Проект. Халык педагогикасына таянып гаилэдэ эхлак тэрбиясе.
проект (старшая группа)

проект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_gailede_ehlak_terbiyase.doc631 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү”

учреждениесе

        “ 25 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы”

                                                                                                                               

Проект

«Халык педагогикасына таянып гаиләдә әхлак тәрбиясе»

Зурлар төркеме

Проектның авторы: тәрбияче

Нуриева Алсу Рафхат кызы

Түбән Кама,  2016

Кереш өлеше

Проблема: Балаларга әхлакый тәрбия бирү — кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана.

Балаларның, үзара аралашулары һәммәбезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. 

Проектның актуальлеге: Шушы максат безне, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрне, халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә.
Халык педагогикасы – фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич тә югалтырга ярамый. Халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү ысуллары, чаралары турындагы карашлар, буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру, яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш.

Проектның максаты: халкыбызның бай мирасыннан файдаланып милләтен сөя белүче шәхесләр тәрбияләү

Бурычлары:

- халык педагогикасы аша баланың рухи дөнъясын баетып, халык иҗатына мәхәббәт       тәрбияләү.

- татар халык иҗаты милли ашлар турында белемнәрне кинәйтү.

- гаиләнең иҗади активлыгын арттыру

Проекта катнашучылар: балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар

Проектның дәвамлыгы: кыска вакытлы, 2 атна

Проектны тормышка ашыру урыны: 25 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы

Проектны тормышка ашыру этаплары:

Әзерлек этабы. Бирелгән тема буенча материал туплау. Ата-аналар җыелышының эчтәлеген планлаштыру, чыгышка мәгълүмәт туплау.

Төп этап.

Балалар белән эш

- Ата-аналар белән эш

Йомгаклау этабы.

- Проектны тормышка ашыру буенча нәтиҗәләрне йомгаклау.

Проектның төп эчтәлеге

Проектны тормышка ашыру буенча үткәреләчәк чаралар планы

Этаплар

Вакыты

Чаралар исеме

Җаваплы

I. Әзерлек этабы

07.11.16 –09.11.16

08.11.16

07.11.16- 11.11.16

14.11.16

-Тема буенча кирәкле әдәбият белән эшләү.

-Өлкән тәрбияче белән киңәшләшү.

-Үткәреләчәк чараларның планнары өстендә эшләү.

-Конспектны педагогик киңәшмәдә раслау

Тәрбиячеләр

өлкән тәрбияче

тәрбиячеләр

тәрбиячеләр

II.Төп этап.

 Балалар белэн эш

07.11.16.

08.11.16.

10.11.16.

18.11.16

11.11.16.

16.11.16.

17.11.16.

14.11.16.

15.11.16

-Әңгәмә“Минем гаиләм”

-Оештырылган белем бирү эшчәнлеге “Мин әдәпле татар баласы”

-Тематик шөгыль “Табышмаклар һәм мәкальләр илендә”

-“Татлы җыр”әниләр белән бакчада бер көн (әниләр башкаруында бишек җырлары тыңлау)

-Татар халык әкиятләре көне (сәхнәләштерү,уку,анализлау,мөстәкыйль уйнау)

-Милли бизәкле көн(дидактик уеннар татар халык киемнәрен бизә,орнаментлар карау, кул эше)

-Күңел ачу чарасы “Табышмаклар сандыгы”(әби-бабай мирасы белән таныштыру)

- Татар халык уеннары коне (җырлы-биюле уеннар “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия-Зәкәрия”, хәрәкәтле уеннар “Йөзек салыш” һ.б.) 

-Тылсымлы сүзләр көне (сюжетлы-рольле уеннар “Тату гаилә”, “Шифаханә”,әдәп-әхлак турында хикәяләр уку)

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Әти - әниләр

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Музыка җитәкчесе

Тәрбиячеләр

III. Ата-аналар белән эш

07.11.-11.11.16

08.11.-10.11.16.

07.11.-18.11.16.

08.11.-17.11.16.

18.11.16.

-Консультация “Халкыбызның гореф гадәтләрен онытмау”

-“Туган тел-әткәм-әнкәмнең теле”

-“Гаиләдә туган телдә аралашуның мөһимлеге” шәхсән әңгәмәләр.

-“Рухи байлык –ата-бабалар мирасы” ширмага күрсәтмә материал.

- Әти-әниләр белән берлектә кул эшләре белән шөгылләнү.

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Әти-әниләр

Йомгаклау этабы

18.11.16.

18.11.16.

- Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсе буларак, проект темасы буенча ата-аналар җыелышы “Халык педагогикасына таянып гаиләдә әхлакый сыйфатлар үстерү”

- Проектны җыелышта презентацияләү.

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН эхлак тэрбиясе

КВН эхлак тэрбиясе...

Тәрбия процессында татар халык педагогикасын куллану.

Аңлатма язуы.Халык педагогика - ул тормышта тәрбия процессында сыналган буыннан буынга күчеп килгән , камилләшкән тәглимат....

Публикация " Эхлак тэрбиясе бирудэ ата- ананын элеше"

Публикация " Эхлак тэрбиясе бирудэ ата - ананын элеше" .Һәр тәрбияче һәм ата-ана үзенең баласының сәламәт һәм бәхетле булуын тели һәм шуңа ирешүне максат итеп куя. Әмма барыбыз да балаларны ...