Ипи ничек табынга килә
учебно-методический материал (подготовительная группа) на тему

Хакимова Галия Ильгизаровна

Использую технологию системного анализа,  развитие исследовательских навыков у детей подготовительных групп.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ipi.docx16.73 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа   Савин районы   Мәгариф бүлеге

                             145-нче балалар бакчасы

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

 ТРИЗ методикасы кулланылган

Ипи ничек табынга килә

темасына шөгел

                                               

                                                                       татар теле тәрбиячесе:

                                                     Хакимова Г.И.

Программа өчтәлеге:Балаларны системалы рәвештә ипинең ничек өстәлгә           килү турында тулы мәгълүмәт бирү. Икмәкнең – әһәмиятен, килеп чыгу ысулларын, балаларга икмәк турында яңа мәгълүмәтләр бирү.

                                       Балаларның    татар    телендә   сүзлек   запасын  баету, сөйләм телен камилләштерү, логик рәвештә фикер йөртүенә, тулы нәтиҗә һәм йомгаклый белүенә ирешү.

                                    Бу нәрсә? (Ипи)

                                    Ни өчен кирәк?

                                    Бу нәрсәнең бер өлеше?

                                    Нәрсәдән килеп чыккан, өлек ни булган?

                                    Нинди каршылыкка очрый ала?

                                    Ниди дуслары бар?

                                    Киләчәктә ни була ала?

Шөгелдә кулланыла

торган әсбаплар:      ипи, бодай, үсенте, он, камыр, җир, бодай башагы, һәр бер балага эшләү өчен кирәк савыт-саба.                                    

Тәрбияче: Балалар,исәнмесез! Хәерле көн! Әйдәгез танышабыз. Минем исемем Галия Ильгизаровна.  Һәм мин дә сезнең белән танышасым килә. (Балалар белән танышу).

Тәрбияче:  Балалар, бу нәрсә?

                  Үзе тәмле, үзе йомшак,

                  Хуш исле, үзе басуда үсә.

Балалар:   Ипи

Тәрбияче балаларга ипи күрсәтә.

Тәрбияче:  Балалар, ипи нәрсә өчен кирәк безгә?

Балалар:   Тукланыр өчен, ашау өчен, ипи- яшәү чыганагы.

Тәрбияче: Ипи нәрсәдән ясалган?

Балалар:   он, май, су, тоз, шикәр комы, йомырка.

Тәрбияче: Ә өлек ипи нәрсә булган соң?

Балалар:   Кечкенә бодай бөртеге.

Тәрбияче: Менә карагыз әле, су һәм җылы җитәрлек булгач, бодай нәрсә   эшли ( балаларга үсенте биргән, борнаган бодайны таратам). Ул бодай үсентесе. Менә аның тамыры, үсентесе.

                  Бодай үсен өчен нишләргә кирәк, җиргә утыртырга. (Балалар белән әзер җиргә бодай утыртабыз, су сибәбез).

                 Менә карагыз әле җиргә утырткач ул ничек үсеп чыга.

                 Менә аның уҗымы, менә аның тамыры. Уҗым зур үскәч, менә шундый бодай башакларына әйләнә. (Күрсәтәм).

                 Аның өчендә бодай бертекләре бар, әйдәгез әле аларны карыйк.

                 Шул бодай башакларын комбайннар басуда эшкәртәләр:

  • ура, суга, җилгәрә

үзе төяп җибәрә. (комбайн)

                 Бодайны элеваторларга җибәрәләр,киптерәләр һәм он ясыйлар.

                 Әйдәгез әле онны бергәләп ясап карыйк. (Кофемолка аркалы бодайдан он ясыйбыз.) Безнең ул бик ак килеп чыкмады, ә хәзерге яңа технологияләр ярдәмендә чиста ак он ясала.

                 Ничек иттереп оннан ипи ясыйлар соң? Беләсезме? (балалар җавабы).

                  Әйдәгез бергәләп торышып карыйк. (Он өстенә су, май, тоз, шикәр комы салабыз һәм әзерләнгән массыны болгатабыз) Менә камыр килеп чыкты.

                  Менә шул камырдан пешерәләр дә инде ипине пешекче апалар һәм абыйлар.

                 Хәзер мин әзерләп килгән камырдан без үзебезнең беренче күмәчебезне ясыйк. ( Балалар күмәч әвәлиләр, тәрлияче таба әзерли, әзер күмәчләр табага салына).

                 Карагыз әле нинди авыр юл үтә икән икмәк безнең өстәлләргә җиткәнче. Кадерен белегез аның!

                 Балалар, ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт, ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз. ( Уен “Ашыйм-ашамыйм”).

               Казан  шәһәре         Яңа   Савин районының                     “145 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль     автономияле мәктәпкәчә белем  учреждениясы.  

                             

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

 ТРИЗ методикасы кулланылган

Ипи ничек табынга килә

темасына шөгел

                                               

                                                                       татар теле тәрбиячесе:

                                                     Хакимова Г.И.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Татарстанда элек ничек иген иккәннәр?

Икмәкнең зур юллар үтеп безнең өстәлгә килүен күләгә театры ярдәмендә күрсәтелә. Балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан үткәрелә....

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...