Ел фасылы,яз
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Гульназ Аскарова

Ел фасылы буләкләре

 

Максат:балаларның яз, аның билгеләре турындагы белемнәрен, бер, күп төшенчәсен куллануларын ныгыту, бишкә кадәр санарга өйрәтү, киң, тар, яңгыравык, күңелле, тыныч тавыш, кычкырып сүзләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Яз килэ16.82 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное общеобразовательное учреждение «Шеморданский детский сад № 2 «Теремок» Сабинского муниципального района РТ»

Выступление на семинаре: “Использование учебно-методического комплекта по обучению детей татарскому языку в образовательном процессе дошкольного учреждения”

Презентация опыта работы в средней группе

«Ел фасылы бүләкләре»

                   

    Провела: воспитатель средней группы

Аскарова Гульназ Ильясовна

30 января 2019 г

Ел фасылы буләкләре

Максат:балаларның яз, аның билгеләре турындагы белемнәрен, бер, күп төшенчәсен куллануларын ныгыту, бишкә кадәр санарга өйрәтү, киң, тар, яңгыравык, күңелле, тыныч тавыш, кычкырып сүзләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру

Бурычлар:

1)табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнешләрне аңлатуны һәм яз көне башкарыла торган эш турындагы күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү, куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы

белемнәрен киңәйтү;

2) балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, ишетү сәләтен, кабул итүләрен үстерү;

3) балаларда табигатькә карата сакчыл караш, кайгыртучанлык, үзара дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: җылы яктан кайткан кошлар тавышы аудиоязмасы, тәрбияче өчен Яз костюмы, кара карганың, сыерчыкның, карлыгачның аерым рәсемнәре,кояш рәсеме, горлэвек эсеме,кояш рэсеме.

Эшчәнлек барышы.

Балалар уйныйлар, аудиоязмада җылы яктан килгән кошлар тавышы яңгырый. Яз костюмы киеп, төркемгә тәрбияче керә.

Тәрбияче. Балалар, сез нинди тавыш ишетәсез? (Кошлар җырлый). (Балаларны активлаштыру). Ни өчен кошлар шулай матур итеп җырлыйлар икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Дөрес, балалар, яз килде, көннәр җылына, кояш ныграк җылыта, гөрләвекләр ага, кошлар Туган якларына кайталар, шуңа шатланып җырлыйлар, бөтен кеше шатлана. Әйдәгез яз билгеләрен бергәләп кабатлыйк әле: көннәр җылына, кояш ныграк җылыта, гөрләвекләр ага, кошлар Туган якларына кайталар. (Балаларны активлаштыру).

Умырзая чәчәге
Бар чәчәктән уздырып,
Җир өстенә калыккан
Кар мендәрен туздырып.

-Ай, нинди матур- дидек
Умырзаяны күреп
-Яз бүләге безгә- дип
Балалар тора көлеп.

Балалар, мин сезгә бүләк алып килдем. Язның беренче бүләге – кошлар. (Кошлар тавышы аудиоязмасын акрын гына уйнаталар). Балалар, кошлар ничек җырлый: кычкырыпмы, әллә тынычмы? (Тыныч). (Балаларны активлаштыру). (Кошлар тавышы аудиоязмасын кычкыртып уйнаталар). Ә хәзер кошлар ничек җырлый? (Кычкырып). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә кошларның тавышлары тагын нинди? (Матур, яңгыравык, күңелле). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Булдырдыгыз балалар! Балалар, әйдәгез кошларны чакырыйк.

Күктә оча каргалар,

Кычкыралар: “Кар” да “Кар”. (кара карганың контурлы рәсеме куела). Балалар, бу нәрсә? (Кара карга, кош). (Балаларны активлаштыру). Әйе, монда ничә кош бар? (Бер). (Балаларны активлаштыру).

Чакырабыз кошларны,

Кошлар, әйдә килегез,

Язны алып килегез! (сыерчыкның, карлыгачның контурлы рәсеме куела). Балалар, бу нинди кошлар? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Әйе, безгә тагын сыерчык, карлыгач очып килделәр. Балалар, безгә ничә кош очып килде? (Күп). (Балаларны активлаштыру). Әйдәгез кошларны саныйк: бер, ике, өч, (Балаларны активлаштыру). Балалар, әйдәгез кошларны карыйк әле, алар нинди өлешләрдән тора икән? Илгиз, кил әле, сыерчыкның нәрсәләре бар, күрсәт.

Илгиз. Кошның башы, томшыгы, күзләре, гәүдәсе, койрыгы, канатлары, аяклары бар. (Тәрбияче берничә баланы чакырып фланелеграфтагы һәр кошның өлешләрен әйттерә).

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар! Кошларның нинди өлешләрдән торуы исегезгә төштеме? Балалар, кошлар бер-берсенә охшаганмы? (Балаларның җаваплары). Әйе, аларның барысының да башы, томшыгы, күзләре, гәүдәсе, койрыгы, канатлары, аяклары бар. Ә нәрсәләре белән аерылып торалар? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Дөрес, балалар, кара карганың томшыгы зур, ул кап-кара төстә; сыерчык төрле төстәге каурыйлар белән капланган; карлыгачның койрыгы озын һәм ике чатлы. Балалар, ә кошлар нәрсәләр эшли беләләр? (Очалар, суда коеналар, җим чүплиләр, бала чыгаралар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, балалар, әйдәгез без дә кошлар кебек очып уйныйк.

“Очты - очты” уены уйнала.

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар! Яз сезгә тагын бер бүләк алып килде. (Тәрбияче фланелеграфка кояш рәсеме куя). Бу нәрсә? (Кояш). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә кояш нинди? (Түгәрәк, сары, күңелле, елмая). (Балаларны активлаштыру). Ул ни өчен елмая икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Дөрес, чөнки урамда яз. Әйдәгез без дә бер-беребезгә карап елмаешыйк. (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Язның сезгә тагын бер бүләге бар. Бу – гөрләвек. Бергәләп кабатлыйк: гөрләвек. (Балаларны активлаштыру). Башта күлдәвекләр барлыкка килә, аннан соң ул гөрләвек булып ага. (Тәрбияче яз көне күлдәвекләр барлыкка килә, аннан соң ул гөрләвек булып агуны сурәтләгән сюжетлы картина күрсәтә). Балалар, безнең дә бүлмәдә “гөрләвек” бар икән. (Ике тасма яки сикергеч (скакалка) куеп “гөрләвек” .ясала). Әйдәгез, бу “гөрләвек” аша сикереп чыгабыз, яхшылап сикерегез, аякларыгыз чыланмасын. Булдырдыгыз, беркемнең дә аягы чыланмады. Аяклар чыланса нәрсә була? (Авырыйбыз). (Балаларны активлаштыру). Әйе, ә чирләмәс, авырмас өчен без массаж ясыйбыз. Тамагыбыз авыртмасын, яхшылап сыпырыйк әле. (Биш тапкыр муеннарын сыпыралар). Төчкермәскә, йөткермәскә борыннарны уабыз. (Биш тапкыр имән бармаклар белән борынны сыпыралар). Маңгайны да онытмыйк, яхшылап аны ышкыйк. (Биш тапкыр уч төбе белән маңгайларын ышкыйлар). Колаклар да калмасын, аларны да сыпырыйк. (Биш тапкыр имән һәм урта бармаклар белән колак яфракларын ышкыйлар). Без чирдән курыкмыйбыз, рәхәтләнеп уйныйбыз. Булдырдыгыз балалар! Балалар, рәсемгә карыйк әле, монда ничә гөрләвек бар? (Күп, ике). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Балалар, бу гөрләвек тармы, әллә киңме? (Киң). (Балаларны активлаштыру). Ә монысы нинди? (Тар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, яз көне гөрләвектә көймәләр йөздереп уйныйлар, ләкин уйнаганда сак булырга кирәк, аякларны чылатмаска, батмаска , бер-берең белән төртешмәскә кирәк. Ул көймәләрне нәрсәдән ясыйлар? (Кәгазьдән, агачтан). (Балаларны активлаштыру). Балалар, без дә хәзер көймәләр йөздерербез.

Тәрбияче алдан ук кәгазьдән ясалган көймәләр тарата. Су салынган табакта көймәләрне йөздерәләр.

Тәрбияче.

Җилләр, җилләр,

Еракларга, зур елгага корабларны җибәр!

Балалар, Яз безгә нинди бүләкләр җибәрде? (Кошлар, кояш, гөрләвекләр). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар! Э хэзер шөгөлебез ахырында “Яз килэ”җыры бн тэмамлыйк


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кыш фасылы"

Ел фасыллары турында мәгълумат бирү....