Проект "Әти-әни биргән исем"
проект (средняя группа) на тему

Марданова Ильзиря Табрисовна

Балаларга татар теленең матур яңгыраешын күрсәтү,  татар исемнәренең мәгънәләрен ачу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ti-ni_birgn_isem.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре  муниципаль районының

 31 нче номерлы «Чишмә» исемле мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесе

 

«ӘТИ-ӘНИ БИРГӘН ИСЕМ»
проекты буенча

«Татар төркеме тәрбиячеләре» метод берләшмәсендә күрсәтелгән презентация конспекты

Үткәрде:

тәрбияче Марданова И.Т.

Яшел Үзән , 2014 ел

Проект төре: Танып белү, сөйләм телен үстерү.

Проектны тормышка ашыру вакыты: 1 ай

Максат: Балаларга татар теленең  матур яңгыраешын күрсәтү, татар исемнәренең мәгънәләрен ачу.

Бурычлар:

  • Балаларга “Татар исемнәре ни сөйли?” дигән төшенчәне бирү.
  • - Исемнәрнең мәгънәсен, килеп чыгу тарихын өйрәнү аша балаларның исемнәр  турындагы белемнәрен формалаштыру.
  • Нәсел һәм гаилә әгъзалары белән таныштыруны системалаштыру.
  • - Ана теленә, аның матурлыгына, байлыгына, татар исемнәренә (үзләренең, әти-әниләренең, туганнарының исемнәренә) карата горурлык хисе тәрбияләү.

Катнашучылар: Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар, төркем тәрбиячеләре, татар теле тәрбиячесе, музыка белгечләре.

Проектны тормышка ашыру 3 этаптан тора:

Этаплар

  1. Әзерлек этабы

Проектның темасын сайлау.

Проектка максат кую, бурычлар билгеләү.

Проект буенча материал җыю.

Перспектив- тематик план әзерләү.

Әти-әниләр белән эш.

Балалар белән эш.

2. Төп этап.

Балалар белән эш:

Исемнәр турында әңгәмәләр.

Дидактик, сүзле, үстерешле уеннар.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү: такмаклар, тизәйткечләр,

шигырьләр, әкиятләр, мәкальләр, бишек җырлары, бармак уеннары.

Хәрәкәтле, җырлы-биюле, сюжетлы-рольле уеннар.

Матур әдәбият әсәрләре уку, шигырьләр сөйләү.

Җырлар өйрәнү.

Иллюстрацияләр, рәсемнәр карау.

Ата-аналар белән эш:

Консультацияләр.

Шәҗәрәләр төзү.

Әңгәмәләр.

Җырлар туплау.

3. Йомгаклау: Презентация.

Перспектив-тематик план

Эшчәнлек төрләре

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти-әниләр һәм баланың бердәм эшчәнлеге

1

Әңгәмәләр: “Әти-әни биргән исем”

“Минем энем туды!”

Проблемалы сорауларны чишү юлларын табу.

Диалоглар. Бармак уеннары өйрәнү.

Дидактик уеннар:

“Бу кем?”

Бармак уеннары.

Җырлы-биюле уен: “Утыр-утыр Мәликә”

Бишек җырлары.

Консультация: “Татар исемнәре”

Бергә исемнәр эзләү.

2

Дидактик уеннар: “Әйдәгез танышабыз!”, “Саматка ярдәм ит!”, “Кәримәне урамга киендер!”, “Яраткан курчагыбызга исем кушабыз!”

Дидактик уен: “Исемеңне әйтсәң бирәм!”. Исемнәргә кагылышлы табышмаклар. Рәсемнәр карау. Әкиятләр уку.

Сузле уеннар. Сюжетлы - рольле уен: “Без курчаклы уйныйбыз!”

Уеннар өчен атрибутлар әзерләү.

3

Татар халык әкиятләре уку: “Зөлкәрнәй батыр”, “Шомбай”, “Гөлчәчәк”

Балаларга сораулар  бирү ярдәмендә әкиятнең эчтәлеген ачыклау.

Укылган әкиятләр буенча рәсемнәр карау.

Татар халык әкиятләре уку.

4

Такмаклар һәм тизәйткечләр өйрәнү:

“Әй Зөбәйдә, Зөбәйдә”

“Наза”, “Сабир”.

Әңгәмә. Бергәләп кабатлау. Эчтәлегенә төшенү.

Сүзле уен: “Мин башлыйм син дәвам ит!”, “Әйдә дустым танышабыз!”

Консультация:

“Татар исемнәре ни сөйли?”, “Мәгънәле исемнәр сайлагыз!”

5

Балалар белән җырлар өйрәнү: “Әпипә”, “Бибисара”, “Асия”.

Җырларны тыңлау, җырлау, кабатлау. Дидактик уен: “Нинди җыр?”

Җырлар җырлау. Дидактик уен: “Син дә кушылып җырла”

Татар халык җырлары җырлау. “Әпипә” сүзләрен кабатлау.

6

Хәрәкәтле уеннар: “Буяу сатыш”, “Кем җитезрәк”,

“Песи һәм тычканнар”,  

“Аю-бүре”

Санамышлар, табышмаклар.

Үстерешле уен: “Матур исем уйлап тап”

  • Ай-сылу – Айсылу,
  • Ил-нур – Илнур
  • Гөл-су – Гөлсу

Дидактик уен:

“Кем зирәк- әйт тизрәк”. Бер-берсе белән диалог алып бару.

«Буяу сатыш» уенының сүзләрен өйрәнү.

«Буяуларың бар микән,

Зәңгәр микән, ал микән?

«Төсем матур, мине ал», —

Диючесе бар микән?

7

Бармак уеннары: “Мин беләм биш малай (кыз) исеме”, “Гаилә”.

Бармак уеннары өйрәнү. Дидактик уен: “Мин беләм биш кыз (малай) исемен”

Җырлы-биюле уен: “Ак калач”. Исемнәр уйлап табу.

Уеннарнын сүзләрен кабатлау. Татар халык уеннары өйрәнү.

8

Җырлы – биюле уеннар:

“Габдулла”, Күрсәт әле үскәнем”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Миңлебай”,”Түбәтәй”.

Уеннарның сүзләрен өйрәнү, сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясау. Дидактик уен: “Җавапны тап!”

Сүзле-үстерешле уен: “Ватык телефон”

“Кәрия-Зәкәрия” уенының сүзләрен музыкага кушылып җырларга өйрәтү.

9

Сюжетлы-рольле уеннар: «Балалар бакчасы», «Минем гаиләм”

Уен эчтәлеген, барышын ачыклау, рольләрне билгеләү.

Рольләрне башкару, уенда  катнашу.

“Минем якын кешеләрем” темасына рәсемнәр ясау”

Көтелгән нәтиҗәләр:

● Бик күп уеннар, матур әдәбият әсәрләрен, халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнделәр. Балалар үзләренең һәм якыннарының исемнәренең килеп чыгышын, мәгънәләрен аңладылар.

● Консультацияләр, халык йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү нәтиҗәсендә әти-әниләрдә чын татар исемнәренә кызыксыну уянды.

● Татар исемнәренең “серле” булуын, исемнәрне бозып әйтүнең  кимчелекле ягын, бозып әйтү нәтиҗәсендә исемнәрнең мәгънәсе югалуын  да аңладылар.

Төп нәтиҗә:

Балага бирелгән исем матур булып, аның мәгънәсе тирән булырга

тиеш.Ата-ана баласының исеме белән горурланырлык булсын.Исемнең

милли йөзе дә, милли рухы да булырга тиеш.Балага акыллы,матур исем

бирү шактый гына очракта аның киләчәгендә,шәхес буларак җитлегүендә

дә зур роль уйный. Кеше исеменең аны йөртүче шәһеснең  асыл  

сыйфатына әверелеп, бербөтен тәшкил итүен исбатладык.

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ана -бөек исем Нэрсэ җитэ Ана булуга...

Торжественное поздравление на День Матери....

" Ана боек исем" (на татарском языке)

Зал матур итеп бизәлгән. Чәчәкләр, шарлар эленгән. Вальс көенә балалар керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.Тәрбияче:  - Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әниләр,әбиләр. Без бүген балалар белән бергәлә...

Бирги бичии болуктун чаа -чыл байырлалы "Соок-Ирейнин белээ"

                                                      ...

Бирги бичии болуктун ажык кичээли Темазы: «Бичии уругларга когудуглер»

уругларнын чугаазын сайзырадып ооредиири, тыва улустун аас-чогаалынын бир хевири «когудугге» ооредиири, уругларны кижизиг, хундулээчел болгаш идик-хевинге камныг болурунга ооредип, кижизид...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

Бирги бичии болук уругларынга чаа чылдын сценарийи "Мая деп арыжыгаштын чаа чылды уткааны"

Чараш шиви каастанып,Байырлал-даа чоокшулап ор.Чаа чыл база унуп келирМанаан бистер холзеп тур бис.Экиивенер! Экиивенер!...