«Светафорның 3 күзе».
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Мухаммадиева Гульназ Фаиковна

Максат:

          “Аралашу”белембирү өлкәсе.Сорауларга җавап бирергә өйрәтү.Үз фикерләрен әйтү.

         “Физик культура”белем бирү өлкәсе.Хәрәкәтле уеннарда балаларның хәрәкәт  активлыгын формалаштыру.

          “Куркынычсызлык”белем бирү өлкәсе.Светафорның кызыл,сары һәм яшел төсләрнең мәгънәләрен аңларга ярдәм итү.Күрү сигналлары ярдәмендә йөрергә өйрәтү.Дидактик уеннар аша транспорт төрләрен аерырга өйрәтүне дәвам итү.Өлкәннәр хезмәте (машина өйртүче,кондуктор(билет сатучы)һ.б. )турында күзаллау формалаштыру.

          Танып белү-сөйләм үсеше.Урамда ,юлларда,җәмәгать транспортында тәртип кагыйдәләре белән таныштыру.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3333.docx16.38 КБ

Предварительный просмотр:

Управление Образования

Альметьевского муниципального района РТ

Конспект

непосредственной образовательной деятельности

по формированию  у детей знаний о правилах

безопасного поведения на дороге

на тему: «Светафорның 3 күзе».

вторая младшая группа

                                                                                                Разработала и провела:

                                                                                                   воспитатель МБДОУ «Голчэчэк»

                                                                        с.Новое Надырово

                                                                                                  Мухаммадиева Г.Ф.

                                          С.Новое Надырово 2013 г.

Максат:

          “Аралашу”белембирү өлкәсе.Сорауларга җавап бирергә өйрәтү.Үз фикерләрен әйтү.

         “Физик культура”белем бирү өлкәсе.Хәрәкәтле уеннарда балаларның хәрәкәт  активлыгын формалаштыру.

          “Куркынычсызлык”белем бирү өлкәсе.Светафорның кызыл,сары һәм яшел төсләрнең мәгънәләрен аңларга ярдәм итү.Күрү сигналлары ярдәмендә йөрергә өйрәтү.Дидактик уеннар аша транспорт төрләрен аерырга өйрәтүне дәвам итү.Өлкәннәр хезмәте (машина өйртүче,кондуктор(билет сатучы)һ.б. )турында күзаллау формалаштыру.

          Танып белү-сөйләм үсеше.Урамда ,юлларда,җәмәгать транспортында тәртип кагыйдәләре белән таныштыру.

Җиһазлау:

Светафор макеты,рульләр,машина юлы-зебра,йомшак уенчык-куян,урындыклар-аларга ябыштырылган транспорт схемалары,аудио-язма “Машина”;

 Өстәлдә:

Тарелкада-кызыл,сары,яшел түгәрәкләр,клей,салфетка,кара төстә картон кәгазь.

Эшчәнлек барышы:

-Карагыз әле балалар безгә кунаклар килгән,әйдәгез әле исәнләшик!

-Исәнмесез!

-Балалар,без сезнең белән сәяхәткә барырбыз,сәяхәткә  чыканда үзебез белән аптечка алабыз.Анда дарулар тора,бинт,кайчы,йод,зеленка һәм күп төрле дарулар.Сәяхәткә безне автобус алып барыр.Әйдәгез әле,транспортта үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшерик.(этешмәскә,төртешмәскә,тәрәзәдән башны,кулны тыкмаска,шофер белән сөйләшеп бармаска,йогереп йөрмәскә,ашап бармаска).

-Мин сезгә билет таратам,билетыгызда төрле транспорт чарасы ясалган,сез билетларыгызга карап урыннарыгызны табыгыз,тыныч кына утырыгыз.Автобуста җырлап барырбыз.

(аудио язма “Машина”)

Машина,машина кая барасың?

Машина,машина кемне илтәсең.

-Менә килеп тә җиттек, этешмичә генә автобустан төшеп,җитәкләшеп басыйк.

-Балалар карагыз әле,монда зур юл,юл уртасында сызыклар? Нәрсә ул?

-Зебра.

-Әйе,бик дөрес,әйдәгез чыгыйк.

-Нәрсә бу?

-СВЕТАФОР.

.Аның ничә күзе бар.

-Аның 3 күзе бар.

Кызыл төс янса-туктыйбыз,

Сары төс янса-әзерләнәбез,

Яшел төс янса-хәрәкәт итәбез.

Чү,балалар,кемдер елый ?(йомшак куян уенчыгы)

-куян нигә елыйсың?

-Машина юлында уйный идем,минем аягымны машина таптап китте.

-Балалар, машина юлында уйнарга ярыймы?

-Юк

-Нигә?

-Авария барлыкка килә.(б-р җавабы)

-Әйдәгез,куянның аягын бинт белән бәйлик.

-Рәхмәт сезгә,мин бүтән машина юлына әниемнән башка чыкмам,уен алачагында  гына уйнармын.

-Балалар әйдәгез куянга уйнап күрсәтик.

-Уен “Светафорның 3 күзе”.

“КЫЗЫЛ”-чүгәләп утырабыз,

“САРЫ”-әзерләнәбез,

“ЯШЕЛ”-хәрәкәт итәбез.

(Тәрбияче-светафор,балалар-машина,кулларында руль).

-Молодцы,балалар,куян безне күзәтеп утыра,әйдәгез куянга светафор ябыштырып күрсәтик.

-Өстәлдә әзер турыпочмак картон ята,шуңа кызыл,сары ,яшел төсләрне ябыштырыйк,куян да өйрәнсен.

Балалар,сезгә занятие ошадымы? Рәхмәт,балалар,сез бик тәртипле булдыгыз.Апалар белән саубылашыйк инде.