга җавап эзләрләр, тәҗрибәләре белән уртаклашырлар, уен-ярышлар булыр. Шуның өчен безгә хөкемдарлар сайларга кирәк. (тәкъдимнәр тыңлана, сайлана, урын тәкдим ителә)

Хәзер сүзне  бакчабызның  хөрмәтле  кешесе Нурия Хөснулловнага бирәбез.

Нурия Хуснулловна. Балалар бакчасында әхлак тәрбиясенең төп бурычлары   балада әхлаклы мөнәсәбәт тәҗрибәсе  булдыру. Әхлаклы мөнәсәбәт  тәрбияләү – ул чисталык, пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек, дуслык, тугрылык, сакчыллык, мәрхәмәтлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Нәниләрдә  әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүнең тагы бер юнәлеше – гаилә тәрбиясе. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык, сабырлык таләп итә. Гаилә  тәрбиясенең максаты – гаиләдә тыныч тормыш,тәртип булдыру, хезмәт тәрбиясе  биреп, бер- береңне хөрмәтләп, баланы яхшылыкка өйрәтү. Әхлак-әдәплелек сыйфатлары тәрбияләүдә мөһим бурыч - көндәлек эшчәнлектә тәртип кагыйдәләренә төшендерүне, аларны кирәк вакытта аңлы рәвештә файдалана һәм куллана белүләренә ирешү. Балаларны  кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү дә мөһим бурычларның берсе. Балаларга әхлаклылык сыйфатларырының, аралашу әдәбе күнекмәләренең гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә уку чорында салынганы барыбызга да мәгълүм. .Халкыбызның мәшһүр галиме, мөгаллим, журналист, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин  үзенең хезмәтләрендә тәрбия турында күп фикерләрен язып калдырган. Алтын бәһасенә тиңләшерлек фикерләрне сезгә дә җиткерәсебез килә.

“Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас.”,

“Бала тәрбияләү- ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора”,

 “Тәрбиялелеккә өйрәтмәү, тәрбиясезлеккә өйрәтү булыр”,

“ Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас”

З.И. Эшбезне дәвам итәбез, гамәли өлешкә  күчәбез.

Бүген бездә  гаҗәп күңелле уен.

Әти-әниләр көч сынаша менә булыр тамаша.

Табигать  дуслары  командасы  уенчылары:

1 .Зилә  Рамилевна

2. Гөлнара Азатовна

3 Нияз Илшатович

4 Рузалина Раушановна

5 Рәмзия Миргасимовна

6. Гөлназ  Хәкимовна.

Хәзер  командалар бер берсен сәләмлиләр. Сүз сезгә, кадерле әти-әниләр!

1 команда: Тату гаилә

Девиз:

 Без ярышта зирәкләр, тормышта тату гаилә

Без тиз фикер йөртәбез, дусларга без терәкләр.

Сәләмләү: 

Бүген сезгә сәләм юллыйбыз без,

Сәләм сезгә очкан кошлардан, сәләм сезгә бездәй дуслардан!

Саф күңел, шат йөз белән бу бәйгегә килдек без

Әйдә, дуслар,дуслык җиңсен, без тик шуны телибез.

2 команда: “Табигать дуслары”

Девиз:

Күзәтергә, яратырга, сакларга

 Сынатмаска, артта калмаска!

 Сәләмләү: 

Сәләм сезгә зирәк көндәшләрдән, сәләм сезгә якын дуслардан!

Уңыш сезгә, уңыш безгә, елмаеп көлеп торсын

Шушы бәйге ике арада, дуслык нигезен корсын!

А.б Сәләмләүне кабул иттек, бераз әңгәмә корып алыйк.

1 бирем:  Сорауга җавап эзләгез!   “Туган як тәрбияли”  төшенчәсен  ничек аңлыйсыз?

А.Б. Чыннан да , туган як табигатенең матурлыгын күрә белү, аның тарихын өйрәнү, музей-күргәзмәләргә йөрү; паркта, бакчада, өй кырыенда, урамда агачлар утырту;кышын кошларга җимлекләр кую, язын сыерчык оялары ясау; елга-күлләрнең чисталагын саклау, бу чисталыкны булдыруда ярдәм итү – болар барысы да “Туган як тәрбияли”  төшенчәсен  аңларга ярдәм итә.

2 бирем : Бала акча “тәмен” белергә тиешме?

А.Б. Акча баланы бозарга да, тәрбия чарасы да булырга мөмкин.Акча аркылы балада киң күңеллелек, кешеләргә ярдәм итәргә әзер тору, яки киресенчә, комсызлык сыйфатлары тәрбияләнергә мөмкин. Балаларга акчаның махсус кәгаздән , металлдан эшләнгән дәүләт билгесе генә түгел, бәлки аның тырыш хезмәт җимешен гәүдәләндерүен аңлатырга кирәк.Мәсәлән: Дәфтәреңне башладың икән, тулганч ы яз,буш бите калмасын”, “Юынгач су кранын яп!”, “Өйдән чыгып киткәндә утны сүндерергә онытма”

Ә хәзер баланы ничек кызыксындырырга дигән сорауга җавап табып карыйк әле. Әгәр телдән мактау аңа уңай тәэсир итсә, бу бик яхшы. Балагыз еш кына өстәл артында дөрес утырып ашамый, ә бүген бик тырыша икән, аны күреп алыгыз һәм мактагыз. “Молодец!”. “Булганым!” кебек сүзләр балага бик көчле тәэсир итәр. Юк-барга мактап утыру да урынлы түгел . Баланы, бары тик көч куеп башкарган эше өчен генә мактарга, кызыксындырырга мөмкин.

  • Кара син, ничек яхшы итеп уенчыкларыңны тезгәнсең, киемнәреңне тәртипләп куйгансың. Хәзер минем сиңа әкият сөйләргә дә вакытым бар.

 Бу  - кызыксындыруның иң яхшы формасы. Тик әйтелгән һәр сүзегезне үтәрлек булсагыз гына вәгъдә бирегез.

Гаилә тәрбиясеннән кызыксындыруның иң киң таралган методы – конфет, шоколад биреп кызыксындыруны булдырмасак иде. Балалар тәмле ашарга яраталар. Тик баланы тәмлегә генә өйрәтмәскә кирәк. Рациондагы ризыкларның сәламәтлек өчен файдалы булуы шарт. Тагын бер кагыйдәне истән чыгармыйк, кызыксындыру алдан әйтелми, ә ниндидер эш- гамәлләрдән соң гына булырга тиеш. Бала бүләк өчен тырышырга тиеш түгел,ә үзенеә хезмәтеннән канәгатьләнү алырга тиеш. Тормышта һәр яхшы өчен бүләк көт алу каралмаган. Баланы һәр яхшы учен бүләк көтәргә өйрәтмәскә кирәк.

    Тәрбия процессында ата-ананың балага, баланың ата-анага карата булган мөнәсәбәте зур урын алып тора. Иң мөһиме- әти һәм әнинең балага булган мәхәббәте, аларның балаларына бары тик яхшылык һәм бәхет теләүләре. Ата-ана мәхәббәте белән тәрбияләнгән бала әдәпле булып үсә, башкаларга карата мәрхәмәтле була.

Музыкаль пауза

З.И.. 3 бирем: Балада хезмәткә мәхәббәт ничек тәрбияләнә?

Хезмәт темасына нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

Уен “ Мин башын әйтәм, ә сез дәвам итәсез.

Хезмәт төбе-хөрмәт,

 хезмәт иясе –хөрмәт иясе,

эше барның ашы бар,

аз сөйлә – күп эшлә

эш сөйгәнне ил сөя,

тирләп эшләсәң- тәмләп ашарсың,

 биш әйткәнче-бер эшлә,

 сүзең белән мактанма- эшең белән мактан.,

         Эш беткәч- уйнарга ярый

карама кеше сүзенә-кара эшенә

кем эшләми шул ашамый,

тырышкан табар, ташка кадак кагар,

калган эшкә-кар ява,

 эшләп үлмәссең-чирләп үләрсең

тырышлык зурлык, ялкаулык –хурлык,”

ни чәчсәң –шуны урырсың.

З.И  Татар халык мәкальләрендә яшь буынны тәрбияләү буенча үзенчәләекле милли яклар белән бергә бөтен кешелек өчен хас булган гомуми фикерләр чагыла. Мәкальләрнең төп сыйфаты булып кешеләргә әхлак тәрбиясе бирү тора.

 М.Ф    4.бирем.”Гаиләгездә   кичләр ничек үтә?”

А.Б. Гаилә  ул- тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса,балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап,хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә  ул- җылы учак.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.Тату гаиләдә яшәве дә күңелле, кичләре дә кызыклы уза.Әйтегезче, сезнең гаиләләрдә кичләр ничек уза, кичке ял вакытын ничек оештырасыз?

1 ком-да:

2 ком.

 “Бердәм йортта бәрәкәт була”,”Әткәм йорты – алтын бишек”, дип юкка әйтмәгәндер халкыбыз . Гаиләләрегез нык, тату булсын!

5 бирем.       “ Уйлап тап”.  Мин берничә җөмлә әйтәм, җөмләнең мәгънәсе буенча сүзнең ни турында булуын әйтергә кирәк.

-ул барлык кешедә дә бар

-бер карауда туа, озак еллар яши

-ул шатландыра да, көендерә дә, елата да, сөендерә дә.

-аннан башка яшәп булмый олыгайган көндә дә   (җавап: ярату, мәһәббәт)

        -аны барлык кеше ярата

        -ул бердә искерми, гел яңара

        -ул елата да, моңландыра да, күңелне дә күтәрә

        -арган чакта ял иттерә

        -нәни балаларны йоклатканда кирәк (җавап: җыр)                

         Музыкаль  пауза

М.Ф . Халык авыз иҗаты әсәрләре –яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Бай рухлы, кешеләрне якты киләчәккә рухландыручы әкиятләр, тирән мәгнәле әйтемнәр, тапкыр һәм үткер мәкалләр, үзенчәлекле табышмаклар, дастаннар яш буынны тәрбияләүдә көчле рухи чишмә булып тора.

6 бирем.       Уен:  “Кем күбрәк әкият әйтә”

1---Татар халык әкияте

2---Рус халык әкиятләре

М.Ф    Димәк Кеше өчен әкиятләр кызыклы, үгет-нәсихәтле, гыйбрәтле тормыш дәреслеге ул. Аларда халыкның педагогик культурасы, мили үзаңы, әдәп-әхлагы, тәвәкәллеге, эчкерсезлеге тупланган. Һәр әкиятнең тәрбияви максаты бар, ул билгеле бер әхлакый чынбарлыкны алга сөрә. Анда гаделлек һәм зирәклек җиңә, яклаулар, рәхимсезләр, әдәпсезләр җиңелә.

Тамашачылар белән:           Уен “Картина нинди мултьфильмнан?”

 ( экранда  әкиятләрдән  рәсем  тәкдим  ителә, җавап биргән кешегә фишка таратыла.)

6 бирем .           Уен-ситуация..” Кем хаклы?”, “Бу очракта нәрсә эшләргә”( уйнап күрсәтергә)

Хөкемдарларга сүз бирелә.

  Йомгаклау сүзе.

Хөрмәтле, әти-әниләр! Безнең киләчәгебезнең тыныч булуы нинди балалар үстерүебезгә, аларның бәхетле булуына бәйле. Тормыш чәчәкләребез – балаларыбызны кырыс җилләрдән саклыйк. Бу чәчәкләргә бары тик шифалы сулар гына сибик. Иң мөһим сыйфатка – бала белән үзара аралашуга ирешү өчен бөтен осталык – тырышлыгыбызны куйыйк.

Ата-ана һәм бала арасында үпкәләшүләр, аңашылмаучанлыклар булмасын иде дигән       теләктә калам.

 Китапчык рәвешендә ясалган психолог киңәшләрен өләшү.

     Ничек итеп бер көн булса да нервыларыбызны какшытмыйча, акыл сатуларсыз, үпкәләшмичә яшәргә соң? Психологлар безгә түбәндәгеләрне тәкъдим итәләр:

  1. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
  2. Балагызны ашыктырмагыз. вакытны дөрес бүлү сезнең эшегез.
  3. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт – уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.
  4. Бала белән: “Кара аны иркәләнмә!”, “Бүген начар билге аласы булма!”- дигән кисәтүләр ясый-ясый аерылышмагыз. Аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.
  5. Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз. Аңа мең сорау белән “ташланмагыз”, хәл алырга ирек бирегез (авыр хезмәттән соң ничек алҗыганыгызны искә төшерегез). Әгәр бала ни өчендер ярсыган,сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән кул селтәмәгез, “аннан соңга” да калдырмагыз, аны тыңлагыз, аны тыңлагыз.
  6. Баланың борчылганын күрсәгез,тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барсын да сөйләр.
  7. Мәктәптән кайткач та баланы дәрес хәзерләргә утыртмагыз. Бала 2-3 сәгать ял итеп алсын (1 нче сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар тагын да яхшырак). Дәрес хәзерләү өчен иң яхшы вакыт көндезге сәгать 3тән 5кә кадәр. кич белән дәрес хәзерләргә бөтенләй киңәш ителми.
  8. Барлык фәннәрдән дә дәрес хәзерләүне бер утыруда башкарырга мәҗбүр итмәгез. 15-20 минут шөгыльләнгәннән соң 10-15 минутлык ял кирәк.
  9. Дәрес хәзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез. Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса сабыр булыгыз. Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.

10.Көн дәвамында ярты сәгать вакыт булса да үзегезне балага гына багышларга    

     вакыт табыгыз.

11. Гаиләдә бала тәрбияләүдә бердәмлек булсын, әгәр дә үзара       аңлашылмау-

     чылык     килеп чыкса, проблемаларыгызны бала катнашыннаннан башка

     чишегез.

12.Шуны истән чыгармагыз “бөтенләй зур” балалар да (без бит 7-8 яшьлек

    балалрга:” Син инде зур “,- дибез) йокы алдыннан әкият, җыр тыңларга яраталар. Болар баланы тынычландыра, яхшылап йоклап китәргә ярдәм итә.

         Йокы алдыннан күңелсез вакыйгалар турында сөйләшмәскә кирәк. Иртәгә

      яңа көн      туар.Ә без ата-аналар  ул тыныч, матур, күңелле үтсен өчен барын

      да эшләргә тиеш.              

     

Сораулар.

  1. Бала  кайчан  кул  юарга  кирәклеген  белә һәм  бу кагыйдәләрне  үти. : сабынлап  кулын  юа, сөлгегә  сөртенә.
  2. Киемнәрен  пөхтә  итеп  җыештырып куя  белә
  3. Төчкергәндә, кулъяулык куллана, иснәгәндә  тавыш   чыгармый
  4.  Ярдәм  сораганда, ягымлы сүзләр куллана, рәхмәт әйтергә  онытмый
  5. Дөрес  эшләмәгән  очракта  гафу  үтенә белә, бу сүзне  дөрес интонация  белән әйтә
  6. Тирә- юньдәгеләргә, әйберләргә  бармагы  белән төртеп  күрсәтми
  7. Сөйләшүне бүлдерми, кирәк  очракта  кагыйдә  буенча  эндәшә
  8. Таныш кеше  очраганда, ягымлы  итеп исәнләшә, саубуллаша белә
  9. Урамда, җәмәгать  урыннарында  чисталык һәм  тәртип  саклау  кирәклеген , чүп чар  ташлау өчен, махсус урыннар  барлыгын  белә
  10.  Транспортта   олыларга    урын бирү кирәклеген белә.

1.Ситуация

Әни ( тәрбиячегә).  Исәнмесез, Галия  Абдулловна!( Улына  эндәшеп.) Марат, ә   син  нишләп исәнләшмисең, хәзер  үк исәнмесез, дип әйт!  Мин көтәм. (Марат эндәшми). Кемгә охшап  шундый үзсүзле  булдың соң  син?

Мине  оятка калдырасың бит! Ничек  өйрәтергә   инде бу баланы?

З.И.  Әни кеше  дөрес  эшләдеме?  Сез аңа  нинди киңәшләр бирер  идегез?

М.Ф  Олылар     сөйләшкәндә, бүлдерергә ярамый. Боларны  да аңлатырга  тырышабыз. Әгәр дә аңа бик тиз генә  нидер сорарга  кирәк булса?. Бу  очракта  ул нәрсә эшләргә  тиеш?

2 Ситуация

1 нче әни . Исәнме, хәлләрең ничек?

  1.  нче әни. Әйбәт. Син ашыкмыйсыңмы?

1 нче әни.Юк, кая  ашыгырга, мин бала белән  саф һавада  йөрим, кибетләргә  керәм

Бала:  Әни кара әле, теге малайның нинди  пистолеты бар, миңа да шундыйны ал әле

1 нче. Олылар  сөйләшкәндә тыгылма

Бала. Миңа шундый  пистолет  кирәк, әйт инде, аласыңмы?

1 нче әни. Кит янымнан, күрмисеңмени сөйләшәм бит, туйдырдың  инде

( Әңгәмәдәшенә) Кешеләрнең  балалары бала төсле, безнеке  бер  минут та  басып  тора  алмый, сөйләшергә  бирми

.М.Ф Әни  нинди  хата   җибәрде? Балагыз сөйләшүне  бүлдергәндә  сез  нәрсә  эшлисез?

М.Ф  Әгәр  дә  без балага  олылар  сөйләшкән  вакытта  бүлдерергә ярамавын, эндәшкән  очракта  гафу  үтенергә  кирәклеген  аңлатсак, алар, әлбәттә  моны дөрес  итеп эшләр иде.

1 команда: Тату гаилә

Девиз: Без ярышта зирәкләр, тормышта тату гаилә

Без тиз фикер йөртәбез, дусларга без терәкләр.

Сәләмләү: 

Бүген сезгә сәләм юллыйбыз без,

Сәләм сезгә очкан кошлардан, сәләм сезгә бездәй дуслардан!

Саф күңел, шат йөз белән бу бәйгегә килдек без

Әйдә, дуслар,дуслык җиңсен, без тик шуны телибез.

1.“Туган як тәрбияли”  төшенчәсен  ничек аңлыйсыз?

, музей-күргәзмәләргә йөрү; паркта, бакчада, өй кырыенда, урамда агачлар утырту;кышын кошларга җимлекләр кую, язын сыерчык оялары ясау; елга-күлләрнең чисталагын саклау, бу чисталыкны булдыруда ярдәм итү

2.” Бала акча “тәмен” белергә тиешме?”

3 бирем: Балада хезмәткә мәхәббәт ничек тәрбияләнә?

Хезмәт темасына нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

Уен “ Мин башын әйтәм, ә сез дәвам итәсез.

Хезмәт төбе-хөрмәт,

 хезмәт иясе –хөрмәт иясе,

эше барның ашы бар,

аз сөйлә – күп эшлә

эш сөйгәнне ил сөя,

тирләп эшләсәң- тәмләп ашарсың,

 биш әйткәнче-бер эшлә,

 сүзең белән мактанма- эшең белән мактан.,

4.бирем.”Гаиләгездә кичләр ничек үтә?”

6 бирем.       Уен:  “Кем күбрәк әкият әйтә”

1---Татар халык әкияте

2---Рус халык әкиятләре

2 команда: “Табигать дуслары”

Девиз:

Күзәтергә, яратырга, сакларга

 Сынатмаска, артта калмаска!

 Сәләмләү: 

Сәләм сезгә зирәк көндәшләрдән, сәләм сезгә якын дуслардан!

Уңыш сезгә, уңыш безгә, елмаеп көлеп торсын

Шушы бәйге ике арада, дуслык нигезен корсын!

1.“Туган як тәрбияли”  төшенчәсен  ничек аңлыйсыз?

, музей-күргәзмәләргә йөрү; паркта, бакчада, өй кырыенда, урамда агачлар утырту;кышын кошларга җимлекләр кую, язын сыерчык оялары ясау; елга-күлләрнең чисталагын саклау, бу чисталыкны булдыруда ярдәм итү

2.” Бала акча “тәмен” белергә тиешме?”

3 бирем: Балада хезмәткә мәхәббәт ничек тәрбияләнә?

Хезмәт темасына нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

Эш беткәч- уйнарга ярый

карама кеше сүзенә-кара эшенә

кем эшләми шул ашамый,

тырышкан табар, ташка кадак кагар,

калган эшкә-кар ява,

 эшләп үлмәссең-чирләп үләрсең

тырышлык зурлык, ялкаулык –хурлык,”

           ни чәчсәң –шуны урырс

4.бирем.”Гаиләгездә кичләр ничек үтә?”

6 бирем.       Уен:  “Кем күбрәк әкият әйтә”

1---Татар халык әкияте

2---Рус халык әкиятләре


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Публикация " Эхлак тэрбиясе бирудэ ата- ананын элеше"

Публикация " Эхлак тэрбиясе бирудэ ата - ананын элеше" .Һәр тәрбияче һәм ата-ана үзенең баласының сәламәт һәм бәхетле булуын тели һәм шуңа ирешүне максат итеп куя. Әмма барыбыз да балаларны ...