"Кыш фасылы"
консультация на тему

Ел фасыллары турында мәгълумат бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kysh.doc28.02 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ "МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ" МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

Календарьлар тарихына сәяхәт "Кыш фасылы"

Төзүчесе: “Сөембикә”

исемендәге

64-нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе:  Сабирзянова Х.А.

Түбән Кама

Календарьлар тарихына сәяхәт. «Кыш фасылы».

Декабрь — кыш фасылының беренче, ә елның соңгы уникенче ае. Борынгы Рим календаренда исә ул унынчы ай булган.

Декабрь аенда һава торышына төн як Котыптан салкыннарның шактый еш үтеп керүе зур тәэсир итә. Бу айда һава нык салкыная. Кыш фасылының "гармунсыз биетә торган" суыклары декабрь өлешенә дә байтак туры килә.

Билгеле декабрь, бигрәк тә ай башларында җылы җепшек һавалар да күзәтелә. Элеккеге вакытларда халык синоптиклары кыш айларындагы һава хәлләрен аеруча кызыксыну белән күзәтеп барганнар. Бу аңлашыла да "кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр җайны әйтер",- диләр бит. Җәйнең ничегрәк булырын чамалауда декабрьнең кайбер көннәре шулай ук әһәмиятле аграр даталар рәтеннән исәпләнгән.

Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның үлеп кабат терелүе яки "яңадан тууы" рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап, тантаналы төстә билгеләп узганнар. Мондый календарь бәйрәм татарларда "Нардуган" дип йөртелгән.

Ел фасыллары ягыннан караганда, январь - кышның икенче ае, кыш уртасы. Аңлашыла ки, кышкы табигатьнең кырыслыгы, еш булып торучы салкыннары, көчле бураннары кешеләрдә һава хәлләрен мөмкин кадәр алдан белеп төгәл билгеләп бару ихтыяҗын тудырган. Январь аеның аерым көннәреннән чыгып әйтелә торган сынамышлар безнең халык иҗатында байтак:

Гыйнварда көн җылы булса - арыш уңар; җил булса - тары уңар, томан булса - солы уңар.

6- гыйнвар көнне җылы булса - кырда ашлык куе       булыр. 10- гыйнварда бәс тотса - җәй яңгырлы килер.

Январьнең мөһим үзенчәлекләреннән берсе - аның кояш җәйгә борылган вакыт булуы, бу айда яктылыкның акрын-акрын булсада, һаман артуга юл тотуы.

Халык календаре битләре буйлап март аенда башланган сәяхәтебез инде үзенең соңгы пунктына - февральгә килеп җитте. Хәзерге календарь буенча караганда, февральнең башка айлардан үзгә бер сыйфаты - анда көннәр санының кимрәк булуы.

"Гыйнварның көне кыска, февральнең ае кыска" кебек мисаллардан күренгәнчә, бу фактны халык сынамышлары дип билгеләп үтәләр.

Февраль безгә салкыннар, бураннар гына китерми, бәлки кояшлы көннәрне дә шактый ук юмарт бүләк итә. Көннән көн югарырак күтәрелә барган февраль кояшы һаман ягымлырак карый, ул инде җиргә яктылыкны январьдагыга караганда ике тапкыр күбрәк сибә. Башка айларныкы кебек, февральнең дә аерым көннәре табигать календарендә әһәмиятле даталар булып саналалар. 1- февральдә төнлә йолдызлар күренсә - яз соңга калу галәмәте.

Февраль карга бай, апрель суга бай.

Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.

Кулланылган материал:

                                                                         "Ел тәүлеге 12 ай" Ш. Мәхмүтов.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ел фасылы,яз

Ел фасылы буләкләре Максат:балаларның яз, аның билгеләре турындагы белемнәрен, бер, күп төшенчәсен куллануларын ныгыту, бишкә кадәр санарга өйрәтү, киң, тар, яңгыравык, күңелле, тыныч тавыш, кычк...